Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ага Базар» хикмәтләре

Өч көн дәвамында «Ага Базар»да Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән һөнәрчеләр үзләре җитештергән кул эшләрен тәкъдим итте.

16–18 август көннәрендә Изге Болгар җиредә «Россиянең рухи бердәмлеге дөньяга юллама» дигән фестиваль кысаларында бик күп чаралар узды.

Өч көн дәвамында «Ага Базар»да Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән Башкортстан, Мордовия, Чувашия, Удмуртия, Самара, Оренбург, Кострома өлкәләреннән килгән һөнәрчеләр үзләре җитештергән  кул эшләрен тәкъдим итте. Монда керамика, киез, текстиль барысы да бар. Останың янына утырып, үзең дә чүлмәк ясап карыйсыңмы, йә булмаса прәннеккә сурәт төшерәсеңме – андый мөмкинлекләр дә юк түгел. 

Оренбур өлкәсеннән килгән Раилә Мостафинаның  мамык шәлләре арасында ювелир эшенә тиң – сәйлән кушып бәйләгәннәре дә бар. Аларын  кулга тотуга ук  гаять зур осталык таләп итүен аңлыйсың. Берничә буын шәлчеләр нәселеннән икән үзе. Шактый еллар шәһәрдә яшәгәннән соң, авыл җиренә күченеп кайтканнар. 

–Безнең Нариман шәлчеләр авылы буларак дан тота иде, кызганыч, ул бетте. Шуңа да күрше Свердлово авылына күченеп кайттык. Элгәре әти-әни 30 лап кәҗә асрарлар иде. Үземне белә-белгәннән бирле мамык кылын чүпләтә иделәр. Аннан соң аны инәй эрли, әзер җепне без катабыз. Үсә төшкәч, шәл читләре бәйли башладым. Шуны бетермичә уйнарга чыгу юк иде. Студент елларында да, эшли башлагач та шәл бәйләүдән туктамадым. Бу – үзенә күрә бер ял. Хәзер авылда фермерлык эше белән көн күрәбез. Әз генә мөгезле эре терлек, әз генә кәҗә асрыйбыз, җиребез бар, – ди ул. Әз генә дигәне 12–15 баш булып чыкты.

Чүлмәкләр тәкъдим итүче Наҗия Сафиева белән дә сөйләшеп китәбез. Тумышлары белән Үзбәкстаннан булсалар да, туган-тумачалары бу якларда булгач, Спас районы Кузничиха авылына кайтып төпләнгәннәр.

–Ирем Альберт сәнгать  училищесын тәмамлаган, ул бу эш белән  яшьтән шөгыльләнә, мин аңа ярдәм итәм. Осталыгыбыз елдан-ел камилләшә бара, яңа  әйберләр, бизәкләр барлыкка килә. Сызрань һәм Түбән Новгородның ак балчыгын бергә катыштырып эшлибез, чөнки беренчесе яндырганда формасын югалта. Икесе бергә булганда, алар югары температурага чыдам, – ди оста.

Баштан аяк рус фольклоры стилендә киенгән  Татьяна Самойленко да бик кызык шәхес булып чыкты. Башкаларга да шул киемнәрне тәкъдим итүе. Бу эш белән өченче елын гына шөгыльләнә икән. Заманында КАИ тәмамлаган ханым  инженер булып эшләгән. Техник күзаллауны яшереп калып буламы соң инде? Хәтта текстильдә дә  кычкырып тора ул. Төгәл исәп-хисап, кызыклы конструкцияләр...  Үзе кигән  баш киемен «сорока», ягъни «саескан» дип атады ул. 

–Элек  бөтен нәрсәне  уйлап эш иткәннәр. Бу, беренчедән, муенны кояшта пешүдән саклый, икенчедән, шуып йөрми – ничек бәйлисең шул килеш тора,  өченчедән, маңгай тире агып төшми,– дия-дия, ул «саескан»ының  уңай якларын  барлый.

Түш каптырмалары, бизәнү әйберләре ясаучы Лилия Новичкова, Түбән Камадагы Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең технология укытучысы икән.   

–Эшемне бик яратам, укучыларымны да кул эшләренә бик теләп өйрәтәм,– ди ул.

Беренче көнне һава торышының көйсез булуын исәпкә алмаганда, гөрләп узды базар. Сәүдә рәтләреннән ерак түгел генә куелган кече сәхнәдә көн дәвамында концерт, төрле чыгышлар туктап тормады. Шунда ук Сәрия Закирова тергезеп җибәргән “Аулак өй” проектында катнашучылар да көч сынашты. 

Сынлы сәнгать яратучылар өч көн дәвамында Болгар цивилизациясе музеенда хәттатлар Александр Попов, Нәҗип Нәккаш, Ришат Сәлахетдинов, Гөлназ Исмәгыйлева тәкъдим иткән «Каләм-гарәби галәм»дип аталган гарәби язу күргәзмәсен дә бик кызыксынып карадылар. Күргәзмәдә ТР Рәисе киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова да карадылар. 

Ирада Әюпова фестивальне киләчәк максатларны күрергә ярдәм итәчәк  очыш мәйданы дип атады һәм аның тарихы дәвамлы булачак, без милли мирасны, гореф-гадәтләрне,  фольклорны торгызабыз. «Яңарыш» фондының кыйбласы – төзекләндерү эшләре генә түгел, аның миссиясе – рухи яңарыш дип белдерде.

Фестиваль кунаклары ачык һавада тарихи ядкяр фонында урнаштырылган сәхнәдә  «Кара пулат» операсын карауларын да кайта-кайта искә алачак әле.

Расиха ФАИЗОВА
Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ