Логотип Магариф уку
Цитата:

Акыл батлы – шахмат

Шахмат хисләргә түгел, иң элек акыл һәм мантыйкка нигезләнеп фикер йөртергә өйрәтә. Бу уен серләренә төшенгән бала киләчәктә тормыш мәсьәләләрен җиңел хәл итәчәк, ди белгечләр. Сәхифәбез үзәгендә акыллы уен ‒ шахмат.

Иң күп гроссмейстерлар – бездә!

Һиндстанда шахматны патшалар уены дип йөртсәләр, бүгенге көндә Россияне шахмат патшабикәсе дип атаулары бер дә юкка түгел. Узган елның октябрендә 50 еллык юбилеен билгеләп үткән үзебезнең шахмат мәктәбен генә алыйк. Казан үзәгендә урнашкан Рәшит Нәҗметдинов исемендәге  Олимпия резервы үзәк махсус балалар-яшүсмерләр шахмат мәктәбе ярты гасыр эчендә 10 000 нән артык спортчы әзерләгән. Алар Россия, Европа, дөнья күләмендәге ярышларда өч меңгә якын медальгә ия булган! Россиянең дөньяда иң күп гроссмейстер әзерләүче ил булып танылуында да әлеге мәктәпнең роле биниһая – ул уналты гроссмейстер биргән белем учагы, 205 спорт остасы, 825 спорт остасына кандидатлар да нәкъ менә монда әзерләнгән. Бүген биредә җиде йөздән артык укучы белем ала, беренче һәм югары квалификация категорияле 33 тренер-укытучы эшли. Мөгаллимнәрне үзләре үстерәләр. «Без укучыларыбызны укытучы һәм хөкемдар булырга да өйрәтәбез. Киләчәктә алар оста шахматчылар гына түгел, шушы ике юнәлеш буенча да үсә алачак», ‒ дип белдерде Рәшит Нәҗметдинов  исемендәге  Олимпия резервы үзәк махсус балалар-яшүсмерләр шахмат мәктәбе  җитәкчесе Рөстәм Гарифуллин.

Казанда шахмат мәктәбендә танылган шахматчылар Михаил Таль, Виктор Корчной, Анатолий Карпов, Сергей Карякин, Ян Непомнящий, Александра Горячкина, Гата Камский, Тимур Гәрәевләр кунак булган.

 

Биш яшьтән

Шахмат мәктәбенә 5 яшьтән алалар, бу очракта махсус әзерлек кирәкми әле. Бала ике ел дәвамында түләүле сыйныфта белем эстәячәк, ә җиде яше тулу белән аны бушлай укуга күчерәчәкләр. Җиде яшьтән соң шахматчы булам дип килгән малай-кызларга исә берникадәр әзерлекле булу мәҗбүри.

Шахмат дәресләре атнага өч тапкыр уза. Һәркайсының дәвамлылыгы ‒ сәгать ярым. Өй эшләре бирелә, һәр укучының үсеше теркәлеп бара. Уйнау осталыгы буенча төп дисциплиналардан тыш, биредә шахмат тарихы һәм психологиясе дәресләре дә укытыла. Шахматчылар өчен психология фәнен үзләштерү үтә мөһим. Уенда хисләреңне контрольдә тоту, җиңү өчен нык әзерлек кирәк. Бу максаттан мәктәп базасында семинарлар уза, спорт өлкәсендәге махсус психологлар чакырыла. Алар әти-әниләр һәм спортчылар өчен консультация уздыралар.

 

Акыл җимеше – акча

Тырышлык нәтиҗәсе ‒ ярышлар. Шахмат мәктәбе укучылары 7–8 яшьтән үк төрле ярышларда көчләрен сыный башлый. Акыл батлы акча белән бүләкләнә. Рөстәм Гарифуллин әйтүенчә, бер меңнән алып 15 000 гә кадәр акчалата бүләккә ия булучылар бар, җиңүчеләргә стипендия билгеләү мөмкинлеген дә кайгыртканнар. Замана балалары өчен бу да мөһим!

Ярышларда да заман технологияләрен куллану шахмат дөньясы өчен күптән яңалык түгел. Белгечләр зирәк уенның төп әсбабы – шахмат тактасын да акыллы итеп өлгерткән. Бу планета буенча бөтен шахматчыларны бер өстәл артына җыю мөмкинлеге бирә. Ярышларда уенчы фигурасын йөрткәндә, экран-тактада виртуаль адым күренә. Казан шахмат мәктәбе укучылары яңа өлкәне күп тапкыр сынап караган инде. Өстәвенә цифрлы программа барлык дөнья партияләрен үз эченә туплаган, теләсә кайсы спортчы бу мәгълүматны өйрәнә, үз тәҗрибәсен ныгыта ала.

 

Шахмат алымнарын – бозда

Шахмат – бишлеләр биштәре генә түгел, башка спорт өлкәсендә дә уңышларга ирешү өчен менә дигән күнекмә. Казанда яшәүче Бәшировлар гаиләсе 11 яшьлек хоккейчы уллары Данил мисалында моңа күптән инанган. Малай шахмат белән беррәттән, алты ел җитди рәвештә хоккей белән шөгыльләнә, башкаланың саллы командасы сакчысы. Әнисе Юлия әйтүенчә, укуда гына түгел, шахмат күнекмәләре спортта ярдәм итә. Фикер туплап, максатыңа барырга, көндәшеңне тыныч кабул итәргә, ахыр чиктә салкын акыл белән җиңүгә килергә – шахмат алымнары укуда да, бозда да ярдәм итә. «Алты ел дәвамында аның бер тапкыр да шахматка бармыйм дигәне юк, – ди Юлия Бәширова, малаеның физик һәм акыл спорты белән кызыксынуын хуплап. – Биредә улымның дуслары күп. Алар тыгыз аралаша, фикер алыша. Без, шахматчыларның әти-әниләре бер-беребезне белмибез дә. Хәтта гадәти телефон чатыбыз юк. Балаларны шахмат дуслаштырды».

Шахмат уйнар өчен 10 сәбәп:

  1. Шахмат мантыйкый фикерләүне үстерә.
  2. Уенчы кешеләрнең фикерләрен, уйларын чамалый ала, чөнки шахмат көндәшнең уен рәвешенә генә түгел, хәрәкәтләре һәм мимикасына игътибарлы булырга өйрәтә.
  3. Шахмат төрлечә фикер йөртергә, көндәшнең көтелмәгән стратегияләренә каршы гадәти булмаган алымнар уйлап чыгарырга этәрә – иҗади һәм илһамлы бала өчен бу аеруча мөһим!
  4. Стресска каршы өчен менә дигән күнекмә – шахматчыларның психикасы тотрыклы була.
  5. Мөстәкыйльлеккә өйрәтә – уен барышында янда ярдәмчеләр юк, үз акылыңа һәм тырышлыгыңа гына таянырга кала.
  6. Шахмат хәтерне һәм игътибарлылыкны яхшырта.
  7. Җиңелергә өйрәтә – бу спортта җиңү дә, җиңелү дә еш була.
  8. Социальләшергә, аралашырга өйрәтә.
  9. Эчке тоемлау сәләтен үстерә.
  10.  Уен тәҗрибәсен арттырып, үргә менгән саен, бу спорт баланың үзбәясен үстерә, үз-үзенә ышаныч уята.

Шахмат – уен гына түгел, тормыш стиле. Ул замана трендына әверелеп, кесә телефоннарына йөкләмә булып үтеп керде, ял итү чарасына әверелде.

Фото Казан шахмат мәктәбе архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ