Логотип Магариф уку
Цитата:

Бер гасырлык волейбол

Баксаң, бер матч вакытында волейболчылар кимендә 250 тапкыр сикерә, 750 метр араны йөгереп уза икән. Моның кадәр хәрәкәтне үзләре сизмидер дә, бәлки, әмма тәндәге һәр буынның күзгә күренеп ныгуын тәгаен беләләр, шуңа бу спортка мөкиббән дә алар. Волейболда тән җәрәхәте алу куркынычы да бермә-бер ким, күңел өчен азыкны да мулдан җыярга була. Бер гасырлык тарихы булган әлеге спорт төренең бәрәкәтле якларын барлыйбыз.

Декреттан волейболга

Казанда яшәүче Альбина Кәримова – волейболга очраклы килеп кергән спортчы. Спортчы дию дә хак түгелдер, яшь әни моннан берничә ел элек кенә волейбол мәктәбен үз иткән. «Декреттан арып, күңелемә ял эзләп килдем», – ди ул үзе дә. Сәламәтлек белән бәйле проблемалары да этәргеч ясаган. «Табиб махсус күнекмәләр билгеләгән иде. Ә минем аларны үтәргә сабырлыгым җитмәде. Холкыма тиз һәм җәһәт эшләр якын. Шул вакытта ирем волейболга барырга тәкъдим итте. Үзе дә шактый еллар әлеге спорт белән дус. Хәзер менә икәүләп йөрибез», – дип уртаклаша инде тәҗрибәле волейболчы. Тәҗрибә дигәннән, тренировкалар атнага кимендә ике тапкыр уза. Альбина өчен спорт залы өйләреннән шактый ерак булуы да киртә түгел, волейбол инде күптән шөгыльдән узып, тормыш рәвешенә әверелгән.

Бар яктан да килгән спорт

«Сәламәтлек, физик яктан чыныгу белән беррәттән, үз-үзеңә ышаныч, җаваплылык хисе, яхшы тәрбия дә волейболдан башлана», – дип сөйли башкалада олылар һәм балалар өчен эшләүче танылган волейбол мәктәбе җитәкчесе Андрей Кочнев. Тренер фикеренчә, волейболда бердәнбер авырлык – уенның техникасын аңлау. Тәҗрибәле уенчымы ул, спортка әле яңа килгән һәвәскәр булсынмы, һәркайсы алдында мәсьәлә бер – яшен тизлеге белән алдыңа очучы тупны дөрес юнәлештә кире ату, аннан бигрәк һөҗүмне блоклау. «Бу техника бала чактан ук формалашса яхшырак. Тренировка саен һәркем уенны тоемларга, икенче уенчының хәрәкәтен, киләсе адымын укырга өйрәнә, хәтта тупның кая очасын да чамалый башлый. Тагын бер хикмәт:  волейбол ул – тиз реакция уены, димәк, бу спортны сайлаган кеше әлеге күнекмәне дә камилләштерә ала», – ди тәҗрибәле тренер.

Андрей Кочневның зур спортка юлы кайчандыр гади кызыксынудан башланган. «7–8 нче сыйныфта укыганда, дустым очраклы гына волейбол уйнарга чакырды. Шуннан кереп киттем», – ди ул. Соңрак, инде мәктәптә физик тәрбия укытучысы булып эшләп йөргән мәлендә, балалар һәм олылар өчен шәхси волейбол мәктәбен ачу идеясе белән яна башлый. «Ачылгач та, секциягә нибары бер кеше йөрде. Күңелем төшеп, мәктәпне ябыйм дип тә уйлаган идем, әле дә ярый тормыш иптәшем бу уемнан кире кайтарды. 3–4 ел эчендә мәктәбебез белән кызыксынучылар саны бермә-бер артты, филиалларыбыз да бердән дүрткә әйләнде».

Уен барышында хисләр ялкыны ир затларын да көлгә калдырырлык. Хәер, кайчак кызлар да кимен куймый икән. Димәк, волейбол – үзенә күрә эмоцияләрне кузгатып алу өчен дә менә дигән форсат. Ыгы-зыгылы тормышыбызда монысы да үзе бер терапиягә тиң.


Ыгы-зыгылы тормышыбызда волейбол үзе бер терапиягә тиң.

Саба йолдызлары

Уен мәйданында нинди хисләр өермәсе кузгалганын Байлар Сабасы волейболчы кызлары яхшы белә. Саба районының хатын-кызлар муниципаль хезмәткәрләре командасы оешканга инде сигез ел, әмма уенчыларның күзләрендә очкын элеккечә, күңелләрендә әле дә җиңү дәрте. Юкса  район күләмендә җаваплы вазифаларда эшләп, гаиләсен кадерләп, балалар тәрбияләгән җирдән атнага берничә тапкыр тренировкаларга вакыт табарлар идеме?! Араларында өч-дүрт бала үстерүче әниләр дә бар. «Уйный башлаганда, күпләребез яшь әниләр идек, хәзер инде ул-кызларыбыз 17–18 яшьтә. Тренировкаларга ияреп йөреп үстеләр, уеннарны күреп, ярышларда безнең өчен җан атып тордылар. Үз үрнәгебездә спортка мәхәббәт тәрбияләдек», – ди үзе дә өч бала әнисе, «Муниципаллар» командасы капитаны Гөлчәчәк Хуҗина. Аеруча тормыш иптәшләренә рәхмәтле спортчы гүзәлләр, аларның терәген тоеп тәҗрибә ныгытулары. Тырышлык җимешен ярышларда ук татыйлар – район, республика киңлегендә узган турнирларда беренчелек күп вакыт аларда. Җитәкчелек тә сүз белән түгел, иң элек гамәл белән ярдәм итеп тора: җылы, якты зал-мәйданнары, өр-яңа килешле спорт формасы, ярыш-турнирлары, бүләкләре, хөрмәт итүләре кадерле. Ә инде уеннар тынып торган арада бергә җыелып гәпләшеп алулар, туплы дөньяны тәгәрәтеп, тормыш пәрдәсен ачулар – үзе бер рәхәт, күңел гаме дә әле.

Волейбол – тырышлар спорты

Киров өлкәсе Малмыж районы Иске Йөрек авылында балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә түгәрәкләрнең ниндие генә юк. Спорт секцияләрен генә саный китсәң дә, каладагылардан кимен куймый саладагылар. Шәһәрдә чакрымнар йоткан вакытны биредә, берьюлы берничә шөгыльгә бүлеп, файдалы итеп уздыралар. 8 нче сыйныф укучысы Әминә Кашапова кебек тырыш кызлар аеруча. Волейболны бигрәк тә үз итә Әминә. Джампинг белән вакытлары туры килгәч, ике дә уйламый, туплы спортка өстенлек биргән. «Күңелемә якынрак булуы, башка спорт төрләренә караганда тән җәрәхәтләре алу куркынычы булмау, организмга авырлык китермәве җәлеп итте», – ди Әминә. Тренировкаларда узган вакыт аның өчен файдалы гына түгел, рәхәт тә. Командада якын дуслары булу да спорт залына тартып тора кызны. Моннан тыш, волейбол максатларга ирешергә өйрәтә, дисциплина тәрбияли.

Казаннан ерак түгел урнашкан Габишево бистәсендә волейбол түгәрәгенә йөрүче Тимур Осиповның фикерләре Әминәнекенә теләктәш. Дөрес, 13 яшьлек егет үзен волейболчыга санамый. Бу спортка килеп керүен дә әлегә очраклылык дип күрә. Әмма данлыклы волейбол командаларының тормышыннан хәбәрдар ул. Мәскәүнең «Динамо»сы белән үзебезнең «Зенит» очрашуын кызыксынып күзәткән, Казан командасының җиңүен горурланып каршылаган егет. Үзе дә аңлап өлгергән – волейбол тырышлар һәм максатчаннар спорты, димәк, ул монда вакытлыча түгел.

«ГМ»– белешмә

Волейболны озын буйлылар спорты диләр. Ә менә япон уенчылары күп тапкырлар моның киресен раслады. Мисал өчен, данлыклы Томохиро Ямамото волейболның чын легендасы санала. Озынлыгы 171 сантиметр булуга карамастан, ул – Япониядә иң титуллы уенчы. Гаҗәеп тизлеге, тупны төгәл атуы һәм көндәшенең адымын аңлап өлгерүе аны волейбол дөньясында иң яхшы сакчыларның берсе итеп таныткан.

Бу кызык!

Популярлыгы буенча волейбол футболдан гына калыша. Бактың исә, бу спорт белән дөнья буенча миллиардка якын кеше шөгыльләнә икән, ә бу планетабыздагы барлык кешеләрнең 15 проценты волейболны үз итә дигән сүз. Дөрес, профессиональ дәрәҗәдә түгел.

Фото спортчыларның шәхси архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ