Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәлил фатирында

Башлап язучылар өчен икенче тапкыр оештырылган «Яңа исем» проекты кысаларында тагын бер чара узды. Ватанны саклаучылар елы һәм герой-шагыйрьнең туган көне якынлашуы уңаеннан, яшь язучылар һәм остазлар Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатирына юл алдылар.

Җитәкче һәм депутат

Татар герой-шагыйре әллә нинди кул җитмәс биеклектә кебек. Ә без ул атлаган баскычлар буйлап дүртенче катка күтәреләбез дә ишеге кызыл күн белән тышланган фатирның кыңгырау төймәсенә басабыз. Әлеге музей-фатирдагы чараларда еш катнашкан остаз Галимҗан Гыйльманов та дулкынлануын яшерми. Кайчандыр Җәлил дә эштән шушы фатирына арып кайтып кергәндер дә, гадәте буенча эш бүлмәсендә ятып ял итеп алгач, өстәле янына утырып,  иҗат эшенә чумгандыр. Ә бүген «Яңа исем» проектында катнашучыларны, аларның остазларын, студентларны музей-фатирның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Харасова каршы ала. 

 Гадәттә, татар баласының Җәлил белән танышлыгы балалар бакчасы елларыннан, чәчәк костюмнары киеп, «Кызыл ромашка» шигырен сөйләгәндә башлана. Әдәбият белән ныклап кызыксынмаучылар арасында аны бары тик шагыйрь дип кенә белүчеләр дә бар. Каләм тибрәтүче яшьләребез дә Җәлилнең эшчәнлегенең никадәр күпкырлы булуын белеп, үзләре өчен бу шәхесне өр-яңадан ачтылар кебек. Каләм чарлаучыларга Җәлил әйтерсең үзе дәрес бирде. 

Муса, 1939 елның июнь аенда опера һәм балет театры ачылгач кына,  Казанга күченергә ризалыгын белдерә. Биредә ул әдәбият бүлеген җитәкли. 1939 елның апрелендә Язучылар союзына рәис итеп тә билгелиләр. Ә декабрь аенда Казан шәһәр советы депутаты итеп сайлана. Аның күргәзмәгә куелган  агитация листовкаларының дизайнын күз уңыннан үткәрәбез: «Сәясәт кайчан да сәясәт, хәзергедән әллә ни аермасы юк икән...»

«Җәлил әйбәт җитәкче булган, – дип ышандыра Ләйсән ханым. – Аның өчен вак мәсьәләләр булмаган. Һәркемгә ярдәм итәргә тырышкан. Нидер сорап язган гозерләргә җавап итеп «фәләнгә ярдәм күрсәтергә», «фәләннең тормыш хәлен яхшыртырга» дип Җәлил имзалаган хатлар Милли музей архивларында саклана». Киләчәккә амбицияле максатлар куйган яшьләребез  мыекка чорнап куя: җитәкче эше ул – иң элек башкалар өчен җаваплылык. Яхшылык кылсаң да, «отписка» белән борып чыгарсаң да, кеше хәтерендә генә түгел, хәтта архивларда саклана гамәлеңнең дәлилләре...  

Җәлил бүлмәсендә

Өч бүлмәле коммуналь фатир. Җәлил гаиләсенә аның ике бүлмәсен бирәләр, берсен шагыйрь күптән хыялланган эш бүлмәсе итеп көйли. Ләйсән ханым төп нөсхә экспонатлар турында сөйләгәндә, тынлык урнаша. Шагыйрь әле генә җыенып, эшенә чыгып киткән кебек. Мәскәүдә яшәгәндә, 1935 елда комиссион кибеттән сатып алынган өстәл өстендә нәкъ менә биредә иҗат ителгән «Хат ташучы» поэмасының 1940 елда басылып чыккан иң беренче нөсхәсе ята. Монда ук карандашлар савытында язу-сызу әсбаплары, бүләк итеп бирелгән кәгазь кисү өчен фил сөягеннән ясалган пычак, «Алтынчәч» либреттосының кулъязмасы... Урындык аркасындагы шарфы да, барлык сәфәрләрендә юлдаш булган чемоданы да әйтерсең  хуҗасын көтә. Ә өстәлнең һәркайсы ачкычка бикләнгән кечкенә генә тартмалары турында Җәлил шаяртып, хатыны Әминәгә: «Синнән яшерен бөтен документларымны биредә саклыйм», – дия торган булган.

Муса мандалинада һәм пианинода уйный белгән. Пианино алу хыялында гына калса, 1934 елда сатып алган мандалинасы бүлмәсенең диварында урын алган. Галимҗан Гыйльманов: «Шәхесләр каян килә? Шәхесләр белән аралашудан килә», – дип, шагыйрьнең мандалинада Оренбургтагы үсмерлек чорында ук уйнарга өйрәнү тарихы турында сөйли. Дусты Җәүдәт Фәйзинең абыйсы фатирында торучы Шәехзадә Бабич өйрәтә аларны.

Иҗат кешеләре таркау дигән фикер яши. Тик Җәлил монда да яшьләребезгә дәрес бирә: мирасыңа ваемсыз карарга ярамый. Иҗатыңа, тормышыңа кагылган әһәмиятле мәгълүматны тәртиптә тотарга күнегергә кирәк. Күптән хыялланган шәхси китапханәсен туплаганда, шагыйрь үзе «амбар кенәгәсе» дип йөрткән озынча блокнотына һәр сатып алынган яисә бүләк ителгән китапны алфавит тәртибендә теркәп барган. Ленин хезмәтләре томлыклары, рус, татар классиклары, замандашлары әсәрләре – барлыгы 216 китап саклана. Мирас дигәннән, 66 фоторәсем урнаштырылган альбомны да Җәлил үз кулы белән төзи. Гаиләсе, дуслары, хезмәттәшләре сурәтләнгән фотолардан аның аралашу даирәсен дә чамаларга була.  

Муса үзе исән вакытта ук ясала башлаган бюстка күз төшә. Җәлилнең гаилә дусты, гап-гади укытучы Гыймат Тимербулатов ясый аны. 1936 елда шагыйрь үзе «позировать иткән»: «Шагыйрьлегемне болай да күрерләр, син минем музыкаль бармакларыма игътибар ит», – дигәч, бюстка аның куллары да кертеп эшләнә. Бу урында студентларыбыз елмаеп куя, ләкин дәрес алырга да онытмыйбыз: иҗатчыга мескенләнү килешми, ул дәрәҗәсен белергә тиеш.

Элгечтә каеш эленеп тора. Җәлилгә повестка килеп, иртәгә китә дигән төнне алар Нәҗип Җиһанов белән Казан урамнары буйлап йөриләр, сугыш турында сөйләшәләр. Йоланы искә төшереп, каешлары белән алышалар. Шулай итеп, үзендә калган Муса каешын Җиһанов соңрак музейга тапшыра. Әлеге факт «Яңа исем» шәкерте Ихтыяр Кыямовны аеруча дулкынландырды. Каеш та, бу чара да өр-яңа әсәр тууга этәргеч булмагае. Язучыга илһам килсен өчен, бер каеш җитә!

         Өлкән политрук

Кулында бронь булса да, үз теләге белән китә сугышка Җәлил. Казандагы фатирыннан аны ике тапкыр озаталар. Беренчесендә аны Курск өлкәсендәге политхезмәткәрләр курсына укырга җибәрәләр. Курсларны фронт сызыгыннан читкәрәк күчерәләр. Ахыр килеп, Минзәләгә үк кайтып җитәләр. Курсларны тәмамлагач, өлкән политрук исеме алып, Казанга гаиләсе янына берничә көнгә кайтып китү мөмкинлеге туа аның. Икенче  тапкыр кызыл дерматинлы ишектән шагыйрьне 1942 елның 8 гыйнварында озаталар. «Соңгы тапкыр Казаннан китү тормышымда иң авыр минутлар булды», – дип яза ул, якыннарын башка күрә алмавын сизенеп. Язучыларга тылсымга тиң сизгерлек, алдан күрүчәнлек бирелә торгандыр...

1942 елның язында тарихка Власов армиясе буларак кереп калган 2  нче удар армиясенә килеп эләгә ул. Хәрби корреспондент булып эшли. Атнаның биш көнендә көн саен 25–30 километр  җәяү йөреп, алгы сызыкта материал җыя, ә атнаның ике көне буе шуны эшкәртеп, басмага язмалар әзерли. Журналистны аяклары ашата дип сөйләүчеләр дә бу кадәресен үк күз алдында тотмыйлардыр.

Армиянең чолганышта калуын чамалап, 1942 елның 27 маенда Җәлил әдәби васыятьнамә яза. Барлык әдәби мирасын дусты Гази Кашшафка мирас итә. Кашшаф исә, үз чиратында васыятькә тугры калып, шагыйрьнең китапларын чыгару, аның язмышын өйрәнүдә башлап йөрүче иң беренче эзтабар язучы була. Аннары бу эшне Рафаэль Мостафин дәвам итә. Иҗатчы өчен фикердәшләре, терәк булырдай тугры дуслары булу нинди зур бәхет икән ләбаса!

1942 елның июнендә Муса Җәлил, каты яраланып, әсирлеккә эләгә. Фашист лагерьлары. Идел-Урал легионындагы яшерен оешмадагы эшчәнлеге. Фашист төрмәләре: Моабит, Шпандау, Тегель һәм Плётцензее... Язмышының иң тетрәндергеч битләре һәм... Моабит дәфтәрләре языла.  

Һәркемгә мәгълүм әлеге ике куен дәфтәренең берсендә гарәп графикасында  60, икенчесендә латин графикасында 50 шигырь язылган. Төрмә шартларында кәгазь һәм каләм юллап, шигырьләрен язуы үзе бер могҗиза булса, дәфтәрләрен туган иленә тапшыра алуы – икенче могҗиза.

Беренчесен төрмәдән Габбас Шәрипов дигән кеше алып чыгып, Нигъмәт Терегуловка тапшыра. 1946 елны әлеге кешеләрнең кыюлыгы сәбәпле кыйммәте булмаган дәфтәрләр Казанга кайтып җитә. Тик фашист төрмәләреннән дә исән-сау котыла алган Терегуловның гомере үз иленең лагерьларында өзелә...

Икенче дәфтәрнең язмышы Җәлил белән бер камерада утырган антифашист Андре Тиммерманс исеме белән бәйле. Иҗади мирас 1947 елны Бельгиядәге Совет илчелеге аша халкына кайтып җитә. Яшь каләмдәшләребез горурлыгын яшерми һәм күңеленә салып куя: кәгазьгә язган югалмый. Ватанга булган ихлас мәхәббәт белән сугарылган иҗат өстеңә ягылган кара тапларны юып төшерерлек көчкә ия.  

         Үлемсезлек юлы

1944 елның 12 февралендә икенче империя суды унбер татар егетен үлем җәзасына хөкем итә. Алар 25 августына хәтле билгесезлектә җәза  көтәләр. Җәзаланучыларны ишегалдында гильотиналы үлем барагы урнашкан Плётцензее төрмәсенә алып китәләр. 75 килограмм авырлыктагы пычагы ике метр биеклектән төшә торган үлем машинасына кеше гомере берни түгел. Фашист та төгәл. Бер кешенең башын кисәр өчен, 3 минут вакыт каралган. 25 августта 12 сәгать 06 минуттан башлап, өч минут саен 11 татар егетенең гомере өзелә. «Идел-Урал» яшерен оешмасының җитәкчесе, араларында иң яше булган 25 яшьлек Гайнан Кормашны беренче булып үтерәләр. Ә 12 сәгать 18 минутта 38 яшьлек Муса Җәлилнең башы киселә...

Фашист эшен педантларча төгәллек белән җиренә җиткерә. Җәзаланучыларның һәркайсына нотариус тарафыннан расланган документлар тутырыла. Биредә үтерелгән татар егетләренең әти-әниләре, гаиләсе, хәтта хатынының кыз вакыттагы фамилиясенә кадәр теркәлә.

1956 елны Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ә бер елдан соң Моабит дәфтәрләрендәге шигырьләре өчен Ленин премиясе лауреаты була. Җәлил – шундый югары премиягә лаек булган бердәнбер шагыйрь. «Яңа исем» проекты кысаларындагы очрашуыбыз «Җәлил мәхәббәте» дип исемләнгән иде. Гаиләсенә, милләтенә, ватанына, тормышка булган ихлас мәхәббәт билгели бөекләрнең урынын. Әгәр шул ихласлыгың юк икән, кулыңа каләм алып та торма.  

Каләм чарлаучы яшь язучыларыбыз аның нәсыйхәтен йөрәкләренә язса иде:

Исемең калсын үзең үлсәң дә,

Тарихларда укып ятларлык.

Җәлил исеме хәтта космоста яши. 1986 елның 26 мартында СССР Фәннәр академиясе 3082 кечкенә планетасын ача һәм аны бөек шагыйрьнең исеме белән атыйлар. Хәзер ул «(3082) DZALIL» дип атала.

 

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ