Логотип Магариф уку
Цитата:

«Әни, песи алыйк әле»

‒ Әни, Йомшак югалды! Җәйге ялын авылда уздыручы улымнан килгән бу хәбәрдән әллә нишләп киттем. Ике атна элек кенә шушы чем кара песи баласына исем кушып, каникуллар беткәч, үзебез белән Казанга алып китәрбез дип хыялланган идек...

Гаджеттан биздергән Йомшак

Балалар песи баласын күптән сорый, анысы. «5 ле»гә укыйм, үзем карыйм, моны эшлим, фәлән итәм – вәгъдәләрнең бөтен булганын ишеттек инде, ләкин без, кыя сыман, бер сүздә торабыз – шәһәр фатирында песи асрамыйбыз! Ирем белән икебез дә авыл җирендә туып үстек, безнең өчен песи – йорт хайваны булса да, ирек иясе. Аннары мәшәкате дә бар бит, ә без моңа һич тә әзер түгел, булганына да җитешмибез. Йомшакка юлыкканчы, гел шулай уйлый идек. Ялга авылга кайткач, су сибәргә чыккан җирдән чак басмадым мин аңа. Аяк астында кара йомгакны иң элек улым күреп алды. Кечкенә булса да, гадәттә, песи баласы үзен таптатмый, кача. Тотам дисәң дә тоттырмый әле, ә бу селкенми дә. Кулымдагы сусипкечне куеп, янына чүгәли төштем. Күзләре эренләп, ябышып беткән бичараның, ачу түгел, каерып та аерырлык түгел. Шәһәрдә булсак, тәүлек буе кизү торган берәр ветеринар клиникага чабар идек тә, авылда синең песиең кемгә хаҗәт дип, кул астында ниләр бар, шулар белән эш итәргә булдык. Чиста мамыкка куе чәй агызып, акрын гына песи баласының күзенә тидердем. Янымда дүрт-биш бала (әби-бабайда ял итүчеләр) тын да алмый песине күзәтәләр. Мамык тидергәч, теге сабый тартылып куя, аның белән балаларның йөзләре дә – кызганалар, юатырга тырышалар, хәленә кермәкче булалар. Ә песи уенчык сыман, үзе кечкенә, учка сыярлык, үзе шулкадәр йомшак – әнә шулай Йомшак исеме беренче очрашуда ук ябышып калды да. Сыпыра торгач, бер күзе ачылды моның. Ә аннары, белгечләр белән киңәшләшеп, дарулар алып кайттык. Ишегалдында «баш табиб» вазифасын песи дип иң нык хыялланучы унбер яшьлек улым Әмирхан үзенә алды. Мин кайткач, даруны бергәләп салабыз, китү белән (атна буе, димәк) бу саваплы эш Әмирхан белән Гөлшат апасы һәм әбисенә кала. Моннан тыш, яңа сауган кәҗә сөте эчертү, сәгать саен (күбрәк тә бугай) хәлен белү – балалар бу вазифаларны хәтта үзара бүлешеп тә куйды, һәркемнең Йомшакка ярдәм итәсе, аңа нинди дә булса игелек эшлисе килә иде. Телефоннар, телевизор, компьютерлар онытылды. Өйдә ник тыныч дисәң, балалар бакчада – Йомшак янында бөтерелә. Кайсы уенчык ясап алып чыккан, кайсы хезмәте белән мактана – алты яшьтән алып 15 яшькәчә баланың һәркайсы өчен якын дус булып куйды ул. Соңрак без Йомшакның ятим булуын, бер ай гомерен әби тиешле өч төсле ана мәче тәрбиясендә яшәвен, аның үзе кебек кап-кара бертуганы булуын ачыкладык. Инде күзләре тәмам ачылып, шукланып, шаянланып киткән Йомшагыбыз әнә шул бертуганы белән бер көнне юкка чыкты да инде. Үле гәүдәсен күрмәгәч, һаман көтәбез үзен, шулкадәр сагынабыз, аеруча балалар юксына. Утын алачыкларын, арткы яктагы бәрәңге бакчасын, аның артында урман булып үскән ылыслыкларны әллә ничә айкадык, бакчадагы бер агач, бер куак калмады, печәнлеккә дә балалар песиләрдән болайрак җитез менә хәзер – моңа кадәр каралты-курада бу кадәр җирне күреп өлгергәннәре булмагандыр әле, менә сиңа паркур! Менә сиңа бер кечкенә песи баласыннан никадәр  дәресләр вә күнекмә.

 

Кош тоткан Зөлфия

Мохтаҗлыкка төшеп, сиңа ярдәм сорап килүчеләр ‒ Аллаһның рәхмәтен китерүчеләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Бирер әйберегез булмаса, йомшак сүз белән юатыгыз», ‒ дигән. Песи, этләрне өйгә алып кайту, тәрбияләү гадәти хәл кебек, ә менә карга баласын... Хезмәттәшебез, «Гаилә һәм мәктәп» журналы дизайнеры Зөлфия Мадьярова оясыннан җиргә егылып төшкән канатлы сабыйны шәһәр фатирында тәрбияләде. «Менә ул безнең Карлуша!» – ди Зөлфиябез, беркөн иртә белән безгә кошның фотосын күрсәтеп. Ә анда мультифильмнан төшкән рәсем диярсең – озын томшыклы карга баласы, бик көязләнеп, ак рамлы көзгегә карап утыра. «Эштән кайтып барышым. Өй янына җитәрәк ике карганың эскәмия янында бөтерелгәнен күрәм. Карасам – җирдә кечкенә кош баласы ята. Күрәсең, боларныкы. Инде нишләргә дип уйлый башладым. Калдырсам, бу кичтә үк этләр яки песиләр ашар, алсам, ничекләр дәвалармын, дим. Алырга булдым. Әмма сак кына кулымны сузам дигәндә, теге ике карга очып кунмасынмы! Кошлар гына димә, бик тәвәккәлләр, чынлап торып балаларын яклый болар. Әнә шулай ул кичне яралы карганы калдырып китәргә туры килде», ‒ ди Зөлфия. Икенче көнне чыкса, карга баласы юк. Харап булды дип уйлап йөргәндә генә, күршесеннән сөенечле хәбәр ирешә. Баксаң, күршесе карга баласын ветеринар клиникага алып барып тикшерткән: канаты имгәнгән хастага дарулар да язып җибәргән җирле Айболит. Хәзер шуларны бирәсе һәм яхшы итеп тукландырасы ди үзен. Саваплы эшне бергәләп башкарырга сүз куеша ике мәрхәмәтле йөрәк. Карга баласы тизрәк ныгысын өчен, аны махсус ризык ‒ эретелгән азык тычканнары белән дә туендырырга кирәк икән. Гадәттә, кошчыкларны пинцеттан яки кулдан ашаталар, томшыгы белән эләктереп алсын өчен, пөхтә итеп кисәкчекләргә турап бирәләр, ди. Тәрбия – күзгә карап утыру гына түгел шул. Күршесе шулай эшли дә суыткычына зоокибеттән вак азык тычканы алып кайтып куя. «Мин алай ук булдыра алмадым, тавык ите, йомырка, яшелчә бирдем», – ди Зөлфия. Шул көннән башлап, карга баласы ике күрше арасында йөри, балконда көн күрә. Ә канатлы әти-әнисе иртәдән кичкә кадәр сабыен тәрәзә төбендә сагалый. Караучы апалары урамга чыгу белән алар янына очып киләләр: «Баламның хәле ничек?» – диюләре, бәлки рәхмәт әйтүләре булгандыр, күрәсең, каргалар гаять акыллы кошлар диләр бит. Карлуша хәзер иректә инде, канатлары ныгып, якыннары белән дөнья гизә.  

 

Имәнборын тарихы

Менә тагын бер тарих. «Безнең кечкенә генә гаилә ишәйде. Биш бала өстенә имәнборын (дубонос) кошын алып кайткан Зөбәер», ‒ дип яза сәхифәсендә журналист, дүрт малай һәм бер кыз әнисе Сөмбел Вәлиди. «Балык тотарга барган җирдән, чирәм арасында сикереп йөргәнен күргән балалар. Тотып алганнар да агачтан оясын эзләп караганнар. Тапмагач, өйгә күтәреп кайтканнар. Оча белми ул». Атны иярләгән җайдаклар, бозда ут уйнатучы хоккейчы малайлар шул кичне әниләре белән кошлар тормышын өйрәнә башлый: имәнборын ниләр ашый, ничек яши? Бер очрашу, ә никадәр хисләр! Әүвәлге бурыч – нәни кошчыкны ашату. Суалчанны чукып ашый белмәгәч, азыкны өстән асылындырып бирәләр. Әнисе алып кайткач, шулай муеннарын сузып, авызларын ачып торалар бит. Малайлар аны су буендагы тапкан урынга яңадан илтеп тә карый, ике мәче йөргәнен күргәч, кире алып кайталар. Шулай итеп, ишле гаиләнең тагын бер әгъзасы булып куя имәнборын. «Читлек алдык. Ваклап ит, казып суалчан, эремчек, вакланган ярма боткасы, йомырка бирәбез. Читлектән чыгарып, өйдә генә очарга да өйрәтеп карый балалар. Алга таба ни булыр. Аны хәзер су буена илтсәң дә, безнең ис сеңгәч, әнисе кабул итмәс кебек. Без аны, ул безне яратты инде» ‒ дип язды Сөмбел ул чакта. Журналыбызны әзерләгәндә, имәнборынны су буенда иреккә җибәргәннәр иде инде. Мондый кайгыртуда озаграк торган саен кыргый хайваннарга зыян гына килә, үзе азык таба алмас була, очарга да өйрәнми, ирек кирәк икәнлеген белгәч, кыен булса да, шулай хәл итәләр.

 

«Уенчык түгел»

Людмила ВЕСЕЛОВА, табиб-ветеринар, биология фәннәре кандидаты:

 – Урамнан, табигатьтән кошлар, кыргый хайваннар алып керү кеше өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Без аларның нинди чирләр йөртүен белмибез. Әгәр кош яралы икән, аны яланкул белән тотарга ярамый. Чөнки кошлар еш кына орнитоз дип аталган шактый катлаулы чир йоктыра ала, канатлы дусларыбыз  – гельминтлар йөртүче дә. Мондый очракта иң элек дәүләт ветеринария клиникаларына яки шушы төр хайваннарны дәвалаучы  оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Ә менә йорт хайванын өйгә алганда, иң элек аның нинди токымнан булуын телисез – шуны ачыклау мөһим. Чөнки бу – уенчык түгел, ул сезнең белән ун ел, насыйп булса, аннан да күбрәк вакыт яшәр, гаилә әгъзасы булачак бит. Шуңа күрә аның нинди сыйфатларга, холыкка ия булуын алдан белергә кирәк. Икенчедән, йорт хайванын махсус урыннан алсаң яхшырак. Әгәр ярдәм итәсе килү теләге бар икән, хайваннарны яклау оешмасына мөрәҗәгать итәргә, анда тикшерү узган песи яки этне алырга була. Урамда яшәүче дүрт аяклы дусны өйгә кертергә теләсәгез, иң беренче чиратта ветеринарга күрсәтү мөһим. Белгеч аны тимрәүгә (микроспория) тикшерә, талпан һәм бетләрдән чистарта, йорт яки фатир шартларында яшәүгә әзерли. 1,5–2 айлык эт яки песине үзең белән алырга мөмкин инде. Бу вакытта ул мөстәкыйль рәвештә ашый белә, әнисенең иммунитетын үзенә алган була. Ризыкка килгәндә, кибеттә сатыла торганнары йорт хайванының рационына туры килә, өстәмә әзерлисе юк, башлангыч чорда аны ашатырга мөмкин. Беренче ярты елда йорт хайваны икедән алып 4 сәгатькә кадәр аралык белән туклана. Йортта яки фатирда су савытлары берничә урында торырга тиеш. Йорт хайванын тиешле вакцина белән тәэмин итү мөһим, арада берсе иң куркыныч авыру – котыру чиреннән, ул ел саен куела.

 

«Алар үзенчә ярата»

Асилә ЗАКИРОВА, Казан федераль университеты Психология һәм мәгариф институтының 3 нче курс студенты:

– Йорт хайваннары кешеләргә хас катлаулы ярату хисләре кичерми. Әмма алар конкрет кеше белән тотрыклы эмоциональ бәйләнеш булдыра. Әйтик, песиләр үзен еш ашатучы, сыйпап торучы кешене хуҗа итеп күрә. Шул ук песиләр яратуны үзенчә белдерә, мәсәлән, күзләрен акрын гына йома (аны еш кына «песинең үбүе» дип тә атыйлар), борыны белән кагылып үтә – болай эшләгәндә койрыклы дустыбыз бездә үз феромоннарын калдыра, бу да үз итү билгесе. Мыраулау, каршыга килү, ияреп йөрү дә – еш кына ярату, ияләнү турында сөйли, әмма кайчак болар дүрт аяклы дустыбызның ашыйсы килүе яки аны нәрсәдер борчуын белдерә ала. Йорт хайванына кеше белән рәхәт һәм имин булырга тиеш. Хайваннар белән мөгамәләдә иң мөһиме – хөрмәт итү һәм кайгырту.

 

«Җаваплылык тәрбияли»

Зөһрә КӘЛИМУЛЛИНА, клиник психолог, психология магистры:

         – Тереклек иясен тәрбияләү, аны кайгырту – баланы җаваплылыкка өйрәтү өчен иң яхшы ысул. Хайванны ашату, аның артыннан җыештыру кебек гади генә гамәлләр дә баланы хезмәткә өйрәтә. Йорт хайваны булган балада эмпатия хисе үсә, ул аның кәефен, нәрсә көтүен аңлый башлый, киләчәктә бу сыйфаты балага кешеләрне дә аңларга, тоярга ярдәм итәчәк. Тәрбияләү процессында, көндәлек хезмәт аша, баланың вак һәм эре моторикасы формалаша. Тырышлыгы нәтиҗәсен күрү үзбәяне ныгыта, аны шәхес буларак үстерә. Йорт хайванын бергәләп карау әти-әни һәм бала, туганнар белән араны якынайта.

 Яраткан хайванын югалту – олылар гына түгел, балалар өчен дә авыр вакыйга. Күп кенә сабыйлар шул рәвешле беренче тапкыр үлем төшенчәсе белән очраша. Йорт хайваны еш кына бала тарафыннан гаиләнең тулы канлы әгъзасы, шатлык чыганагы буларак кабул ителә. Шуңа күрә югалту көчле хисләр уята. Бу очракта балага әти-әнисенең ярдәмен тою бик мөһим. Аңа яраткан хайванының үлеме турында сөйләгәндә, яшен, эмоциональ халәтен һәм сөйләшүгә әзерлеген дә исәптә тотарга кирәк. Төрле яшьтәге балалар үлемне төрлечә аңлый:

3–4 яшьтә – балалар үлгәннән соң кире кайтып булмавын аңламый. Йорт хайваны каядыр вакытлыча югалып кына тора дип уйларга, аны һаман эзләргә, кая китте, дип аптыратырга мөмкин.

4–6 яшь – тереклек иясе исән түгел икәнлеген аңлый, әмма моны үзгәртеп була дип уйлый. Еш кына хайванны кайтару турында хыяллана, булган хәлләрдә үзен гаепләргә дә мөмкин.

7–9 яшьтә (башлангыч сыйныф укучылары) – үлгән хайванны кире кайтарып булмавын аңлый, әмма бу кайгыны авыррак кичерә.

Яшүсмерләр – үлемнең нәрсә икәнлеген аңлый, ләкин еш кына хисләрен яшерә яки, киресенчә, реакцияләре бик көчле булырга мөмкин. Алар белән ачыктан-ачык сөйләшергә, хисләрен бушатырга ярдәм итәргә кирәк.

Бала белән сөйләшкәндә:

* Ихлас булыгыз, әмма шул ук вакытта баланың яшенә туры килерлек сүзләр кулланыгыз.

* Сорауларга әзер булыгыз, бала аларны шунда ук яки соңрак та бирергә мөмкин. Җавап биргәндә ялганламагыз.

* Балага кайгырырга ирек бирегез – күз яшьләре, боегу яки дәшми йөрү – гадәти халәт. Балага «мин дә борчылам, сагынам» дип теләктәшлек  күрсәтегез.

* Хисләренең кыйммәтен киметмәгез – «елама, бу бары тик песи яки эт кенә» дип әйтү тыела. 

* Балага бу очракта гаебе юк икәнлеген, мондый хәл олылар белән дә була ала икәнлеген аңлатырга кирәк.

* Тизрәк оныттыру ягын карамагыз, югалту ачысын яңа йорт хайваны белән алыштырырга ашыкмагыз – балага бу чорны кабул итү өчен вакыт кирәк. Шул ук вакытта балага ияләшүнең гадәти халәт, аннан курыкмаска кирәклеген төшендерегез. Кайчак, мондый югалтулардан соң, балалар яңа йорт хайванын алудан куркалар.

* Йорт хайваны белән бергәләп хушлашыгыз – югалткан дустын рәсем итеп ясарга яки аңа багышлап фотоальбом эшләргә мөмкин.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ