Логотип Магариф уку
Цитата:

Артыш панно

Артыш агачыннан ясалган панно мунча һәм сауналарны бизәү өчен бик популяр заманча декор элементы санала. Аны диварга яисә түшәмгә урнаштыралар, температура югары булган саен, хуш исе һәм дәвалау үзлекләре дә тәэсирлерәк булачак.

Артыш агачы кипарислар семьялыгына керә, безнең планетада инде 50 миллион еллап үсә. Уңай шартлар булганда, 600 дән алып 3000 елга кадәр яши. Римда һәм Борынгы Грециядә кечкенә кипарис елан чагуыннан коткарган. Борынгы Русьта артыш кайрысыннан савыт-саба ясаганнар. Савытлар бик чыдамлы булган, шуның өстенә аңа салынган сөт озак вакыт бозылмый сакланган. Агач ботакларын өйгә, мал сарайларына элеп куйганнар, шул рәвешле явыз көчләрдән саклый дип ышанганнар, мунчада чабыну өчен себерке ясаганнар. Хәзер исә моның агачтагы фитонцид үзенчәлекләре белән бәйле фәнни аңлатмасы бар. Бактерицид эфир майлары һаваны чистарта, сулыш юллары авыруларын дәваларга ярдәм итә.

Мунчаларга куела торган агач панно ясаганда, артышның әлеге үзенчәлекләре искә алына да инде. Агач кайнар температура тәэсирендә озак вакыт файдалы үзлекле хуш ис чыгарып утырачак. Күпмедер вакыттан соң панноны шомартып җибәрергә була, ылыслы ис яңарып китәр.

 

Кирәкле әйберләр

Фанер такта, төрле юанлыктагы артыш кәүсәсе һәм ботаклары, столяр ПВА җилеме, агач кисү өчен эш кораллары.

 

Эш барышы

Фанер тактаны кирәкле үлчәмдә һәм формада кисеп, панноның нигезен  әзерләп куябыз. Безнең очракта классик турыпочмаклы вариант сайланды.

Төрле юанлыктагы артыш ботакларын 1,2 см калынлыкта телемләп кисәбез. Һәр «белен»не кул белән кайры чүбеннән чистартабыз. Бу вак эштә әтиләргә балалар ярдәме ярап куяр, чөнки нәкъ менә чистарту процессы вакытны ала һәм сабырлык сорый.

Әзер «белен»нәрне зурларын һәм вагракларын аралаштырып, эстетик яктан зәвыклы итеп фанер тактага тезәбез дә һәркайсын ПВА җилеме белән ябыштырып чыгабыз. Азактан панноны агач рамкаларга киертеп, эшне төгәлләп куябыз.

Бер тәүлек кипкәннән соң, панноны мунчаның диварына яисә түшәмгә урнаштырабыз.

Данис Исхаков

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ