Абруй Сәйфи һәм беренче балалар бакчасы
Баланың белеме кайдан башлана? Балалар бакчасыннан! Шунда ул беренче тапкыр хәрефләр һәм саннар белән таныша. Әйләнә-тирә дөньяны өйрәнергә керешә. Интеллектуаль, әхлакый, эстетик һәм шәхес сыйфатлары да балалар бакчасында формалаша башлый. Ә сез Россиядә беренче балалар бакчасы бары тик 1863 елда гына барлыкка килгәнен белә идегезме? Беренче татар балалар бакчасын ачучы кеше журналист, педагог, җәмәгать эшлеклесе Абруй Сәйфи була. Нәкъ менә шушы кеше аркасында гына татар балалары туган телдә белем бирә торган мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөри башлый.
Кызлар өчен мәктәп
Абруй Сәйфи 1889 елда Казан губернасы Чистай өязенең Колбай-Мораса авылында туа. Татар телендә эш алып барган балалар бакчаларыннан тыш, ул татар хатын-кыз хәрәкәтләрен өйрәнүгә дә нигез сала.
Абруйның тормышы җиңел булмый. Кыз әтисез үсә. Анасы аны берүзе тәрбияли. Кечкенә чагыннан ук акчаны үзе эшләп алырга мәҗбүр була. Чигү һәм кием ремонтлау кебек эшләргә алына. Мөстәкыйль рәвештә язарга һәм укырга өйрәнә. Яше җиткәч, туган мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Бераздан Иске Татар Әдәмсуы авылында кызлар өчен мәктәп ача.
Журналист һәм тәрҗемәче
Абруй Сәйфи мәгариф темасына зур игътибар бирә. Еш кына төрле басмаларга мәкаләләр яза һәм «Азат хатын» журналын оештыручыларның берсе була. Анда Абруй Сәйфи үзенең публицистик материалларын актив бастыра.
Абруй Сәйфи һәрвакыт камилләшүгә омтылган, башкаларны өйрәтеп кенә калмаган, үзе дә укыган. 1915 елда Уфада шәһәр татар училищесына укытучы булып эшкә урнаша. Абруй кызлар өчен мәктәптә яңа укыту методларын кертә, укучылар арасында газета-журналлар тарата, әдәби кичәләр үткәрә.
Абруй Сәйфинең берничә китабы да дөнья күрә. Үзен тәрҗемәче буларак та сыный. Ул Чехов һәм Барбюс хикәяләрен татарчага тәрҗемә итә.
Җырчы буларак та таныла
Бер елдан соң Абруй кияүгә чыга. Аның ире язучы, мөхәррир, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Фатих Сәйфи була.
Абруй җәмәгать эшендә дә актив катнаша. Хатын-кызларның белемле булулары өчен зур көч куя. Үзенең язмаларында да ул гел аларны белемле булырга өнди. Үзенең белемнәре белән газета һәм журнал битләре аша бүлешергә тырыша. Укытучылык, мәгърифәтчелектән кала, Абруй үзен җырчы буларак та тормышка ашыра.
Абруй Сәйфи гомерен татар хатын-кызларын укытуга, аларның хокукларын яклауга багышлый. Соңгы елларын ул Казанда үткәрә. 1960 елда вафат була, ләкин аның зур эшләре бүген дә яшәп килә.
Гөлназ ГАЙНУЛЛИНА
Язма Татарстан Республикасы Дәүләт архивы белән бергә әзерләнде
Комментарийлар