Логотип Магариф уку
Цитата:

Алсу һәм Фәнил Фәйзуллиннар: «Йортның яме дә, мәгънәсе дә балалар»

Татарстанның атказанган артисты Алсу һәм Фәнил Фәйзуллиннар – иҗади гаилә. Алсу – Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының затлы, лирик сопрано тавышлы җырчы артисты булса, Фәнил – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең мәһабәт гәүдәле, көр тавышлы солисты. Алар гаиләдә ике ир бала – Әмирхан белән Гомәрне тәрбияләп үстерә.

                                                                                                   Бала чактан сәхнәдә 

Алсу бала чагыннан ук сәхнәгә гашыйк. Үзенең сабыйлык чорын искә алып:

 «Мин гел классикага тартылдым, өч-дүрт яшемдә «Культура» каналын ачып, балериналарны кабатлап, аяк бармаклары очында йөри-йөри, төрле комбинацияләр ясарга ярата идем, – ди. – Элек радио гел эшләп тора иде бит, шуннан ишеткән опера җырчыларына охшатып, балалар җырларын классик тавыш белән кыланып җырлый торган идем. Сәнгать дөньясына бала чагымнан ук тартылдым. Тормышымның шул юлдан китәчәге алдан ук билгеле иде дисәм дә, ялгыш булмас. Балалар бакчасына йөргәндә үк, беренче мәртәбә конкурста чыгыш ясап, беренче урын яуладым. Ә мәктәп чорында инде шулай ук төрледән-төрле проектларда еш катнаша килдем. Спектакльләрдә уйнарга аеруча яраттым. Әле дә хәтерлим, «Авыл эте Акбай», «Зәңгәр шәл», Крыловның «Чикерткә белән кырмыска» hәм башка әсәрләрен сәхнәләштерә идек».

Артист булырга хыялланганнар сәхнәләрдә балкырга, кочак-кочак чәчәк бәйләме эчендә кайнарга һәрвакыт кызыга торгандыр. Әмма андый дәрәҗәгә ирешкәнче, сәхнә кешесенә шактый юл узарга һәм көч куярга кирәк әле. Алсу Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка училищесын, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Менә дигән җырчы карьерасы ясарга мөмкинлеге була торып, ул театр сәхнәсен сайлый һәм бер дә үкенми. Егерме ике яшендә исә Алсу Галиябану образы белән театр әһелләрен һәм тамашачыны әсир итә. Татарның күңелен айкый торган җырлы образга ул үз йөрәгендә кайнаган төсмерләрне дә өстәп, ун ел дәвамында башкара.

                                                                                                   Мәхәббәт казану 

  Габдулла Кариев исемендәге театрда бүген аны җырлы рольләрдә еш күрәбез: «Зәйтүнәкәй»дә – Зәйтүнә, «Галиябану»да – Галиябану, «Башмагым»да – Сәрвәр, «Ләйлә һәм Мәҗнүн»дә – Ләйлә, «Асылкош җыры»нда – Асылкош, «Тапшырылмаган хатлар»да – Галия, «Әлфия Афзалова 90 еллыгы. Театраль концерт»та – Әлфия Афзалова, «Табу»да Сара Садыйкова кебек җырлы образлары аша ул тамашачы мәхәббәтен казанды. – Тормышта беркемгә дә, бернәрсә дә җиңел бирелми, – ди Яшел Үзән кызы. – Сәхнәдәге образлар кебек инде. Геройларымның һәрберсен аңлау, башкаларга җиткерү өчен, шушы чор турында укыйм, элеккеге тәҗрибәле артистларның уйнаганы белән танышыр өчен, кулъязмаларын укып чыгам. Гомумән, рольләргә тотынганда, бик җитди, җаваплы мөнәсәбәт кирәк. Шәhәр кызы булсам да, авыл мохитенә битараф түгелмен. Андагы тормышны күзәтеп кенә калмыйм, үзем дә шунда кайныйм. Галиябану роленә алынганда, мөгаен, бу сыйфатларым ярдәм иткәндер. Әтиемнең туган авылы Олы Ачасыр кырлары, урманнары, авыл инешләре дисеңме – төшләремә керә. Якуп бабай белән Мәдинә әбидә җәй буе яңа сауган сөт эчкәнем, җиләк-җимеш җыеп йөргәннәрем һич кенә дә истән чыкмый.

                                                                                                    «Башта тавышына гашыйк булдым»

  Шунысын да онытмаска кирәк: вокал ягыннан әзерлекле, әйбәтләп җырлый белүче татар артистлары – театр коллективларында сирәк күренеш.

  Алсуның җырга хирыслыгы драма сәхнәсендә бик шәп терәк тә икән. Теге яки бу образны тудырганда, тамашачы күңеленә юл ярырга нык ярдәм итә ул. Хәер, тамашачыны гына түгел, булачак ире Фәнилне дә ул җыры белән үзенә каратмадымы икән әле?..

 – Фәнилнең башта тавышына гашыйк булдым. Буй-сыны төз, киң җилкәле булуы күзгә ташланды, – дип искә ала ул танышкан көннәрен. – Аннан гаиләдәге тәрбиясе җәлеп итте. Әти-әнисе гел колхоз эшендә булу сәбәпле, күп очракта дәү әнисендә үскән. Дәү әни тәрбиясен «эләктергән» бала мәрхәмәтле була икән шул. Ишле гаиләдән ул. Бабаларының ике хатыннан 15 баласы булган! Барысы да бер-берсе белән аралаша. Без дә шул традицияне дәвам итәбез – туганнар белән хәл белешеп, тулы канлы яшәеш алып барырга тырышабыз. Гаилә корыр алдыннан ата-ана фатихасын алу бик мөһим. Бәби алып кайтуны да арткы планга калдырырга ярамый, чөнки бала ир белән хатын арасын ныгыта, баш-аягың белән гаиләнең күңелле ыгы-зыгысына чумарга мөмкинлек бирә. Балалар – йортның яме дә, мәгънәсе дә. Балалы йортта гайбәт булмас, дигән әйтем бик хак ул. Көндәлек мәшәкать эчендә яшәгәндә, андый вак-төяккә вакытың да, теләгең дә калмый.  

                                                                                                         «Озын толымына күз төште»

  Ә Фәнил Алсуны тәүге кат күргәч, аның чибәрлегенә, озын толымына игътибар иткән.

  – Ай-яй, бигрәк мөлаем, чибәр туташ, кайсы якныкы икән, дигән фикер башымнан йөгереп узды. Алсу музыка училищесында белем ала иде, үзем дә шунда укый башладым. Безне «Сандугач керде күңелгә» фестивале таныштырды. Алсуда мин мәрхүмә әнием чалымнарын, хәтта аның холкын да тоемлыйм. Егетләр булачак хатыннарын әниләренә охшатып сайлый, диюләрендә зур хаклык бардыр, – ди Фәнил.

  Гаилә башлыгы турында да әйтеп узыйк. Фәнил Фәйзуллин заманында «Казан егетләре» төркеме солисты иде. Хәзер Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли. Гастрольләрдән Алсуның пешергән ризыкларын сагынып кайтуын да яшерми. «Әни пешергән ризыкларның тәме бар аларда!» – дип тә өстәп куя. 

                                                                                                          «Татар мәктәбен сайладык»

  Җырчы булгач, әти кеше гастрольләргә еш йөри. Һәрвакыт хатынын, ике улын сагынып кайта.

  – Балалар тәрбияләү бер генә яшь гаиләгә дә җиңел бирелми. Үзебезгә нинди тәрбия салынган булса, балаларга карата да шундый ук алымнар кулланабыз. Хәзер тел мәсьәләсе бик кискен. Улларыбыз өчен, үз газиз телләрен белсен дип, татар балалар бакчасын, мәктәпне дә татарчаны сайладык. Икебез дә сәхнә кешесе булгач, төрле чаклар булгалый. Андый вакытта Алсуның әти-әнисе ярдәмгә килә, рәхмәт аларга. Гомумән, бала тәрбияләгәндә, әби-бабай тәрбиясе мөһим роль уйный. Без, гаилә корганнан бирле, авылдан аерылмадык. Алсу, шәһәр кызы булса да, авыл җирендәге тавык та чүпләп бетермәслек эшне бик оста, пөхтә башкара. Мин сәхнә йолдызы, дип беркайчан да хезмәттән борын чөергәне юк, – дип җөпләп куйды сүзен гаилә башлыгы. «Гаиләм – таянычым, куанычым. Хатын-кызның бәхете – уңышлы гына тормышка чыгу, балалар алып кайту, аларны тигезлектә тәрбияләү», – дип кабатларга ярата Алсу.

                                                                                                     «Балаларны артык контрольдә тотмый»

  Бала тәрбияләүдә, чыннан да, Фәйзуллиннарның үз ысуллары бар. Ир белән хатын бертавыштан дигәндәй: «Балаларны артык контрольдә тотмыйбыз. Үзләре теләгән өлкә белән кызыксыналар», – дип куя. Олы уллары Әмирхан тарихка хирыс, аны бигрәк тә совет чоры кызыксындыра. Шулай ук бию студиясенә дә яратып йөри икән. Кече уллары Гомәр балалар бакчасында татарча шигырьләр сөйләргә оста. Тату, нык гаилә тормышы башта мәхәббәт, яратуга корылса, аннан соң, бер-береңә карата хөрмәт, яратуга мохтаҗ балалар, иптәшеңне ишетә һәм тыңлый белү сыйфатлары да өстәлә. Катлаулы гаилә тормышыңда һәрвакыт позитив таба белеп яшәргә кирәк, үзеңнән соң тәрбияле, мәрхәмәтле балалар калдыру да гаять мөһим. Фәйзуллиннар шулай дип раслый.


                                                                                                          Фото: Алсу һәм Фәнил Фәйзуллиннарның шәхси архивыннан

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ