Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәби мунчасы

Сабыйның дөньяга аваз салуы – үзе үк могҗизага тиң вакыйга. Халык йолалар аша баланы яралганнан алып балигълыкка кергәнче сакларга, якларга, аңа иң яхшы сыйфатларны иңдерергә, иң матур язмыш юрарга тырышкан. Бүген сезне бәби мунчасына дәшәбез.

Бүләккә – утын

Бәби мунчасы – элек-электән килгән матур йола. Бала тапканда, хатын-кызның 40 кылы өзелеп берсе генә кала, 40 көннән шул бер тамырдан ялганып кабат яшәп китә дип ышана халык. Әле моңа өстәп, әни кешенең дә, бәбинең дә бик нәзберек чорлары булуын, җылы мөнәсәбәт һәм ярдәм кирәклеген ассызыклап, 40 көнгә кадәр ике кабер авызы ачык торыр дигән ышану да киң таралган. Бала тапкан хатынның ашарга әзерләргә хәле дә булмавы бар, яхшылап ашамасаң, бала имезергә сөтең булмаска мөмкин бит. Шуңа күрә  40 көн буена изге теләкләр белән бәби ашы керткән халык.

Авыл кешесе һәр гамәле белән яшь анага ярдәм итәргә генә түгел, савап та алып калырга омтыла. «Бәбине юындыра торган беренче мунчаның морҗасыннан чыккан төтенен күрү дә – савап» дигән сүз дә шуннан чыккандыр. Бәби мунчасы ягыласы көн алдан тәгаенләнеп, көне буена сузыла торган бәйрәмгә әйләнгән. Кунаклар бәби ашы итеп тәм-том ише күчтәнәч кенә алып килмәгән. Мунчага суны чишмәдән алып кайтканда, күрше-күлән дә читтә калмый, бер генә чиләк су алып кайтсам да савап булсын дип тырыша. Шулай ук мунча ягу өчен, төрле агачтан утын пүләннәре күтәреп килүчеләр дә була. Һәр агачның үз символикасы бар, пүләннәрне теләкләр теләп тапшыралар һәм мунча ягучылар да такмаклап ягалар: 

– Имән кебек таза-нык булсын!

Карама кебек төз булсын!

Усак кебек сылу булсын!

Каен кебек ап-ак, зифа булсын!

Юкә кебек тәмле телле булсын!

Чия кебек матур-таза булсын!

Чытырдап яна торган чыршы сыман

Чытырдап тормыш итсен!

Бәби мунчасы ягыласы көн алдан тәгаенләнеп, көне буена сузыла торган бәйрәмгә әйләнгән.

 

 Себерке хикмәте

Яхшылап юып чыгарылган чиста мунча ягыла. Догаларны укып, зыян-зәүрәт тимәсен, җен-шайтаннар кермәсен дип, мунчаның дүрт почмагына, ишек-тәрәзә тупсаларына тимерләр куеп чыгалар. Татар мунчасы себеркесез була димени! Баланы яткырып юу өчен дә себерке алдан әзерләп куела. Мунча кызгач, өч тапкыр ташына су сибәләр һәм ишекне ачып, явыз көчләрдән котылгандай, мунча себеркесе белән парны куалап чыгаралар. Баланы юындыру һәм коендыру өчен су әзерләнә.

Баланы ике кеше юындыра, ике кеше киендерә. Башын тота алмаган баланы берәү тотарга, берәү су салып торырга кирәк була. Баланы юындырганда бик борчыла башласа, күкрәк сөте белән тынычландыру өчен, яшь ана мунча алдында көтеп утыра. Алдан әзерләнгән каен себеркесен өч тапкыр пешекләп, шул себерке өстенә сырлы сөлге куеп, баланы кул уңаена салып юындыралар. Хатын-кызлар (еш кына ике кодагый), бер көйгә гөр-гөр килеп, теләкләр тели-тели юалар:

– Башта башын юыйк, зирәк акыллы булсын.

Битләрен юыйк, йөзләре нур чәчеп торсын.

Гәүдәсен юыйк, зифа буйлы булып үссен.

Колакларын – матур сүзләр генә ишетеп яшәсен.

Нәни авызын – хәләл ризыклар гына ашап, иманлы сүзләр сөйләп яшәсен.

Борыннарын юыйк, туган якның саф һавасын сулап, шифалы үләннәрен иснәсен. Учларыңны да юыйк әле, бәбием, юмарт булсын.

Тәпиләрен юыйк, Аллаһ биргән гомерендә үз аякларында йөреп яшәргә язсын, балам.

Төреп алып чыгар өчен дә ике кеше кирәк булуы очраклы түгел: юындыручылар урамга чыгарлык итеп киенеп өлгергәнче, бала борчылырга мөмкин. Шуңа күрә бер кеше баланы төреп бирә, икенчесе алып чыгып китә.

Баланы әнисе юындырмый, өзлегеп китмәсенгә, үзенә дә көч кирәклеген исәпкә алып эшләнә бу. Бала йоклаган арада яшь әнине рәтен-тәртибен белгән тәҗрибәле хатын белән мунчага кертәләр. Ул ананың күкрәкләренә массаж ясый, эчке әгъзалары да урынына утырсын дип, догалар укый-укый, ләүкәгә салып, сәгать теле уңаена ипләп кенә эчен кер сабыны белән сылый, сыпыра. Үзе белгәннәрне яшь әнигә өйрәтерлек тәҗрибәле хатын-кыз булырга тиеш.

Алдан әзерләнгән каен себеркесен өч тапкыр пешекләп, шул себерке өстенә сырлы сөлге куеп, баланы кул уңаена салып юындыралар.

Мекердек

Яңа туган баланың муен, җилкә турысында тумыштан булган кылсыман йонны «мекердек» (щетина) дип әйтәләр. Кайбер якларда «кәсеркә», «кәчеркә» дип атау вариантлары да очрый. Баланың тынгысызлыгына еш кына нәкъ менә шул сәбәпче була да инде. Аны бәби мунчасында чыгаралар. Кайбер якта әнисенең күкрәк сөтен салып ипләп кенә сыпыралар. Ә Чаллы ягында исә аны чыгару өчен арыш ипиенең йомшагын күкрәк сөте белән изеп, марля аркылы баланың җилкәсенә, мекердеге булган жиргә ябалар. Өчәр тапкыр «Әлхәм», «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләрен укыйлар. Аннары такмаклыйлар. Сабыйны борчып торган бала йоннары шул ипиле марляга ябышып чыга, ә бала тынычланып кала.

Такмагы болай әйтелә:

– Гөнаһсыз сабый алдым,

Каен суына салдым.

Теләк-догаларымны

Арыш ипие белән 

Күкрәк сөтенә куштым.

Иркен кыр, далаларны...

Тынычлык күчсен аңа

Каен, икмәк, сулардан,

Мин укыган догадан

Борчу китсен баладан.

Ак түш, кызыл түш,

Мекердек, баладан төш!

Бала коендырасы суның җылылыгын терсәкне тыгып карап таманлыйсы. Шул суга чеметеп тоз, артыш төнәтмәсе, алдан ук тозда чистартылган көмеш калак яисә тәңкә салалар. Баланы коендырганда әйтелә торган теләкләр бик күп.  

– Суы сарыксын,

Үзе калыксын.

Таза-көр булсын.

Пар канатлы булсын,

Озын гомерле булсын!

Каендай ак бул,

Имәндәй төз бул.

Бер кашыгың балда булсын,

Бер кашыгың майда булсын.

Башка төрле теләкләр дә бар:

Ата-инәңә шәфкатьле бул,

Олыга кече бул,

Кечегә олы бул.

Иман әйтеп, намаз кыл,

Яман эштән ерак тор!

Илдә бер батыр булсын,

Дошман дер куркып торсын,

Ярышта ал бирмәс бул,

Яуда тугры юлдаш бул! 

Тәүфыйклы бала булсын,

Иманлы бала булсын.

Илнең данын сакласын,

Туган җирен якласын!

Илнең имгәге булма, имәне бул,

Кайгысы булма, каены бул!

Яңа туган баланың муен, җилкә турысында тумыштан булган кылсыман йонны «мекердек» (щетина) дип әйтәләр. Баланың тынгысызлыгына еш кына нәкъ менә шул сәбәпче була да инде. Аны бәби мунчасында чыгаралар.

        

Бабай күлмәге

Мунчадан соң киертергә киемнәр алдан үтүкләп әзерләнеп куела, сабыйны бабасының яисә әтисенең күлмәгенә төрәләр (йомшак булсынга якасын, җиңен кисеп алу кирәк), яисә шул күлмәктән үзенә таманлап тегеп киертәләр. Бала үсеп җиткәч, нәселенең лаеклы дәвамчысы, горурлыгы булсын дип шулай эшләнә, шул рәвешле ата-балалардан килгән көч һәм зирәклек тә күчә, имеш.

Алга китеп әйтик, кырык көннән соң кидертергә 40 төрле ситсы кисәгеннән бала күлмәге тегәләр. Нигә кырык кисәктән? Баланы ана 40 атна күтәрә бит, ә кисәкләр, тормышы кызыклы вакыйгаларга бай, дус-туганнары күп булсын дип, төрле-төрле тукыма кисәкләреннән җыела.

Мунчадан соң балага хәл керсен дип, ирененә бал белән май тидерәләр һәм чишмәдән алып кайткан таң суын кайнатып эчерәләр.

Ә әни кешегә хәл кертә торган ризык дип әлбә ясап алып киләләр. Кайнаган майда бал кушып кыздырган он инде ул әлбә. Уган чикләвек тә кушып җибәрсәң, бик туклыклы, хәл кертеп җибәрә торган ризык килеп чыга.

Мунча керү мәшәкатьләреннән соң баланы догалар белән өшкерәләр, төрле такмаклары да бар.

– Баланың башыннан сыйпап: «Төтәс-төтәс хатыннан, кыздан, кара күздән, коңгырт күздән, картлардан, яшьләрдән, ятлардан, дуслардан; тфү, тфү, бетсен, китсен җитмеш агач башына; азганга, тузганга, тигәнәккә, туфракка, җилгә очкан яфракка, тфү, тфү, үтсен, китсен!..»  

– Ак күздән, күк күздән,

Кара күздән, сары күздән

Тос, тос, тос.

Ала күздән, соры күздән,

Кара күздән, зәңгәр күздән,

Тфү, тфү, тфү.

Күзе артына китсен,

Уңнан килсә – уңга китсен,

Сулдан килсә – сулга китсен.

Яман күзе – бүтәнгә!

Тфү, тфү, тфү.

Бала сулар эчеп, әнисенең күкрәк сөтен имеп йокыга киткәч, бәби мунчасында катнашкан кунаклар өстәл янында тәмле күчтәнәчләр белән чәй эчә, бәбине котлап алып килгән бүләкләрен тапшыра.

Кырык көннән соң кидертергә 40 төрле ситсы кисәгеннән бала күлмәге тегәләр. Нигә кырык кисәктән? Баланы ана 40 атна күтәрә бит, ә кисәкләр, тормышы кызыклы вакыйгаларга бай, дус-туганнары күп булсын дип, төрле-төрле тукыма кисәкләреннән җыела.

Язма Чаллы шәһәренең «Кызыл Чаллы» бистәсендә яшәүчеләрдән язып алынган гореф-гадәтләргә нигезләнеп әзерләнде

Ләйсән Низамова, Зөләйха Минһаҗева

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ