Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәйге чаңгы

Чаңгыроллерлар – чаңгы спортының җәйге төре. Аны тәгәрмәчле яки җәйге чаңгы дип тә атыйлар. Соңгы елларда безнең җирлектә таныла башлаган бу спортның үз нечкәлекләре бар.

Кышкы чаңгыга – җәйдән

Аерым спорт төре булса да, чаңгыроллерлар ел дәвамында  профессиональ чаңгычыларның физик әзерлеген тәэмин итү өчен кирәк. Бу спортның барлыкка килүе дә – шуңа ишарә. Кыш бетү белән шуу сезоны тәмамлана, ә чаңгычыларның шөгыльләре тукталмый, алар күнекмәләрне тәгәрмәчле әсбап ярдәмендә дәвам итә. Тәгәрмәчле чаңгыда хәрәкәт итү үзлеге кышкысына бик якын. Ә менә көч һәм энергия күпкә азрак сарыф ителә. Өстәвенә бу спортта гадәти чаңгыда шөгыльләнү өчен кирәкле бөтен буыннар төркеме ныгый: кул (трицепслар), иңбаш билбавы мускуллары, күкрәк өлеше, дельтасыман һәм киң мускуллар файдалы йөкләнеш ала. Шөгыльләр дәвамында корсак һәм арка, аяк буыннарына көч килә, кан әйләнеше яхшыра, димәк, организм кислородка байый, чыдамлык арта, иммунитет ныгый, кәеф яхшыра. Шуңа бу спортны тәҗрибәле чаңгычылар гына түгел, һәвәскәрләр дә үз итә. Соңгы елларда ул балалар арасында да кызыксыну уята башлады.

 

Тиз бара, озак туктый

Җәйге чаңгы техникасына төшенгән спортчыга бу спортның кышкы төрен иярләү авыр булмаячак. Чөнки тәгәрмәчле чаңгыда йөргәндә, иң элек  балансны, тотрыклылыкны сакларга өйрәнәбез. Кышын чаңгычының аяк астында йомшак кар булса, җәй көне – такыр юл, димәк, егылмас өчен спортчыдан тагын да күбрәк игътибарлылык һәм әзерлек сорала. Болар исә дөрес сайланган экипировка һәм инвентарьга бәйле.

Икенче үтә мөһим нәрсә – дөрес туктау. Тәгәрмәчле чаңгы җиңел кузгала, тиз йөри, әмма бик авырдан туктый. Кышын тормоз юлы 5–8 метрны тәшкил итсә, җәен бу озынлык арта гына. Гаҗәп, әмма чаңгыроллерларда туктау мөмкинлеге каралмаган, бу спортчының тәҗрибәсе һәм осталыгына бәйле. Билгеле туктау алымнары: «сабан», атлап үтү, кырыйга чыгу (чирәмле, комлы урынга), югары тизлектә барганда, Т-рәвешле туктау (ләкин тәгәрмәчләрне каты кырачак), «ачылу». Мисал өчен, туктауның «сабан» юлы техникасы буенча аякларны иңбаш киңлегендә куеп, роллерларның оекбашларын эчкә каратырга, үкчәләрне тышка таба борырга, тезләрне бөгәргә һәм тәгәрмәчләрнең урта өлешенә ныграк басым ясарга кирәк.

 

Чаңгыроллер җиңел кузгала, тиз йөри, әмма бик авырдан туктый. Тормоз  спортчының осталыгына бәйле.

 

Төп шарт – тигез юл

Җәйге чаңгыда йөрергә кызыксагыз, иң элек шөгыльләнәчәк урынны барлагыз. Тигезме ул, чистамы? Җәйге чаңгы өчен төп шарт бу. Аз гына вак ташлар булса да, алар тәгәрмәчкә кереп кысылачак, бу исә спортчы өчен куркыныч тудыра – җәрәхәтләнергә мөмкин! Гомумән, башлангыч чорда тренер белән шөгыльләнергә киңәш итәм, җәйге чаңгы җәрәхәтле спорт булып санала. Янә бер кагыйдә – кеше булмаган махсус юлларда йөрү. Тәгәрмәчле чаңгының үтә тиз хәрәкәт итүен, авыр туктавын ассызыкладык, димәк, башкаларга зыян салмас өчен, монысын да кайгыртырга кирәк. Казанда әлегә бу спорт белән профессиональ рәвештә шөгыльләнү өчен ышанычлы ике урынны гына атый алам, алар Залесный һәм Тынычлык бистәләрендә урнашкан. Соңгысы махсус чаңгы һәм чаңгыроллерлар өчен төзелгән трасса, монда рәхәтләнеп йөрергә була. Тик урта һәм өлкән буын вәкилләре арасында җәйге чаңгы белән шөгыльләнүчеләр күп дип әйтеп булмый әле, кышкы чаңгыны үз итәрәк кебек алар – ни дисәң дә, бездә бу чагыштырмача яңа спорт төре. Ә менә балалар бик ярата! Тизлек, төрле хәрәкәтләр, адреналин – кышкы чаңгының туганы җәйге чаңгыда боларның барысы да бар. 

 

ГМ-инфо

Узган гасырның утызынчы елларында Италия һәм Төньяк Европада уйлап табылган беренче җәйге чаңгылар инде җитмешенче елларда ук шактый танылу ала. Россиядә исә бу спорт белән шөгыльләнүчеләр туксанынчы елларда күренә башлый. Бездә җәйге чаңгыга нигез салучылар буларак Андрей Кукрус, Сергей Соковиков, чаңгы ярышлары буенча Олимпия чемпионы Александр Завьяловны атарга мөмкин. Бүген әлеге спорт белән Мәскәү, Санкт-Петербург, Воронеж, Түбән Новгород, Ярославль шәһәрләрендә җитди шөгыльләнәләр. Дөнья буенча лидерлар рәтендә Италия, Россия, Германия һәм Франция спортчылары бар.

 

Җәйге чаңгы өчен экипировка:

* тәгәрмәчле чаңгы;

* махсус ботинкалар – кышкы чаңгыныкы да ярый;

* таяклар – гадәти чаңгы таякларына махсус башлар куярга була;

* башлык (шлем) – иминлек чарасы, ансыз бер ярышка да кертмиләр;

* күзлек – күзләрне тузаннан, бөҗәкләрдән, алдагы чаңгычының таяк очларыннан саклау өчен.

Яңа комплектның хакы чама белән 20 меңнән башлана.

 

ГМ-белешмә

Чаңгыроллерларның конструкциясе бик гади, ул платформа, тәгәрмәч, кышкы чаңгылар кебек аяк беркетүләреннән тора. Биредә иң мөһим деталь – тәгәрмәчләр. Аларның нинди булуы спортчының авырлыгы, яссылык, хәтта һава торышына да бәйле булырга мөмкин. Җәйге чаңгыларга гади ролик тәгәрмәчләрен куярга ярамый, алар күпкә аз авырлыкка исәпләнгән һәм спортчының иминлеге өчен куркыныч тудыралар. Тәгәрмәчле чаңгы тәрбия ярата, вакытында чистартып, карап торганда озак хезмәт итә.

 

Бер гаиләдән – өч чаңгычы

Россиядә чаңгыроллер буенча танылган спортчылар арасыннан Сергей Устюгов, Андрей Алипкин, Светлана Николаева, Савелий Коростелев исемнәрен атасак, Татарстан данын илкүләм ярышларда Яшел Үзән чаңгычылары Василий Перевощиков һәм Галина Суслова белән беррәттән, татар егетләре – бертуган Таиповлар яклый. Алмаз, Илназ һәм Нияз – чаңгы буенча спорт мастерлары, республика һәм илкүләм ярыш җиңүчеләре. Бүген алар республикада көч куя, киләчәк буынны кышкы һәм җәйге чаңгы спорт төрләренә өйрәтә.

 

«7 яшьтән алабыз»

Илназ ТАИПОВ,

чаңгы ярышлары буенча спорт остасы, Урал федераль округы призёры, Саба районының «Олимп» спорт мәктәбендә кышкы чаңгы һәм чаңгыроллер буенча тренер-укытучы:

– Районыбызда җәйге чаңгы буенча спорт секциясе кышкы чаңгы түгәрәге нигезендә оешты. Үзем дә аңа кышкы чаңгы аша килдем, соңгысы белән 12 яшемнән җитди шөгыльләнәм, Татарстан, Мәскәү җыелма командасы составында тәҗрибә тупладым, Ханты-Мансийск өлкәсендә укып, җирле команда белән ярышларда катнаштым. 2018 елда туган төбәгем Сабага тренер итеп чакырдылар, шуннан бирле балаларны чаңгының кышкы һәм җәйге төрләренә төшендерәм, социаль челтәрдәге шәхси каналымда да һәркемгә бу спортның нечкәлекләре турында сөйлим. Бүген җәйге чаңгы секциясенә йөрүче 20 гә якын бала һәм яшүсмерләр дә, үзем кебек, бу спортның кышкы төре белән шөгыльләнүчеләр. Иң кечкенә спортчыга 8 яшь булса, иң зурысына – унсигез. Түгәрәккә җиде яшьтән алабыз, ниндидер кысалар юк, ә менә иминлек кагыйдәләрен белү һәм үтәү мөһим. Шөгыльләр махсус урыннарда узарга тиеш (тигез асфальт), экипировка куллану – шарт. Шөкер, районыбызда җәйге һәм кышкы чаңгы белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Балалар белән җәйге чаңгыда Өтернәс авылы җирлегендә төзелгән махсус трассада йөрибез, кирәкле инвентарь да җитәрлек. Чаңгыроллерлар буенча ярышлар да даими уза, август ахырында ел саен Зәй районында уза торган республика бәйгесе дә күркәм традиция була башлады. Анда безнең укучыларыбыз призлы урыннар алды.

 

«Егылудан курыкмыйм»

Таип ТАИПОВ, Саба районының «Олимп» спорт мәктәбендә кышкы чаңгы һәм чаңгыроллер секциясе укучысы, TaipSkiTeam командасы спортчысы, 9 яшь:

– Дусларымның күбесе футбол уйный, ә миңа чаңгы спорты якынрак. Тәгәрмәчле чаңгыга басканчы, мин хоккейга йөрдем, шуңа азмы-күпме тәҗрибә тупладым кебек – асфальт өстендә тотрыклы торам. Кайчак егылырга да туры килә, әлбәттә, тик мин курыкмыйм,  хәзер инде күп техникаларны беләм, аларны кулланам. Бу спорт төрендә миңа тизлек ошый! Роликлар булгач, җиңел йөрелә, күңелле, үземне формада тоту өчен дә шәп. Узган ел җәйге чаңгы буенча район ярышларында өченче урын алуым үземдә ышанычны арттырды гына. Сизеп торам, дусларым да миңа кызыга, тиздән командабыз тулыланыр кебек. Тәгәрмәчле чаңгы спорты өчен кыю, җитез булырга кирәк.

Алмаз ТАИПОВ, чаңгы буенча спорт остасы, «Земля спорта» Бөтенроссия чаңгы марафоны чемпионы, чаңгы һәм чаңгыроллерлар буенча тренер

Алмаз һәм Илназ Таиповлар фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ