Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәлеш ул – бәһале эш!

Татар халык ашлары дигәндә, әлбәттә, күз алдына иң беренче булып, бәлеш күз алдына килеп баса.

Бәлеш элек-электән халкыбызның иң кадерле кунакларга, бәйрәм табынына гына пешерә торган затлы ризыгы булган. Көн дә бәлеш, көн дә туй булмый, дигән әйтем яшәп килсә дә, соңгы араларда милли татар ашлары бик популярлашып китте. Кемдер үзе пешерә, кемгәдер пешереп алып киләләр. «Бәлеш бизнесы» үсә бара, чөнки ихтыяҗ зур. Бәлеш пешереп сату эше белән инде бишәр, унар ел шөгыльләнүчеләр дә бар. Шундый уңган, булган ханымнарның берсе Зилә Хәсәнова белән Зәй якларына баргач очрашырга туры килде. Казан кунакларын да яраткан ризыгы белән сыйламый калмады хуҗабикә. Чәй табыны артында, сүз иярә сүз чыгып, Зилә ханымның бүгенге эшчәнлеге хакында да, күп кенә яшьләр сокланырлык гаиләсе турында сөйләштек. 
Һәр хуҗабикәнең яратып әзерли торган ризыгы була. Кемдер камыр ризыкларын тәмле пешерә, кемдер салатлар ясарга ярата. Арабызда катлы-катлы тортлар, авызда эреп китәрдәй бавырсак, чәкчәк пешереп шаккатыручылар да бар. 
– Бәлеш пешереп сату дигән уйның башыма да килгәне юк иде, – ди Зилә. Ул белеме буенча икътисадчы, кияүгә чыгып бәби алып кайтканчы банкта эшли. Декрет ялыннан соң дистанцион рәвештә Яндекска хезмәт күрсәтү сыйфаты буенча белгеч буларак чакыралар. Банкта эшләгән чакта бер бәйрәмгә бәлеш пешереп алып килгәч, барысы да таң кала. Шуннан теге яки бу чарага милли ризыгыбызны пешереп бирүен үтенеп мөрәҗәгать итә башлыйлар. Эшеннән киткәч тә, сораулар туктамый. 
– Иң зур бәлешем 8 кг булгандыр. Бергә эшләгән дус кызым, ел саен Коръән ашы үткәрер өчен, бәлешләргә заказ бирә. Бу эш әнә шулай башланып китте. Акрынлап күпме керем кергәнен, ит һәм башка кирәк яракларга күпме акча киткәнен исәпли башладым. Бәлешнең килосын 700 сумнан әзерлим. Төрле авырлыкта сорыйлар. Бәяләр туктаусыз күтәрелеп тора, итнең кыйммәте дә гел арта бара. Бөтен чыгымнарны чигергәч, якынча 30 процент чиста керем алам. Тәмле булсын өчен, каз, үрдәк ите дә кушып җибәрәм. Аларны иремнең әти-әниләре үзләре үстерә. Үзем тавык итеннән пешерелгән бәлешне кабул итә алмыйм, сораганнары да юк. Гадәттә, бер тапкыр кулланыла торган фольгадан эшләнгән савытта пешерәм, аларын инде исәпләп тә тормыйм.
Бернинди игъланнар да биргәнем юк, заказлар үзеннән-үзе килә. Көненә 2–3 бәлеш пешергән чаклар да бар. Бер-берсеннән ишетеп, туганнар, әти-әниләр аша мөрәҗәгать итәләр, – дип сөйли Зилә. 
Бер карасаң, бәлеш пешерүнең берние дә юк кебек. Әмма заказга ясаганда алай гына булмый. Тәмле дә булсын, күзне дә сөендерсен. Зилә ханым да, Интернет аша карый-карый, үзлегеннән бәлешне бизәү серләренә  өйрәнә. 
– Рәсемнән карап эшли башласам да, үземчә килеп чыга. Куллар үзләреннән-үзләре камырны төрле рәвештә бөгә. Бу эш үземә дә бик ошый, – дип сөйли хуҗабикә. – Иң мөһиме – тәме, әлбәттә. Әгәр дә бу эшне чын күңелеңнән яратып, теләп башкарсаң, ризыгың матур да, тәмле дә килеп чыга, дип уйлыйм. Үзем беркайчан да камыр ризыкларын пешерергә авырыксынмыйм. Аннары һәр бәлешне мичкә тыккан саен, бисмиллаларымны укып, теләкләремне әйтәм. Эшкә тотынганчы, бөтен йөзек, балдакларны салып, башыма яулык бөркәнергә дә онытмыйм. 
Бәлеш инде ул гел карап торганны ярата. Мичне ачкалап, шулпасы бетсә өстәп, яныннан китми әзерләргә кирәк. Минем бәлешләр, гадәттә, зурлыгына карап, 3–4 сәгать йомшарып, авызда эреп китәрлек булып пешә. 
Өстәлнең иң түрендә күзләрне иркәләп торган ирис чәчәкләренә күзем төшә. 
– Әле менә кызым Ясминә бүләк итеп сөендерде аларны. Шулай акча җыеп, теләсә кайсы көнне чәчәкләр алып кайтып бирә торган гадәте бар, – ди Зилә. Кызларына 9, кечкенә уллары Әмиргә 3 яшь. Ире Ильмас белән өйләнешеп яши башлаганнарына ун елдан артып киткән. Үзенең генә түгел, тормыш иптәшенең дә куллары алтын икән. Өйләрендә бөтен төзекләндерү эшләрен ул үз куллары белән башкарган. Түшәмгә кадәр үзе тарттырып куя. Югыйсә Ильмас, көн дә 60–70 чакрым юл үтеп, Чаллы шәһәрендә «Агросила» җәмгыятендә эшли. 
– Басу-кыр эшләре башлануга, аны өйдә күреп тә булмый, – дип шаярта хуҗабикә. – Балалар белән әвәрә килеп, эш күплектән арган вакытлар да була инде. Әмма күп нәрсә ир кешенең кәефеннән торадыр. Ул ачык йөз белән кайтып керсә, бөтен талчыгулар онытыла. Аның үзенә дә эштәге борчуларын ишек артында калдырып керергә киңәш бирәм, – дип дәвам итә ул.
Хуҗабикә өйләрендә гел татарча гына сөйләшүләрен, гаилә белән якын-тирәләрдәге шәһәрләргә концерт-театрларга, төрле чараларга йөрергә, җәен табигать белән хозурланырга чыгарга яратуларын да әйтеп узды. Китаплар укырга да мөкиббән икән Зилә.
 – Әби-бабаларым соңгы көннәренә кадәр газета-журналлар алдырды, матур әдәбият укыды, әти-әниләрем дә шундый ук, – ди ул.
Аллаһка шөкер, ике яктан да әти-әниләре исән-сау, янәшәдә генә яшиләр. Тәмле әйберләр пешереп, аларны кич утырырга чакыра, йә үзләре тиз генә җыенып, кунакка барып кайталар. Балалар өчен дә әби-бабайлары янында тулы гаилә җылысын тоеп үсү рәхәт.
– Кемдер зур шәһәрләргә ашкына, ә без ыгы-зыгы яратмыйбыз. Тынычлык, саф һава, әти-әниләр, туганнарның янәшәдә булуы җанга рәхәт. Кая гына барсак та, өебезне сагынып кайтабыз, – дип сөйли Зәй кызы. Ә мин сак кына телеңне йотарлык бәлеш пешерү серләре белән кызыксынам. Гадәттә, аш-су осталары үз рецептлары белән бик бүлешергә, серләрне чишәргә яратмый. Әмма Зилә үзенең пешерү ысулын беркемнән дә яшереп тормый икән. «Һәркемнең үз кулы, һәр кеше үзенчә пешерә, рәхәтләнеп пешерсеннәр», – дип, ул бәлеш пешерүнең кайбер серләрен журнал укучылар белән дә бүлеште: 
– Бәлеш, ите күп булган саен, тәмлерәк була. Мин үзем ит белән бәрәңгене берәр килограмм, суганны 300 грамм итеп алам. Тәмлерәк булсын өчен, каз яки үрдәк ите өстим. Тоз, борыч һәм укроп салам. Моның өчен укропны кышлыкка җыеп киптереп тә, туңдырып та куям. 
Камырны җылы су, тоз, сыек май белән ясыйм. Кетердәп торсын өчен җылымса су, 1 йомырка, 2–3 аш кашыгы майонез белән дә эшләргә мөмкин.
Башта 200 градус эсселектә ярты сәгать пешерәм, аннары 90 градуска калдырып, ике-өч сәгатьләп пешерәм дә әзер булырга 10–15 минут кала, температураны 150 гә күтәртеп, шулпасын салам. Шулпасы тәмле булсын өчен, аңа да итне күп итеп салып пешерергә кирәк. 

Фото Зилә Хәсәнова архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ