Логотип Магариф уку
Цитата:

Антибиотиклар кулланыргамы?

Хәзерге медицинаны антибиотикларсыз бөтенләй күз алдына китереп булмый. Төрле авыруларга сәбәп булган микробларны юк итә торган антибиотиклар дәвалау барышында күп чирләрне җиңәргә сәләтле.

Раушан МӘМЛИЕВ,
Казан дәүләт медицина университетының госпиталь педиатрия кафедрасы доценты, Республика балалар клиник хастаханәсе табибы, фармаколог:
— Кыш җитү белән, ОРЗ, салкын тию авырулары тагын да арта. Балаларның борыныннан ага, температурасы күтәрелә. Табиб төрле дарулар билгели башлый. Үтә көчле йогышлы авыруларны дөрес һәм зарарсыз дәвалау өчен җылы компресс кую, парлы ингаляция ясау, тамырларны тарайтып җибәрүче тозлы суны борынга сиптерү, вирусларга каршы препаратлар куллану да җитә.
«Антибиотиклар бөтенләй кирәк түгелмени соң?»–дип гаҗәпләнерсез. Беренчедән, антибиотиклар вирусларга берничек тә каршы тора алмый. Ул авыруны барлыкка китерүче бактерияләргә генә каршы торучан.
«Ә бит ОРЗдан соң бактериаль өзлегүләр дә була әле», – диярсез. Әйе, шулай. Әмма статистик мәгълүматлар буенча, ОРВИ белән авырган барлык балаларның 7 проценты гына, чыннан да, антибиотикка мохтаҗ. Әлеге исемлектә колакның ялкынсынуы (отит), борын яны куышлыгының лайлалы тышчасы ялкынсынуы (синусит) һәм үпкә ялкынсынуы (пневмония) да бар. Балаларда еш була торган бронхит та йогышлы авырулар рәтенә кертелә. Аны дәвалау өчен антибиотик билгеләү – бөтенләй артык эш!

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ