Логотип Магариф уку
Цитата:

Бабамны Габдулла Тукай дип уйлаганнар

Тамыр, кәүсә, ботак, яфрак эзлеклелеге кебек үк адәм балалары да әби-баба, ата-ана, балалар, оныклар эзлеклелеген кичереп яши. Шуңа да нәсел буыннарын чагылдырган схеманы агачка охшатып шәҗәрә дип атау кабул ителгән. Шәҗәрә – гарәпчә «агач» дигән сүз. Журналыбызда өр-яңа сәхифә «Нәселем силсиләсе» дип аталды, чөнки буыннар бәйләнешен чылбыр-силсилә рәвешендә күзалларга мөмкин бит. Биредә данлыклы татар шәхесләренең дәвамчылары үз гаилә тарихлары турында бәян итә. Иң мөһиме, шул гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр татар халкының мәкальләре җирлегендә ачыклана, буыннар чылбырының акыл хәзинәсе халык тәгъбирләренә «төреп бирелә». Беренче каһарманыбыз – халык язучысы Нурихан Фәттахның оныгы Зөләйха Камалова.

Нәсел-яптәр – укылмаган дәфтәр

 Әби-бабаларым Башкортстан ягыннан, ул якта әби белән бабайны «нәнәй» белән «картәтәй» дип йөртү кабул ителгән. Картәтәм – язучы Нурихан Фәттах, беренче булып төрки темага тарихи әсәрләр иҗат иткән классик язучы. Мәктәптә укыганда танылган әдип оныгы икәнемне беләләр иде, әмма артык игътибар булмады, чөнки мәктәптә шактый начар укыдым. 8–9 нчы классларда «Итил суы»н сызгырып-йөгереп кенә үттек, ә нәнәйне ачык дәресләргә чакыралар иде...

 

Үзем «Итил суы ака торур» романын яратам, аның буенча университетта диплом эше дә яздым. Хәзер яңадан укыйм һәм ул яңача ачыла бара кебек. Картәтәйнең бөтен әсәрләрен дә укымадым, дөресен әйтергә кирәк. Хәреф уку авыррак миңа, замана яшьләренә аудиокитаплар тансык. Соңгы романы «Аклан»ны укыйм.

Нәнәм Руфия Фәттахова – фтизиатр, үпкә табибы. Аның язмышы турында аерым сериал төшерергә булыр иде. Картәтәй дәү әни хакында  аның фельдшерлык чоры, шәхес буларак формалашкан вакытын тасвирлап, «Мөдир Саҗидә» повестен язган. Нәнәм гомере буе эшлекле кеше булды. Мин белә башлаганнан бирле, ул һәрвакыт эштә иде, ә картәтәй гел өйдә, кабинетында утыра. Ул безгә мифик бабай шикеллерәк, ул бар да, әмма без балаларны тәрбияләүдә актив катнашмый да. Нәнәй – финанс ягыннан да тәэмин итеп торучы. Бабайның китабы чыкса һәм сатылса, акчасы бар, чыкмаса... Дөресен генә әйткәндә, татар язучыларын байлар рәтенә кертеп булмый. Җәмәгать эшләре белән шөгыльләнми икән, акчалары юк. Руфия нәнәй, ике ставкада эшләп, төнге сменалар алып, үз гаиләсен шактый яхшы дәрәҗәдә яшәтте. Бала чагымда хәтерлим: ул бик энергияле иде, хәзер дә сөбханалла. Һәрвакыт тормышны яратып яши, театрларга йөри. Эше буенча командировкаларда ярты Россияне урап кайткан. Аш-суга да бик оста. Мин, мәсәлән, камыр ризыкларын пешерергә нәнәйдән өйрәнәм. Өчпочмаклар, шәңгәләрне бергәләп пешерә идек. Хәзер дә бергә-бергә әзерләргә яратабыз. Нәнәй – мине шигырь язарга рухландырган илһамчы да әле ул. Балалар бакчасына йөргәндә: «Минем  бабам – язучы», – дигәнмен. Ә иптәшләрем аны Габдулла Тукай дип уйлаган. Шуннан шигырь яза башлаганмын. Ул инде буталчык бала хикәясе, ә нәнәй ул сәләтемне күтәреп алды. Аңа ошагач, тагын яздым, мәктәпнең башлангыч сыйныфларыннан шигырьгә тартымнарын язганымны һәм әбиемнең мактаганын ачык хәтерлим. Язу шөгылем  картәтәй белән түгел, күбрәк нәнәем белән бәйле.

 

Оясында ни күрсә...

Безнең әни Чулпан Фәттахова «Татарстан яшьләре» газетасында эшләде. Шуңа бала чагымның байтак өлеше көндезге йокыны Татмедиа бинасының диваннарында йоклап, озын коридорларда йөгереп һәм тәгәрмәчле урындыкларда шуып узды дисәм дә ялган булмас. Хәзер әни язмый, ул вёрстка белән шөгыльләнә.

Атаның сүзе – акылның үзе

Әтием – драма артисты Камил Камал. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшләгән. Кызганыч ки, мин әтине хәтерләмим диярлек. Ул миңа әллә дүрт, әллә алты яшь тулганда якты дөньядан китеп барган, хәмергә бирелгән. Әлеге коточкыч чир туксанынчы елларда бик күпләрне әтисез иткән. Бу минем өчен дә исерткечкә каршы мәңгелек прививка булгандыр. Хәмер авыз итеп караганым юк, янымда берәрсенең эчкәненә дә чыдый алмыйм. Тәрбия өчен кемнеңдер нәрсәдер әйтүе дә кирәк түгел, яхшы яки начар үрнәк кенә булып була! Моннан тыш, генетика да бар – әтине белгәннәр минем кайбер якларымны аңа тартым ди, ул курайда уйнаган, шигырьләр язган, җырлаган, нечкә күңелле булган. Үзем дә еш моңланып утырырга яратам.

 

Ата йөрәге – таудан өлкән,

Ана йөрәге – диңгездән тирән

Әни мине һәм бер яшькә олырак абыем Шамилне үзе генә үстерде (абый Грузиядә яши). Ул кризис чорлары иде, әни көне буе эштә, без шактый мөстәкыйль булдык. Әни ничек чыдагандыр, күз алдына да китермим, яшьлеге белән генә ерып чыккандыр. Ул шактый кырыс ана иде, каеш эләккәләгән чаклар да булды. Әмма безнең өчен иң куркынычы әнине елату иде... Үсә төшкән саен, минем аңа хөрмәтем һәм яратуым арта бара. Хәзер без – сердәш дуслар, ул – минем кызым өчен дә якын кеше, аның иминлек утравы.

 

Мәхәббәтсез гаилә – тамырсыз агач

Иремнән уңдым, тфү-тфү, күз тимәсен. Ул  – Себердә үскән, монда кан тартып китергән татар егете, рәссам Руслан Ибраһим. Монда килгәнче, татарча сөйләшмәгән диярлек, Себердә гел русча аралашканнар. Руслан, Казанга килгәч, татар телен өйрәнергә тели, әмма ул вакытларда (2015 ел), татар теле укыту, сөйләм клублары бик булмаган һәм шуңа андый үзәкне ул үзе булдырырга ният кыла. Без нәкъ шул клубта таныштык та инде. Мин анда журналист һәм милләтпәрвәр кеше буларак бардым. Бер-беребезне ошаттык, аралаша башлагач, Нурихан Фәттах оныгы икәнемне белде һәм бабамның китапларын рус телендә укый башлады. Аннан соң нәнәй белән таныштырганда, кечкенә генә имтихан биргән сыман булды.  Әйтерсең лә бер шартны үтәде. Әз генә аралашканнан соң, ул өйләнергә теләвен әйтте. Мин кабул иттем. Гашыйклык хисе мәхәббәткә әйләнде. Ул уртак нигездә – телгә, мәдәнияткә, туган якка, төрки темага, планнар һәм карашлар тәңгәллеге фундаментында тора дип уйлыйм. Бабам иҗатына әсәрләнеп, дала тематикасы белән илһамланып китте. Казанга килгәндә, татарлык, самавыр, чәкчәк, өчпочмак белән мавыккан иде. Ә «Итил суы ака торур», «Сызгыра торган уклар»ны укыгач, төрки темасы белән кызыксына башлады. Шул образларны киндергә төшерде. Хәзер аның иҗаты төрки-күчмә, гомумтөрки дөнья турында. Татарстан шәһәрләрендә үз иҗатын танытып чыкты, хәзер ул картиналарын Төркия, Казахстан күргәзмәләрендә тәкъдим итә.   

 

Балалы өйдә гайбәт булмас

Өйләнештек, мәхәббәт җимешебез Асылъяр туды. Асылъяр исеме авырга узгач, капыл гына күңелгә килде. Исеме җисеменә туры килә дип уйлыйм, Асылъяр – чын мәхәббәт, ихлас ярату дигән сүз. Ул – гаҗәп бала. Китап корты, тел бистәсе, хәйләкәр, бик пөхтә һәм иҗади сабый. Элегрәк мин аны кемгә охшатырга белми идем, әллә иремнең ягына тартым, әллә безнең якка... Соңыннан аңладым: беркемгә дә охшамаган – үзенә аерым хасиятле кеше. Асылъяр шигырьләр уйлап чыгарып сөйли, татар телендә бик яхшы сөйләшә, бакчада тәрбиячеләрен дә төзәтә әле. Табибә, актёр, җыештыручы булырга хыяллана.  

Мөршидә Кыямова әзерләде

Фотолар Зөләйха Камалова шәхси архивыннан

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ