Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИ: кирәкме, кирәкмиме?

Түгәрәк өстәл

Россия Президенты Владимир Путинның быел Федераль Җыенга еллык юлламасында «Чыгарылыш укучыларына икенче мөмкинлек бирергә кирәк» дигән фикер яңгырады. Президент мәктәптә  бер нәрсәгә өйрәтеп, ә имтиханнарда башкасын таләп итүне хупламавын белдерде. Шуңа күрә еш кына ата-аналарга репетиторлар ялларга туры килә. Илбашы, бу проблеманы хәл итәргә һәм Бердәм дәүләт имтиханы механизмын камилләштерергә кирәклегенә басым ясап, югары уку йортларына кабул итү компаниясе ахырына кадәр берәр фәннән Бердәм дәүләт имтиханын кабат бирү мөмкинлеге булдыру тәкъдимен әйтте.
Шул уңайдан безнең редакция «Бердәм дәүләт имтиханындагы быелгы яңалыклар һәм аның укучы тормышына тәэсире» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрде. 

Агымдагы уку елында Бердәм дәүләт имтиханының төп чоры 23 майда башланачак һәм 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 

Быелдан башлап Бердәм дәүләт имтиханын яңадан тапшыру өчен өстәмә ике көн кертелә.  

Түгәрәк өстәлдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының төп киңәшчесе Ландыш Әхмәтова, Казанның  33 нче гимназиясе директоры Фаяз Гыйззәтуллин, 27 нче гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Яруллина һәм татар теле, әдәбияты укытучысы Гөлфия Гыйләҗева; 84 нче мәктәпнең тарих укытучысы Гөлнар Батманова катнаштылар. Түгәрәк өстәлне  журналист Мөршидә Кыямова алып барды.

 Мөршидә Кыямова:
– Ландыш ханым, сүзне сездән башлыйк әле. Бердәм дәүләт имтиханы буенча быел нинди яңалыклар көтелә?

 Ландыш Әхмәтова: 
–  Россия Президенты Владимир Путин  юлламасыннан билгеле булганча, БДИ өчен өстәмә ике көн биреләчәк. Бу – укучыларның  имтихан балларын яхшырту өчен әйбәт мөмкинлек. Әлеге форсат быелгы чыгарылыш укучылары өчен генә биреләчәк. Алар шушы ике көндә үзләре теләгән фәннәрнең балларын яхшырту нияте белән имтиханны  яңадан тапшыра алачак. Балаларда кабаттан тапшыруга ихтыяҗ бар, булмаса бу югары дәрәҗәдә яңгырамас иде дә. Ул фәкать баланың үз теләге белән башкарылачак, бернинди  мәҗбүриләү булмаячак.
Мөршидә  Кыямова: 
– Шуны да ачыклап китик әле: Татарстанда укучылар имтихан бирүдә нинди фәннәргә өстенлек бирә?
Фаяз Гыйззәтуллин:
 – Балалар теләгәне күбрәк җәмгыять белеме, информатика, биология фәннәренә туры килә. Россия Президентының  тәкъдиме, чыннан да, укучылар, бигрәк тә ата-аналар өчен зур шанс кебек. Психологик яктан да бу аларга уңай тәэсир итәр, беренче чиратта җаваплылыкны арттырыр, дип уйлыйбыз. БДИ, гадәттә, таныш түгел укытучылар күзәтүендә чит  мәктәптә,  камералар астында үтә.  Яхшы билгеләргә генә укып барган бала да яңа мохиттә үзен төрлечә тотарга мөмкин. Биремнәрдән югалып калуы да табигый. Имтихан нәтиҗәсе еш кына кәефкә дә бәйле була. Ә инде өстәмә көн булгач, аның, минем тагын бер шансым бар, дип үз-үзен тынычрак тотуы ихтимал. Мин үзем укучыларга тагын бер мөмкинлек бирүне хуплыйм. Дөресен генә әйткәндә, үзгәрткәләп тору ул – бер стереотиптыр инде, чөнки, бердән, БДИ 20 елга якын сынап карау этабында эшләп килә. Аңа инде күптән күнегергә вакыт. Ата-аналар да, укучылар да  моңа психологик яктан әзер. 

 Мөршидә Кыямова:
– 20 ел кайбер нәтиҗәләр ясарга җитәрлек вакыт. Яшь татарстанлылар нинди предметлардан алдырта? 
Ландыш Әхмәтова: 
– Татарстанда,  Россия белән чагыштырганда, күрсәткечләр уңай динамикада бара,  имтихан баллары югары. Безнең укучылар физика, математика, химия, биология фәннәре буенча югары баллар ала. Педагогларыбыз – чын профессионаллар, тырышлыклары, фидакяр булулары белән аерылып торалар. Шунысы куанычлы: 100 балл җыйган укучыларыбыз да елдан-ел арта бара. Бу күрсәткеч  мөгаллимнәребезнең тырыш эш нәтиҗәсе бит. Мәсәлән, 2023 ел нәтиҗәләре буенча 9 укучыбыз 2 фәннән БДИны 100 баллга тапшырды: болар – Казаннан 170 нче лицей, 131 нче лицей, 39 нчы мәктәп, Түбән Камадан 10 нчы мәктәп белән 35 нче лицей, Мөслим гимназиясе,  Чаллыдан 76 нчы гимназия, Чистайның 1нче лицей укучылары. 100 баллы нәтиҗәләрне ел саен иң күп  Казан шәһәре, Чаллы шәһәре, Бөгелмә, Түбән Кама һәм Чистай муниципаль районнары укучылары күрсәтә.
Мөршидә Кыямова:
 – ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин миңа биргән бер әңгәмәсендә бүген Россиядә, БДИдан тыш, укучыларның белемен бәяли торган башка механизм булмавын искәрткән иде. Элек мәктәпләрдә  – чыгарылыш, аннан вузларга керү имтиханнары булса, бүген БДИ ике сынауны берләштерә дигән сүз. Бу бит икеләтә җаваплылык. Вузга керергә уйласаң, җәй буе әзерләнергә вакытым бар әле, дип тынычлана алмыйсың.

 Гөлфия Гыйләҗева:
 – Мин үз тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтәм: чыннан да, бүгенге көндә  укучыларның белемнәрен сынау өчен БДИдан кала башка бер система эшләнмәгән әле. Ул чыгарылыш сыйныф  укучыларын сайлап алынган предметлардан имтихан бирүгә әзерлекне алданрак башларга мәҗбүр итә. Һәр укучы максатчан рәвештә үзе сайлаган фәннәрне әзерли. Бу инде үзләре күз төбәгән вузның юнәлеше белән бәйле була. Ул башка шәһәрләрдәге, әйтик, Санкт-Петербургтагы, Мәскәүдәге югары рейтинглы  уку йортлары да булырга мөмкин. Шул ягын исәпләгәндә, БДИның өстенлеген күрми мөмкин түгел. Мисал өчен, безнең быелгы чыгарылыш укучылары арасында документларын Мәскәү вузларына биреп карарга теләк белдерүчеләр дә бар. 

Гүзәл Яруллина: 
– 10 нчы сыйныф җитәкчесе буларак, шуны әйтә алам: 11  нче сыйныфка бала аңлы рәвештә югары уку йортына керү өчен белем алам дип килә. БДИны уңышлы  тапшыру өчен, сүз дә юк, укытучыларга да, балаларга да шактый тырышырга кирәк. Шул ук вакытта вузларга бит быелгы чыгарылыш укучылары гына түгел, ә алдагы елларда укып чыккан яшьләр дә килә. 
Гөлнар Батманова:
 – БДИны тәнкыйтьләүчеләр байтак. Ә кайда соң заман таләпләренә җавап бирә торган яңа платформа? Ул бит күз уңында булырга тиеш. Булган очракта да әле аны җәһәт кенә тормышка ашырдым димә! Моның өчен шактый көч түгәргә, мөгаллимнәр белән киңәшләшергә, проектны сынап карарга, дәреслекләр, методик ярдәмлекләр әзерләргә кирәк булачак. Хәзерге заманда  БДИ – Россия җирлегендә белем сыйфатын тикшереп карауда зур мөмкинлеккә ия ысуллардан берседер. Ике ел элек 11 нче сыйныф укучыларын чыгардым. Бер укучым бик ныгытып тарих һәм җәмгыять белеме белән шөгыльләнде. Тарихтан 90 баллдан югарырак нәтиҗә күрсәтеп, КФУның тарих факультетына укырга керде. Берничә айдан күрәм: егетем  укуын ташлаган, «Дөрес уйлап бетермәгәнмен», – ди. Ул БДИда җәмгыять белемен 80 баллга тапшырган иде. «Шул фәнне кабат  биреп карыйм», – ди. Быел очрашкач белдем: җәмгыять белемен 96 баллга тапшырып, юридик факультетта белем ала. Тормышта шулай да булырга мөмкин. БДИ яшьләргә хыял-максатларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Дөресен генә әйткәндә, кайбер укучылар 11 нче сыйныфта да югары уку йортларын уйлап бетерми генә сайлыйлар. Андыйларга БДИ нәтиҗәләреннән берничә ел файдаланырга мөмкин. Имтиханнарда БДИ  системасы калырга тиеш, дип уйлыйм.

Гүзәл Яруллина:
 –14 елдан бирле имтихан уздыру пунктында (ППЭ) җитәкчелек итәм. Соңгы 10 ел дәвамында имтиханнардагы үзгәрешләрне күзәтәм. Элек балалар эшләрен кәгазьдә язалар иде һәм без аларны тикшерүгә җибәрә генә идек. Хәзер инде ул язылган эшләрне сканлаштырабыз. Билгеле бер тәртипкә салынган, камилләшкән, төгәл механизм. Һәрбер бала бер үк вакытта, бер үк шартларда белемнәрен күрсәтә ала. 

Мөршидә Кыямова: 
– Мәсьәләгә икенче яктан килеп, менә нәрсәләр әйтер идем. Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү әсбапларын, сорау җыентыкларын арзан димәс идем. Шуның өстенә репетиторлар хезмәте киң колач җәйде, онлайн мәктәпләр ишәйде. БДИ бизнеска әйләнеп калмасмы?

Гөлнар Батманова:
 – Әсбапларны Интернеттан  электрон формада алу мөмкинлеге бар. Укучыларыбызга ФПИ (Фонд перспективных исследований) сайтыннан файдаланырга киңәш бирәбез. Без, укытучылар, Ольга Котова, Татьяна Лискова кебек үзебез белгән, ышанган авторларны тәкъдим итәбез. Басма китаплар сатып алуны мәҗбүр итеп куймыйбыз. Рус теле һәм математикадан  гына БДИга әзерләнү программа кысаларында бара. Ә сайлап алына торган фәннәрдән имтихан тапшыру өстәмә материаллардан мәгълүматлы булуны күздә тота, чөнки программа материалы – ул база гына. Укучылар, мәсәлән, җәмгыять белеме, информатика, физика, химия, биология кебек предметларны сайлап алган очракта, имтихан сорауларында ул фәннәр программа чикләреннән чыгып китә. Боларга әзерләнү өчен хәзер электрон формадагы әсбаплар бик күп. Укучыларның аларны эзләп табарга иренмәве генә кирәк. 
     Мөршидә Кыямова
– Репетиторга мөрәҗәгать итү ул, бер яктан, укучының үз-үзен иминиятләве булса, икенче яктан, ата-аналарның кесәләрен бушату, дип уйлыйм. Шулай да, дөресен әйтсәк,  хәзерге вакытта БДИны өстәмә репетиторларга мөрәҗәгать итми генә югары балларга тапшыру мөмкинме?

Гөлнар Батманова: 
– Мин укыткан тарих фәнен 80–90 баллга мәктәптә алган белемгә таянып та биреп була дип саныйм. Укучылар арасында кыска курслар сатып алучылар. Ул  курстагы материалларны  без барыбер дәрестә кабатлыйбыз. 

Фаяз Гыйззәтуллин: 
– Әгәр дә бала тырышлык күрсәтмәсә, бернинди репетитор да аңа предметны 100 баллга тапшырырга ярдәм итә алмый. Укучының үз теләге булырга тиеш! Репетитор  ата-ана акчасы бәрабәренә генә  укучы башына белем тутыра алмый. Әти-әнинең үз теләге белән  балага өстәмә укытучы яллау, дигән сүз ул. Укучы мәктәптә  педагогның һәр дәресенә йөрсә, өй эшләрен төгәл үтәп барса, мәктәп укытучысы да һәрбер баланы 60–70 баллга бирерлек итеп әзерли ала.  
Укучы урта белем алу дәвамында 15–16 предмет өйрәнергә тиеш. Мәктәпләрдә барлык фәннәр дә мәҗбүри. Ә инде имтиханга килеп җиткәндә, алар рус телен, математиканы һәм сайлап алынган бер-ике предметны югары дәрәҗәдә өйрәнә алалар. Ә белемле итүче чын әзерлек ул беренче сыйныфтан ук башлана...

Гөлфия Гыйләҗева:
– Безнең яраткан сүзебез – системалылык булырга тиеш. Безнең мәктәптә өстәмә дәресләр дә бушлай. Ул башка мәктәпләрдә дә шулайдыр дип беләм. Балалар атнасына, ким дигәндә, ике сәгать үзләре  сайлаган фәннәрдән укытучылар белән шөгыльләнә. Шулай ук каникул вакытларында да балаларны онытмыйбыз. Алар консультацияләргә килә. Минемчә, балага 8–9 нчы сыйныфта профориентация буенча    юнәлеш биреп, нинди һөнәр иясе булырга теләвен ачыклый алабыз. ТДИ биргәндә, менә шул юнәлештәге фәннәрне ул үзенә репетиция буларак сайларга һәм максатчан рәвештә кая барасын белергә тиеш дип  аңлатабыз. 9 нчы сыйныфта профильле мәктәп сайлап, мәсәлән, табиб булырга тели икән, ул шул юнәлештәге лицейга китәргә тиеш. Икътисадчы  булырга тели икән, социаль-икътисади профильле мәктәпкә күчә  ала. Мин үзем  укучыларыма шундый киңәшләр бирәм.

Гөлнар Батманова:
 – БДИның базасы 9 нчы сыйныфка кадәр салынып куела инде ул. Мин дә балаларга әйтәм: ТДИ вакытында  җәмгыять белеме бирәсез икән, димәк, 10 нчы  сыйныфка килгәндә, сезнең инде белем түшәмәсе (пласт) бар. Кайбер нюансларына игътибар итә-итә шуның буенча эшли башлыйбыз. Аны киңәйтәбез. Дәресләр алып барганда, без бит программа материалы артыннан гына кумыйбыз. 

Мөршидә Кыямова: 
 – Югарыда яңгыраган фикерләрдән чыгып та, БДИның төп максаты укучыларны институт, университетларга  укырга кертү кебек тоемлана. Тик шунысын да онытмыйк: вуз белеме һәрбер кеше алырлык булса, ул югары белем буламы соң? Бәлки, университетлар чын-чынлап белемгә омтылган һәм аны кабул итәргә әзер яшьләр өчен генә булырга тиештер? Бәлкем безнең җәмгыятькә нәкъ менә ХХI гасыр Ломоносовлары җитмидер... Таякның ике башы булган кебек, югары белемле булуның да икенче башы бар: 5–6 ел дәвамында бюджет акчасына ыштан туздырып йөрүчеләр юк, дип кем авыз тутырып әйтә ала соң? Вуз дипломы алып, тырнак ясау остасы булып киткән яшьләребез дә ишәйде бит инде. Югары белемне БДИ имтиханы нәтиҗәләре буенча алу мөмкинлеге уңай күренеш булган очракта да, студентлар белемнең кирәклеген тойсыннар иде.Чөнки кемдер скальпель тотып, сырхау каршына килеп баса, кемдер йөзләгән бала каршында белем бирергә тиеш була бит әле. Югары уку йортларына җиңел генә керү нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икән? Бу сорау да кайберәүләрне борчый торгандыр дип беләм. 
Ләкин әлегә урта белем системасында эшләүчеләрнең моңа җавабы юк, чөнки ул югары белем бирү һәм халык хуҗалыгының башка өлкәләренә карый. 

БДИ турында кызыклы фактлар:
– БДИ Франциядә Африкадагы элеккеге француз колонияләре бәйсез дәүләтләр дип игълан ителгәннән соң кертелә. Бу чорда Франциягә афро-иммигрантлар дулкыны килә. Аларның белеме шулкадәр түбән булган ки, алар аңлаешлы рәвештә «әйе», «юк» дәрәҗәсендә генә җавап бирә алганнар, күбесе унга кадәр генә саный белгән. Нәкъ менә шулар аркасында илдә имтиханнар системасы гадиләштерелә: БДИ һәм сораштыруның тест системасы кертелә.  Анда фикерләү осталыгы фаразлау белән алыштырыла. 

– Россиядә Бердәм дәүләт имтиханы кертү Болон процессы белән бәйле. Бу – Европа территориясендә гамәлдәге мәгариф стандарты. Аның асылы югары белемне бакалавриат һәм магистратурага бүлүдә. Бу системада БДИ – мәктәп укучыларының белемнәрен бәяләүнең бердәм стандартлаштырылган ысулы. 

– Россия укучылары БДИ белән беренче тапкыр 1997 елда очрашкан. Ул вакытта бу чыгарылыш укучыларын ирекле тестлау дип атала, ә аның инициаторы  мәгариф министры Владимир Филиппов була. 

Фото: Альберт Сабир
 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ