Актанышның үз батырлары
Мөгаллимнәр көне уңаеннан «Мәгариф» журналы «Укытучыңны котла, без бүләклибез!» акциясен игълан иткән иде. Бәйгедә иң күп тавыш җыеп җиңүгә ирешкән укытучыны редакция хезмәткәрләре белән барып котларга сүз бирдек. Вәгъдә – иман, диләр. Җиңүчебез – Рамилә Хаҗиеваны тәбрикләү ниятеннән, бер төркем мәгарифләр Актаныш якларына юл тоттык.
«Укытучыңны котла, без бүләклибез!»
Бәйрәм белән бик күпләр мөгаллимнәренә җылы сүзләрен җиткерде. Котлаулар арасында иң-иңнәрен сайлап алуы да җиңел булмады. Нинди генә хатлар юк иде алар арасында: үзләре иҗат иткән шигырьләр дә, күзләрне яшьләндерә торган җылы язмалар да. Аеруча укучыларның мөгаллимнәренә карата матур мөнәсәбәте, рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыгулары сөендерде. Ә инде бәйге таләпләре буенча, котлаулар арасыннан иң яхшысы тавыш бирү ярдәмендә сайлап алынды. «Укытучыңны котла, без бүләклибез!» акциясендә иң күп тавыш җыеп җиңүгә ирешкән Актанышдагы «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»ның математика укытучысы Рамилә Хаҗиеваны бәйрәм белән котлап, укучысы Алсу Саниева-Хуҗина бик матур язма җибәргән иде. Рамилә ханымга тәбрикләү сүзләрен «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закирова җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Рамилә Әдип кызы, педагогика университетының математика факультетын тәмамлап, башта балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, аннары башлангыч сыйныфларга белем бирә. Шул ук үзенең укучылары белән аларның сыйныф җитәкчесе булып, югары сыйныфларда математика укытуын дәвам итә. Рамилә ханымның 37 ел дәверендә башкарган мөгаллимлек хезмәте Татарстанның атказанган укытучысы исеме, Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелгән.
Инде Актаныш-Адымнар гимназиясендә эшли башлавына да бик күп еллар үтеп киткән. Әмма яраткан укучылары аны һич тә онытмый, гел аралашып, хәл белешеп торалар. Әнә шулай мөгаллимнәре турында матур язмалар да әзерләп бастыралар. Монысы барлык бүләкләргә караганда да кадерлерәктер әле.
– Олыгайган көндә иң рәхәте үз укучыларыңның шулай искә алып торулары, аларның рәхмәтле булулары икән, – дип сөенә Рамилә ханым. Шунда ук редакциябезгә һәм үзе эшләгән мәктәп коллективына да рәхмәтләрен җиткерергә онытмый.
«Икенче сыйныфтан безне икенче укытучыбыз Хаҗиева Рамилә Әдип кызы – минем бакчадагы тәрбиячем алды. Башлангычны тәмамлагач, ул безнең математика укытучысы һәм класс җитәкчесе булып, 9 нчы сыйныфка чаклы алып барды. Кемнәрдер аның белән 11 нче сыйныфка чаклы булдылар. Күңелемдә иң җылы хатирәләр аның белән бәйле…» – дип яза Алсу Саниева-Хуҗина. Алсу ханым инде үзе дә өченче баласы белән декрет ялында икән. Иптәше махсус операциядә катнашып, яраланып кайткан, бүгенге көндә хастаханәдә дәвалана.
Укучыларны яңача фикерләүгә өйрәтәләр
Бу көнне Актаныштагы «Сәләтле балалар өчен гимназия-интернат»ында «Технологик чишелешләр аша укучыларның проект фикерләвен формалаштыру» шигаре астында республика семинары да узды. Чара кысаларында 1 нче сыйныф укучылары «Россия бөркетләре» сафларына кабул ителде. Актаныш районы хакимияте башлыгы Ленар Зарипов, районның «Беренчеләр хәрәкәте» оешмасы баш белгече Рамис Хәсәнов данлыклы гимназиянең «Яшь бөркетләре»нә уңышлар теләде. Гимназия-интернат директоры Венера Хәева-Хәмәтҗановага семинарда катнашучыларны гимназиянең 15 еллык тарихы, ирешкән уңышлары белән таныштырды. Проект эшләрендә, ачык дәресләрдә укучыларның үзләренә максат-бурычлар куюлары һәм чишелеш юлларын табулары, уңышка ирешүләре күрсәтелде. Татар теле һәм әдәбияты, математика, физика, әйләнә-тирә дөнья, технология дәресләре, психолог-консультантлар тарафыннан мастер-класслар узды.
Семинарда үзе дә әлеге гимназиядә белем алган, хәзер Казандагы Шәриф Камал һәм татар әдәбияты тарихы музее директоры Айдар Шәйхин модератор буларак катнашты. «Идел-йорт» дип аталган укучыларның проектлар күргәзмәсе биредә мәртәбәле кунак буларак катнашкан Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фонды башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллинада зур кызыксыну уятты. Ул һәр проект эше буенча укучыларның чыгышларын зур игътибар белән тыңлады, укытучыларның алдынгы эш тәҗрибәләре белән танышты. Шунысын да әйтик, бу кул эшләрен 2023 елда гимназиягә «Яңарыш» фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев бүләк иткән өйрәнү-җитештерү станоклары ярдәмендә балалар әти-әниләре белән бергә ясаган. Гимназиядәге һәр укучы уку елы дәвамында шәхси проект эшен яклый. Бу проект эшләре, бер-берсенә үрелеп, гаилә һәм сыйныф проектлары дәрәҗәсенә җитә икән. Әлеге күргәзмәгә куелган экспонатлар – һәр сыйныфның уртак тырышлык нәтиҗәсе. Аларда Изге Болгар чоры чагылыш тапкан.
Актаныш районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова исә редакция хезмәткәрләре белән очрашуда «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларының мөгаллимнәр һәм тәрбиячеләрнең эшчәнлегендә уңай йогынтысын билгеләп узды һәм уртак хезмәттәшлекне тагын да арттыру теләген җиткерде.
Ватан иминлеге сагында
Ватанпәрвәр ир-егетләр тәрбияләүдә Актаныш мөгаллимнәре дә зур роль уйный. Бу төбәктән махсус операциягә китүчеләр арасында дистәләрчә хәрбиләр җаннарын фида кылган, алар – бүгенге көндә үзләре белем алган мәктәпләрнең горурлыгы. Батыр уллар хакында сөйләшү районның үзәк китапханәсендә дәвам итте. «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларының баш мөхәррире Гөлүсә Закированың «Энекәш» китабын тәкъдим итү уңаеннан биредә китап укучылар мәҗлесе оештырылган иде. Әсәрдәге герой язмышы белән хатирәләрне һәм очрашуда чыгыш ясаучыларны дулкынланмый гына тыңлавы мөмкин түгел. Әнисен ялгызы гына калдырып, үз теләге белән махсус хәрби операциядә булып, ир-егет алдындагы бурычын үтәп, исән-имин туган төбәгенә кайткан Яңа Әлем авылы егете Илсур Зәкиев белгечлеге буенча зоотехник булса да, әлеге вакыйгаларга багышлап язылган шигырьләрен сәнгатьле итеп укып та биргәч, аның күпкырлы талант иясе булуына сокландык.
Анан соң чыгыш ясаган Актаныш технология техникумының тарих укытучысы Рөстәм Мусин махсус операциядә катнашучыларны һәм анда батырларча һәлак булганнарның байтагы шушы техникумның элеккеге шәкертләре икәнен горурлык белән билгеләп үтте. Аның белән бергә чарага килгән студентлар очрашуда яңгыраган фикерләрне колакларына киртләп куйганнардыр. Чөнки, укытучылары әйткәнчә,«озакламый аларның да хәрби хезмәткә барыр вакытлары җитә, ил-көннәр генә имин булсын».
Ватанны саклаучылар елында туган илебез иминлеге, ватанпәрвәрлек турында сөйләшүләр, очрашулар еш булып тора. Мондый чараларның авыл клублары һәм китапханәләрдә үтүе эчкерсез аралашу өчен киң җирлек бирә. «Энекәш» китабы авторы Гөлүсә Рәүф кызының МХОда энесенең нинди шартларда хәрби бурычын үтәгәнлеге хакындагы видеоязма белән үрелеп барган чыгышы очрашуда катнашучылар хәтерендә озак сакланыр. Монда күргәннәр һәм әйтелгән сүзләр телдән телгә күчәр. Китапханәчеләр – Яңа Әлем авылыннан Римма Имамова, Кәзкәйдән Гөлназ Әхмәдишина, Актанышбаштан Эльвира Әхмәтова, эшлекле очрашуны югары дәрәҗәдә оештырган Актаныш китапханәсе директоры Эльвира Хәбирова – мондый очрашуларны алга таба да үткәрергә, «Энекәш» китабын тагын да күбрәк халыкка җиткерергә вәгъдә иттеләр. «Агыйдел дулкыннары» әдәби иҗат берләшмәсе вәкилләренең чыгышлары да күңелләргә күтәренке рух өстәде. Тирән эчтәлекле чыгышлар беркемне дә битараф калдырмады. Биредә без чын патриотлар нинди булырга тиеш, дигән сорауга тулы җавап алдык.
Татарстан иминлек утравы яки «Бабайда кунакта»
Татарстанны авыр елларда да динара һәм милләтара дуслыкны, бердәмлекне саклап яшәгән Россиядәге төп төбәк буларак күрсәтә килделәр. Һәм моны әле дә булса республикабызның элеккеге җитәкчесе Минтимер Шәймиевнең зирәк эшчәнлеге белән бәйләп күрсәтүчеләр арта бара. Иҗади сәфәребездә Казанга кайтыр юлда үзенә дәшеп торучы Әнәк авылындагы «Шәрип Шәймиев музей-йортына» керми китсәк, күңелнең бер почмагы китек булыр иде.
«Бабайда кунакта» мемориаль комплексы 2020 елда ачыла, музей-йорт та хәзер аның составында. Бина музей урнашкан агач йорт ХХ гасыр урталарында төзелгән. 1956–1980 елларда анда Шәрип Шәймиев гаиләсе яши, Минтимер Шәрип улының яшүсмер еллары шунда үтә. 1432 кв. м. мәйданда урнашкан музей, торак йорттан башка, мунча, келәт, абзар, баз, коены, алма агачлары, умарта оялары булган бакчаны үз эченә ала. Экспозициядә гаилә көнкүреше торгызылган, гаилә әгъзаларының шәхси әйберләре куелган, Минтимер Шәймиевнең үзе һәм кыз туганнары, аларның гаиләләре турында мәгълүматлар белән танышырга мөмкин. Замана казанышы – ясалма фәһем ярдәмендә тарихи әһәмияткә ия булган кайбер фотолар «җанланып» та куя. Үзеңне шул дәвердә кебек хис итәсең. Музей белән безне аның җитәкчесе Гөлназ Гыйбадуллина таныштырды.
– Ата-баба нигезендәге Шәрип ага җиткереп кергән йортын музей итеп үзгәртүне нәсел дәвамчысы Илшат Фәрдиев үз өстенә ала. Йортка капиталь ремонттан соң, аны 2005 елның 11 июлендә ачтылар. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев, хатыны Сәкинә Шакир кызы һәм якын туганнары әлеге истәлекле вакыйганың кадерле кунаклары булдылар. Шәрип Шәймиев 1930 еллардагы колхозлашу елларында оешкан «8 март» исемендәге күмәк хуҗалыкта чирек гасыр дәвамында рәислек иткән. Музей-йортыбыз 2011 елдан башлап «Актаныш районы туган як музее» филиалы буларак эшли. Биредә балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр өчен төрле мәдәни чаралар, мастер-класслар, музей дәресләре үткәрелә. Беренче Президентыбызга багышланган «Гасырларга берәү генә туа», фронтовик-шагыйрь Нур Баянның истәлегенә «Фронтовик. Солдат. Шагыйрь», «Беренче укытучы», «КВИЗ-клуб», «МХОга ярдәм» һәм башка мәдәни кичәләрне музей кунаклары җылы кабул иттеләр, – дип сөйли ул.
Музей-йортның гомуми фондында 724 экспонат теркәлгән. Алар ярдәмендә хезмәткәрләр Шәймиевләрнең тирән тамырлы нәселе, Әнәк һәм Пучы авыллары, җирлекнең данлыклы шәхесләре – Россия Хезмәт Герое М.Ш. Шәймиев, РФ халык мәгарифе отличнигы, ТР атказанган сәүдә хезмәткәре, Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы М.Ш. Ильясова, «Челтәр компаниясе» генераль директоры, ТР чаңгы ярышлары федерациясе Президенты И.Ш. Фәрдиев, фронтовик-шагыйрь Нур Баян, публицист-язучы Рахмай Хисмәтуллин һәм башка авылдашлар белән дә танышырга була. Әлбәттә, экспонатлар биредә бик күп, шунда да киләчәктә Әнәк авылында махсус музей бинасы төзү дә күздә тотыла икән.
–Музей-йортка килүчеләрнең саны даими арта һәм географиясе киңәя. Бирегә Россиянең төрле өлкәләреннән, республикабыз төбәкләреннән тыш, Төркия, Америка, Корея, Малайзия, Үзбәкстан, Белоруссия кебек ерак илләрдән дә кунаклар килә. Төрле туристлык фирмалары, һөнәри берләшмәләр белән дә уңышлы эшләп киләбез. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән бер заманда яшәвебез белән чиксез горурланабыз һәм әлеге дан-шөһрәтле шәхеснең нигезендә хезмәт итүем белән үземне икеләтә бәхетле итеп саныйм, – дип, капка төбенә кадәр чыгып озатып калды Гөлназ ханым безне. Монысы да –бабаларыбыздан килгән матур гадәт. Урам якта туган нигезенә карап торган Минтимер Шәймиевкә куелган бюст белән йөзгә-йөз очраштык.
Альберт САБИР, Фәния ЛОТФУЛЛИНА
Альберт Сабир фотолары





Комментарийлар