Логотип Магариф уку
Цитата:

Башкала татарча сөйләшә

Мәскәүдәге Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы этномәдәни татар компонентлы белем бирү мәктәбе – Россия башкаласында татар телен өйрәнергә мөмкин булган бердәнбер белем йорты. Туган телебезне саклап калу һәм үстерүдә әлеге мәктәптә 10 елдан артык эшләп килгән КФУның Каюм Насыйри институты мәгариф-мәдәни үзәге дә зур өлеш кертә. Биредә түләүсез курслар, мәдәни чаралар, татар җәмәгатьчелеге һәм яшьләре белән очрашулар үткәрелә. Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, башкаладагы татар милли-мәдәни автономиясе белән дә актив эшчәнлек алып барыла.

Мәскәү белән Казан күпере

Туган телебез, милли гореф-гадәтләр һәм мәдәниятебез белән бәйле бай мирасны яшь буынга тапшыруда әлеге мәктәп үзәк мөһим роль уйный. Аны Казан белән Мәскәүне тоташтырган күпергә тиңләштерүчеләр дә бар. Шул күперне саклап тотучыларның берсе – мәктәптәге татар теле укытучысы, Каюм Насыйри институты методисты Альбина Вәлиева. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган «Ел укытучысы – 2024» конкурсында аның «Россиядә иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә җиңүче булып танылуы да очраклы түгел.

Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы урта мәктәптә татар теле башлангычта 1 сәгать һәм 5–6 нчы сыйныфларда атнага 2 сәгать укытыла. Әлеге санаулы вакыт, минутлар эчендә балалар күңелендә туган телгә – татар теленә булган кызыксынуны, мәхәббәтне ничек уятырга?

– Мин еш кына дәрестә уен технологиясен кулланам. Балалар бакчасыннан мәктәпкә беренче адымнарын ясаучы укучыларга әлеге алым бик ошый. Укучы телне камил өйрәнсен өчен, балаларны дәрестән тыш чараларга, татар теле түгәрәкләренә, мәдәни чараларга җәлеп итәбез. Тел ул җыр-моң, төрле тамашалар аша да бала күңелендә үз урынын таба. Габдулла Тукай, Муса Җәлилнең үлемсез поэзиясе бер генә укучыны да җилкендерми калмый, – ди Альбина Вәлиева.  

 

Балаларга кызыклы

Герой-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөрткән мәктәп укучылары «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесендә, «Шагыйрь һәм музыка» халыкара музыкаль-шигъри фестивалендә катнаша. Татар теле һәм әдәбияты буенча оештырылган төбәкара һәм халыкара фән олимпиадасында уңышлы чыгыш ясыйлар. Җиңүче һәм призёр булып танылган Салиха Хуҗина,  Замирә Шәрәфиева, Данис Шиһапов, Шәфкать Миңнегалиев, Арифҗамал һәм Әхмәткамал Хуҗиннарның талантлы яшьләр сафында булуы башкаларда да татар теленә булган кызыксынуны арттыра. Мәктәптә «Батырлык гасырларга кала» исемле төбәкара бәйге дә үткәрелеп килә. Анда Россия регионнарында яшәүче балалар, Муса Җәлилнең шигырьләрен һәм аның сүзләренә язылган җырларны башкарып, осталыкларын күрсәтә.

Югары сыйныф укучылары Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында эшләп килүче Яшьләр советы оештырган чараларда, «Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумында актив катнаша. Әлеге форумда быел Альбина Валиева да, чыгыш ясап, яшьләрне борчыган бик күп сорауларга җавап бирде. Мәскәүдән тыш, Казанда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы үткәргән абруйлы чараларда да актив ул.  

 

Онлайн дәресләр

Мәктәптә төрле милләт балалары белем ала. Татар телен өйрәнергә теләүчеләр арасында казах, үзбәк, кыргыз, азәрбайҗан, хәтта рус балалары да бар. Аларны телгә өйрәтүнең төрле алымнарын куллана мөгаллимә. Монда аның укытучы-методист булуы да зур роль уйный. Шунысын да әйтик: Альбина Вәлиева Башкортстанда туып үскән, Нефтекама педагогика көллиятендә, Казан дәүләт университетында һәм Мәскәүдәге югары икътисад мәктәбендә белем алган, татар, башкорт, төрек, инглиз, испан телләрен өйрәнгән. Балалар һәм яшүсмерләр белән дә уртак тел таба белә. Туган телгә мәхәббәтне үзеңдә булган җылылык аша гына башкаларга бирергә мөмкиндер шул. «Кеше, нинди милләттән булуына карамастан, үз ана телен белергә, башкалар янында һич тә кыенсынмыйча матур итеп сөйләшә алырга һәм башка телләрне дә өйрәнергә хакы бар» дигән принциптан чыгып эшли ул. Кайберәүләр, кара-каршы утырып, туган телен өйрәнергә оялырга, йә булмаса вакыты тар булырга да мөмкин. Андый кешеләрне һәм балаларны онлайн өйрәтүне җайга салган мөгаллимә. Шәкертләре арасында Төркия, Англия, Канада, Венгрия һәм башка илләрдә яшәүчеләр дә бар.

Өч сүз җитә

Татар телен белүнең никадәр кирәкле булуын кызыксынучыларга үз мисалында аңлата, бу җиһанда иң киң кулланыштагы тел икәнен әйтә. Үзе эшләгән «3 сүз» проектына таянып, «3 сүзне генә өйрәнегез, аннары аңа башкалары ялганып китәчәк, мең сүз өйрәнгәнегезне сизми дә калырсыз», – дип әйтергә ярата мөгаллимә, «татар телен өйрәнү авыр» дигәннәргә.

– Бала күңелендә туган телгә һәм телләр өйрәнүгә кызыксыну уятуның юллары күптөрле. Кеше 1000 сүз белсә, аңа теге яки бу телдә камил сөйләшеп китсенгә, башкалар белән даими аралашу, төрле чараларга, концерт, тамашаларга йөрү, шул телдәге җырларны өйрәнү бик файдалы. Мәскәү үзе дә кайнап торган телләр казанын хәтерләтә, нинди генә милләт вәкилләре яшәми биредә. Бүгенге глобальләшү шартларында туган телләрне саклап яшәү һәр кешенең күңел халәте дә әле ул, – диде мөгаллимә.

 

ГМ-инфо

Мәскәүдә уза торган «Чикләвек» уены – Россиядә татар телендә үткәрелә торган беренче һәм әлегә бердәнбер саналган интеллектуаль квиз. Аны әзерләүче, 2019 елдан бирле алып баручы – Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы урта мәктәп укытучысы Альбина Вәлиева. Бу уеннарда 150–200 ләп милләттәшебез, аларның меңләгән җанатарлары катнаша. «Чикләвек» уены 2021 елда Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан «Гражданлык һәм милләтара татулыкны ныгытуның иң яхшы практикасы» дипломы белән бүләкләнгән.

Фото: мәктәп архивыннан

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ