Логотип Магариф уку
Цитата:

Алсу Шәрипова: «Татарстанның мәгариф системасына игътибар зур»

«Бала шәхес буларак гаилә, мәктәп һәм җәмгыять даирәсендә формалаша. Бу шул исәптән аның нинди телдә сөйләшүенә дә йогынты ясый. Барлык тәэсир чаралары да комплекслы эшләгәндә генә нәтиҗәсе булыр», – ди Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Алсу Сәмигулла кызы Шәрипова. 90 нчы елларда бердәм көч нәтиҗәсендә аякка бастырылган милли мәгарифебез бүген ни хәлдә? Алсу ханым белән бу өлкәдәге үзгәрешләр, проблемалар, туган телдә белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләре хакында сөйләштек.

– Алсу Сәмигулловна, инде менә быелгы уку елының беренче яртысын тәмамлап, яңа яртыеллыкка аяк бастык. Сез дә яңа урында үз юлыгызны булдырып матур гына эшләп киттегез, дип әйтергә җирлек бар. Яңа елга нинди нәтиҗәләр белән керәбез һәм киләсе уку елында милли мәсьәләләрдә нинди үзгәрешләр көтелә?

– Милли мәгариф юнәлешендәге эшчәнлек һәрвакыт җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә. Бүгенге көндә туган телдә белем алу, милли телләрне өйрәтү юнәлешләре аеруча актуаль. Татарстан Республикасында татар, рус, чуваш, удмурт, мордва, мари телләрендә белем бирә торган мәктәпләр һәм әлеге телләрдә тәрбия бирә торган балалар бакчалары бар. Моннан тыш, уку йортларында иврит һәм башкорт телләре дә өйрәтелә. Мәгариф системасының эшчәнлеге мәктәп, балалар бакчалары белән генә чикләнеп калмый, шулай ук бүгенге көндә өстәмә белем бирү оешмаларында да якшәмбе мәктәпләре, бүлекчәләре эшли. Аларда утыз милләтнең теле, мәдәнияте өйрәтелә. Республикада полилингваль мәктәпләр ачылу һәм уңышлы гына эшләп килү – шулай ук телләр өйрәнү, туган телдә белем алу өчен зур мөмкинлек.

Яңа уку елының беренче яртыеллыгында үткәрелгән чараларга тукталып үтәсем килә. Беренчесе – сентябрь аенда узган мөгаллимнәребезнең һөнәри осталыгын күрсәтә торган зур бәйге. Анда илебезнең 79 төбәгеннән укытучы һәм тәрбиячеләр җыелып көч сынашты. Бөтенроссия күләмендәге «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» конкурсының нәкъ менә Татарстанда узуы – безнең өчен зур горурлык һәм зур җаваплылык. Бәйгенең чаралары һәм мастер-класслар Казан шәһәренең «Адымнар» полилингваль комплексында һәм 99 нчы балалар бакчасында үткәрелде. Бер яктан, белем бирү оешмаларында эшнең куелышы, балаларның белем дәрәҗәсе игътибар үзәгендә булды. Икенче яктан, Казандагы 19 нчы гимназия укытучысы Ләйлә Гарифҗанова һәм 346 балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Солтанова шушы бәйгедә республика данын якладылар. Укытучыбыз икенче урынга лаек булса, тәрбиячебез беренче бишлеккә керде. Моны зур казанышыбыз дип әйтә алабыз. Бу безнең мөгаллимнәребезнең һөнәри осталыгын, аларның белем дәрәҗәсен, методик яктан әзерлеген күрсәтә торган, барыбыз өчен дә зур имтихан булган чара булды.

Мәгариф системасы – нигездә, һәрвакыт тотрыклы система. Берничә гасыр элек ничек укучылар өстәл артына утырып, такта каршында дәрес бирелә торган булса, бүгенге көндә дә ул шулай дәвам итә. Ләкин һәр чорның үз таләпләре бар, белем һәм тәрбия бирү өлкәсенә дә яңа технологияләр, чаралар керә тора, яңа методлар, яңа алымнар барлыкка килә. Беренче карашка консерватив кебек тоелса да, мөгаллимнәр, гомумән, мәгариф системасы һәрвакыт заман белән бер адымда бара, даими үсеш-үзгәрештә.

Яңалыкларга килгәндә, киләсе уку елыннан мәктәпләрдә «Безнең төбәк тарихы» дигән курс керә башлый. Һәм шуңа бәйле рәвештә 5 –7 нче сыйныф укучылары өчен укыту-методик комплектлары әзерләнә. Шунысы куанычлы: безнең бу өлкәдәге югары квалификацияле белгечләребез күп. Кыска гына вакыт аралыгында Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, КФУ галимнәре һәм тарихчылары белән берлектә бу юнәлештә зур эш башкарылды. 12–15 декабрьдә Россия хәрби тарих җәмгыяте, Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан илнең 32 төбәгеннән тарих укытучылары, галимнәр, әлеге дәреслекләрне эшли торган авторлык коллективлары, министрлык вәкилләре җыелып, шушы өлкәгә караган фәнни конференция үткәрелде. Без дә үзебезнең эш тәҗрибәбезне тәкъдим иттек.

– Хәзер яңа бердәм дәреслекләр кертелә. Кайбер мәктәпләрдә татар телендәге дәреслекләрнең җитешмәвеннән зарланалар. Бу юнәлештә проблемалар чишелеп беттеме? Бүгенге көндә нинди яңа уку әсбаплары әзерләнә һәм яңа дәреслекләрдән нинди нәтиҗәләр көтәсез?

– Бүгенге көндә 86 татар теле һәм әдәбияты дәреслеге федераль исемлеккә кертелгән. Татар телен туган тел буларак та, дәүләт теле буларак та өйрәнү өчен әзерләнгән белем бирү программалары федераль белем бирү программасына кертелгән. Аларны безнең республикада гына түгел, Россиянең бөтен төбәкләрендә кулланырга мөмкин.

Декабрь аенда Мәскәүдә Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә «Мегаполис шартларында туган телләрне саклау» темасына бик эчтәлекле түгәрәк өстәл утырышы узды. Чарага чакырылган спикерларның берсе – Россия Федерациясе халыклары туган телләре федераль институтының директор урынбасары Саргылана Брызгалова татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре, әлеге фәннәр буенча белем бирү программалары мәсьәләсенә аерым тукталды, Татарстанның туган телләрне өйрәтү юнәлешендәге эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Федераль исемлеккә кертелгән 86 дәреслеккә өстәп, агымдагы елда яңа федераль программаларга нигезләнгән 26 укыту-методик комплекты экспертиза үткәрү өчен федераль үзәккә юлланды. Бүгенге көндә нәтиҗәләр уңай булып, әлеге дәреслекләр дә гамәлгә керер дип ышанабыз. Бу безнең мөмкинлекләребезне тагын да киңәйтеп җибәрер иде.

Уку елы башында аерым мәктәпләрдә дәреслек җитмәү проблемасы килеп чыгарга мөмкин, әлбәттә. Әмма мәктәпләрнең уку әсбаплары белән үзара бүлешү, бер-берсенә бирү юлы белән әлеге мәсьәлә хәл ителә бара.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына дәресләрдә куллану өчен өстәмә материаллар да (видеодәресләр, презентацияләр, методик әсбаплар һ.б.) эшләнә килә. Аларны эшләү өчен «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы зур мөмкинлекләр тудыра.

– Әгәр милли мәктәпкә чын педагоглар әзерләнмәсә, татар теле укытучылары дәресендә заманасына туры килердәй һәм нәтиҗәле технологияләр белән тәэмин ителмәсә, бернинди нәтиҗә булмаячак. Шуңа да кадрлар мәсьәләсе гаять дәрәҗәдә әһәмиятле. Хәзер татар теле укытучыларының саны кимеде. Чөнки аларга яшәренә җитәрлек акча эшләү өчен өстәмә сәгатьләр алырга кирәк. Шуңа да вузларга әзерләнүче яшьләр татар теле һәм әдәбияты юнәлешен сайламаска тырыша. Бүген бу өлкәдә нинди проблемалар бар һәм аларны хәл итү юлларын нидә күрәсез?

– Бүгенге көндә югары квалификацияле кадрлар кытлыгы мәгариф системасында гына түгел, күп өлкәләрдә дә үзен сиздерә. Профессиональ дәрәҗәдә эшли торган, үз эшенең остасы булган белгечләр һәр юнәлештә дә кирәк. Ә инде мәктәп системасына, балалар бакчаларына килгән вакытта, чыннан да, педагогик кадрларга кытлык бар. Ул татар теле укытучыларына гына кагылмый, шулай ук башка фәннәргә да бәйле. Чөнки бүгенге көндә яшьләрне кызыксындыра торган башка эш юнәлешләре дә күп, мөмкинлекләр шактый киң.

Дәвамын «Мәгариф» журналының гыйнвар саныннан укый аласыз

Альберт САБИР фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ