Логотип Магариф уку
Цитата:

Астрономия укытырга кирәкме?

Әлеге сорау һаман да актуаль: астрономия фәнен укытырга кирәкме?

Өйрәнүчесе булмаган фән үсүдән туктый

Хәзер астрономия мәктәпләрдә 12 апрельдә искә төшә, тик Юрий Гагарин турында сөйләшүләргә генә кайтып кала. Әйләнә-тирә, табигать, үсемлекләр һәм җәнлекләр дөньясы кебек үк галәм дә өйрәнелергә хокуклы өлкә. Мәктәпкә үк астрономия белән танышу булмагач, бала киләчәктә ничек кенә бу фән белән кызыксынып китә алыр икән? Ә кызыксыну кирәк. Чөнки өйрәнүчесе булмаса фән үсүдән туктый.

Белем җитмәүнең аяныч нәтиҗәләре күз алдында. 2012 ел азагында дөнья бетә дигән шаукымның таралуына нәкъ менә шул белемсезлек сәбәпче булды. Интернетны белә бала, ә галәм турында күзаллавы чамалы...

«Астрология белән күбрәк кызыксыналар»

«Бүген халык бернинди нигезе булмаган астрологияне өйрәнә, дөнья бетү кебек буш сүзләр тарала. Фән, бигрәк тә астрономия шулкадәр алга киткән чорда мондый адашу мине гаҗәпләндерә,  – дип саный КФУ профессоры Наил Сәхибуллин. – Моның сәбәпләре күптөрле: галимнәр үз эшчәнлекләрен халыкка таратуда актив түгел, ә астрологик фаразлар даими чыгып килә. Әмма сәбәпләрнең иң көчлесе – мәктәпләрдә астрономия фәнен бетерү...»

 

Галәм турында ничек сөйләргә?

 

1) Өй шартларында булса да, баланы галәм, кояш, планеталар белән таныштырыгыз. Чөнки әйләнә-тирәне аңларга омтылучы бала мәктәп яшенә җиткәнче үк, көн-төн ничек алышына, йолдызлар ник атыла, ай нигә гел үзгәреп тора кебек сораулар бирә башлый. Мисал өчен, тупны җир шары дип карап, фонарьны «кояш» итәргә, «җир»не яктыртырга мөмкин. Туп үз күчәрендә әйләнеп тора. Болай эшләгәндә көн-төн алышынуын җиңел аңлатып була.

2) Өйдә астрономия, космос турында китаплар булдырыгыз. Интернеттагы видеороликларны балалар аеруча ярата. Аңа кызыклы һәм аңлаешлы булганнарын алдан сайлап куегыз да бергәләп карагыз.

3) Астрономия турында балалар өчен чыгарылган бөтен китапларда диярлек йолдызлы күкнең картасы бар. Шул картадан аяз көнне йолдызлыклар эзләп табарга, айны күзәтергә мөмкин.

4) Галәм турында сөйләгәндә космонавтлар турында да әйтеп узарга онытмагыз.

Ләйсән ИСХАКОВА әзерләде

Фото: freepik сайты

Язмага реакция белдерегез

2

1

2

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ