Айнур Нуриев: «Тукайның туганы дип кычкырып йөрмәдем»
Февраль аенда «Мәгариф» журналы Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее белән берлектә «Тукайда кунакта» дип аталган проект башлап җибәрде.
Февраль аенда «Мәгариф» журналы Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее белән берлектә «Тукайда кунакта» дип аталган проект башлап җибәрде. Проектның үзәгендә – «Йолдызлы экскурсияләр» сериясе. Аның кысаларында күренекле замандашларыбыз – мәдәният һәм сәнгать әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, спортсменнар, журналистлар, гомумән, Татарстан йолдызлары үзләрен экскурсовод ролендә сынап караячак.
Беренче экскурсияне Габдулла Тукайның туганы, Казандагы 64 нче мәктәп директоры Айнур Нуриев уздырды.
Укытучылар нәселеннән
Якты дөньяда 26 ел гомер кичереп бакыйлыкка күчкән шагыйрь турында без ниләр беләбез, аның тормыш һәм иҗат юлында нинди кызыклы фактлар булган? Бу көнне музейга килгән кунаклар үзләре өчен Тукайны яңа яктан ачты, дисәк тә була. Ник дигәндә, беренче экскурсияне Габдулла Тукайның туганы, Казандагы 64 нче мәктәп директоры Айнур Нуриев үзе уздырды. Аның тамырлары Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгарифның бертуган сеңлесе Бибифаизә Шәмсетдиновага (1838–1922) барып тоташа. Кунаклар арасында шушы мәктәп укучылары да бар иде. Алар остазларының Тукайның туганы булуы турында бу көнгә кадәр берни белмәгән булып чыкты.
Экскурсия барышында Айнур Нуриев үзләренең гаиләсе, бөек шагыйрь белән туганлык җепләре турында сөйләде, музей экспонатлары, Тукайның иҗаты һәм тормыш юлы турында кызыклы мәгълүматлар бирде. «Без беркайчан да Тукай нәселеннән булуыбыз турында кычкырып йөрмәдек. Әтием гел, үз исемегезне булдырыгыз, иң башта үз эшегезне күрсәтегез, дип әйтә килде», – диде ул.
Ул үзе Әтнә районының Олы Әтнә авылында туып үскән. Әтисе – Арча, әнисе Саба ягыннан. Алар педагогик уку йортларын тәмамлагач, бирегә эшкә җибәрелә. Икесе дә – рус теле һәм әдәбияты укытучылары.
«Әтиемнең әтисе Габдрахман бабай Масрада даны еракларга таралган мулла булган, шул ук вакытта шәкертләргә дә белем бирә. Әтием гел аның янында кайнашып үскәнгәме, укытучы һөнәрен сайлый. Нәселебездә дин әһелләре, хәзрәтләр күп булган, аларның юлын балалары укытучылар буларак дәвам итә. Мөгаллим булып хезмәт куючы туганнарыбыз бик күп. Үзем дә педагогик уку йортын тәмамламасам да, аспирантурадан соң югары уку йортларында белем бирергә туры килде, аннары барыбер мәктәпкә килдем. Инде директор булып эшләвемә дә 3 елдан артык вакыт үтеп киткән. Димәк, Тукай укытучылар нәселеннән дип әйтергә дә була торгандыр», – ди Айнур Нуриев.
Тукайның туганнары шигырь язамы?
Укыган чакта Тукай нәселеннән булуын белгәч, укытучы Рәхимә ханым аңа шигырь язарга тәкъдим итә. Шулай итеп, Айнур ике куплетлык шигырь иҗат итә.
«Иртән укытучы апага китереп биргәч мактады, бераз гына карап, төзәтеп алам, диде. Икенче көнне шигыремне күрсәм, исем китте. Аның бер юлы гына минеке иде, калган юлларын Рәхимә апа бик матур итеп «төзәтеп» чыккан. Бу шигырьне Арча район газетасына җибәреп бастырып чыгардык. Шигырь язу тәҗрибәм шулай тәмамланды.
Шулай да кечкенә чакта фантастик китапларны бик яратып укыдым, үзем дә, хыялланып, бер хикәя дә яза башлаган идем, әмма ахырына кадәр төгәлләргә түземлегем җитмәде.
Балаларымда да бу талант күренми дип йөргән идем. Әле күптән түгел генә кызым рус телендә шигырь иҗат иткән. Үзем дә гаҗәпләндем, бик камил һәм матур килеп чыккан», – дип көлдерде Тукайның туганы.
Газизәгә хатны кем язган?
Музейда үткән экскурсия кызыклы гына ачышларга да китерде. Шул фактларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәсе килә.
1. Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгарифның бертуган апасы Бибифаизә Шәмсетдинова 1870 еллар тирәсендә Кушлавыч авылыннан Югары Масрада яшәүче Җәләлетдин Шәмсетдиновка (1837–1922) кияүгә чыга. Аның ире Җәләлетдин мулла бик ярлы була. Ятим калган Габдулланы үзләренә ала алмагач, Бибифаизә Җаекта бай сәүдәгәргә кияүгә чыккан бертуган сеңлесе Газизә Госмановага хат яза. Габдулланың ятим калып, чит кешеләр кулында тәрбияләнүен әйтә һәм аны балалыкка алуларын сорый.
2. Галиәсгар белән Газизә Габдулланы Кырлайдан Җаекка алдыргач, Бибифаизә апаның улы Габдрахман белән Җаек шәһәренә кунакка баруы билгеле. Тукай Җаектан Казанга кайткач, балачагы белән бәйле авылларда булып, Югары Масрага Фаизә апасы белән Җәләлетдин муллаларга да килә.
3. Тукайның кечкенә вакыттагы фотосурәтләре сакланмаган, дөресрәге, аңа балачакта фотога төшү мөмкинлеге булмаган. Шагыйрь 1903 елда унҗиде яшендә беренче тапкыр объектив каршына басарга җөрьәт итә. Ул фотога төшәргә яратмаса да, архивларда шагыйрьнең 2 дистәгә якын фотосы бар.
4. Габдулла Тукай татар, гарәп, фарсы, төрек һәм рус телләрендә ирекле аралаша һәм яза белгән.
5. Шагыйрьнең үзе исән чакта 22 исемдә 46 китабы нәшер ителгән. Ә 1917 елга кадәр Тукайның 72 китабы 221 900 нөсхәдә нәшер ителгән.
6. Танылган журналист Риман Гыйлемхановның да Тукайның туганы булуы билгеле. Ул – Айнур Нуриевның әтисенең туганнан туган энесе. Бүгенге көндә алар бергәләп, Габдулла Тукайның нәселе, аның оныклары турында китап әзерләргә алынган. Биредә аның шәҗәрәсен, бүгенге көндә яшәүче туганнарын һәрьяклап ачарга ниятлиләр.
7. Экскурсия тәмамлангач, Габдулла Тукай әдәби музее җитәкчесе Гүзәл Төхвәтова килгән кунакларны музей бинасының тарихы белән дә таныштырып үтте. Музей республикакүләм әһәмияткә ия булган архитектура истәлеге бинасында, Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендәге иң матур йортларның берсендә урнашкан. Биредә 1882–1906 елларда Казанның иң бай сәүдәгәрләренең берсе булган Ибраһим Апаковның бердәнбер кызы Бибимәрьямбану Апаковага өйләнеп, Кавказ халыкларының бәйсезлеге өчен көрәшкән имам Шамилнең уртанчы улы генерал Мөхәммәтшәфи (1840–1906) яши. Шул сәбәпле халыкта аны «Шамил йорты» дип йөртәләр. Әлеге йорт Бибимәрьямбануга туй бүләге була.
Музей урыны итеп әлеге бинаның сайлануы очраклы түгел. Йорт Габдулла Тукай исемен йөрткән, аның Казандагы тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле булган урамда урнашкан. Казанда торган чагында кечкенә Габдулла асрамага алган әнисе белән байларның йортларына кереп, әйберләр сатып йөргән. Шуңа күрә аның балачакта ук бу йортка бәлки аяк басканы булгандыр дип фаразларга мөмкин.
Фәния ЛОТФУЛЛИНА
Фотолар Тукай музее һәм автор архивыннан





Комментарийлар