Логотип Магариф уку
Цитата:

Әти геройларының сүзләре белән сөйләшә идек

Татарның халык әдипләре Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев гаиләсенең лаеклы дәвамчысы – Гәүһәр Мәһдиева-Хәсәнова. Без аны оста тәрҗемәче буларак та беләбез. Гәүһәр ханым үз нәселләрендәге тәрбия һәм гаилә кыйммәтләрен барлый.

Нәсел-яптәр – укылмаган дәфтәр

Минем балачагым «алтын бишектә» узган. Бу гаиләмә генә түгел,  гомумән, мин үскән мохиткә карата әйтелгән сүз. Сайлыйм дисәң дә, мондыйны сайларга җөрьәт итмәс идең: дәү әти – Гомәр Бәширов, әти – Мөхәммәт Мәһдиев... Кечкенә вакытта үземне эчтән битәрли идем: миңа хәзер үк сайла, кемне күбрәк яратасың: әти-әниеңнеме, дәү әти белән дәү әниеңнеме, дисәләр, җавабым юк иде – барысын да шулкадәр ярата идем. Җәйләрен Аккош күлендә дачада – дәү әти белән дәү әни янында яшәдем. Мичле бүрәнә йорт, зур бакча, тирә-якта урман... Салкын, яңгырлы көннәрдә дәү әти, тәбәнәк урындыкка утырып, мичкә яга, утынын кыстыра-кыстыра, берәр нәрсә сөйли, мин, янында бусагага утырып, ботаклар шартлаганын, очкыннар чәчрәп чыкканын карап утырам. Яныбызда дәү әни мич плитәсендә коймак пешерә. Дымлы утыннан пар чыга, табада май чыжлый, хуш исләр тарала, дәү әти белән дәү әни ипле генә сөйләшәләр...

Эссе көннәрнең үз ләззәте: бакчада алма, җылы туфрак исе, бөҗәкләр быжлый, күбәләкләр оча, су тутырган тимер мичкәдә әллә нинди билгесез «хайванчыклар» йөзеп йөри – шуларны кул белән куасың, тотып карыйсың, алар синнән куркып тирәнгә кача... Дәү әни мәш килә: самавыр куеп маташа, аның янына килеп карап тору – аерым бер рәхәтлек. Кайчакта миңа да самавыр мөшкәсенә йомычка салып җибәрергә рөхсәт бирелә. Кура куакларыннан кояшта янып пешкән җиләк исе аңкый, яндагы агач башында ниндидер кош аваз сала, саташкан шөпшә быжлап бәйләнеп ала,–  йә, Аллаһ, бу бит җирдәге җәннәтем булган!..

Кичләрен верандада утырып, чәй эчәбез. Самавыр көйли, җыр җырлый. Өстәлдә дәү әни пешергән бәлешләр, ул кайнаткан хуш исле вареньелар. Әкрен генә сөйләшү, тынычлык, гармония... Тәрәзә челтәре артында зәңгәр караңгылык, чикерткәләр сайрый, гүләп ниндидер зур коңгызлар оча, дачаларыбызның уртасында урнашкан беседкадан дусларымның тавышлары ишетелә: язучылар көндезге язу-сызу эшләрен бетереп ял итәләр һәм без бала-чагага тавышлы уеннар уйнарга вакыт җитте.

Кәримә, Гомәр Бәшировлар, Лилия, Гәүһәр, Мөхәммәт Мәһдиевлар

Кәримә белән Гомәр Бәшировлар

Оясында ни күрсә...

Гадәттә гаиләң турында бер-ике сүз сөйлә дисәләр, мин автомат рәвештә дәү әти һәм әти турындагы хатирәләрдә гаиләбез хатын-кызлары гел артта, күренмичә калалар дип сөйлим. Минем әни – Лилия Бәширова – дөньядагы иң матур, иң йомшак йөрәкле, акыллы, белемле әни иде. Кечкенә вакытта, әлбәттә, әни турында моны белми идем. Үскәч, чагыштырулар нәтиҗәсендә аңлаган әйбер шушы булды. Әти башка төрле хатынны сайламас та иде, аның кешеләргә карата сынау «планка»сы шактый югары иде. Әни университетның биология факультетын тәмамлаган. Белемле, күп укый торган кеше иде. Әти өчен чын-чынлап әңгәмәче, аның белән уртак фикерле юлдаш булды ул. Әни матур киенә иде, мине тегәргә, бәйләргә өйрәтте, тормышта бу һөнәрләр миңа шактый ярдәм итте. Әни беркайчан да кеше арасында чәчрәп чыкмый иде, ләкин әти янында һәрвакытта да ышанычлы терәк була белде. Әти гаиләдә хаким, казый булса, әни – йомшартучы, яклаучы, тәмле ашатучы, хуш исле кочак... Әни яшәгән соңгы айларына кадәр китаплар укыды, «Шаһнамә» укып утырганын әлегә кадәр хәтерлим (мондый китапка һәркемнең теше үтми)... Әти китеп барганнан соң, әни ничек яшәр дип кайгырган идем, ул вакытта яңа туган кызым Зөһрә әнигә таяныч булды – шул баланы кулына алып, шуның белән матавыкланып, яшәүнең яңа тәмен табып исән калды. Әни балаларымның икесен дә үстерергә булышты – минем дә, әнинең үзенең дә бәхете булган бу.

Атаның сүзе – акылның үзе

Әти безнең өчен тормышта юл күрсәтүче, аңлатучы, укытучы булды. Һәм бу остазлык «болай ит, тегеләй итмә»дән тормады, мин (булган кадәресе) әтинең үз тормышы, кылган гамәлләре мисалында формалаштым.

Әти миңа авылны «бүләк итте»: матур табигатен, кешеләрен яраттырды, үзенең яраткан җирләрен – басуларын, урманнарын, Масра юлларын, Кесмәс үзәннәрен күрсәтеп үстерде. Авылны бик яратам! Печән чабарга, утын ярырга, аркылы пычкы белән эшләргә, утын әрдәнәсен дөрес итеп төзергә – боларына да өйрәтте, хәзер кирәк булмаса да, заманында әти белән никадәр җылы, матур минутлар яшәгәнмен!

Заманында әти миңа аспирантурага керергә киңәш биреп, дөрес юлдан җибәргән. Беренчедән, аспирантурада укып, кандидатлык диссертациясе язу һәм яклау үзеңне дисциплина кысаларында тотарга, күп укырга, белемеңне киңәйтергә өйрәтә. Кеше арасына керү, фикереңне формалаштыру, аны яклый белү, чит шәһәрләрдәге архивларда, китапханәләрдә утырып эшләү, ерак юлларда, вокзал-аэропортларда йөрү (мин аңарчы «өй тавыгы» булдым, берүзем юлга чыкмый идем). Җитәкчем дә бик көчле галим иде:  Валерий Николаевич Коновалов мине эшләргә, фәнни форматта фикер йөртергә һәм язарга өйрәтте. Диссертациямне Свердловск шәһәрендә Урал дәүләт университетында якладым. Әти белән әни яклау көненә минем янга килделәр, ләкин принципиаль рәвештә яклауга кермәделәр – шәһәр карап йөрделәр. Башта моны аңламадым, ләкин кайгырырга хәлем калмаган иде – диссертация советында бөтен сорауларга җавап бирдем, бертавыштан уздым. Әтиләр нигә кермәгәнен беркайчан да сорамадым, бәлки мине каушатмас өчендер, бәлки үз көче белән узсын, безгә таянып йомшап калмасын, дигәннәрдер... Һәрхәлдә, дөрес булган дип уйлыйм: бер дә таныш булмаган кешеләр, профессура алдында «исән калып», эшләгән эшемне яклый алдым.

Мөхәммәт, Лилия

Ата йөрәге – таудан өлкән, ана йөрәге – диңгездән тирән

Әти педагог буларак гаиләдә кырыс кеше иде. Ләкин ул кырыслык төп кануннарны саклау өчен генә кулланылды. Гаилә законнарын бозмасаң – балда-майда йөзәсең. Законнар исә мондый: ялганлау, биргән сүзеңне тотмау, олылар арасында чәпчеп йә үзеңне күрсәтеп маташу  катгый тыела. Өйдә татарча сөйләшү, туганнар, күршеләр белән тату яшәү, ризыкка ихтирам, татар мәдәниятенә, тарихына, әдәбиятына хөрмәт белән карау  зарури. Бу таләпләр эчендә туып үскәч, аларны һич таләп дип белми идек, гаиләдә һәрвакыт демократия принциплары яшәде, уен-көлке, шаян сүз, әтинең әсәрләреннән өзекләр уку, аның геройларының сүзләре белән сөйләшү... Әти авыр балачагы, яшьлеге турында да юмор белән сөйли белә иде. Ләкин шуңа карамастан без энем белән барысын да аңлап, тоеп үстек. Әтинең иң авырткан «нокталарын» белә идек, ул нәфрәт иткән күренешләр, шәхесләргә безнең дә карашыбыз әтинеке кебек иде. Безнең гаилә  бердәм бер йодрык кебек. Әти белән кечкенәдән бик горурлана идем. Үскәч, студент булгач, әтинең йөзенә тап тидермәгәем дигән курку да килде. Әлегә кадәр шушы тойгылар белән яшим.

 

Мәхәббәтсез гаилә – тамырсыз агач

Кияүгә соңрак чыктым: аспирантурада уку, диссертация язу, пединститутта укытучы һөнәрен үзләштерү – болар барысы да кызларда булган табигый кияүгә чыгу теләген ничектер басып торган. Ләкин соңрак гаиләле булып та, бөтен «программаны» тулаем үтәдем: яраткан кешемә чыгып, бер-бер артлы кыз һәм малай табып, кирәкле тормыш дәресләрен алдым. Илдар Саба районы егете иде, аның гаиләсен – әти-әниләрен, апа-сеңелләрен, авылдагы туганнарын  – беренче күрүдә якын иттем (алар да миңа хәерхаһлы булды). Илдар үзе инде дөньяда юк, миңа һәм балаларга мирас итеп игелекле, юньле туганнарын калдырды. Без бик дус. Улыбыз Әнвәрне күргәндә, күзләре яшьләнә, Илдарга охшаган, диләр.

Илдар белән тормыштагы максатларга, әхлак, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, яшәү принципларына карашларыбыз бер иде. Җырларга яратты, спорт белән дус булды, Сабантуйларында күп тапкыр батыр калган, хөр холыклы кеше иде. Йөзендә һәрчак елмаю булыр, кешеләргә карата эчкерсезлек. Алдау, хыянәт итү дигән сыйфатлар аңа хас түгел иде. Илдарның гомере кыска булды – янып яшәде, янып эшләде. Балалар аның китүен бик авыр кичерде – әле бик яшь иделәр (мин әтине 35 яшемдә югалттым, әлегә кадәр кабул итә алмыйм). Аталарын әле дә яраталар, искә алалар, бу инде безнең уртак сызлау ноктасы – чара юк…

Гәүһәр, кызы Зөһрә

 

Әнвәр Хәсәнов

 Балалы өйдә гайбәт булмас

Балаларны яратып, көтеп алдык. Башта атасына бик охшаган кечкенә генә кызчык Зөһрә туды. Илдар аңа, беренче күрүдә үк, «Илдарчонок» дигән кушамат такты. Баланың үз исемен ике атна хәл итә алмыйча йөрдек. Бераз бәхәсле булды. Зөһрә исеме очраклы түгел. «Җидегән чишмә» җырын (Гомәр Бәширов сүзләренә Сара Садыйкова язган җыр) беренче булып халыкка яңгыраткан Зөһрә Сәхәбиева безнең гаилә өчен бик кадерле кеше – дәү әтиләр дә, әти белән әни дә Зөһрә ханым белән дус иде. Җырчыбызга тирән ихтирам йөзеннән һәм гаиләнең теләген истә тотып, бу исемне Илдар сайлады. Кызыбыз үз исеменең тарихын белә һәм горурлана. Ике ел узгач, малай туды. Аның исемен бик тиз таптык – ул Әнвәр булды (Илдарның игелекле җизниләренең берсе – Әнвәр абый, шуның исеме булсын дидек).

Әти Зөһрәне күреп калды, югыйсә хастаханәдәге табиблар онык туганчы (бала март ахырында туасы иде) яшәү мөмкин булмас диделәр (әти алардан ачыктан-ачык сөйләшүне таләп иткән иде). Әти, бөтен көчен туплап, шушы беренче оныгын тәки күрде, кулына алды, үпте, исен иснәде, фотоларга төште... Әнвәрне әти күрә алмады, югыйсә малайларга исе китә иде, бу оныгын да бик яратыр иде... Аның каравы Әнвәр дәү әтием өчен соңгы шатлыкларының берсе булды – дәү әнинең үлеменнән соң дәү әти бик моңсуланып, ялгыз калган арыслан кебек яшәде. Ярый әле, әни белән кечкенә Зөһрә янында булдылар, соңрак Әнвәр килеп кушылды. Әнвәр туганда нәкъ Гомәр Бәшировка охшаган иде: киң маңгайлы, баш өсте такыррак, ян-якларында гына бераз йомшак чәчләре бар. Ул түгәрәк малайны дәү әти бик яратты, аның белән сөйләшкән булып, идәндә шуышып йөргәннәрен карап, шулай бергә көннәрен уздыралар иде. Безгә ул вакытта  әтине, дәү әнине югалтканнан соң – шундый моңсу иде, ләкин хәзер уйлап куям: әле бит дәү әти белән әни исән чак, нинди бәхетле булганмын бит!

Балалар үсте, бу дөньядан киткәннәрнең барысын хәтерләмәсәләр дә, фотолар һәм сөйләгәннәрем аша искә алабыз. Икесе дә чит телләр бүлеген тәмамлады, икесе дә тормышта үз аяклары белән атлыйлар кебек. Ике як дәү әтиләрен, дәү әниләрен ихтирам белән искә алалар, әтиләрен сагыналар, бәхетле булырга тырышалар – мин шулай аңлаттым: безнең яратканнарыбыз сезнең бәхетле, юньле кешеләр булуын теләр иде, тырышыгыз, дидем

 

Фотолар гаилә архивыннан 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ