Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәхет яшәгән өйдә

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Фәнис улы Шакиров – бик яшьли татар хәрәкәтенә килеп кереп, үз урынын тапкан һәм ышаныч яулаган шәхес. Милли тормыш сагында эшләүче җитәкченең тылы да нык. Гөлнара һәм Данис Шакировлар гаиләсендә кунакта без бүген.

«Аллам, мондый киленең булса!»

Менделеевск шәһәрендә туып үскән Данис рус мәктәбендә белем алса да, әти-әнисе аны максатчан рәвештә татар сыйныфына бирә. Класс җитәкчесе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузалия Абдуллина. Ул исә  каллиграфиягә хирыс ире Дилүс абый ясаган өстәмә уку ярдәмлекләрен кулланып укыткан дәресләре аша туган теленә генә түгел, балаларның рухына үз милләтең белән горурлану орлыклары сала белгән. Физика, химия кебек төгәл фәннәр белән беррәттән, татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда да катнаша сәләтле егет. 9 нчы сыйныфта укыганда исә Менделеевск районы тарихында беренче тапкыр республика күләмендә җиңү яулап кайта.  Алга таба «Сәләт» аланнары, татарча КВН, татар филологиясе һәм тарихы факультетындагы студент тормышы, фольклор экспедицияләр, дистәләгән милли проектлар... Фәнни эзләнүләргә аяк бастыручы фәнни җитәкчесе – филология фәннәре докторы, профессор Әлфия Шәүкәт кызы Йосыповага аерым рәхмәтле ул.

Тормышта нәрсәгәдер ирешү өчен максат кую һәм гамәл кылу кирәклегенә шул чакларда ук төшенә Данис Фәнис улы:

 – Тулай торак коридорыннан узып барам шулай. Мин дүрт кешелек бүлмәдә яшим, профсоюз рәисе ике кешелек бүлмәдә тора. Мин моны күңелемә салып куйдым. «Данис, синең дә ике кешелек бүлмәдә яшисең килә икән, уку белән генә булмый, җәмәгать эшенә чумарга тиешсең!»

Шул чактагы максатчанлыгы гомер буена озата бара аны. Яңа үрләр яулаганда, тормышта адымнарны тиз ясарга насыйп була.

Гөлнара Балтач районы Чутай дигән авылда төп нигездә туган. Уку йортын сайлаганда, гомер буе балалар бакчасы мөдире булып эшләгән әнисенең дә, мөгаллименең дә йогынтысы зур була. Яңа гына кулына диплом алган яшь укытучысы Гөлчәчәк Габделхакова мәктәпкә университетның рухын, татар мохитенең бар җылысын алып кайта. Канатланган Гөлнара 5 нче сыйныфта ук һөнәрен сайлап куя инде.

 Мәктәп елларыннан ук бер-берсен күреп белсәләр дә, чын-чынлап тулай торак таныштыра аларны. Яшь йөрәкләрне генә түгел, ике кодагыйны да! Университет тулай торагына урнашырга әниләре белән килгән ике студент ишек төбендә үк йөзгә-йөз очраша, исәнләшеп, сөйләшеп китәләр. Бүлмәләренә әйбер ташып, баскыч буйлап тыз-быз чапкан уңган кызны күреп, шулчакны егетнең әнисе Гүзәл ханым: «Аллам, мондый киленең булса!» – дип әйтеп куя. Фәрештәләрнең «Амин» дигән чагына туры киләсен кем белгән!

Бүләк бирешү араларны якынайта

Ә булачак килен чынлап та уңган. Авылдагы теләсә кайсы эшне эх тә итми башкаручы, әти-әнисенең уң кулы, ике сеңлесенең төп терәге. Хезмәт белән тәрбияләнгән Гөлнара тулай торакта да тәмле әйберләрен пешереп өстәлгә куя да, кич утырырга кергән егетләрдән читенсенеп, башка бүлмәгә чыгып китә торган була. Кич азагына салат та юк, коймак та юк, өстәлдә бары хат ята: «Гөлнара, бик зур рәхмәт, тәмле булды!» ...Һәм  сыйланучылар исемлеге.  

Кулга диплом алганнан соң, эшкә урнашып, икесе ике тулай торакта яши. Бөтен аралашу телефон аша хәл белешү һәм сирәк кенә очрашулардан узмый. Тулай торакта яшәүче егетнең тормыш башлау өчен бар булганы –  машинасы. Ә күңелдә – алты ел эчендә иң ышанычлы кешесенә әйләнгән әдәпле Гөлнара... Тәвәккәлли егет. Яңа ел алдыннан сөйгәнен ресторанга чакыра. Чәй белән бергә бәрхет тартма да китерәләр кызга. Тәкъдим ясаганда бирелгән бу йөзек – бүләкләр арасында бүген дә иң кадерлесе Гөлнара өчен.

Гомумән, бүләкләр бирешү традициясе көчле әлеге гаиләдә. Ислам динендә дә бүләкләр бирешү араларны якынайтыр дигән бит. «Кайсы гына төбәккә бармасын, миңа гына түгел, әниләргә, сеңел-киленнәргә бүләкләрен төяп кайта ул. Үзебездә дә бар әйбер сатыла бит югыйсә. Чит җирдән кайткан күчтәнәч күңелле, ди. Тагын бер кадерле бүләге – туган көнемә алып биргән тегү һәм оверлок машинасы. Чалбар кыскартасы булса да, үзем тегеп куям», – ди уңган ханым.

 Нәсел җаваплылыгы

«Акыл белән өйләндем», – ди кияү кеше туенда сүз әйткәндә. Шунда ук аңлатмасын да бирә:

– Акыл белән өйләнү хис юк дигәнне аңлатмый ул, яратмаган кеше белән бер көн дә яшәп булмый. Безнең нәселдә аерылышу, хатын алмаштыру кебек күренешләр юк, шөкер. Бу мәсьәләдә әтиебезнең дә талканы коры иде: өйләнәсең икән – гомерлеккә! Нәселең йөзенә кызыллык китермәү өчен җаваплылык хисен сеңдерделәр. Дини, әхлакый яктан да менә шул нәсыйхәтләргә, минем рухыма туры килердәй җанга якын кешемне таптым мин Гөлнарада.

 Әби-бабай тәрбиясе төп нигездә үскән кызның калебенә дә нык сеңгән. Авылга су кергәнче чишмәгә йөргән кызларга Мәгъмүрә әбиләре гел әйтә тора: «Су юлында теләкләр кабул була, гел теләп йөр». Ә самими кыз баланың гел бер теләк:  сөйгәне озын буйлы, кара чәчле булсын. Эчкечелек колач җәйгән заманда әбиләре янә кисәтә: «Басмадан суыңны чайпалдырып чыкма, исерек була күрмәсен». Менә шулай йолалар, догалар, нәсыйхәт һәм  риваятьләр аша Аллаһ кушканча яшәргә, яр сайларга, ата-ана хакын хакларга өйрәткән әбиләренә чиксез рәхмәтле кыз.

– Дога-теләкләренең кабул булып, алар юраган кияү очравын күреп, әбиләрем сөенеп ятадыр. 91 яшендә бакыйлыкка күчкән Резедә әбием әле аны күреп калырга да өлгерде, – ди Гөлнара. – Данисның яшәү дәверендә бер тапкыр тавыш күтәреп дәшкәне юк. Мин кызу холыклы, ә ул ирләрчә сабырлыгы, акылы, зирәклеге белән барысын да җайлы гына хәл итә. Иң яраткан минутлар – сәгатьләр буе кара-каршы утырып, төрле үләннәр салып, сөйләшә-сөйләшә чәй эчү. Кайчакта чәйне берничә мәртәбә яңартам.

Гомумән, бәхет кайда яши, дигән сорауга икесе дә: «Өйдә», – дип җавап бирәләр. Туганнарын, дусларын җыеп кунак итү, бар бәйрәмнәрне өйдә уздыру яклы алар. Шуңа күрә әлеге йорттан кеше өзелми. «Әтиебез эштән кайтканда гына да, нур ияртеп керә ул. Улыбыз Әмирнең күзләре кабына, минем йөзгә елмаю куна», – ди Гөлнара. 

Әтисенең иң якын дусты

Казан шәһәре мэриясендә тәрҗемәче булып эшләгән талантлы тел белгече Гөлнара тормышның хәзерге мизгелендә гаиләне сайлаган. Ике яктан да гел малайлар гына туа бу гаиләдә. Традициясен дәвам итеп туган улларына исемне әтисе үзе сайлый һәм үзе куша. Әмир Казан шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең 3 нче сыйныфында белем ала. Буш вакытында музыка мәктәбендә курайны үзләштерә. Бишбалта мәчетенә дин вә әхлак дәресләренә йөри. «Түләүле дәресләр кешене дисциплинага өйрәтә, – ди төгәллек һәм тәртип яратучы әни кеше. – Өч дәресне сәбәпсез калдырсаң, чыгарып җибәрәләр». Ә футболга йөртү – әтисенең теләге.

– Баланы йомшаклык белән тәрбиялим, ләкин бу әле таләпчән булмау дигән сүз түгел. Шулай берьюлы балконнан Әмирнең ишегалдында уйнавын күзәтеп торам. Артык тәртипле бу. Гаиләдәге, милли белем йортындагы әдәпле мохит белән генә чикләнеп булмый, урамның үз кагыйдәләре. Тормышта терсәк тә кирәк кайчак. Ир бала моңа әзерлекле булып үсәргә тиеш. Шул көнне үк футбол буенча тренерга шалтыраттым да иң «усал» төркемгә яздыруын сорадым. Анда инде «чын тормыш» кием алмаштыру бүлмәсендә үк башлана. Ике атнадан ук баланың үзенә ышанычы артты, шуклыгына да мәйдан табылды. Бик яратып шөгыльләнә.

Әмирдән иң якын дустың кем дип сорасаң, җавабы бер: «Әти!» Күптән түгел генә әтисен туган көнендә котлап сүз әйткәндә дә: «Гел шулай дус булып калыйк», – ди ул. Ата кеше өчен моннан да зуррак бәя була аламы?

– Минем өчен иң рәхәт минутлар  – һәр иртә Әмир белән икәүдән-икәү генә машинада мәктәпкә бару. Юл шактый, шул ара эчендә бала белән рәхәтләнеп ачылып китеп аралашабыз.

Бала тәрбиясендә гел әти-әнисе Гүзәл апа белән Фәнис абыйның үрнәген кабатлыйм дип саный Данис Шакиров. Гаиләләрендә өч малай үссәләр дә, каты кул эләкми аларга, әмма таләпчәнлек нык була: авылда клубтан кайтышка эчү-тарту юкмы дип тикшереп каршылау да, үзләре эшкә киткәндә малайларга озын эш исемлеге язып калдыру да. Абыйсы Нәфис белән яшь аермасы әллә ни зур булмагач, иң ышанычлы дуслар булып бергә үсәләр, ә алты яшькә кече энеләре Руслан өчен алар һаман җаваплылык тоя. Туганлык тәрбиясе шулай салынган. Гаиләдәге чын ярату хисе, баланы уңышлары аша бәяләмәү үзенә ышанычын арттырып, тормышта урынын табуга нигез була дип инанган алар.

Баш та, муен да юк      

Эш мәшәкате өй ишеге бусагасыннан узмый, бу – язылмаган кагыйдә. Ләкин милли мәсьәләләр, ниндидер гауга тудырган проблемалар турында  рәхәтләнеп фикер алыша алулары татар дөньясында кайнаган ир белән хатынны тагын да якынайта. Шулай да Данис Фәнис улы: «Эшем – яшәү рәвешем», – дип кабатларга ярата. Җитәкче буларак битарафлыкны сөйми, эшенә җиңел караучылар ачуын чыгара аның. Гел кеше арасында, командировкаларда, илебезнең төрле төбәкләренә таралып яшәүче милләттәшләребез яшәешен кайгыртып йөргәндә, Гөлнарасы да аңлап, гаиләнең яшәү рәвешен дә «конгрессча» көйли:

– Кунаклар каршылау кызык бездә. Кеше килгәнче һичьюгы ун минут алдан кайт инде, дим. Кунаклар белән бер үк вакытта уен-көлкеле бер дулкын булып кайтып керә дә, бер-беребезгә карап көлеп җибәрәбез, – ди ул.

– Ишекнең бу ягына узуга, минем вазифам да, түштамгаларым да – барысы төшеп кала, Гөлнара өчен аның бер кыйммәте дә юк. Гади студент чактан танышып, тормышны юклыктан башлап җибәреп, бар булганны икәү бергә тапкангадыр ул. Хыялланырга, эзләнергә, үсәргә, төрле өлкәдә үземне сынап карарга гаиләмдә бөтен мөмкинлекләр булдырылган. Ышаныч һәм тугрылык – безнең гаилә формуласы. Моның өчен Гөлнарама гомер буена чиксез рәхмәтлемен. Шуңа күрә бездә баш та, муен да юк, бер-беребезне «боргаламыйбыз», – дип елмая гаилә башлыгы.

Бер-берсенә исем белән генә дәшәләр, бала тугач «әтисе-әнисе»нә әйләнәләр. Төрле спектакль-концертларга килгән чакыруларны сайлап кабул итеп,  рәсми кунак булып утырганда да, студент чакта театрга мең җәфа белән эләгеп, кырыйдагы баскычка утырып, спектакль караган «тәмле» мизгелләрне сагына алар.

 – Ниндидер калыплар белән яшәмибез. Һәр гаиләнең үзенең тәртибе, яшәү рәвеше. Бер гаиләнеке икенчеләргә ярамый. Бездә – күз карашы, кемдәдер – матур сүзләр. Ир-ат гаилә өчен җаваплылыкны тоярга тиеш, хатын-кыз матди як турында баш ватарга тиеш түгел. Ә өйдәге рәхәтлек – хуҗабикәдән, – ди алар беравыздан. Шунда гаилә башлыгы өстәп куя:

  – Җырдагыча, һәрнәрсә дә бер вакыт кына. Иң зур рәхмәтебез – яраткан әти-әниләребезгә. Тормышның бер мизгелен дә югалтасым килми, шуңа буш вакытым булуга гаиләмнең рәхәт дөньясына баш-аягым белән чумам. Иртәгәгә калдырмыйча, бүген яшисе килә.

Фотолар гаиләнең шәхси архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ