Арка мие җәрәхәтләре: яңа дәва юлларын эзләү
Айзилә Билалова – Балык Бистәсенең Балыклы Чүкәй авылы кызы. Ул – Казан (Идел буе) федераль университеты, Фундаменталь медицина һәм биология институтының магистранты һәм «Ген һәм күзәнәк технологияләре» фәнни-тикшеренү лабораториясе кече фәнни хезмәткәре. Үз тормышын фәннән башка күз алдына да китерми. Әлеге чибәр һәм кыю туташ, кешелек дөньясын бәхетле итәр өчен, Татарстан фәненә үзеннән саллы өлеш кертергә әзерләнә.
– Айзилә, фәннең катлаулы өлкәсенә килеп керүеңнең җитди сәбәпләре булмый калмагандыр?
– Мәктәптә укыганда, табибә булырга да хыялланган идем. Медицинага кагылышлы төрле китаплар укырга да кызык миңа. Нейрохирургия, суд экспертизасы үзенә җәлеп итә иде. Шул темаларга документаль, нәфис фильмнар карарга яратам. 2020 елда Казан (Идел буе) федераль университеты, Фундаменталь медицина һәм биология институтының «Биология» юнәлешенә укырга кердем. Мине кечкенәдән дөнья ничек төзелгән, безнең организмда нинди процесслар бара, төрле авырулар ничек барлыкка килә, әлеге һәм башка бик күп сораулар гел кызыксындырып торды. Быел укуымны уңышлы гына тәмамлач та, үзем укыган уку йортының магистратурасында гыйлем эстәвемне дәвам итәргә карар кылдым.
Беренче тапкыр фәнни лабораториягә 2 нче курста килдем һәм хәзерге вакытка кадәр шунда кайныйм. Безнең фәнни төркем («Нейрорегенерациянең молекуляр һәм күзәнәк механизмнары») арка мие имгәнүләрен өйрәнү белән шөгыльләнә. Беренче фәнни остазым – медицина фәннәре докторы Яна Мөхәммәдшина. Ул, һәрвакыт акыллы киңәшләрен биреп, фән дөньясына кызыксындыра белде. Олы юлда үз сукмагымны табарга ярдәм итүче кешем.
– Ә безнең илдә яшь галимнәргә үз сукмагын табу өчен шартлар тудырылганмы?
– Төрле конкурслар оештырыла, грантлар гамәлдә: Россиякүләм «Умник» бәйгесе, «Студентлар стартабы» һ.б. Татарстанның яшь галимнәре андый проектларда актив катнаша. Грант откан очракта сумманың бер өлеше фәнни эшчәнлеккә һәм командага тотыла. Һәр ярты ел саен башкарылган гамәлләрең турында хисап бирәсең. Дөресен генә әйткәндә, яшьләр гел эзләнүдә. Шуңа да төрле ягын уйлап, җитешрәк тормышта яшәү өчен «башлылар» чит илләргә китү ягын да карый. Әмма Россиядә дә көчле галимнәр бар. Шәхсән мин чит илгә стажировка узарга, белем тупларга барып кайту яклы.
Татар теле фән теле буларак бик актуаль дә булмас, чөнки укучысы юк бит. Фәнни мәкаләләрне башлыча рус телендә язабыз, әле ул очракта да аның укучысы күп дип мактанырлык түгел. Шуңа күрә материалларны, инглиз телендә язып, күбрәк чит ил басмалары өчен әзерлибез.
– Синең фәнни эшчәнлек нечкәлекләренә якынрак килик әле. Арка мие җәрәхәте – шактый катлаулы өлкә. Гомумән алганда, нәрсәсе белән куркыныч һәм нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?
– Арка мие җәрәхәте җәмәгать сәламәтлеген саклауның глобаль проблемасын тәшкил итә. Ул ел саен дистәләгән мең кешенең сәламәтлегенә зыян китерә. Арка мие җәрәхәте китереп чыгарган неврологик тайпылышлар еш кына җитди инвалидлыкка һәм пациентларның тормышы сыйфатында радикаль үзгәрешләргә китерә. Җәрәхәтләнүнең иң еш очрый торган сәбәпләре биеклектән егылу һәм юллардагы һәлакәтләр булырга мөмкин. Күпьеллык тикшеренүләргә карамастан, җәрәхәткә дучар булган арка мие функцияләрен торгызуның нәтиҗәле ысулы әлегә кадәр юк.
– Айзилә, фәнни лабораториядә тикшеренүләрне ничек үткәрәсез?
– Фәнни эшебезнең төп юнәлешләренә килгәндә, алар түбәндәгеләр:
- арка миенең травматик җәрәхәтләнүләренең һәм нейродегенератив авыруларның ген һәм күзәнәк терапиясе;
- нерв системасының травматик җәрәхәтләнүләре һәм нейродегенератив авырулар вакытында нейроялкынсыну һәм аутоиммун процессларның патогенезы механизмнары;
- таргет терапиясе ярдәмендә нерв системасы күзәнәкләрен модуляцияләүнең инновацион ысулларын эшләү;
- нерв системасының травматик зарарлануы һәм нейродегенератив авырулар вакытында потенциаль терапевтик мишеньнәр һәм биомаркерлар эзләү;
- периферик нервларны торгызу өчен, биологик яктан туры килә торган имплантатлар эшләү;
- аутистик спектры бозылган балаларда дисбиотик (ашказаны-эчәк тракты ягыннан) тайпылышларның организмдагы иммун-ялкынсыну реакцияләренә йогынтысын һәм аларның психик үсеш үзенчәлекләре белән бәйләнешен тикшерү.
– Ә арка миендә җәрәхәттән соң нинди үзгәрешләр барлыкка килергә мөмкин?
– Арка мие җәрәхәтенең патогенезы беренчел һәм икенчел механизмнарның катлаулы үзара тәэсир итешүен үз эченә ала. Беренчел фаза җәрәхәт урынында нерв тукымасына турыдан-туры механик тәэсир итү белән бәйле, нәтиҗәдә әлеге җәрәхәт урынында күзәнәкләр некроз юлы белән үлә башлый. Аннан соң, икенчел фазада эзлекле рәвештә төрле күзәнәк һәм молекуляр үзгәрешләр барлыкка килә, алар тукыманың шешүенә, кан китүгә, ялкынсыну һәм дегенератив процессларга, кистоз куышлыкларның барлыкка килүенә китерә. Җәрәхәттән соң күзәнәкләр арасында бик күп биохимик реакцияләр һәм үзара тәэсир итешүләр активлаша, аларның нәтиҗәләре нерв тукымасын торгызу һәм аның функцияләрен саклау мөмкинлеген билгели (микроглия күзәнәкләре, цитокиннар һ.б.).
– Шушы урында татар теленә нисбәтле соравымны бирәсем килә. Чөнки син шактый катлаулы фәнни терминнарны татарча бик урынлы кулланасың. Димәк, безнең телебез фән теле дәрәҗәсенә дә дәгъва кыла алыр иде.
– Мин авыл мәктәбендә укыдым. Түбәнрәк сыйныфларда биология фәннәрен татар телендә өйрәндек. Ә соңрак БДИ бирәсе, терминнар белән бәйле проблемалар булмасын дип, бу фәннәрне рус телендә укыта башладылар. Дөресен әйтим, татар теле фән теле буларак бик актуаль дә булмас, чөнки укучысы юк бит. Фәнни мәкаләләрне башлыча рус телендә язабыз, әле ул очракта да аның укучысы күп дип мактанырлык түгел. Шуңа күрә материалларны, инглиз телендә язып, күбрәк чит ил басмалары өчен әзерлибез. Шул очракта аны төрле ил аудиториясе укып, үз фикерләрен белдерәләр. Татар теле күбрәк фәнни-популяр юнәлештә үтемлерәк булыр кебек. Татар матбугатында төрле фәнни темаларга мәкаләләр урын алса яратып укыр идек.
– Техник алгарыш заманында яшибез, төрле сырхаулардан дәвалану алымнары да нәтиҗәлерәк һәм тизрәк бара төсле...
– Әйе, хәзерге көндә булган заманча дәвалау алымнары уңышлы кулланыла. Арка мие җәрәхәте вакытында симптомлы дәвалауның заманча методлары беренче чиратта икенчел посттравматик процессларны киметүгә һәм югалган функцияләрне компенсацияләүгә юнәлдерелгән. Нейротравмадан соң нейроннарның функцияләрен саклап калуга һәм торгызуга ярдәм итә торган патогенетик алымнар әлегә эшләнмәгән. Арка миенең нейропластиклыгы һәм регенерациясе өчен җәрәхәтләнүдән соң башлангыч чор аеруча мөһим.
– Айзилә, хәзерге вакытта эшчәнлегең нәрсәдән гыйбарәт?
– Арка мие җәрәхәте турындагы тикшеренүләр арка миенең зарарлану эпиүзәгеннән шактый ерак булган өлкәләрендә патологик үзгәрешләрне ачыклый башлый. Заманча тикшеренүләр җәрәхәт эпиүзәгенә һәм аның янәшәсендәге өлкәләргә юнәлдерелгән. Беренчел зарарлану өлкәсе күпсанлы токсик молекулалар чыганагы булып тора, алар арка мие сыеклыгына (ликвор) күчеп, җәрәхәт эпиүзәгеннән күпкә ераграк өлкәләргә барып җитәргә мөмкин, дип фаразладык. Безнең хәзерге проект күсенең күкрәк бүлегендәге арка мие җәрәхәте моделендә бил бүлеге өлкәсендә нейроннар һәм башка күзәнәкләр үлеме мөмкинлеген бәяләүне күздә тота. Әлеге проект кысаларында без ерак сегментларда патологик үзгәрешләрнең молекуляр һәм күзәнәк механизмнары турында яңа мәгълүматлар алдык, бу яңа перспективалы терапевтик мишеньнәр эзләүнең кирәк булуын күрсәтә (Россия фәнни фонды гранты № 23-25-00002).
– Сез инде нинди әһәмиятле нәтиҗәләргә ирештегез? Алар арка мие җәрәхәте булган пациентларны дәвалауга яки тернәкләндерүгә ничек йогынты ясый алалар?
– Безнең фәнни төркемнең эшчәнлеге җәрәхәтләрдән соң арка миен торгызу өчен яңа алымнар эзләүгә юнәлтелгән. Моның өчен безнең тарафтан арка миенең травматик зарарлануының реаль шартларына якынрак туры килгән хайван модельләре – күселәр файдаланыла. Башлангыч этапта нәкъ менә күселәрне сайлау аларның арзан һәм җиңел табылуы белән бәйле. Моннан тыш, күселәр бик тиз һәм бик күп үрчи. Икенче сәбәп – алар кыска тормыш циклына ия, димәк, аларның физиологик процесслары тизрәк уза һәм тикшеренүчеләр гамәли нәтиҗәне тизрәк күрә ала. Шул ук вакытта күселәр биопроцесслары буенча азмы-күпме кешегә охшаш. Шуңа күрә төрле тикшеренүләрнең башлангыч этапларында нәкъ менә шундый сыналучыларны кулланалар. Әгәр тикшерелә торган алымнарның нәтиҗәлелеге күселәрдә яхшы результатлар күрсәтсә, эрерәк һәм кешегә тагын да охшаган хайван – дуңгызларга күчәргә мөмкин. Безнең тәҗрибә буенча күселәр һәм дуңгызларда арка миен торгызуның перспективалы һәм эшкәртелгән методикалары бар, бу – кәүсәле күзәнәкләрне һәм аларның куркынычсызрак ясалмаларын – микровезикулларны (үсеш һәм регенерация факторлары булган микрокуыклар) куллану. Хәзер Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе базасында арка мие җәрәхәте булган пациентларда пилот клиник тикшеренүләр уздырыла, аларның максаты – КФУда эшләнгән арка мие җәрәхәтләрен кәүсәдәге күзәнәкләрдән алынган микровезикуллар кулланып дәвалау ысулын гамәлгә кертү.
– Сез үз тикшеренүләрегездә кем белән хезмәттәшлек итәсез? Сезнең эшегездә уңышка ирешү өчен фәннең төрле өлкәләре арасындагы үзара бәйләнеш ничек мөһим?
– Биология фәне медицина өлкәсе белән шактый тыгыз бәйләнгән. Алда әйтеп үтелгәнчә, безнең Казан дәүләт медицина университеты белән дә уртак проектлар башкарыла. Шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе белән дә тыгыз элемтәләр корылган. Бу, әлбәттә, тикшеренүләрнең фундаменталь ягын гына түгел, ә клиник ягын да үстерүгә мөмкинлек бирә.
– Айзилә, ясалма интеллект һәм биоинженерия кебек заманча технологияләрнең арка мие җәрәхәтләрен тикшерүенең киләчәгенә йогынтысын ничек күрәсез?
– Ясалма интеллект (ЯИ) һәм биоинженерия кебек заманча технологияләр арка мие җәрәхәтләрен тикшерү һәм дәвалау алымнарын сизелерлек үзгәртергә мөмкин. Бу технологияләр йогынты ясарга мөмкин булган берничә төп юнәлеш бар.
1. Ясалма интеллект:
– Мәгълүматларны анализлау: ЯИ, закончалыкларны ачыклап һәм дәвалау нәтиҗәләрен алдан әйтеп, клиник тикшеренүләрдән һәм геном тикшеренүләреннән күп күләмдә мәгълүмат эшкәртә ала.
– Шәхсиләштерелгән медицина: машина өйрәтү алгоритмнары ярдәмендә пациентның уникаль характеристикаларына нигезләнгән дәвалауның индивидуаль планнарын эшләргә мөмкин.
– Роботлаштырылган системалар: ЯИ пациентларны тернәкләндерү өчен роботлаштырылган экзоскелетлар белән идарә итә ала, аларга хәрәкәт функцияләрен торгызырга ярдәм итә.
2. Биоинженерия:
– Тукыма инженериясе: ясалма тукымалар һәм органнар эшләү арка миенең зарарланган урыннарын торгызуда ярдәм итә ала. Бу нейроннарны һәм башка күзәнәкләрне регенерацияләү өчен кәүсә күзәнәкләрне куллануны үз эченә ала.
– Нейропротезлар: нерв системасы белән үзара тәэсир итешә ала торган нейропротезлар булдыру югалган функцияләрне торгызу өчен яңа мөмкинлекләр ача.
– Ген терапиясе: биоинженерия шулай ук генетик дефектларны төзәтү яки нерв тукымасының регенерациясен стимуллаштыру өчен кулланыла ала торган ген терапиясе ысулларын үз эченә ала.
3. Дисциплинаара тикшеренүләр:
– Нейробиология, робототехника һәм информатика кебек төрле өлкәләрдәге белемнәрне берләштерү арка мие җәрәхәтләрен дәвалауда яңа алымнарга китерергә мөмкин.
4. Диагностиканы яхшырту:
– Заманча технологияләр югары резолюцияле магнит-резонанс томографиясе (МРТ) кебек төгәлрәк диагностик инструментлар булдырырга мөмкинлек бирә, бу исә зарарлану дәрәҗәсен яхшырак аңларга һәм тиешле дәвалау ысулларын эшләргә ярдәм итә.
Бу кызык!
Үзәк нерв системасы ике төп бүлектән тора: баш һәм арка мие. Арка мие умырткалык эчендә урнашкан һәм ул баш мие белән периферия нерв системасы арасында элемтә урнаштыручы булып тора. Шулай ук рефлекслар эшчәнлеге дә нәкъ менә арка мие аша үткәрелә.
Арка мие сегментлардан тора һәм һәр умырткага арка миенең бер сегменты туры килә (муен өлешендә генә тәңгәл килә). Арка миен (һәм арка мие нервларын) 5 төп өлешкә бүләләр: муен өлеше 8 сегменттан тора, күкрәк – 12, бил – 5, сигезкүз – 5 һәм койрык өлеше – 1–3 сегмент.
Фото: геройның шәхси архивыннан
Комментарийлар