Логотип Магариф уку
Цитата:

Алимент – бала хакы

Аерылышу – бер тормыш этабының ахыры булса, икенчесенең башлануы ул. Яр буенда балалар калганда көн кебек ачык мәсьәләләр дә гаугалы суд процессына әйләнергә мөмкин. Тәҗел темаларның берсе – алиментлар турында сөйләшик

Гөлия КӘЛИМУЛЛИНА, юрист, медиатор, балалар һәм яшүсмерләр өчен тренинглар авторы

 

Хәер түгел, хокук

Аерылышу – еш кына әти кешенең алиментлар түләүдән баш тартуы сәбәпле катлаулана. Моңа өстәп, тәҗрибәмдә элекке хатынын кимсетү максаты белән янаулар, манипуляцияләр кулланучы ирләр дә аз түгел. Бу очракта закон ана һәм бала ягында икәнлеген истә тоту мөһим. Әмма чынбарлык күрсәткәнчә, күпчелек хатын-кызлар үз хокукларын белми яисә аларны якларга курка. Соңгысы – иң еш очрый торган сәбәп. Элеккеге иренең янауларыннан, суд системасыннан, җәмгыять тарафыннан гаепле калудан курку хисе.

Ике яшьлек кызы белән ялгыз калган яшь әни – Роза яныма өметсезлек катыш курку хисләре белән килеп керде. Дүрт ел бер түбә астында яшәгән ире, гаиләсен сынау утына атып, чит хатын-кыз янына чыгып киткән. Роза озак кына баласы өчен алимент юнәтергә кыймый, бу адымы өчен баласын алам дип янаган иреннән курка. «Судка барырга уйласаң, мин сине начар әни итеп күрсәтәм: эшең дә, ашың да юк – суд баланы минем белән калдырачак!» – дип яный тегесе. Без иң элек Розаның тормышын барлый башладык. Чыннан да, моңа кадәр хатын декрет ялында булу сәбәпле эшләмәгән. Әмма аның баласын каравы турында бөтен дәлилләре кулында: педиатрдан справкалар, балалар табибына бару турында документлар, кирәк-ярак сатып алуны дәлилләүче кибет чеклары. Шуларны туплап, судка әти кешедән алиментлар түләтү турында гариза юлладык, ир кешенең Розага янавы турында да мәгълүматны өстәдек. Әлбәттә, суд утырышында ирнең янаулары җилгә очты. Хөкемдар баланың мәнфәгатьләре өстенрәк дип белдерде һәм ата кешенең кеременнән 25 процент күләмендә алиментлар билгеләде.

 

Алиментлар ничек исәпләнә?

 

Әгәр алимент түләүченең кереме тотрыклы түгел икән, ул рәсми рәвештә эшкә урнашмаган булса, суд алиментны билгеле бер сумма күләмендә билгели ала. Рәсми булмаган формада эшләп, реаль керемен яшерүче иреннән алиментлар алырга тырышучы хатыннар өчен мондый карарлар ‒ мәсьәләнең чишелеше. Суд практикасыннан шундый мисалым да бар. Әнисә өч ел дәвамында рәсми булмаган формада эшләүче элеккеге иреннән алиментлар алырга тырыша. Төзелеш бригадасы җитәкчесе булып исәпләнгән ир хезмәт хакын унбиш кенә мең дип тәкрарлый. Дәлилләр эзли башлагач, без аның хезмәт күрсәтү турында игъланнарына юлыктык, клиентларыннан күрсәтмәләр алдык, төзелеш объектларын фотога төшердек. Дәлилләрнең иң кызыклысы банк күчермәләрендә булып чыкты, андагы акча әйләнеше бу кешенең зур керемнәр алуы хакында сөйли иде. Шуларга нигезләнеп, хөкем карары Әнисә файдасына кабул ителде – ир кешегә, реаль керемнәрен исәптә тотып, билгеле бер күләмдә алимент түләү билгеләде.

 

Әни кешегә дә алимент тиеш

Күп кенә хатын-кызлар бала карау өчен генә билгеләнә торган алиментлар турында хәбәрдар. Чынлыкта аның хатын-кызларны тәэмин итү максатыннан түләнә торган төре дә бар. Мондый алиментлар әни кеше баласын карау өчен эшен калдырган очракта яки авыр тормыш шартларында калганда билгеләнә.

Кемнәр хокуклы?

* Баласына 3 яшь тулганчы аны караучы яки декрет ялындагы хатын-кызлар.

* Инвалид баланы караучы хатын-кызлар.

* Кияүдә чакта яки аерылганнан соң бер ел дәвамында хезмәткә сәләтен югалткан хатын-кызлар.

Светлана – өч бала анасы, кечкенәсенә ике генә яшь. Аерылышканнан соң ире аңа ярдәм итүдән баш тарта, алиментлар түләү белән вазифасы тәмам дип саный. Нәтиҗәдә хатынның кереме иң кирәкле әйберләрне дә алырга җитми. Мәсьәләнең чишү юлларын эзләп яныма килде. Без исә судка әни кешене баласына өч яшь тулганчы тәэмин итү турында гариза юлладык. Суд, Светлананы яклап, ир кешене өстәмә алиментлар түләргә мәҗбүр итте. Иң кызыгы – суд утырышында әти кешенең мәнфәгатьләрен ике адвокат яклаган иде. Баласы һәм аның әнисе өчен акчалата ярдәм кызганган ирнең чит-ятларга акчасы жәл булмаган, күрәсең.

 

Никах эчендә алимент

Бу хакта ишеткәч, күпләр бик аптырый. Әмма чыннан да никахта килеш судка алимент түләтүне сорап мөрәҗәгать итәргә була. Хокук нормалары ата белән ана аерылышкан очракта гына түгел, никахта яшәгәндә дә иң элек бала мәнфәгатьләре яклы. Әгәр әти яки әни кеше баласын тәэмин итү, кайгыртудан баш тарта икән, икенче берсе алимент түләүне сорап мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Моны никах эчендә дә башкарырга була. 

Картлык өчен алиментлар

Алдагы очрак башка сыя торган булмаса да, гыйбрәт алырлык. Ул да алиментларга бәйле чынбарлыктан. Клиентларымның берсе ерак 90 нчы елларда кечкенә сабые белән берүзе кала. Ир хатынын гына түгел, баласын да ташлап чыгып китә, аның тормышында бөтенләй катнашмый. Шул чакта әни кеше, улы моҗтаҗлыкта үсмәсен дип, өч эштә хезмәт куйса да, алиментларга дәгъва белдерми. Ананың ялсыз, бәйрәмнәрсез узган гомере заяга китми – малай үсеп буйга җитә, яхшы гыйлем ала, уңышлы хезмәт карьерасы төзи, керемле эшкә урнаша. Әмма көннәрнең берендә егетнең эш урынына башкару кәгазе килеп төшә. Бер тапкыр да күзенә күренмәгән ата кешедән! Баксаң, улы үсеп, яхшы хезмәт хаклары ала башлагач, әти кеше аннан картлык буенча алимент түләтергә булган. Гаҗәпкә калган ана кеше элекке иренең бу гамәлен суд аша кире кагарга уйлый. Әмма суд утырышында янә шаккаткыч күренеш шаһиты була. Хөкемдарлар аның заманында алиментлар артыннан йөрмәвен элеккеге ире белән үзара килешү дип кабул итә. Нәтиҗәдә, әти кеше үз ихтыяры белән элекке гаиләсенә, улына булышкан дип исәпли. Кайчандыр баласын ызгыш-талаштан саклап калам дип, гомере буе улын аякка бастыру өчен берүзе көрәшкән хатын-кыз моны бик авыр кабул итә. Алиментлар мәсьәләсендә яхшылыкның яманлык белән әйләнеп кайту очрагына бер мисал бу. Чөнки, алдан билгеләп үткәнемчә, илебездәге хокук системасы алиментлар мәсьәләсендә бала һәм аны караучы мәнфәгатьләреннән чыгып эш итә.

Янау һәм манипуляция: ничек каршы торырга?

Кызганыч, хатын-кызларның элеккеге ирләре тарафыннан психологик басымга дучар булуы – сирәк күренеш түгел. «Баланы алам» дип янаулар, гаделсезлектә гаепләү, суд белән куркытулар – җаваплылыктан качу гына.  Өч бала анасы Кадрия балалары әтисенең ничек итеп алимент түләүдән баш тартуы турында сөйләде.  Хатын судка гариза юллагач, ир дә шундый адымга барачагын искәртә, әни кешенең балалары исәбеннән туенасы килә дип белдерә. Бу очракта шулай ук бала карау турындагы барлык дәлилләрне тупладык: балалар бакчалары, мәктәпләрдән справкалар җыйдык. Нәтиҗәдә суд әти кешедән бала хакын түләтү турында карар чыгарды, соңгы ике ел эчендә алиментлар буенча җыелган бурычларны кайтартуны мәҗбүр итте.

 

Үз хокукларыңны ничек якларга?

* Юристка мөрәҗәгать итегез

Профессиональ белгеч сезгә яклау стратегиясен дөрес итеп төзергә, документлар әзерләргә ярдәм итәр, судта мәнфәгатьләрегезне яклар.

 

*Дәлилләр җыегыз

Балагыз белән бәйле бөтен документларны җыеп барыгыз. Дәлил итеп куллану максатыннан өч хисап аенда тупланган финанс документларын сакларга кирәк. Чөнки һәр ай чыгымнар төрле булырга мөмкин. Чеклар, квитанцияләр, элеккеге ирегез белән аралашуны саклаган мессенджерлардан скриншотларны саклагыз. Әгәр ул сезгә яный икән, аралашуны яздырып барыгыз.

 

    * Судтан курыкмагыз

Суд процессы – гаделлеккә ирешүнең законлы ысулы. Суд һәрвакыт бала мәнфәгатьләрен кайгырта икәнлеген истә тотыгыз.

 

* Хокукларыгызны белегез

Россия Федерациясе Гаилә кодексының төп нигезләре белән танышыгыз.

Фото: нейрочелтәр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ