Логотип Магариф уку
Цитата:

Археолог – тарихны укучы

Татарстан – бай тарихлы, күп катламлы мәдәнияткә ия төбәк. Ул тарихның иң серле, иң кызыклы сәхифәләрен безгә ачучылар – археологлар. Аларның эше – гади эзләнүләр генә түгел, ә борынгы заманнарга сәяхәт, безнең ата-бабаларыбызның рухи хәзинәләрен, тормыш-көнкүрешен, дөньяга карашларын ачу. Тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының өлкән фәнни хезмәткәре Ренат Вәлиев белән археология фәне серләрен ачабыз.

Ренат әфәнде, Россиядә археология фәненә Пётр I заманында гына нигез салына. Шактый серле, катлаулы һәм үзенчәлекле өлкә. Сез кечкенә генә, вак детальләрдән киң тарихның серләрен ача аласыз. Шәхсән үзегез бу фән белән ничегрәк кызыксынып киттегез?

Мәктәптә укыганда ук, тарих кызыксындырды. Балачактан ук әлеге темага кинолар карарга ярата идем. Әниемнең мәрхүм энекәше Азат Галиев ясаган картиналарны үз иттем. Аның борынгы чорда яшәгән кешеләр сурәтләнгән үзенчәлекле альбомы бар иде. Төрле кабилә кешеләре сурәтләнгән рәсемнәрне диварга кадаклап куйганым хәтердә. Гәрчә Балык Бистәсе районы, Кама Аръягы кебек археологик һәйкәлләргә бай як булмаса да, мәктәптә укытучыларыбыз кызыксындырып укытты. Музеена төрле экспонатлар ташыдык. Татар дәүләт гуманитар институтыннан соң аспирантурага кердем. Менә анда укыганда, археология мине чын-чынлап үзенә бөтереп алды. Студент вакыттан ук экспедицияләргә йөрдем. Фаяз Хуҗин, Айрат Ситдыйков кебек галимнәр белән танышып, Казан Кремлендә алар экспедициясендә эшләдем. Аннан фән өлкәсенә ныклы адымнар ясый башладым.

 

Галим буларак Сезне кайсы чорлар күбрәк кызыксындыра?

Минем төп темам урта гасырлар белән бәйле: Идел Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорлары. Иделгә болгарларның килү чорлары кызыксындыра. Дөресен генә әйткәндә, төрле темаларны колачларга туры килә.

 

Гадәттә, археологлар иртә яздан кара көзгә кадәр экспедициядә йөри. Ә кыш айларында тапканнарын фәнни кулланышка кертә, монографияләр әзерли. Иң истә калган табышыгыз нинди?

Гадәттә, миннән алтын таптыгызмы соң, дип сорыйлар инде... Безгә тарихчы-археологлар өчен матди ягы түгел, ә тарихи әһәмиятле булуы өстенрәк. Кайсы вакытта ниндидер кечкенә генә чүлмәк ватыгы табу да иң зур ачыш булырга мөмкин. Фәнни кыйммәте була икән, без шуңа бик куанабыз. Спас районы территориясендә Куйбышев сусаклагычының бер утравында V гасырның икенче яртысы VI гасырның беренче яртысына караган мәҗүсиләр каберлеге таптым. Ул чорда бу территорияләрдә Имәнкискә кабиләсе культурасы булган, утрак тормыш алып барганнар: иген үстергәннәр, эшкәрткәннәр. Ә менә бу каберлек алар территориясенә күчмә кабиләләрнең керүенә ишарә итә, чөнки Имәнкискә кабиләләренең мәет күмү йолаларыннан аерылып тора. Имәнкискәлеләр мәетне яндырып көлен кабергә, яннарына чүлмәкләргә азык-төлек салып, җиргә күмгән булса, болар турыпочмаклы каберләрдә яткырып җирләгән, яннарында ат сөякләре дә чыга. Хәтта савытка хайван ризыклары салып калдырганнар. Мәетне яндырмаганга бай киемнәре дә чамалана. Алтыннары булса, ул үз чорында ук таланып беткән инде, бигрәк тә ир-ат каберләре. Ә менә хатын-кызныкылар чагыштырмача яхшы килеш сакланып калган. Ул каберлекләрдә кием детальләре – бизәнү әйберләре, сәйләннәр, көмеш эшләнмәләр сакланып калган.

Археологларга элек анда борынгы Имәнкискә кабиләсенең авыл урыны бар икәне билгеле иде. Ул су астында калган. Су кара туфракны юдыртып киткән мизгелендә баргач, анда кабер урыннары шәйләнеп тора иде. Каберлек 480 метр озынлыкта, 200 метр чамасы киңлектә. Анда кабер аралары еш түгел... Катлаулы казу эшләрендә безгә җирле халык та ярдәмгә килә.

Без – вакытның шаһитлары, эшебез фәнни эзләнү генә түгел, ә тарихны хәтерләү, аны киләчәк буыннарга җиткерү. Һәр экспедиция  ул – яңа ачыш, ул – бер могҗиза.

 

Ялган археологлар дигән төшенчә дә бар. Сез галимнәргә һәм, гомумән, фәнгә дә аларның зыяны тия торгандыр?

Хәзерге заман археологиясенең бәласе ул – угры археологлар. Без галимнәр һәрбер табылдыкны кайсы катламнан табылганын, конкрет урынга бәйләп өйрәнәбез һәм фәнни кулланышка кертәбез.Ялган археологлар металл эзли торган җайланма белән килә дә кыйммәтле экспонатларны казып алып сатарга куя. Табылдык сатылмый калып, безнең кулга килеп керсә дә, ул инде контексттан өзелгән, ягъни төгәл табылган урыны билгеле булмый. Мәсәлән, Кубрат ханның хәзинәсе табылдыкларын мәктәптә укучылар көтү көткәндә таба. Анда җир актарылып атыла. Шуңа күрә хәзергә кадәр Кубрат хан күмелгән булганмы, яки байлык кына качырып күмелгән булганмы икәне билгеле түгел. Әле быел сентябрь-октябрь айларында Чистай, Нурлат, Әлки районнары территориясендә 38 археологик һәйкәлнең чикләрен билгеләдек. Алар ТР Мәдәният министрлыгы карамагындагы объектларга керә. Чистай янында Галактионово авылы бар. Белгәнегезчә, Чистай янында болгарларның Җүкәтау шәһәре булган. Анда шәһәр генә түгел, тулы бер комплекс (каберлекләр, авыллар һ.б. дигәндәй). Анда чат саен сакчылар да билгеләп булмый. Чикләрен билгеләгән вакытта, урман эчендә урнашканын да ачыкладык. Ә ул урман эче инде сукаланган шикелле. Агачлар арасыннан үтеп булмаса да, һәрбер агач арасын казып-казып чыкканнар. Без-галимнәр тикшергәндә дә, берсе тимер эзләү җайланмасы белән йөри иде. Фәннәр академиясеннән килгәнебезне белгәч, азрак шүрләп калып, тапкан әйберләрен биреп калдырды. Әмма кайдан алынган, кайсы катламнан тапкан икәнен белмәгәч, бу экспонатлар тарихтан «өзелгән». Җентекле, төгәл мәгълүмат бирә алмыйбыз.

 

Татарстан территориясе ул – төрле чорларның, төрле цивилизацияләрнең бер урынга тупланган туфрагы. Татарстанның шактый тарихи урыннарында казу-эзләнү эшләре алып барыла. Белгечләр җитешәме республикада? Колачлы проектларда катнашу өчен, үз тарихчыларыбыз җитәрлекме?

– Археология – үзенчәлекле өлкә. Бәлкем бу юнәлештә күп кеше кирәк тә түгелдер, чөнки белгечләр күп булса, аның серлелеге, фәнни кыйммәте, дәрәҗәсе төшәр кебек тоела миңа. Казан федераль университеты, башка университетлар белгечләр әзерли. Аларның хезмәте  ул – бары тик эзләнү генә түгел, ә безнең милли горурлыгыбызны, безнең тамырларыбызны ныгыта торган бер мөһим юнәлеш.

Шәхсән мин үзем укыган вакытта, аерым археология факультеты юк иде, фәкать тарих белән бәйле рәвештә укытылды. Хәзер инде археолог, музеолог, архивчы һ.б. белгечлекләр аерым әзерләнә. Әлбәттә, барысы да фәнгә кереп китми, чөнки физик һәм матди ягына да бәйле булырга мөмкин. Фән юлыннан китәсең икән, шактый күп укырга, эзләнергә, физик яктан да чыдам булырга кирәк. Даими яңа эзләнүләр, материаллар чыгарып тору да сорала.

 

Ренат, замана технологияләренең алга киткән чорында яшибез. Фаяз абый Хуҗин яшьлегендәге вакыт белән чагыштырганда, бүгенге археологларга җиңелрәк түгелме?

Замана техникалары, әлбәттә, бар. Аларны кулланабыз. Алар биргән нәтиҗәне дә кат-кат тикшерергә кирәк. Әмма безнең һөнәр миллиметрлап үлчәүне, төгәллекне таләп итә. Кулларыбыздан пумалаларны төшерә алмыйбыз. Геофизика, геомагнит, георадарлар, дистанцион зондлау, 3D-модельләштерү дә институтта кулланыла. Мәсәлән, алар җирне сканерлыйлар. Җирнең магнит үзгәрешеннән чыгып, аппарат безгә картина ясап бирә һәм хәтта үз нәтиҗәсен исбатлап та күрсәтә. Бу урында чокыр булган яисә берәр бинаның нигезе бар дип күрсәтә. Әмма ул урынны казып карамыйча, нәтиҗә чыгарып булмый. Күп очракта ялгышлык та булуы ихтимал.

 

Казан уртасы, тәңкәдән тыш чал тарихи урыннарда нинди кызыклы табышларга ия булганнары бар археологларның?

Казанның меңьеллыгын дәлилләгән тәңкәне күз уңында тотасыздыр инде? Ул тәңкәгә бик күп игътибар бирелә. Җәмгыятьтә һәм халыкта шундый фикер туды: имештер Казанның меңьеллыгы әнә шушы бер тәңкәгә бәйле дип. Юк, Казанның яшен дәлилли торган экспонатлар күп, тәңкә шуларның берсе генә. Анда бигрәк тә шул чорга карый торган чүлмәк ватыклары, сәйләннәр, бизәнү әйберләре һ.б. Нәкъ менә шул чорга караган тарихи әйберләр. Радиоуглерод анализы ясату, агач тузанын тикшергәннән соң, барысын анализлаганнан соң гына ясалган нәтиҗә буенча башкаланың яше билгеләнде. Табылдыклардан кала төрле анализлар, без аларны русча «естественно-научные» дип атыйбыз: спектраль анализ, палеомагнитлы анализ, радиоуглерод анализы һ.б. Болар барысы да Казанның иң беренче культура катламнары XXI гасырлар чигендә формалашуын күрсәтә.

Болгарда 2014 елда мавзолей урынын казыганда, бинасыннан читтә тагын каберлек ачыкланды. (Анда, гадәттә, туганнары күмелә торган була.) Ул хатын-кызныкы булып чыкты. Казыклар кагып эшләнелә ул. Менә шул кабер яныннан хәзинә килеп чыкты. Мөселманча күмелгән, тирә-юнендә берни дә салынмаган. Ә менә соңыннан шушы хатын-кызның туганнары кабер янына аның бизәнү әйберләрен күмеп куйганнар. Йодрык хәтле генә табылдыкта 6–7 алтын беләзек, чәч кадагыч, алтын Коръән савыты, көмеш тәңкә. Боларны бер-берсеннән аерып алу да читенрәк булды. Каккан казыгыбыз шул йомгакны үтәли тишкән, әмма бернәрсәгә дә зыян китермәгән. Бу инде минем өчен могҗиза булды. Шампурдагы шашлык кебек килеп чыккач, күзләребез шар булды...

 

Татарстанда тарихчы-археологларга игътибар җитәрлекме? Яшьләргә үзләрен фәнгә багышларга мөмкинлек бармы? Археология – республика сәясәтенә, аның абруена да турыдан-туры бәйле һөнәрләрнең берсе...

Археологларның тырышлыгы нәтиҗәсендә безгә килеп ирешкән күп кенә артефактлар, бабаларыбызның тормыш-көнкүреше, дини карашлары, сәүдә бәйләнешләре турында сөйли. Игътибар җитә. Татарстан Фәннәр академиясенең җитәкчелегеннән дә, хөкүмәттән дә. Безнең институт «Татар халкының асылын саклау» дигән дәүләт программасы нигезендә эшли. Тема буенча аерым финанслау бара. Бу безнең Татарстаннан тыш, башка төбәкләрдә татарлар белән бәйле археологик һәйкәлләрне өйрәнү, нәтиҗәләрне җәмгыятькә җиткерү, фәнгә кертү эше бара. Шушы программа буенча республикада да, Саратовта да, Әстерхан өлкәсендә дә, Рязань, Тобольскида да, шулай ук башка ил территориясенә дә чыгабыз. Шәхсән үзем Үзбәкстандагы экспедициядә катнашам. VII–X гасырга караган һәйкәлләр белән эш итәбез, монда инде мин 2023 елдан бирле эшлим. Үзбәкстанда борынгы ядкәрләрнең сакланышы яхшырак. Бездә күбрәк агачтан төзегән булсалар, анда башлыча балчыктан ясалган. Безнең институт Кыргызстан, Монголиядә дә экспедицияләр алып бара. Төрки бабаларыбыз белән бәйле һәйкәлләрне өйрәнеп, аларны популярлаштырып халыкка җиткерү эше яхшы оештырылган. Башка ил галимнәре арасында да безнең киң колачлы проектлар аерылып тора. Бездән әле башка төбәк галимнәре дә тәҗрибә туплый. Аларны заманча яңа методлар, алымнар белән дә эш итәргә, табылган экспонатларга дөрес интерпретация ясарга өйрәтәбез.

 

Кырдан җыелып кайткан, табылган экспонатлар соңыннан кайларда урын ала?

Без, экспедиция буенча хисап тотып, аларны анализлап, материаллар әзерлибез. Брошюра, китаплар язабыз. Ә экспонатларга аерым паспорт төзелеп, музей фондларына тапшырыла. Археология институты каршында Татарстан Республикасы музее бар. Безнең музей хезмәткәрләре алардан экспозицияләр, күргәзмәләр оештыра. Аларны Казан Кремлендә күрергә мөмкин.

 

Ә археологлар арасында үзенең тарихи эзләнүләре вакытында табылган экспонатлардан торган шәхси күргәзмәләр оештыру практикасы гамәлдә түгелме?

Андый күргәзмәләр, гадәттә, олпат яшькә җиткән галимнәргә багышлап кына оештырыла. Аларның олуг юбилейларына нисбәтле рәвештә. Археологның эшләп тапкан әйберләреннән күргәзмәләр оештыру бәлкем киләчәктә гадәткә керер. Бу бит инде безнең һөнәрне популярлаштыруның бер алымы да.

Фото: язма герое архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ