Логотип Магариф уку
Цитата:

Балтачта Каюм Насыйри варислары

Балтачта «Балаларга тәрбия һәм белем бирүдә Каюм Насыйри мирасын куллану»га багышланган төбәкара конференция узды. Мондый чара республикабызда беренче тапкыр оештырылды. Ул Каюм Насыйри исемендәге республика премияләренә лаек булган өч мәгариф учреждениесе – Карадугандагы «Ак каен» балалар бакчасы, Бакый Зыятдинов исемендәге гимназия һәм Салавыч күпрофильле лицее мисалында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге белән танышырга мөмкинлек тудырды.

Бакчада лаеклы алмаш үсә

Габденнасыйр улы Габделкаюм дөньяга аваз салганда, әти-әнисе аны татар халкының сөекле улы, күренекле мәгърифәтчесе, олы галиме булыр дип күз алдына да китермәгәндер. Милләтебезнең асыл улын татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә олы хөрмәт белән искә алалар, аның мирасын өйрәнү максатыннан төрле чаралар узып тора. Балтач төбәгендә «Балаларга тәрбия һәм белем бирүдә Каюм Насыйри мирасын куллану» дигән шигарь астында үткәрелгән төбәкара конференция башкаларыннан күпкә аерылып торды. Конференциядә районнардан килгән тәрбиячеләр, педагоглар, Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы һәм җирле хакимият органнары вәкилләре катнашты. Чарада күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйриның күпкырлы бай фәнни һәм иҗади мирасын өйрәнү, саклау һәм яшь буынга җиткерү юлында балалар бакчасында, мәктәпләрдә башкарылган эшләр турында сөйләделәр, олы галимебезнең хезмәтләре, гасырлар узгач та, зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үттеләр. Аның педагогик эшчәнлеге татар халкына аң-белем таратуга, рухи-әхлакый тәрбия бирүгә юнәлдерелгән булуы әйтелде. Сәхнәдә күрсәтелгән театральләштерелгән тамашалар, Каюм Насыйрины үз чорының иң күренекле мәгърифәтче-галиме буларак, укучы-балаларны аның эшен дәвам иттерүче варислары буларак, чарада катнашучыларның күңелен әсир итте.

Чараның бер көндә өч урында узуы үзе үк аңа үзгә төсмер өсти иде. Аларның өчесе дә – Каюм Насыйри республика премиясе лауреатлары, Габделкаюм бабайның бай мирасын яңа буыннарга җиткерүчеләр.

– 1998 елда безнең коллектив, милли мәгарифне үстерүдәге хезмәтләребез өчен районда беренче тапкыр Каюм Насыйри исемендәге олы бүләккә лаек булды. Без күренекле галим эшен ихлас күңелдән дәвам иттерүчеләр сафында. Ачылган чорда татар бакчалары өчен уңайлы булган методик кулланмалар, программалар юк иде. Шуңа да иң элек «Балалар бакчасы һәм гаилә өчен ана теле программасы»н эшләдем. Аны мәгариф тармагындагы җитәкчелек тә хуплады һәм хезмәтем төбәктәге барлык бакчаларда кулланыш тапты. Аннары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бу программаны республикабыз күләмендә файдаланырга рөхсәт итте. Шуның нигезендә филология фәннәре докторы Фәрит Йосыпов җитәкчелегендә «Гөлбакча» хрестоматиясе әзерләдем һәм ул да республикабыздагы бакчаларга кулланма буларак таратылды, – дип сөйләде Татарстанның атказанган укытучысы Зөлфия Камалова. Ул Карадугандагы «Ак каен» балалар бакчасына нигез салынган көннән башлап 30 ел дәвамында аның мөдире була. Соңгы унбиш елда аның эшен кызы Зөһрә Бәдретдинова дәвам итә. Ул исә «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының Балтач бүлеген җитәкли. Балаларга туган телне, гореф-гадәтләребезне өйрәтүдә, әдәп-әхлак тәрбиясен бирүдә ул еллар буе тупланган тәҗрибәдән, Каюм бабай мирасыннан оста файдалана. Үзе дә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен укыту-методик әсбаплар эшләгән. Конференциядә катнашучылар Карадуган балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең нинди тәрбия һәм белем алуларын аларның чыгышларында, үз-үзләрен тотышларында күреп, коллегаларының уңышларына соклануларын яшермәделәр.

Биредә кунакларны «Балачак иле» музее аша халкыбызның үткәненә сәфәр кылдырдылар, авыл өе, матур кием үрнәкләре, кул эшләре, балалар тирбәлеп үскән бишек Каюм Насыйри яшәгән чорны хәтерләтә иде. Балаларның тәрбияче апалары белән берлектә ясаган чыгышлары мәгърифәтчебезнең тормыш юлын һәм үзеннән соң калган төрле өлкәләргә кагылышлы мирасның нинди зур булуын күзалларга мөмкинлек тудырды. Биредә ата-аналарның да мондый чараларда актив катнашуын да аерым билгеләп үтәргә мөмкин. Баланы яшьли тәрбия кылырга кирәк. Бу төбәктә яшәүчеләр моны яхшы белә, шушы юнәлештә «Ак каен» бакчасы тәрбиячеләре белән бер фикердә.

Әлеге чарада галим рецепты буенча ясалган чәйдән, төрле тәгамнәрдән авыз ителде. Шәфкать туташы Гөлсинә Галиеваның биредә 30 елдан артык эшләү дәверендә балаларны Каюм Насыйриның «Гөлзар» китабында тасвирланган дару үләннәре белән, аның рецепты буенча дәваларга өйрәнүе мактауга лаек. Табибә, «Дару үләннәренең кеше организмына файдалы йогынтысы» дигән кулланма эшләп, үз тәҗрибәсе белән дә уртаклашкан.

Карадуган бакчасы республикабызда төрле елларда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы», Бөтенроссия күләмендә «Иң яхшы балалар бакчасы», «Үрнәк балалар бакчасы» исемнәренә лаек булган. Мәгърифәтченең 200 еллык юбилее уңаеннан да ел дәвамында төрле чараларда катнашалар. Шулардан «Тел сакчысы – Каюм бабабыз», «Без Каюм Насыйрилы халык», «Кем ул Каюм Насыйри?», «Каюм Насыйри – белем чишмәсе», «Каюм Насыйри мирасын тәрбия чарасы буларак балалар бакчасында куллану» кебек темаларга чыгышлар ясыйлар, шөгыльләр күрсәтәләр.

Каюм бабай оныклары

Карадуган гимназиясенә 2009 елда милли мәгарифне үстерүдәге казанышлары өчен Каюм Насыйри премиясе бирелә.

– Бездә Карадуган, Арбаш, Түбән Шубан, Югары Шубан, Таузар, Түбән Кенә, Югары Кенә, Кенәбаш, Хәсәншәех авылларыннан йөреп, 184 укучы белем ала. Бу авылларда татарлар яши, шуңа да татарча сөйләм телен үстерүгә өстенлек бирелә, буыннар чылбырын өзми саклаучы гаиләләр күп, – ди Татарстанның атказанган укытучысы, директор Гөлсинә Зарипова.

«Һәрбер культуралы кешенең ике төрле теле була: шуларның берсе – анасыннан сөт имгән вакытта өйрәнгән тел, икенчесе – укытучыдан укыганда гыйлем һәм фән терминнары белән ачылган тел...» – дип язып калдырган Каюм Насыйри. Нәкъ шушы сүзләр гимназиянең уку-тәрбия асылын ачык аңлата. Гимназиядә тирән гуманитар белем бирү, төрле телләрне өйрәнү белән беррәттән, табигать фәннәре һәм төгәл предметлар да тирәнтен өйрәнелә. БДИга әзерлек максатыннан, 10–11 нче сыйныфларда белем бирү ике телдә алып барыла. 2023 елда рус телендә бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган Гүзәл Хөсәенова – горурланып сөйләрлек укучыларның берсе, ул хәзер КФУда укый, киләчәктә үзе инглиз теленнән белем бирәчәк.

Мәктәптә Бөтенроссия фән олимпиадаларында актив катнашучылар, район һәм республика күләмендә җиңүгә ирешкән, призлы урыннар алган укучылар күп. Югары уку йортлары үткәргән «Крылья для жизни», «Нобелевские надежды», «Надежда энергетики» конкурсларында уңышлы чыгыш ясаучылар да бар.

Гимназия Карадугандагы «Муса Җәлил», «Себер тракты тарихы» музейлары белән озак еллардан бирле хезмәттәшлек итә. Алар үзләренең эзләнү эшләрен башкара, Муса Җәлил исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә катнаша. Иң яхшы укучылар «Кызыл ромашка» штабына әгъза итеп кабул ителә. Боларның барысы да балаларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә зур роль уйный.

«Даими акыл киеренкелеге арыганлык тудыра. Шуңа күрә организмга физик йөкләнеш бирергә кирәк. Ул чагында кеше акылы яшәрә һәм аның эшкә сәләте арта», – дигән сүзләре дә бар Каюм бабайның. Үзе дә гел акыл эше белән генә чикләнмәгән, төрле кул эшләренә бик оста булган. Хәзерге балаларга физкультура һәм хезмәт дәресләре укытылу да очраклы түгел. Яшьләр сау-сәламәт һәм эшләргә өйрәнеп үсәргә тиеш. Моны чарада катнашучылар балалар бакчасы мисалында ук күргән иде. Мәктәптә исә укучыларга һөнәри юнәлеш бирелә, алар киләчәктә кем булырга теләүләрен алдан белә. Укучыларның 70–80 проценты, белем һәм һөнәр үзләштерүне максат итеп, махсус урта белем бирү уку йортларына китә. Югары уку йортына аннан соң да керергә мөмкин. Балтачта да андый яшьләр шактый.

Карадуган гимназиясе укучыларга һөнәр алуда юнәлеш бирү максатыннан, Казан аграр университеты белән хезмәттәшлек итә. 8–11 нче сыйныф укучылары агрономия, авыл хуҗалыгы машиналарын өйрәнү түгәрәкләренә йөри, «Профессионаллар» чемпионатында даими катнаша. Шундыйлар арасында татар ашлары, авыл туризмы, агрономия, урман хуҗалыгы, агач эшкәртү компетенциясендә призлы урыннар алучы укучылар бар.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ