Җәлил безне бер мәйданга җыя
Быел каһарман-шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең 120 еллыгы билгеләп үтелә. Бу уңайдан Казанда төрледән-төрле чаралар оештырылып килә. Шагыйрьнең юбилее һәм аның 10 көрәштәше – яшерен оешма – Кормаш-Җәлил төркеменең истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган түгәрәк өстәлләр, фестивальләр, иҗади кичәләр уза. Шулар арасында фәнни конференцияләр оештырылуы да игътибарга лаек.
Татарстан Фәннәр академиясендә бөек татар шагыйренең иҗатын колачлаган «Муса Җәлил Россиянең тарихи-мәдәни киңлегендә» дигән Бөтенроссия фәнни конференциясе үтте. Гыйльми җыелышка Санкт-Петербург каласыннан Җәлилнең беренче кызы Люция Җәлилова белән оныгы Лилиан Наврозашвили да килгән иде.
Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан оештырылган әлеге форумда шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Уфа, Магнитогорск, Псков, Төмән һәм Россия Федерациясенең башка шәһәрләреннән, шулай ук Татарстан районнарыннан галимнәр, тарихчылар, туган якны өйрәнүче-тикшеренүчеләр, эзләнүчеләр, музей хезмәткәрләре, педагоглар, китапханәчеләр, журналистлар, иҗат һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Татарстан Фәннәр академиясе бинасында узган фәнни форум алдыннан кунаклар игътибарына «Муса Җәлил: юллар арасында – мәңгелек» дигән фотокүргәзмә эшләп торды. Биредә катнашучылар шагыйрь тормышының, иҗади һәм җәмәгать эшчәнлегенең төп вакыйгаларын тасвирлаган фотосурәтләрен, документларын күрә алды. Экспозиция үзе шартлы рәвештә биш өлешкә бүленә: шагыйрьнең үсүе, беренче эшләре, әдәби уңышлары, хәрби казанышлары һәм әсирлектә яшәве, шагыйрьнең эшләрен тапшыру һәм аның иҗатын тану.
Шулай ук Татарстанның «Ватан» берләшмәсе Бөек Ватан сугышы чорында Волхов фронты җирләрендәге бәрелешләрдән соң калган кызыклы, тарихи экспонатларны да тәкъдим итте.
Пленар утырышның модераторы, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, сәнгать фәннәре кандидаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Галимова:
– Муса Җәлил мирасы Россиянең тарихи-мәдәни ландшафтында уникаль урын алып тора. Татар әдәбиятының күренекле вәкилләреннән берсе буларак, Муса Җәлил бер үк вакытта Бөек Ватан сугышы елларында формалашкан Гомумроссия кыйммәтләрен һәм идеяләрен киң җәмәгатьчелеккә җиткерүче буларак дан казанган герой-шагыйрь. «Моабит дәфтәрләренең» шигырьләр циклының нәфис сүзе рухи көчнең күәтле коралына әверелә, ул хәтта иң куркыныч шартларда да җиңүгә ышанычны сакларга ярдәм итә. Шул нисбәттән фәнни-тикшеренү җәмәгатьчелеге илебез тарихының төрле чорларында Муса Җәлил шәхесен ничек кабул ителүенә һәм интерпретацияләнүенә зур игътибар бирә. Үз чыгышында Э. Галимова Җәлил феномена да тукталып узды һәм әлеге конференция Татарстанның фәнни һәм мәдәни тормышында мөһим вакыйга буларак тарихка кереп калачагына ышануын ассызыклады.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты, профессор, ТР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Рифкать Миңнеханов исә үз чыгышында Җәлил мирасын барлауда һәм саклауда галимнәрнең роле зур булуына басым ясады.
.png)
– Бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тормышы һәм хезмәтләре Россиянең барлык халкы, бигрәк тә яшьләр өчен истәлекле. Быел Халыклар бердәмлеге елы. Ә Муса Җәлил исә – барыбызны да, бөтен милләтләрне дә берләштерүче шәхес. Өстәвенә, Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә. Татарстанда шулай ук бу ел – безнең Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы. Ә бүген без хезмәте һәм хәрби эшчәнлеге нәтиҗәсендә герой булган кеше турында сөйлибез. Җәлилнең кыскалык, эмоциональлек һәм тирән психологизм белән аерылып торган шигырьләре рус әдәбиятын да яңа темалар, яңа образлар белән баетты. Моннан тыш, Җәлил иҗатыннан рухланып, күп кенә рус шагыйрьләре аңа үз әсәрләрен багышлап, аның батырлыгын һәм талантын данладылар. Бу конференция – Татарстанның, татар халкының, Россиянең, гомумән, дөньяның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында мөһим вакыйга. Татар халкының бөек улы бүген бөтен дөнья җәмәгатьчелегендә төрле милләт, төрле тел, төрле дин кешеләрен бер мәйданга җыя.
Республикада ел саен шагыйрьнең иҗади мирасын популярлаштыруга юнәлдерелгән «Җәлил укулары» Халыкара әдәби конкурсы уза. Ә 1997 елда Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе булдырыла. Ул сәнгатьне, фәнне һәм мәгарифне үстерүгә керткән шәхси өлешләре өчен яшьләрнең талантлы вәкилләренә бирелә.
Конференциядә катнашучыларны ТР Премьер-министры урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты Ләйлә Фазлыева сәламләде. Ул конференциягә килгән яшьләргә Муса Җәлилнең яшь буын өчен үрнәк икәненә басым ясады. «Арабызда булмаса да, аның хакындагы хәтерне кадерләп саклыйбыз. Бермәл тукталып, шундый кешенең язмышын күзаллау иң кыеныдыр, мөгаен. Педагогика һәм филология фәннәре кандидатлары белән докторларына атап мөрәҗәгать итәсем килә, алар вакытка, мәгънәгә һәм үткәннәргә аеруча игътибарлы булып калалар, чөнки үткәннән башка хәзерге көн дә, киләчәк тә юк. Шуннан чыгып, минем өчен Муса Җәлил белән бәйле иң мөһим өч кәлимә бар: ул – «сүз», «батырлык», һәм «хәтер», – диде Ләйлә Ринат кызы.
.png)
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов:
– Муса Җәлил мәдәният, сәнгать һәм фән, мәгариф өлкәсенә гаять үзенчәлекле, бәһале мирас калдырды. Бүгенге көндә ул мирасны сакларга һәм җәелдерергә кирәк. Җәлилнең әсәрләре башлангыч, урта, төп мәктәп программаларында бар. «Моабит дәфтәрләр»ендәге шигырьләре класстан тыш уку әдәбияты исемлегенә кертелгән. Муса Җәлилгә нисбәтле биремнәр контроль эшләр буенча БДИга да кертелгән. Болар барысы да дәүләтебезнең шагыйрь шәхесенә югары бәя бирүе белән бәйле. Әлеге юнәлештә эшчәнлек дәвам итәчәгенә иманым камил.

Сәхнәгә Җәлилнең олы кызы – кинорежиссер Люция Җәлилова чыккач, зал берара тынып калды, чөнки күпләр Җәлилнең беренче кызын тәүге күрүләре иде. Тышкы кыяфәте белән үк легендар әтисенә охшаган Люция Җәлилова балачак хатирәләрен, яшьлек елларындагы истәлекләрен яңартты. Андре Тиммерманс белән тәүге кат очрашуларын искә төшереп узды. Люция ханым әтисенең тормыш юлы турында фильм өчен сценарийлар язуы, әмма аларның чыгарылмавы хакында да белгертте.
.png)
– Мин әтием турында, бөтен гомер юлы ничек итеп аны батырлыкка алып килүе хакында «Рожденный революцией» исемле сценарий яздым. Бу сценарийны профессорым Сергей Герасимов та, Казан телестудиясе дә хуплады, хәтта өлкә комитеты тарафыннан да яклау тапты. Ләкин, иҗатыма аяк чалган ниндидер «кара көчләр» аркасында, бу картинам чыкмый калды. Әмма «Моабит дәфтәре» фильмын әзерләгәндә, миңа әтиемнең дуслары сөйләгән мәгълүматларның файдасы бик күп булды... Иҗади язмышым бик катлаулы булса да, мин шәхес буларак формалаштым һәм күңелемдә әтемнең образын горурлык белән сакладым. Миңа карата читтән ниндидер икенче дәрәҗәле кешегә караган сымак мөнәсәбәт булса да, унбер яшемнән үк атамның кем икәнен белеп үстем. Аның исеме онытылган, тыелып торган чорда да дуслары – шагыйрьләр, артистлар, композиторлар – мине һәрвакыт игътибарларыннан читләштермәделәр. Алар арасында үземне ятим итеп тоймадым. Бүген сезнең арада булуым белән белән горурланам. Сез татарның бөек улы – әтиемнең иҗатын, матурлыгын хөрмәт итүчеләр, – дип сөйләде шагыйрь кызы.
Конференциядә чыгыш ясаган һәр чыгыш ясаучы Муса Җәлил турындагы тарихи хәтерне системалаштыруның мөһимлеген һәм аның иҗади мирасының Россия мәдәнияте өчен кыйммәтен билгеләп үтте.
Россия тарихи җәмгыяте идарәсе рәисе, «Ватан тарихы» фонды башкарма директоры Руслан Гагкуев үзенең пленар докладын күпмилләтле Совет халкының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы символы буларак Җәлил образына багышлады. Шулай ук ТР ФА академигы Искәндәр Гыйләҗев заманында Җәлилнең горур исемен аклау процессын җентекләп яктыртты.
Пленар утырыштан соң, конференциядә катнашучылар 3 секция утырышына бүленеп эшләде:
- Муса Җәлил турында тарихи хәтернең формалашуы һәм саклануы;
- Муса Җәлил тарихи һәм әдәби контекста;
- Җәлил рухландырган сәнгать.
Биредә шулай ук кызыклы һәм фундаменталь докладлар сөйләнелде.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе киңәшчесе, тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Гайнетдинов конференциядә катнашучыларны Муса Җәлилнең фашист әсирлегендәге чорының фәнни хронологиясен төзүнең актуальлеге мәсьәләләре белән таныштырды. Шул ук вакытта ул Рафаэль Мостафин һәм Муса Җәлил биографиясен өйрәнүчеләр тарафыннан ачылган материалларның яңа катламын күтәреп, тема буенча эзләнүләренә йомгак ясады.
Санкт-Петербургтан Муса Җәлилнең оныгы, танылган театр һәм кино актеры Лилиан Наврозашвили үзенең «Ата-бабалар тарихы безнең мәсләгебезне һәм язмышыбызны билгели» дигән чыгышында Муса Җәлилнең поэзиясе һәм батырлыгы шагыйрь гаиләсенең генә түгел, ә бөтен бөек татар халкының байлыгы булуын ассызыклады.
– Иң куандырганы шул, бабайның юбилеен мәдәни чараларда гына түгел, ә аның тормышына, иҗатына багышланган Россикүләм фәнни конференция оештырып та искә алалар, яңа гыйльми басмалар әзерләп бастыралар. Муса Җәлилне якыннан белгәннәр бакыйлыкка күчә бара. Инде аның кызы минем әниемә дә 89 яшь. Без өебездә архив материаллары, фотолар барлаганда, әни, бабайның көрәштәшләрен танып, алар турында сөйли. Андре Тиммермансның француз телендә язылган хатларын укый. Әнием аның белән француз телендә хат язышкан. Минем максатым менә бу истәлекләрне берәмтекләп саклау һәм яшь буынга тапшыру. Кызыклы мәгълүматларны халыкка да чыгарасы килә.
Җәлил кебек масштаблы шәхес үз якыннарына гына түгел, ә бөтен Җир шарыныкы. Ул кыска гына гомерендә халык өчен иҗат иткән. Аның әсәрләре дөньяның 43 теленә тәрҗемә ителгән. Җәлилчеләр батырлыгы һәрвакыт халык исендә, телендә булырга тиеш.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар туган якны өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты, профессор Альберт Борһанов та үзенең «Бөек Ватан сугышы геройлары якташларының тормыш юлын, батырлыгын һәм истәлеген мәңгеләштерүне уртак өйрәнүнең кайбер йомгаклары» дигән докладында Муса Җәлилнең көрәштәшләренең батырлыгын мәңгеләштерү мәсьәләсенә Евразиянең төрле төбәкләрендә татарларның батырлык тарихын өйрәнү, каһарманлыгын, мирасын мәңгеләштерүнең яңа фактларын санап узды. Докладчылар арасында Татар туган якны өйрәнүчеләренең чыгышлары да бар иде. Аерым алганда, Киров өлкәсенең Яңа Смәил авылы мәктәбе директоры һәм татар теле укытучысы Гөлназ Кадыйрова «Патриотик тәрбия формасы буларак татар теле, әдәбияты дәресләрендә Муса Җәлил тормышын һәм батырлыгын өйрәнү» дигән доклад белән чыгыш ясады.
«Муса Җәлилнең тарихи һәм әдәби контексттагы иҗаты» секциясендә Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының өлкән фәнни хезмәткәре Фирая Бәдретдинова Җәлилнең беренче биографы турында сөйләде. Гази Кашшаф истәлекләренә таянып әзерләнгән чыгышта шактый кызыклы мәгълүматлар җиткерелде.
«Тән зәгыйфьлеге аркасында сугышка алынмый калган Г. Кашшафның дусты Муса, ә аннары аның оешмадаш иптәшләре язмышын ачыклау һәм аларның саф исемнәрен кайтару өчен хәтәр чорда үзен аямыйча фидакарьләрчә көрәшкә ташлануы шулай ук батырлыкка тиң.
Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган кырык еллык хезмәте белән Гази Кашшаф хаклы рәвештә көрәшче шагыйрьнең беренче фәнни биографиясен язучы була.
1942 елның җәендә хәбәрсез югалган шагыйрь турында сугыштан соң кара хәбәрләр тарала. Аның китаплары китапханәләрдән алына, дәреслекләрдәге сурәтләре буяп куела, аның сүзенә язылган җырларны «халык җыры» дип игълан итә башлыйлар. «Компетентлы органнар»да – ул чорда Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгы – мәгълүматларның төрлесе туплана, илгә «Моабит дәфтәрләре» кайта, шулай да Җәлил һәм аның белән бергә тоткынлыкта фашистларга каршы көрәшеп җәзага дучар ителгән төркем турында анык билгеле булмый әле. Дустының намус сафлыгын бер мизгелгә дә шик астына алмаган Гази Кашшаф үз эзләнүләрен башлый. «Башта миңа Волхов фронтында сугышкан Совет кешеләрен эзләргә туры килде, ниһаять, алар табылды, тик Мусаны күреп белмиләр иде. Шулай да Муса һәм аның иптәшләренең нинди авыр шартларда сугышуларын ачыклау мөмкин булды», – дип яза ул эзләнүләренең ничек башлануын тасвирлап», –дип сөйләде Ф. Бәдретдинова.
Шунысын да искәртеп узарга кирәк, әлеге фәнни чара кысаларында Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан «Муса Җәлил: энциклопедик очерклар» белән беррәттән энциклопедистика үзәгенең баш фәнни хезмәткәре филология фәннәре докторы Р.Ф. Исламов тарафыннан әзерләнгән «Муса Җәлил: библиографик күрсәткеч» басмалары да нәшер ителде.
Киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителгән «Муса Җәлил: энциклопедик очерклар» альбомы бөек герой шагыйрьнең тууына 120 ел тулуга багышланган. Әлеге альбом Җәлил фәне буенча тикшеренүләр рәтендә лаеклы урын алыр, дигән ышаныч барлыкка килә. Басма герой-шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында комплекслы энциклопедик очерк белән ачыла, аның биографиясенең сугыш чорына, Җәлил – Кормаш төркеменең формалашуына һәм «Идел-Урал» легионында яшерен эшчәнлегенә, «Моабит дәфтәренә» аерым игътибар бирелә. М. Җәлилгә һәм аның мирасына багышланган тикшеренүләрнең тарихнамәсенә ретроспектив караш ерак эзләнүләргә юл билгеләргә мөмкинлек үстерә. Әдәбиятта, музыкаль, театр һәм сынлы сәнгатьтә шагыйрь образын сәнгати кабул итүгә, шулай ук Җәлил иҗатына киң тарихи-әдәби контекстта анализ «Җәлил сәнгатьтә» дигән аерым зур бүлектә бирелгән. Моннан тыш, шагыйрьнең музейлары оештырылуы һәм аның турында истәлекне саклау буенча мәгърифәтчелек эшчәнлеге, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре, торак пунктлар һәм урамнар исемнәрендә аның исемен мәңгеләштерү турындагы мәгълүматлар әлеге басмада үз чагылышын тапкан. Энциклопедик очеркларга Tatarica онлайн-энциклопедиясе мәкаләләренә сылтамалар кертү, аларның мәгълүмати яктан тулылануын киңәйтергә зур мөмкинлек бирә һәм басманың заман таләпләренә туры килүен тагын бер кат исбатлый.
Фотолар: М. Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты





Комментарийлар