12 нче гимназиядә «Халыклар дуслыгы» фестивале
Укучылар һәр милләтнең гореф-гадәтләрен, үзенчәлекле якларын үзләре әзерләгән күргәзмәдә һәм сәхнәдә чагылдыру өчен бөтен көчләрен куеп тырышканнар.
Казанның Ф.Г.Аитова исемендәге 12 нче гимназиясендә инде менә сигезенче ел рәттән «Халыклар дуслыгы» уза. Аны ел да Халыкара туган тел көнендә зурлап билгеләп үтү гадәткә кергән.
Уку йортына килеп керүгә төрле-төрле сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган, матур итеп бизәлгән өстәлләргә, төрле милләтләрнең киемнәрен кигән укучыларга тап булдык. Алар һәрберсе үз өстәлләре белән таныштыра, аларның ничек әзерләнүе турында сөйли. Быелгы фестивальдә барлыгы 15 милләт “вәкилләре” катнаша. Жирәбә буенча бу халыклар 1–8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучыларына бүлеп бирелгән.
Укучылар һәр милләтнең гореф-гадәтләрен, үзенчәлекле якларын үзләре әзерләгән күргәзмәдә һәм сәхнәдә чагылдыру өчен бөтен көчләрен куеп тырышканнар. Аларга әти-әниләре дә ярдәмгә килгән. Хәтта хезмәт дәресләрендә үз куллары белән теккән киемнәрдән чыгыш ясаучылары да бар.
Махсус жюри һәр сыйныфның үзләренә туры килгән халыкны никадәр ача алуын бәяли. Әмма бүген кемнедер аерып алу бик авырга туры килгәндер аларга. Кайсын гына алма җиренә җиткереп киенгәннәр, өстәл тутырып ризыклар пешереп алып килгәннәр, аларны шул халыкка хас булганча аш-су савытлары, чәй сервизлары, төрле милли эшләнмәләр белән бизәгәннәр. Монда гармун да, мәтрүшкә дә, самавыр да, кызыл балчыктан эшләнгән чүлмәкләр дә, шәрык бизәкләре белән чынаяклар да – ни генә юк! Ә сәхнәдәге чыгышларына килсәк, балалар төрле халыкларның биюләрен, җырларын гына өйрәнеп калмыйча, шул телдә чыгыш ясап, шигырьләр дә сөйләп алып бардылар. Татар, рус, мари, казах, үзбәк, Кырым татарлары, гарәп, кытай һ.б. халыкларның көнкүрешен, яшәешен искиткеч оста чагылдырды алар.
Гимназия директоры Зөммәрәт Нәгыймова әйтүенчә, биредә 450 гә якын бала укый. Укучыларның 90 проценты татарлар, шулай ук рус, белорус, азәрбайҗан һәм үзбәк балалары да белем ала.
– Халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту, балаларда бер-берсенә һәм башка милләтләргә карата җылы караш уяту өчен мондый чаралар бик кирәк дип саныйм. Ел саен милләтләрне төрлеләндерергә тырышабыз. Рус һәм татар милләте ел да күрсәтелә. Шулай ук төрле төбәкләрдә гомер иткән татарларның гореф-гадәтләре белән дә таныштыру кирәк дип уйлыйм. Шуңа да узган ел Самара татарлары тәкъдим иткән идек, быел Кырым татарларын сайладык. Ә чит ил халыкларына килгәндә, быел аларны БРИКС илләре арасыннан алырга булдык. Аллага шөкер, әти-әниләребез дә бик теләп ярдәм итә, балалар белән үзләре дә чараларда актив катнашалар, – дип сөйләде гимназия директоры.
Комментарийлар