Логотип Магариф уку
Цитата:

«Әни – модератор, без – башкаручылар»

ТНВ каналында 30 елга якын татар журналистикасының йөзе булган иң матур пар – Гөлназ һәм Данил Гыйниятовлар гаиләсе белән татар дөньясын таныштырып тору да артык кебек. Ике мөгаллим егет тәрбияләгән әлеге гаилә белән тәрбия хикмәтләре һәм тормыш кыйммәтләре турында сөйләштек.

 Кәттә егет, чибәр кыз

 Гыйниятовларның гаилә корып яши башлауларына быел 30 ел була.  Ирләр өйләнешүгә төптән уйлап, җитдирәк карый бит, бәлки шуңа күрә, бәлки бик яшьли өйләнмәвенә ишарәләп: «Мин акыл белән өйләндем», – ди гаилә башлыгы. Ә 21 яшьлек Гөлназ башын югалтып гашыйк була, кияүгә чыкканда да шундый хисләр белән яна. 90 нчы еллар бит. Әле яшәр  урыннары да тәгаен билгеле түгел, ләкин ул Данилдан хәтта: «Без кайда яшәячәкбез соң?» – дип тә сорамый. «Иң мөһиме – без бергә,  дигән хис ярдәмендә авырлыкларны бергә күреп, бергә җиңәргә өйрәндек, – дип, истәлекләр барлыйбыз Гөлназ белән. – Иң беренче хезмәт хакына өстәл сатып алып, аны чанага салып, тартып кайткан күңелле вакытлар әле дә истә».

Данил белән Гөлназ Казан дәүләт университетында бергә укыйлар. Егет Гөлназдан ике курска югарырак «Кәттә» егетләр рәтендә йөри ул:  баянда уйный, хорда җырлый, вокаль-инструменталь ансамбльдә бәрмә уен коралларында уйный, үзе шаян, тапкыр. Аңа гашыйк булучы кызлар да күп була, андыйларны ничек яратмыйсың инде!

– Бервакыт гастрольләр белән безнең авылга кайттылар (Минзәлә районы Татар Мөшегесе авылы. Авт.), таныш булгач, кунарга безгә керделәр. Хайван чалган мәлгә туры килделәр, ит ватарга кирәк. Әтинең биле авырткан  вакыты, сызлана... Данил шулчак берүзе бөтен эшне башкарып чыкты. Әбекәем шунда әйтеп куйган иде, менә ичмасам егет бу, кызым, кияү итсәң дә була, дип. «Амин» дигән чагына туры килгәндер, – дип, үзе ишетмәгәндә хәләлен мактый Гөлназ. – Бик кешелекле бит ул минем, ярдәмчел. Кешеләргә каты бәрелми, аңлый, хәлгә керә белә, кулыннан килмәгән эше юк. Балалар өчен дә, минем өчен дә җанын бирергә әзер. Безне эштә этажлар гына аера. Көненә ничә тапкыр хәлләрең ничек дип хәбәрләшми калган юк. Икең бербөтен кешегә, бербөтен җанга әвереләсең икән ул.

 Ике ул – ике канат

Ике уллары – ике горурлыгы һәм бәхете Гыйниятовлар гаиләсенең. Айзат та, Аяз да Казандагы 2 нче интернат-лицейны тәмамлыйлар һәм укытучы булам дигән карарга киләләр. Хәзерге эш урыннары да шунда. Икесе дә КФУ ИФМКның чит телләр бүлеген сайлыйлар. Айзат быел инде магистратураны тәмамлый, алман, инглиз теле белгечлеге буенча белем алып, лицейда инглиз телен укыта. Энесе дә аның эзеннән киткән. Ул шул ук институтта 3 нче курста кытай һәм инглиз телләрен үзләштерә. Максатчан программа буенча укып бетергәч, лицейга укытырга кайтачак. Үзләренең интернатында тәрбияче булып эшли. 

Абыйсының абруе кечкенәдән бик зур Аяз өчен. «Айзат энесен кечкенәдән бик яратып, уч төбендә генә йөртеп үстерде. Берьюлы эштән кайтам, абыйсы биләүсәләр юып ята. Бөтен идәндә су, өсте юешләнеп беткән. Мәктәптә укыганда, үзе бакчадан барып ала иде. Әни, син ятып тор, дип, бишекне дә үзе тибрәтә иде. Хәзер дә бер-берсенә бик якын алар, үзләренең генә сөйләшер сүзләре, серләре бар», – дип шөкер итә әниләре.

Хәер, мөстәкыйльлек дигәннән олы уллары белән бәйле бер вакыйгадан һаман көлешәләр бу гаиләдә. 4 яшьлек чагында Айзат берзаман юл аша гына урнашкан балалар бакчасына үзе генә керә башлый. Сабыйга шул дәрәҗәдә ышанган яшь әти-әнине тәрбиячеләре «җиргә төшерә».

– Хәзерге акылым белән уйлап карыйм да, куркыныч булып китә, – ди «ваемсыз» әти. – Безнең яшь, тәҗрибәсез чак инде бу.

Беренче балада шулай әти-әни буларак үзләре чыныгу алалар. Аның каравы малайлар үсә төшкәч, эш кабинетының тәрәзәсеннән карап кына тора әтиләре: мәктәп ишегалдына физкультура дәресенә чыккач, чаңгыларын, ботинкаларын кия алмый интеккән бәләкәчләр янына йөгереп чыгып, рәтләп тә бирә. Койма аркылы ике арада узды гомер, дип көлешә алар.

 «Эш турында эштә сорарсың»

Лицей аерым бер дөнья әлеге гаилә өчен. «Лицей ике егеткә дә тәрбияне безгә караганда да күбрәк бирде», – ди әти-әниләре. Укытучы һөнәрен сайлауларын да ныклы остазлык мәктәбеннән күрәләр. Аеруча инглиз теле укытучысы Денис Колесниковның йогынтысы зур булгандыр, мөгаен. Айзат 11 нче сыйныфта ук инде үзе дә кечерәк сыйныфларга факультатив дәресләр бирә башлаган. Нәселдәнлекне дә беркая куеп булмый инде: Гөлназның әнисе гомер буе тәрбияче, Данилның әтисе укытучы, абыйсының киленнәре дә педагогик белемле. Хәер, Гөлназ белән Данил үзләре дә диплом буенча педагоглар бит.

Алай да гаиләдә педсовет утырышлары җыелмый, телевидениедәге эш  тә өйгә кайтмый. «Һөнәребез болай да тормышыбызның күп вакытын үзенә ала, өйдә эш турында сөйләшү юк, – ди гаилә башлыгы өй кагыйдәләре турында. – Сүз ара сүз чыкса да, Гөлназны туктатам, эш  мәсьәләсен эштә сорарсың, дим».  

Гаилә бюджеты турында да сөйләшеп алабыз. «Мин акчаны тота белмим», – дип шундук көлеп куя Гөлназ. Чөнки иренә һәрвакытта да таяна алуын аңлый. Ә гаилә башлыгы исә 8 нче сыйныфны тәмамлауга авылдан чыгып киткән чордан бирле үз көнен үзе күрергә өйрәнгән. Стипендияне җиткереп, вагон да бушатып, концертлар куеп, тормыш алып барылган. «Гаиләдә өлкән бала бит мин. Әти-әнидән акча сорау гадәте юк иде, киресенчә, үзебез булышырга тиеш дип санадык», – ди Данил.  

Балалар да ике төрле. Олысының бюджеты башына салынып куелса, икенчесе бәядән бигрәк аласы әйбернең сыйфатына карый. Егетләр икесе дә  беренче курстан эшлиләр. Стипендияләреннән әти-әнисенә бүләк ясау гадәте дә барлыкка килгән. Оясында ни күрсә, очканда шуны күрер дигән халык сүзе нәкъ менә алар турында.

 «Имтихан бирмәсәм, дөнья бетми бит»

«БДИ буынына укуда әти-әниләр ярдәм итә аламы?» – дип кызыксынабыз. Айзат беренчесе булгач, «укы» дип гел өстендә торалар. «Укырга кермәсәң, кая барасың, нишлибез, дип, артык җаваплылык сеңдердек бугай аңа, – диләр улларының мәктәп елларын искә алып ата-ана. – Аязга исә бөтенләй катышмадык. Үзең ничек хәл итәсең, укысаң керерсең, дип үзенә тапшырдык. Психологлар әйткәнчә, баланы бераз җибәрдек. Балаларга ышанырга кирәк икән. Ышанмасаң, бала киеренкелектә яши». Монысына да уллары өйрәтә. Шулай укырга керү турында борчылган мәлләрдә Аяз: «Әни, имтиханнарны бирә алмасам, дөнья бетми бит. Барыбер сезнең улыгыз булып калам, мине яратудан туктамаячаксыз», – дип, үзе шулай дәрес бирә.

Үсмерлек чоры турында сөйләшкәндә дә, малайларны лицейга ышанып тапшырганнарына сөенеп бетә алмый алар. Яшьлектә шуклык булмый калмый инде ул. Бер очрак исләрендә калган.  

Аязның тәмәке тартканы камерага эләккән. «Харап булган» дияргә ашыкмагыз, лицейда мондый әйберләр гафу ителми, хәтта чыгарып җибәрергә дә мөмкиннәр. Әти-әниләрен директорга сөйләшүгә чакыралар. Бала да өйгә борчылып, ап-ак булып кайтып керә. Хәзер әтисеннән эләгә инде бу балага, дип әнисе борчылып торганда, Данил: «Борчыла, улым, андый хәл яшь чакта була инде ул, вакытында аңлап, кабатламау гына кирәк», – ди. Аяз шулчак аны: «Әти-и-и, син молодец!» – дип кочаклап ала да шуның белән бу хәл узып та китә. Тәрбиячеләре дә күпертми, табигый кабул итәләр. Аның каравы шундый каршылыклар аша узган Аязны лицейда  тәрбияче итеп калдыралар. Үзе шул балалар юлын үткән, аларның психологиясен белгән егеткә малайларны тәрбияләгәндә үз тәҗрибәсе, кичергәннәре ярдәм итә торгандыр. «Укучылары өчен үлеп тора. Өйдә тәмле әйбер пешерсәк тә, моны балаларга алып китсәм ярыймы дип гел шуларны кайгырта, – ди әниләре. – Аның белән хәзер сирәк күрешәбез, чөнки балалар, эш дип, аларны калдырып китми, бик җаваплы. Көн саен телефоннан шалтыратып, әнкәем, ничек хәлләрең дисә, дөньям тагын да түгәрәкләнеп китә. «Әнкәй» дигәненә эрим дә китәм. Үзләре сайлаган һөнәр – мәгарифтә лаеклы өлешләрен кертсеннәр – безнең теләк шул».

– Беребез дә фәрештә түгел, яшьлектә дә юләрлекләр була инде ул. Тик бер генә әти-әни дә үз ялгышларын балада күрергә теләми. Һәр хатадан сакларга, якларга тырышабыз. Яшьлек ялгышларын кабатлатасы килми. Ләкин абынмыйча, егылмыйча гына тормышка өйрәнеп булмый бит, – дип инанган гаилә башлыгы. – Әзерлексез кеше  зур авырлык килгәндә югалып калырга мөмкин. Һәркем үз тәҗрибәсендә өйрәнә. Иң мөһиме ниндидер ялгыш булган икән, аны вакытында аңлау һәм төзәтә белү кирәк. Шул дәресләрне үзләштереп, гыйбрәт ала белсәң, алга таба барасың.

Гыйниятовлар фикеренчә, ислам, иман – тәрбиянең иң беренче баганасы. Улларының мәктәп елларыннан намаз укуларын, ураза тотуларын  күреп, ата-ана үзләре алардан үрнәк ала. Хәзер инде иң зур теләкләре – нәселдәге тәрбия чылбырын дәвам итәрлек тәүфыйклы кызлар насыйп булсын.

Матурлык һәм спорт кысасы

Сәламәт яшәү рәвеше сүздә генә түгел бу гаиләдә. Тормыш корып, балалар тугач, үз кызыксынуларың арткы планга күчә, тормыш мәшәкате баса бит. Данил да спортны ташлый бермәл. «Тасма»да урнашкан дзюдо түгәрәгенә балаларны йөртә башлагач, тик көтеп утырганчы дип, стадионга чыгып йөгереп керә башлый. Аннан Гөлназы туган көненә чаңгы бүләк итә. Ә бу вакытта Гөлназ чаңгыда җилдерә генә инде, иптәшкә йөрергә ничек тә ирен күндермәкче була. «Юк, мин чаңгы яратмыйм», – дип, нык торган Данилның чаңгысы нәүмизләнеп шактый тора әле почмакта. Хатын-кыз җаен тапмыймы инде, ахыр чиктә барыбер үгетли! Чаңгы яратмаучы Данил хәзер инде 30–50 км марафоннарда чаба. «Колактан сөйрәүче булу да кирәк», – дип күз кыса ул Гөлназына. Балалар үсеп, бераз вакыт барлыкка килгәч, «колактан сөйрәүче» яңа үгет-нәсыйхәткә керешә – бассейнга йөрергә кирәк. «Тәмәке тарту гадәтен һай яратмый идем. Мотивациясез ташлап булмавы билгеле. Бассейнга бергәләп йөри башлавыбызның сере шул», – ди Гөлназ. Ахыр чиктә 20 ел тарткан тәмәке дә ташлана, ике уллары да әтиләре белән бергәләп йөзәргә өйрәнә.

«Идея модераторы – әниебез инде, без – тормышка ашыручылар», – дип елмая Данил. Хәләленә елмаеп кына каравы да гаҗәп түгел, елдан-ел чибәрләнә генә барган Гөлназдан матурлык серләре турында да сорашмый кала алмыйбыз.     

– Хатын-кыз матур булырга, үзен карарга тиеш, гадәт инде ул минем хәзер. Матур булу кысасында эшлим һәм яшим бит. Йөзне дә югалтасы килми, – ди ул. – Көндәлек тормышта да тамашачы каршында җаваплылык тоясың,  күреп ияләнгән образдан чыгу кыен, теләсә нинди кыяфәттә йөрергә кыенсынам.  

– Авыл – искәрмә, – дип сүзгә кушыла Данил. – Анда сине туганнан бирле белүче авылдашларың кыяфәтеңә игътибар итми. Балачагың күргән абзыйлар, бергә үскән классташлар бит инде. Анда бер туарылып аласың, рәхәт була.

«Бергә күңелле бит»

Авыл дигәннән, Арчага да, Минзәләгә дә эзне суытмый Гыйниятовлар. Шәһәрдә туып үскән улларына да шактый эләгә авыл тәрбиясе. Җәйнең беренче көнендә авылга кайтарып, иртәгә мәктәпкә дигәндә генә шәһәргә алып китү эләккән малайлар ул. Әтиләренең кагыйдәсе шундый – ир бала югалып калмаска, ир-ат эшен белергә тиеш: учагын да тергезсен, ватыкны рәтләп куйсын. Өйдә эш бүленеше юк. Әниләре соңарды дип тормыйлар, идәннәрен юып, ашарга да пешереп куялар. Өйне дә бергәләп җыештыралар, Гөлназ үзе дә ир-ат эше дип тормый, урам эшләренә егетләренә ияреп чыга. «Бергә күңелле бит, – ди Гөлназ гади генә. – Шуны аңлау яшенә җиттек ки, без бер-беребезгә ныграк кирәк. Икең тигез булсаң, шул җитә. Беребезгә беребез кирәк без».

– Яши генә башладык кебек, – дип хуплый Данил. – Тормышта  алтын урталык булырга тиештер. Үз ритмыңны тоемлап, тизлек хакимлек иткән заманда эшләгәннең әҗерен дә күреп калырга кирәк. Олы улыбыз Айзат дүрт яшьтә әйткән иде: «Әти, ашыгып яшәргә ярамый, тиз картаясың», – дип. Сабыйның мантыйгында хаклык бар бит. Шөкер итеп, тәмен белеп, яшәп тә калырга кирәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ