Белорусча Май чабу
Май чабуны (Масленица) билгеләп үтүче башка славян халыклары кебек үк, белоруслар да әлеге бәйрәмне кышны озатып, язны каршы алу белән бәйли. Белорус халкында Май чабуның төрле атамалары бар. Кайбер өлкәләрдә аны Масленка, Сырница дип тә атыйлар. Чөнки елның бу фасылында һәр табында сөт ризыклары мулдан була. Бәйрәм көннәрендә олысы да, кечесе дә шулар белән сыйлана. Май чабу чаралары җиде көн дәвам итә.
Казанда яшәүче белоруслы Галина һәм Александр Барановлар, туган якларыннан читтә гомер итүләренә карамастан, Май чабу бәйрәмен ел саен истәлекле итеп уздыралар. Бәйрәмгә туганнар гына түгел, дуслар, якташлар да чакырулы. «Туган як бүләге ул – Май чабу бәйрәме», – диләр алар. Белорус халкының февральнең ахырында узачак Май чабу чараларына әзерлек хәзер тулы куәт белән бара.
«Туып үскән нигеземне – Белоруссиянең Гомель өлкәсендә урнашкан Людвин авылын – 17 яшемдә калдырып, укырга дип, читкә чыгып киттем. Язмыш кайсы гына шәһәр белән очраштырмады да кая гына алып килмәде. Ә шулай да ирем белән 1986 елда Казаныбызда төпләнүемә сөенеп туя алмыйм. Монда безгә үз гореф-гадәтләребезне саклап, барлап, кадерләп яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр бар», – дип сөйли Галина ханым. Балачактан үз халкының гореф-гадәтләрен күңеленә сеңдереп килгән, күп кенә йолаларны әти-әнисе, әби-бабаларыннан ук отып калган ул. Лаеклы ялда булуына карамастан, Галина Алексей кызы милләт дип янып яши. Ул – Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты каршында эшләп килүче «Спадчына» берләшмәсенең әгъзасы, белорус телендә шигырьләр авторы. Үзе кебек актив якташлары белән алар бик күп чаралар оештыралар, бу эшкә хәтта ире, кызы, хәтта 10 нчы сыйныфта укучы оныгы да өлеш кертә икән. Милләт тамырлары ныгысын дип, әнә шулай көч куя алар. Балаларына да шушы кыйммәтләрне сеңдереп баралар. Еллар тузаны, замана шаукымы йолып алмасын, кайда булсалар да, күңелләрендә туган тел, гореф-гадәт яшәсен дип тырышулары.
«Белорусларда Май чабуның үз традицияләре бар. Бу – иң элек атна дәвамында билгеләнгән көннәрне исәпкә алып, аларны исемнәре һәм мәгънәләре буенча билгеләп үтү. Май чабуга кагылышлы бер кызык традициянең авылыбызда үткәрелгән мизгелләре әле дә күз алдымда. «Бүрәнә ташу» дип аталган бу йоланы авыл җирендә өйләнмәгән ир-егетләргә уйнаталар иде. Егетләрнең аякларына бүрәнә бәйләнә, алар шул авыр түмәрне күпмедер ара сөйрәп барырга тиеш. Теләмисең икән, акча яки тәмле күчтәнәч белән котыл! Уенның мондый төре дә бар. «Бүрәнәле» егет кияүдә булмаган кызлы йортка кереп, анда сый-хөрмәткә тиенеп чыга иде. Хәзер мондый йолалар үтәләдерме, белмим, һәрхәлдә, замана үзгәргән саен, без дә аларның кайберләрен яңарттык. Кайберсе әүвәлгедәй сакланган. Мисалга, мин Май чабу атналыгында кияүне сыйлау көнен көтеп алам, аны бөтен традицияләрне саклап үткәрәм. Киявем килешкә тәмле коймаклар әзерлим», – дип сөйли Галина ханым. Аның сүзләренчә, барлык славян халыкларында да коймак – Май чабу бәйрәменең төп сые. Бу юкка гына түгел, борынгыларда ук коймак кояш, яз җитү билгесе булып саналган.
Ә менә белорус халкының Май чабу бәйрәменә яратып һәм осталык белән әзерләнә торган күренекле ризык – данлыклы бәрәңге коймаклары (драниклары) да бар. Галина Баранова әйтүенчә, бәйрәмдә ул – табынның күрке. «Каймак белән дә ашап җибәрсәң, телеңне йотасың! Янында коймак та, кайнатмалар да торса – бәйрәм өстенә нинди ямь!» – ди ул. Менә ничә еллар инде әлеге күркәм бәйрәмгә алар дус-туганнары белән Аккош күле буена җыелалар. Карлы күккә ашкан биек наратлар арасында туган телләрендә шигырьләр укып, газиз милләтләренең гореф-гадәтләрен барлыйлар, милли ризыклардан авыз итеп, елга нәтиҗәләр ясыйлар. Ә ул урамдагы күңелле уеннар дисеңме! Аларга да, әлбәттә, заман үз сулышын өргән, элекке күк резин тәгәрмәч ягып, салам карчыгага кидерү дә юк. Ә менә монда җыелган һәркемнең күңеле милли җепләргә тоташкан әле. Шушы традицияләрне барлап торганда, ул җепләр өзелмәс тә.
Ямьле бәйрәм – Май чабуны каршылыйбыз быел да,
Күңел ачып, уйнап-биеп үткәрү уебызда.
Майга манып, балга салып, коймаклардан авыз ит!
Милли җырлар, шигырьләрдә халкыбызның даны бит!
Белорусларда Май чабуга бәйле кызыклы фактлар:
- Май чабуның төп чаралары булып атта йөрү, чана шуу саналган.
- Атна буе табын күрке – коймак булган. Аеруча пәнҗешәмбе көнне, «Май чабу көннәре» башлангач, бу ризыкның кадере арткан.
- Белорусларда Май чабу вакытында әле дә булса борынгыдан килгән утын агачын өстерәү, мендәр сугышы кебек уеннар сакланган.
- Май чабу көннәрен йомгаклап, белоруслар салам карачкы яндыра. Руслардан аермалы буларак, бу халыкта аңа резин тәгәрмәч киертеп яндыру гадәте дә булган.
Галина Барановадан белорусча бәрәңге коймаклары (драниклар):
Кирәк булачак: бәрәңге – 600 г, йомырка – 1 данә, суган – 1 данә, сарымсак – 2 кечкенә тырнак, каймак – 1 аш кашыгы, үсемлек мае – 2 аш кашыгы, тоз –0,5 чәй кашыгы, он – 1 аш кашыгы.
Иң элек бәрәңгене вак угыч аша уабыз яки блендер ярдәмендә ваклыйбыз. Сусылрак бәрәңге коймаклары өчен вак угыч, ә кетердәп тора торганын авыз итәсегез килсә, эресен кулланыгыз. Уылган бәрәңгенең суын түгәбез. Аңа йомырка, тоз, вак итеп туралган суган һәм сарымсак өстәп болгатабыз. Шул массага каймак, аннан он салабыз һәм камыр басабыз. Әзер камырдан яссы формалар әвәләп, кайнар табада, үсемлек маенда ике ягын да яхшылап кыздырабыз. Табынга кайнар килеш, каймак белән бирәбез. Тәмле булсын!
Фотолар Галина Баранованыкы
Комментарийлар