Логотип Магариф уку
Цитата:

Бараба татарлары җирендә

Быел җәй Себер якларына барырга туры килде. Бараба татарлары җиренә. Әллә никадәр сер ачылды, әллә никадәр яңалык беленде. «Дөнья ул – китап. Сәяхәт кылмаган кеше аның бер генә битен укый», – дигән Аврелий Августин, рас та. Хәзер барын да таслап аңлатам.


Җан тартмаса, кан тарта
Кайларда йөртми дә, кемнәр белән генә очраштырмый язмыш адәм балаларын. Меңнәрчә чакрым араларны узып, кайчандыр әти Себер якларына барып чыккан: шул якларда зимагурлыкта йөргән абыйсына кунакка килгән. Сәбәбе дә бар: абыйсының балдызы Гөлбостанның фотографиясен күргән дә гашыйк булган; очрашканнар, унҗиде яшьлек кыз да бер күрүдә ошаткандыр, күрәсең, әтигә ияреп, күз күрмәгән, колак ишетмәгән Чистай якларына чыгып киткән. Озакламый абый туган, ләкин тәкъдиргә аерылышу ачысын тату да язган икән: ике яше дә тулмаган абыйны калдырып, Гөлбостан туган якларына кайтып киткән (ул тарих шактый озын, бәлки кайчан да булса иркенләп бәян итәрмен).  
Без – бер ата балалары, әниләр төрле булуын соң гына, анысы да урамдагы «яхшылык теләүче» апалар кызыксынганга гына белдек. Ул темага өйдә озаклап тукталып тормадылар, әти дә «булган-беткән»нән узмады. Ләкин «Җан тартмаса, кан тарта» дигән гыйбарә юктан гына тумагандыр ул: инде менә ярты гасырдан артык белешми торганнан соң, безнең абый ягыннан туганнар табылды! Мең кат сүгелгән Интернет челтәренә рәхмәт! Узган ел социаль челтәрләр аша Ринат абыйны эзләп таптылар һәм шундук абый белән җиңги әнисе туган авылга – Новосибирск өлкәсендәге Кошкүл авылына барып та кайттылар. Анда егерме елдан артык кызларына «эзләгез әле, табыгыз әле» дип тукып торган Гөлбану апа – Гөлбостанның тутасы яши булып чыкты. Абыйның үз әнисе утыз ике яшендә үк вафат булган. 

Гомер буе белгән кебек
Иң элек язмышның ничек итеп абыйны бу якларда әйләндереп йөртүен әйтергә кирәк: армиядә дә Омск янында хезмәт итте ул, берничә ел Гөлбану апалар авылыннан ерак булмаган җирдә генә эшләп тә йөрде, алардан берничә чакрымнан уза торган олы юлдан йөк тә ташыды. Иң гаҗәпләндергәне: абыйның уллары Данис белән Азат исемле, Гөлбану апаның ике кызында да Данис белән Азат исемле малай үсә. Аларның үзара охшашлыкларына шаккатырсың! Казах каны бардыр әнисе ягыннан дип гөманлап йөри идек, Бараба татарлары  Себер татарлары икән ич: кысыграк күзлеләр, кара-кучкыллар. Гөлбану апа белән абый янәшә утырып чөкердәшкәндә дә күзәтеп утырдык, алар да әллә кай яклары белән охшаш кебек. Абыйга ун ай булганда, Кошкүлгә кунакка килгәннәр дә, баланы ундүрт яшьлек Гөлбануга калдырып, яшь пар Сабан туена төшеп киткән. Шуннан якын итеп калган ул абыйны. 
Очрашуга дип бу юлы Надымнан балаларын алып, кызлары Рәмзия белән Тәслимә дә кайткан иде. Шул ук йөз чалымнары. Әллә кайчан танышлар кебек якын итеп, үз итеп кабул иттеләр алар безне: «гомер буе белгән кебек». Әниләренә охшап уңганнар, авыз эченнән гел җыр көйләп йөриләр.
Гөлбану апага җитмеш тулып килә, ире Рәшит абый сиксәнгә якынлаша. Рәшит абыйның телен аңлау өчен колакларны торгызырга, игътибарны тупларга кирәк: аш эчәпмен, чәй эчәпмен, барыпмын, кайтыпмын дигәндә аңлашылса да, тумалак (вак чебен), чәргәй (чебен), чыбын (черки), мөҗәк (песи) дип сөйли башласа, өстәвенә бездәге «ө», «о»ларны да «у»лаштырып әйтәләр биредә, күз тутырып, Гөлбану апага карарга туры килә. Ә Гөлбану апа Казан татарларыча да, барабача да, русча да җиңел аралаша. Дөрес, бабай үзе дә безнең аңламыйрак торганны күрсә, русчага күчеп китә. Телевизордан татарча тапшырулар карыйлар, ә әбекәй әле татарча китап-журнал да укый икән; электән укырга яраткан, шуңа әдәби телне дә яхшы чамалый. Ул мәктәптә укыганда, хәтта бер дәрес татар теле дә кергән, кызларына андый бәхет тәтемәгән инде. 

Бараба татарлары  Себер татарлары икән ич: кысыграк күзлеләр, кара-кучкыллар.

Күңелләре тулы татар җыр-моңы
«Мәктәптә татар җырлары өйрәттеләр безгә», – ди Фәрит Мәүлетов. Ул – гаиләнең горурлыгы, полиглот, үзлегеннән әллә ничә уен коралында уйнарга өйрәнгән; үзлегеннән әллә ничә телдә җырларга өйрәнгән. Репертуары бай: татар халык җырлары, казах, башкорт, Кырым татарлары, азәрбайҗан, төрек, инглиз, француз, итальян, нугай, алтайча җырлый... «Рөстәм Сәрвәров, Хәмдүнә Тимергалиева, Зөһрә Шәрифуллина һәм башка татар мэтрлары җырларын кассеталардан тыңлап үстем», – ди. Бүгенге көндә Новосибирскида яши, шәхси медицина үзәгендә эшли. Ләкин күңеле тулы җыр-моң. Новосибирскида татар-мәдәният үзәгенә йөри. «Дуслар» ансамбле белән Сабан туйларда, концертларда, төрле чараларда чыгышлар ясыйлар. Солист булып та, алып баручы булып та чыга. Инде күп кенә бәйгеләрдә җиңү яулаган, үткән ел Казахстанда узган конкурста, казах думбрасында казахча җырлап, беренче урын алып кайткан. Буш вакытларында өйдә гитарада, гармунда уйный, үткән ел татар курае, башкорт кураенда өйрәнгән. 
Сигез яшендә тома ятим калып, әбисе белән бабасында үскән малайның киләчәге, мөгаен, тулысынча җыр-музыка дөньясы белән дә бәйләнеп китәр әле. Әлегә ул үзенең беренче сольный концертын әзерли; Казанга күчеп килү хыялы да юк түгел. Беренче гитарасын да, гармунын да әбисе алып биргән аңа, һөнәрне исә тамак туйдырырлык булсын дип сайлаганнар. Әйе, безнең прагматик дөньяда кайвакыт күңел белән түгел, акыл белән эш итәргә туры килә шул. Биш балага да, ятим калган оныкка да тормыш көтәрлек һөнәр алырга юнәлеш биргәннәр. Кызларның икесе дә эшләреннән тәм тапканы сизелеп тора. «Беркайчан да үкенгәнем булмады», – ди югары категорияле укытучы, социаль педагог Рәмзия ханым; 36 сәгать укыта-укыта, тагын бер ятим баланы да тәрбиягә алып, зур тормышка чыгарган ул. 

Күлле авыллар
Кошкүл – гаҗәеп матур авыл. Исеменнән үк күренгәнчә, күлләр күп биредә (Олы күл, Тас күле, Морәс күле...), күл атамасы кергән авыллар да еш очрый: күршедә генә Закир Шахбанның туган авылы Тармакүл, мәсәлән. Алар яшәгән Чан районы үзе дә зур су савыты инде ул, якында гына Карачы бистәсе. Анысы бу җирләрнең безнең төрки-татар җирләре булуына, төрки дәүләттәге вазифаларга ишарәли (карачылар Казан ханлыгында да иң затлы дүрт нәселдән чыккан идарәче, киңәшчеләр булган). Бараба далаларының үзәгенә урнашкан «Карачы күле» санаторий-курорты да шунда. Тозлы суында без дә чумып утырдык әле. Ләме дә, суы да нык файдалы дип мактадылар. 
Су дигәннән, авылда су селтеле, йомшак икән. Мунча кергәндә, сабынламый да бөтен тәнең майлаган сыман, ләүкәдә дә шуып төшмәс өчен сак булырга кирәк. Эчкән сулары да шул. Бер туганыбыз махсус кайтып, ашказаны чирен дәвалап китте, дисәләр дә, үзләре чәйгә күбрәк күршедәге коедан алалар, анысының тәме тәмлерәк, диләр. Ә без юлга күп итеп кран суын алдык, үзебездәге каты судан соң аның суы эчеп туймаслык кебек тоелды. 


Авылда су селтеле, йомшак икән. Мунча кергәндә, сабынламый да бөтен тәнең майлаган сыман, ләүкәдә дә шуып төшмәс өчен сак булырга кирәк.

Ел саен берничә арба утын  
Ашап туймалы түгел дип мактый-мактый бишбармак ашадык Гөлбану әбиләрдә. Каз-үрдәк ите белән, бөтен хасиятен китереп пешерелгән иде ул. Ә каз-үрдәкне биредә күп асрыйлар. Аларга иркенлек – урам тутырып яшел чирәм чемченеп тә йөриләр, авыл читендәге күлләрдә дә каңгылдашалар. Элеккеге миллионер колхоз таралгач, башка хәлләр нәкъ бездәгечә: эш юк, яшьләр якын-тирәләргә китеп урнаша тора, балалар бакчасында дистәгә якын бала... Мин, гадәтемчә, китапханәгә дә барып килдем. Татар китаплары бик кечкенә генә киштәгә сыенып беткән. Яңараклардан Рифат Сәлахның «Шагыйрь» китабы, «Сөембикә» журналлары күренә.
Бездәгедән арттарак як та бар. Татарстанның, татарларның булдыклылыгына читтә йөргәндә тагын бер инанасың. Биредә әле өйләрне һаман мич ягып җылыталар, хәтта район үзәге Чанда да бөтен йортларга да газ кермәгән икән. Ә якыннан гына федераль трасса уза, Транссебер магистрале, газ торбалары... Алтмышынчы еллар азагында вербовка белән Казан ягыннан татарлар килгәннәр иде, беренче җәйдә үк җиде йорт күтәрделәр, зур мунчалар өлгерттеләр, күпләп мал-туар асрый башладылар, уңган алар, безнекеләрне дә күп нәрсәгә өйрәттеләр, ди Гөлбану апа. Башта без русча белмибез дип татар авылларына җибәрүләрен сораган булганнар, хәзер ул килүчеләр күбесе үлеп, бала-чагалары руслашып бетте инде, ди.
Әби белән бабай ел саен берничә арба утын сатып ала. Элегрәк абзар тулы мал-туар булган чакта (ат та, сыер да тотканнар), печәнен дә күпләп сатып алганнар. Хәзер сарыкларны гына калдырганнар, шулай да печәнне барыбер сатып алырга туры килә.  
Мәүлетовлар – таза тормышлы, туган җанлы гаилә. Балалар да, оныклар да еш кайтып йөри, ерактагы туганнарның да хәлләрен белешеп торалар. Татарстаннан табылган туганнарга да ихластан сөенделәр. Озатып калганда, күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып елмайган Гөлбану апага карап, мин дә үз әниемне искә алдым. Олы йөрәкле, кечелекле татар апалары шул алар. Җылы ояны саклаучылар. Абыемның да яңа туганнар табылу шатлыгы йөзенә чыккан иде. Берничә көннән, өйгә кайтып җитүгә, беренче эш итеп, аның кемгә шалтыратасын да беләм. Җан тарткан якын кешеләр кан туганнарың булу икеләтә бәхет.

Лилия Фәттахова 

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ