Логотип Магариф уку
Цитата:

Азат ГАЛИЕВ: «Ана телендә белем алуга мотивация тудырабыз»

: «Адымнар – Чаллы» күптелле гимназиясе директоры Азат Таһир улы Галиев белән туган телне саклау, чит телләр өйрәнү, хезмәт күнекмәләре алу һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләштек.

 «Адымнар – Чаллы» күптелле гимназиясе моннан 4 ел элек беренче укучыларын кабул итте. Аны ачу тантанасында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашкан иде. Ул, укучыларга хезмәт дәресләрендә кул эшләренә өйрәнеп үссеннәр өчен, махсус станоклар бүләк итте.

«Адымнар»да укучылар саны елдан-ел арта. Гимназия ачылган елда аның бусагасыннан 602 укучы атлап кергән булса, икенче уку елына аларның саны 833 укучыга кадәр арткан. Өченче уку елында 904 укучы белем алды. Бүгенге көндә биредә 998 бала укый.

 

– Азат Таһирович, уку йортының «Адымнар» дигән исеме үк игътибарны үзенә җәлеп итеп тора. Бала беренче адымнарын ничек атласа, киләчәк тормышы шулай дәвам итәчәк, дигән гыйбарә дә бар. Гимназия үзенең бишенче баскычына күтәрелеп килә. Уку елы тәмамлангач, башкарылган эшләргә йомгак ясыйк әле.  

– Әйе, бала, беренче адымнарын ясаганда, үзенең тормыш юлын һәм киләчәктәге уңышларын билгеләүче мөһим этапларны уза. Кешенең беренче тәҗрибәләре, күнекмәләре һәм өйрәнү процессы аның шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый. Балачакта алган белемнәр, тәрбия һәм әхлакый кыйммәтләр киләчәктәге карарларына, мөнәсәбәтләренә, тормышының башка аспектларына да тәэсир итә. Шуңа күрә беренче адымнарның әһәмияте зур һәм аңа игътибар белән карау кирәк.

«Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев башлангычында төзелде. Күренекле милләтпәрвәр шәхесебез Минтимер Шәрип улының әлеге белем йортын ачу тантанасында катнашып, укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне Белем көне белән котлавы, матур теләкләрен юллавы, хезмәт остаханәсенә махсус станоклар бүләк итүе нур өстенә нур булды. Шәһәребез мэры Наил Мәһдиев: «Чаллы шәһәрендә беренче күптелле гимназия ачылу истәлекле көн буларак тарихка кереп калачак. Матур эшләрегез, яхшы билгеләрегез белән безне куандырыгыз», – дип, һәркайсыбызның күңелләрендә өмет чаткылары кабызды.

Әлбәттә, шуның белән бергә укытучылар өчен шатлыклы мәшәкатьләре дә истә. Болар – бер коллективка тупланып, сыйныф кабинетлары җиһазлау, тәүге укучыларны каршы алу, бездә белем һәм тәрбия алырга теләүче балалар, аларның әти-әниләре белән аралашу мизгелләре иде. Алдыбызда нинди бурычлар торганын тирән аңлап эшкә алындык. Туган телләрне һәм чит телләр өйрәнүне, милли гореф-гадәтләрне саклауны, чын ватанпәрвәрләр үстерүне төп максат итеп куйдык, гуманитар фәннәрне укытуга йөз тотабыз. Җитәкче һәм педагог буларак, мәгариф системасында чирек гасырга якын эшләү дәверендә кирәгенчә тәҗрибә тупларга өлгердем. Коллективта өлкәннәр дә, хезмәт юлын башлап кына килүче укытучылар да байтак. Укучыларның уй-хыяллары, аларны бу тормышта ниләр кызыксындырганы безгә яхшы таныш. Иң мөһиме, алар белем алырга, физик яктан сау-сәламәт булып, хезмәт күнекмәләре алып, җыр-моң, рәсем сәнгате, телләр дөньясына сәфәр кылып үсә. Моның өчен гимназиябездә барлык шартлар да бар.

 

– Туган телләрне саклап калу һәм үстерү дөнья күләмендә актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала. Безне дә бу һәрдаим уйланырга мәҗбүр итә, туган телләрне өйрәнүнең яңа формалары тәкъдим ителә.

– Татарстанда «Адымнар» исеме белән яңача белем бирү учаклары ачу шушы актуаль проблеманы хәл итүнең бер юлы буларак кабул иттек. Бүгенге заман балалары чит телләрне дә өйрәнсен, туган телен дә онытмасын. Никадәр телне күбрәк беләсең икән, син шулкадәр халыклар белән аралаша аласың, дигән сүз. Чаллы каласын төзегәндә, илебезнең төрле почмакларыннан бик күп яшьләр килде, алар биредә гаилә корды, төпләнеп калды. Аларның һәммәсен дә бер тел – рус теле берләштерә. Шул ук вакытта һәркайсының үз гореф-гадәтләре, мәдәниятләре, туган телләре бар. Бүгенге көндә алар шушы милли мирасларын саклап яшәргә омтыла икән, бу – табигый хәл. Яңа буынга белем һәм тәрбия биргәндә, без моны һәрчак игътибар үзәгендә тотып эш итәбез. Монда безгә Татарстан Рәисе каршында эшләп килгән Татар телен һәм республикабызда яшәүче башка халыклар вәкилләре телләрен саклау комиссиясе эшчәнлеге дә юнәлеш бирә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, шәһәребезнең мәгариф идарәсе тарафыннан билгеләнгән укыту һәм дәрестән тыш башкарыла торган эш программабыз бар. Без аны уңышлы рәвештә гамәлгә ашырабыз.

«Адымнар» гимназиясенең ачылуы, беренче чиратта, татар телендә белем бирү мөмкинлекләрен арттыра, балаларның үз телләрен һәм мәдәниятләрен өйрәнүгә кызыксынуын көчәйтә. Чаллыда татар гимназияләре булу шәһәрдә яшәүче татарлар һәм башка милләт вәкилләре өчен дә файдалы, теләге булган һәр бала ата-анасы ризалыгы белән бөек Тукай телен өйрәнә ала.

Шәһәр халкы балаларын безнең гимназиядә укытырга теләгәнлектән, аның ачылышын зарыгып көтте. Бу безгә карата ышаныч белдерү дә әле. Белем йортыбыз Чулман проспектында, табигатьнең иң матур урынына урнашкан, килү өчен дә бик уңайлы. Көн дә гимназия бусагасыннан бер мең бала атлап керә, ә алардан да алда килеп төрле фәннәрдән белем һәм тәрбия бирүче 70 укытучы каршы ала. Укучылар арасында руслар, татарлар, чувашлар, марилар, төрекләр, таҗиклар, азәрбайҗаннар, әрмәннәр, үзбәкләр бар. Укытучы-остазлар да – төрле милләт вәкилләре. Без бер гаилә кебек, бер-беребезнең телен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, дус-тату матур мохиттә яшибез.

Укыту планы нигезендә гимназиядә фәннәр 3 телдә укытыла. Башлангыч сыйныфларда татар телендә физкультура, рәсем сәнгате, әйләнә-тирә дөнья, музыка һәм технология дәресләре алып барыла. 3 нче сыйныфтан башлап музыка һәм технология дәресләре инглиз телендә укытыла. Урта сыйныфларда тарих, рәсем сәнгате һәм физкультура дәресләре татар телендә бара. Инглиз телен музыка, технология дәресләрендә, 7 нче сыйныфтан алып алгебра, геометрия, география һәм биология дәресләрендә ишетергә мөмкин. Югары сыйныфларда физкультура татар телендә, биология һәм география инглиз телендә алып барыла. Ел саен гимназиядә татар телен өйрәнү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан, 9 нчы чыгарылыш сыйныф укучылары арасында контроль эш үткәрелә.

Чаллыда «Адымнар» гимназиясенең ачылуы – туган телләрне саклау һәм үстерү буенча мөһим проект, һәм аның уңышлы тормышка ашырылуы шәһәрнең мәдәни һәм белем бирү мохитенә уңай йогынты ясый. Адымнар проектын гамәлгә кую күпмилләтле җәмгыятьтә үзара аңлашып, аралашып яшәргә омтылучы яңа буын вәкилләрен тәрбияләүгә нигез булып тора.

Язманың дәвамын «Мәгариф» журналының 2025 елгы июль саныннан укый аласыз

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ