Логотип Магариф уку
Цитата:

Бер герой исемендә ике мәктәп

Кайберәүләр «Мәктәптә патриотик тәрбия кирәкме, ул нинди формада алып барылырга тиеш?» дигән сорау куя. Моңа төрлечә җавап бирүчеләр, аның төрле юлларын тәкъдим итүчеләр булды. Шуның берсе – мәктәптә укучылар катнашында Дәүләт гимнын уйнату һәм әләмен алып керүне Россия Президенты Владимир Путин хуплады. РФ мәгариф министры Сергей Кравцов бу чараны «Үсеп килүче буында гражданлык хисләре тәрбияләүнең мөһим элементы» буларак билгеләп үтте. Димәк, патриотик юнәлештәге эшчәнлекнең, балалар бакчасыннан башлап, һәр белем бирү йортында эзлекле рәвештә алып барылуы мөһим. Ватанны ярату, патриотик хисләр анадан, туган төбәктән башлана. Шуңа да укытучыларның үзе укыткан дәресләрдә әлеге теманы даими күтәрүе табигый. Лаеш районы Столбище урта мәктәбенең бу яктан электән салынган үз йөзе бар, ул Советлар Союзы Герое Алексей Малышев исеме белән бәйле.

 

Батырлар исеме, еллар узгач та телдән төшмичә, буыннан-буынга күчәр. Лаеш районы Паново авылында дөньяга килеп, гомеренең соңгы тукталышы Сочида булса да, А. Малышевны яшь буын якташлары белә, искә ала. Илебезгә  фашист илбасарлары басып кергән Хәтер көне алдыннан быел батырның туган ягында, аның исемен йөрткән Столбище урта мәктәбендә булырга туры килде. Батыр якташыбыз белән бәйле истәлекләрне кадерләп саклаучы белем йорты җитәкчесе Ирина Романова сөйләгәндә, илебез азатлыгы өчен көрәшкә күтәрелгән миллионлаган ватандашларыбыз күз алдына килеп басты.     

– Сугыш ветераннары, геройлар, арабызда булмасалар да, халкыбызның күңел түрендә яши, шуларның берсе Алексей Малышев, – диде директор Ирина Юрьевна. – Мәктәпнең аның исем  йөртүе белән горурланабыз. Укучыларыбыз аның исеме  һәм аннан соң килгән батырлар үрнәгендә ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнә. Патриотлык тематикасына багышланган стендлар имин тормышның никадәр кадерле булуы, һәлак булганнарның кылган гамәлләре онытылмавы, каберләренә  юлның бервакытта да өзелмәве, кызыл  канәфер чәчәкләренең мәңгелек билгесе икәнен искәртә.

Батырлыгы «Алтын йолдыз» медале, герой исеме белән  билгеләп үтелгән, үзе вафатыннан соң бюсты алтын белән йөгертелгән Пётр улы  Алексей бала чакта кем булырга хыялланган, кайда укыган? Мәктәптә сыйныфтан тыш уза торган «Батырлык дәресләре»ндә балалар бу сорауны еш бирә. Моңа һич тә гаҗәпләнергә кирәкми. Башта әтисе, ике елдан әнисе якты дөнья белән хушлашкач, ун яше дә тулмастан дөм ятим калган ул. Аңа үз көнен үзенә күрергә туры килә. 5 сыйныфтан соң ук Лёша заводта токарь булып эшли башлый, аякка басып киләм генә дигәндә, сугыш башлана. Беренче хәрби чыныгуын Алексей 1 нче Белоруссия фронты  составындагы  383 нче дивизиянең 696 нчы укчы полкында  отделение командиры буларак ала. Шул егет бер елдан соң үзен  герой булыр дип күз алдына да китермәгәндер. Дошман яулап алган  җирләрне азат итүчеләрнең иң алгы сафында барырга туры килә аңа. 1945 елның 5 февралендә сержант Алексей Малышев Фюрстенберг шәһәре  янында Одер елгасын, өстән утлы ядрәләр явып торуга карамастан, беренчеләрдән булып кичеп чыга, шунда  рота командирын үлемнән коткарып кала. Чираттагы биеклекне алу өчен барган бәрелешләрдә дистәләгән дошманны юк итә,  башка сугышчыларны да батырлыкка рухландыра. Көрәштәшләрен  үлем чалгысы кебек кырган дошман дзотын юк итеп, совет гаскәрләренең алга баруына юл ача. Лаеш егетенең әлеге батырлыгы хөкүмәтебезнең иң югары бүләге белән билгеләп үтелә.

Зур көч һәм югалтулар бәрабәренә яулап алынган ирекне, Ватанны  кабат югалтмыйча саклап яшәргә дә кирәк була. Шуңа да  Алексей, һич тә икеләнмичә, сугыштан соң шундый фидакярләр сафына баса. Пермь  хәрби пехота училищесында белем алганнан соң, яшь офицерны Сочидагы Лазаревск хәрби комиссариатына хезмәт итәргә җибәрәләр.

Оставкага чыкканнан соң да, полковник Алексей Малышев Ватан иминлеген саклаучы яңа буын хәрбиләрнең алтын фондын булдыруга зур көч куя. Чордашлары, өлкән көрәштәшләре һәм яшьләр белән аралашып яши, хәрби-патриотик чараларда, очрашуларда актив катнаша. Илебезнең хәрби көчләрендә һәм хокук саклау органнарында хезмәт иткән, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда эшләгән ветераннарның район оешмасын җитәкли ул. Аның гомер юлындагы бу дәверләр аерым бер  сәхифә булып язылган.

 Каһарман якташыбызның  вафат булуына да чирек гасыр вакыт узып бара. Алексей Малышев Сочиның Лазаревск районындагы Геройлар аллеясына җирләнгән, каберлеге, башка батырларныкы кебек үк, чәчәкләргә күмелгән. Шәһәрдә аның исемен йөртүче урам да бар.  Геройның шәхси экспонатлары белән Алексей Малышев исемен йөрткән Сочи һәм Столбище мәктәпләрендәге хәрби-патриотик музейларда танышырга мөмкин.

   Аларны ачуда Алексей Петровичның хатыны Фаина Андреевна белән кызы Нонна Алексеевна күп көч куйган. Шуңа да батырны мәктәп балалары яхшы  белә, һәр чарада аны искә алалар, укучыларга ул һәр дәвердә үрнәк булып торачак.

  • Без бер үк герой исемен йөрткән  ике белем йорты туганлашкан мәктәп буларак һәрвакыт аралашып торабыз. Мөһим чараларны билгеләп үтәбез, Алексей Малышевның 90 еллык юбилеен Сочидагы 75 нче урта мәктәптә  бергәләшеп билгеләп үтелде, укучылар концерт әзерләде, күңелләргә үтеп керерлек чыгышлар булды. Алексей Петрович истәлегенә чыгарылган буклетлар, истәлекле билгеләр таратылды. Татарстан делегациясе  белән герой якташыбыз каберлегенә веноклар куеп, кабаттан аңа булган олы рәхмәтебезне белдердек. Герой истәлегенә мәктәпнең ишегалдына юбилей чарасында катнашучылар бергәләшеп  каен агачлары утыртты, хәзер ул матур  аллеяга әверелде.

Үзебезнең Столбище урта мәктәбендә Алексей Малышевка һәйкәл куелмаса да, аның шәхси әйберләре музей залларында саклана, аның исеме һәр укучының,  укытучының теленнән төшми, күңел түрендә яши.

Уку йортының ишегалдында шаулап үсүче чыршы агачлары Ватаныбыз иминлеген саклап хәрби хезмәттә булган һәм батырлык кылган барча укучыларына атап утыртылган кебек. Мәктәп диварында куелган  элмә тактадан Әфганстанда һәлак булган сугышчы-интернационалист Тәлгать Вәлиев, Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашып, «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән, арабыздан вакытсыз киткән 20 яшьлек егетләрнең карашлары бүгенге яшьләргә төбәлгән. Алар: «Без сынатмадык, Ватан иминлеген саклагыз», – дип әйтә кебек.

– Яңа буын үзебезнең каһарманнар рухында тәрбия ала, алар арасында бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучылар да бар, – дип сүзен дәвам итте  Ирина Юрьевна. –   Аларга түземлек, үз алларына куелган хәрби бурычны намус белән үтәп чыгуларын, исән-имин кайтып, безне сөендерүләрен теләп калабыз. Үз чиратыбызда  аларга кулдан килгән кадәр ярдәм итәбез, гаилә җылысын тойсыннар өчен, өй шартларында әзерләнгән ризыклар, башка кирәк-яраклар җибәрәбез.

 Укучылар арасында хәрби-патриотик тәрбия эшләре югары дәрәҗәдә оештырылган, бу  безнең визит карточкасы дияргә була. Һәм бу хәрәкәтнең алгы сафында яшь армиячеләр, кадетчылар классларында укучылар атлый. Башкалабыз янында дошманга каршы һөҗүм башлануның 81–82 еллыгын билгеләп узу уңаеннан үткәрелгән «Җиңүчеләр маршы» Мәскәү ачык конкурсында А.П.Малышев исемендәге Столбище урта мәктәбенең «Ялкын», «Ватан» исемендәге отрядлары  призлы урыннарга лаек булган. Советлар Союзы Герое Н.Д.Липатов исемендәге хәрби-патриотик фестиваль-конкурста «Традиция варислары» кадет классы укучылары алгы урынны алган. Аларны җиңүләргә рухландыручы батыр якташлары булса, Зинаида Иванова, Айгөл Сәлахова, Гаяне Парванян кебек тәҗрибәле укытучылар бәйгеләргә әзерләгән.  

      Яшь буынның сау-сәламәт булып үсүенә дә биредә зур игътибар бирелә, укучылар спортның чаңгыда шуу, футбол төрләрендә республика буенча югары күрсәткечләргә ирешә. «Россия чаңгыда шуу» ярышларында Регина Кукташева һәм Алексей Лабутин ел саен җиңүчеләр сафында бара.

«Сәламәт тәндә – сәламәт акыл»  дигән әйтем бар, мәктәп  укучылары хәзер бар яктан камил булып тәрбияләнә. Алар арасында робототехника, нанотехнологияләр, пилотсыз  очкычлар эшләү белән  кызыксынучы, бәйгеләрдә яхшы нәтиҗәләр күрсәтүче балаларның арта баруы сокландыра. Ватан иминлеген саклаучылар сафына бүгенге көндә нәкъ шундый затлар кирәк тә инде. Бу яктан караганда да Малышев дәвамчыларының Җиңү байрагын югары тотуы сокландыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ