Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәпкә терапиясе

«Без синең кебек чакта өйгә кайтып керми идек!» Җәйге матур көндә өйдә телевизор каршында, йә булмаса телефон тотып утыручы замана балаларына иң еш әйтелә торган сүзләр бу, килешәсезме? Әйе, без чыннан да өйгә кайтып керми идек, чөнки әти-әни күзенә күренсәк, шунда ук эш кушалар иде. Шуларның берсе – бәпкә саклау.

20 бәпкә

Минем һәр җәем егермеләп бәпкә саклап узды. Май башында алынган яисә хуҗалыкта чыккан бәпкәләрне саклау, ашату, суга куу, алып кайту кебек эшләр йорттагы иң кечкенәләргә тапшырыла иде. Язын, урамда салкынча булу сәбәпле, ул бәпкәләр әле өйдә тора, әмма синең хезмәт юлың инде башланган: йорт, хуҗалык тирәсендә үлән эзләп йомшак йомгакларыңны хәстәрлисең бар. Хәзер бөтен дөньяны баса торган тузганак безнең балачакта ник үсмәгәндер ул, булганын кырып-себереп җыеп бара идек, чөнки  бәпкә ашатасы бар. Инде көннәр җылынгач, синең җәйге ялга чыкканыңны көтеп торган кебек, бәпкәләрне әниләре белән урамга чыгаралар. Аларны өчәүләп саклыйбыз: мин, бәпкәләрнең урам куышы булган картон тартма һәм аның тирәли йөрүче ана каз үзе. Бу бәпкәләрне ашату тулаем минем өстә түгел әле, мин әзер ризыкны алларына салучы гына. Шул ашарларына салам дип йөргән җирдән, ана казның ысылдап килүе бүген дә истә.

Берзаман «гаилә»гә 7–8 инкубатор бәпкәсе кушыла. Хикмәт, ана каз, берсен дә аермыйча, һәркайсын үз канаты астына җыя. Ул чакта «үз итте» дип куанып йөргән әниемнең сөенечле карашлары бүген дә күз алдымда. Менә ул ана йөрәге нинди! Әмма бу хәлләргә кадәр «үги» бәпкәләр синеке әле, алар өчен әни ‒ син. Артыңнан калмый йөриләр, «би-би» диюгә йөгереп киләләр. Менә шулай әкренләп арада бәйләнеш барлыкка килә. Син аларга карата җаваплылык хисе тоя башлыйсың, яратасың, тәрбиялисең. Яшел чирәмгә сибелеп киткән нәни йомгаклар берзаман «синең бәпкәләр» исемен ала да куя. «Бәпкәләреңне ашаттыңмы, бәпкәләреңне яптыңмы?» ‒ олыларның бу сораулары көннән-көн сирәгәя, әлбәттә, алар синең җаваплылыгыңны, күзгә күренеп үскәнеңне күреп, тоеп тора.

Җаваплылык тәрбияли

Мамыктан каурыйлы кошларга әверелә барган саен, бәпкәләргә ашауны да, әлбәттә, күбрәк хәстәрләргә кирәк. Борчак бүрттерү, аны иттарткычтан чыгару, көрпә, катнаш азык белән бутап, әзерләп кую – инде канатлары ныгый төшкән каз бәпкәләрен ризык салынган зур табак белән каршыларга гадәтләнәсең. Ә алар, синең тәрбия җимешләрең, көннәрен су буенда уздырып, һәр кич билгеле бер вакытта кайтып җитәләр. Әле дә хәтерлим: көннәрнең берендә, давыллап, бозлы яңгыр ява башлады. Бәпкәләрем кайтырга өлгермәде, дип, әрле-бирле йөргәнемне күзәтүче әни: «Казлар – су кошлары алар, борчылма», – дип, табигать дәресе биргәне истә. Шулай берчак, уен белән мавыгып, каз бәпкәләремне кич белән ябарга оныттым. Инде төн уртасында йөгереп чыгып, ояларына озатырга туры килде үзләрен. Синең бәпкәләреңне үзеңнән башка барлаучы юк, чөнки.

Авыл өендә һәркем нәрсәдер өчен җаваплы. Менә мин бәпкәләргә әни дә, тәрбияче дә, үзенә күрә табиб та булдым. Көзгә таба, салкыннар төшкәч, араларыннан берсе авырмый калмый. Андый чакта бәпкә сулыш алганда сызгыра, ашамый, читтә утыра. Моны күреп, синең дә бала йөрәгең сызлана: шулвакыт ниндидер чарасын эзлисең, җылыга, өйгә алып керәсең, дарулар бирәсең – төн йокламасаң йокламыйсың, бәпкәне аякка бастырыр өчен барын эшлисең. Һәм ул тернәкләнә, әниләре белән кавыша. Нинди сөенеч!

Ә беркөнне, табигать көзгә авышкан мәлдә, казлар әллә ничек киреләнә башлый, су буеннан алып кайтмасаң кайтмыйлар, судан чыкмыйлар (хәтерлисезме, яшьтәшләр?). Шулвакыт бер ярдан икенчесенә йөгерә-йөгерә арып беткәч, салкын инешкә йөзеп кереп, бу бәпкәләрне куып алып кайтып китәсең. Бу чакта инде аларны әниләреннән аерып та булмый торган вакыт җитә: канатлары ныгый, бала йоннары каурыйлар белән каплана. Шул егермесен дә югалтмыйча үстерсәң, каһарман инде син! Әти-әнинең мактау сүзләре – ел буена җитәрлек мотивация. 20 бәпкә – синең хезмәтең, җәйге җиңүең, шулкадәр кадерле чорың! Хатирәләремә әйләнеп кайтам да, бу чор бәпкә саклау гына булмаган, үзе бер җаваплылык, эш сөю, игьтибарлылык, тотынган эшеңне ахырына кадәр җиткерү, тереклеккә, хайваннарга, кош-кортларга карата игътибар һәм мәхәббәт булган икән бит, дим.

Бәпкәләрнең берсен дә югалтмыйча үстерсәң, каһарман инде син! Әти-әнинең мактау сүзләре – ел буена җитәрлек мотивация.

Файдалы шөгыль

Илмира Мөфтахова, «Ышаныч» балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге психологы:

– Бәпкә саклау кебек авыл җиренә хас булган хезмәт гади генә шөгыль кебек югыйсә, ә файдасы гаять зур. Ул балаларның психологик яктан үсешенә уңай йогынты ясый. Беренчедән, әлеге шөгыль балада җаваплылык һәм кайгыртучанлык хисе тәрбияли. Кечкенә кошчыклар белән аралашу, вакытны табигать кочагында уздыру кортизол (стресс) гормоны кимүгә, ә окситоцин (бәхет) гормонының артуына китерә. Бәпкәләр артыннан күзәтү нерв системасын тынычландыра, балага шөбһәле уйлардан арынырга ярдәм итә.

Кызганыч, замана балалары табигый мохиттән күпкә ераклашкан. Гадәти авыл тормышы эшчәнлегендә катнашу исә аларга тормыш циклын, табигатьнең кыйммәтен һәм әһәмиятен аңларга ярдәм итә. Бу шөгыль табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләүдә зур роль уйный.

Әлбәттә, капка төбендә бәпкә саклаганда, күрше-тирәдә яшәүчеләр белән дә аралашмый калмыйсың. Янәшәңә башка балалар да килеп сүз катарга мөмкин. Шул рәвешле, аралашырга, килешергә өйрәнәсең.

Әгәр бала үзенә йөкләнгән эшне тиешенчә башкара икән, бу аның үзбәясе үсүгә дә йогынты ясый. Эшләгән эшенең башкалар өчен дә файдалы булуын аңлау аңа үзен кирәкле итеп тоярга ярдәм итә.

Хәтфә үләнле авыл урамында саф һава сулап, каз-үрдәк бәпкәләрен саклау баланы физик һәм иҗтимагый яктан да үстерә.

Нурисә СӘГЪДИЕВА, Казан шәһәренең 122 нче гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ