Логотип Магариф уку
Цитата:

Бер калфактан башланган музей

Гөлүсә САФИНА, Балтач районы Салавыч күппрофильле лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы, «Туган якны өйрәнү» музее җитәкчесе Музей – гасырлар буе җыелып килгән тарихи, милли мирасны саклап, аларны кабат халкына җиткерә торган сандык кебек ул. Мәктәпләрдәге музейлар яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә аеруча зур роль уйный.

Ватанпәрвәрлек музейдан башлана

Балтач районы Салавыч күппрофильле лицеенда «Туган якны өйрәнү» музеена нигез салыну үзе бер сәхифә булып күңелләргә кереп калган.

Мәктәптә авыл тарихын, анда яшәгән кешеләрнең тормышын өйрәнүгә багышланган сыйныфтан тыш чарага 6 нчы сыйныф укучысы Рәмзил Гайнетдинов борынгы калфак алып килә. Ул гадәти генә түгел. Аңа тагылган 1847 елгы тәңкәләр укучыларда һәм мөгаллимнәрдә зур кызыксыну уята. «Безгә мәктәп музеен оештырырга кирәк!» – дигән фикер шул чагында туа. Музей оештыручыларда авыл тарихын, халкыбызның көнкүрешен, гореф-гадәтләрен өйрәнү, саклап калу теләге бик көчле була. Бу башлангычны мәктәп директоры Люция Закирова күтәреп ала, оештыру эшләрен башкарып чыгу, аннары музейны җитәкләү эшләрен тарих укытучысы Гөлсия Сабировага йөкли.

Музейга экспонатлар туплау буенча укучылар арасында конкурс игълан ителә. Алар кешеләрдән, шәхси коллекционерлардан тарихи әйберләр, истәлекле язмалар җыю хәрәкәтенә кушыла. Анда иң актив катнашкан 40 укучыга Болгарга сәяхәткә бушлай юллама бирелә. Аннан кайткач, укучыларда тарихыбыз белән кызыксыну тагын да көчәя.

1993/1994 уку елында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карары нигезендә Салавыч мәктәп музее рәсми рәвештә ачыла. Шуннан соң бу эш белән авыл халкы да ныграк кызыксына башлый, алар элеккедән сакланып калган әйберләрен мәктәп музеена бүләк итә, экспонатлар көнләп арта бара. Әнә шулай авылның үткәне белән кызыксыну, мәктәп укучыларын аның киләчәге хакында да уйланырга этәрә.

Өч мең экспонат

Бүгенге көндә музейда 3100 дән артык экспонат тупланган. Фотоматериаллар белән тулыландырылган 16 стенд һәм 110 альбом эшләнгән, балалар кулы белән нәсел шәҗәрәләренә багышланган 77 альбом ясалган. Болар укучылардан һәм укытучылардан бик зур тырышлыкны, эзләнү эшләре алып баруны сорый. Ахыргы нәтиҗәләре озак еллар буе һәммәбезне дә куандырып, яшь буынны халкыбызның бай мирасына сокландырып, рухландырып торыр.

Музейдагы экспонатлар аерым бүлекләргә урнаштырылган. Беренчесе авыллар тарихына багышлана. Салавыч лицее музеенда Иске Салавыч, Зур Салавыч, Яңа Салавыч, Салавыч Сәрдегәне, Биктәш авыллары тарихы яктыртылган. Чөнки биредә элек-электән шушы сала балалары белем һәм тәрбия алган, олы тормыш юлына аяк баскан. Витриналарда авылыбызның күркәм шәхесләре турында мәгълүматлар тупланган альбомнар урын алган. Бу уңайдан ясалган «Ачык булса тарих капкалары, Үткәннәргә һәрчак юллар бар» дигән стенд, килеп керүгә үк, үзенә дәшеп тора.

Халкыбызның борынгы көнкүрешен чагылдырган: бизәнү әйберләре, чулпылар, алкалар, каюлы читекләр, кәләпүшләр, күкрәкчәләр, түбәтәй, камзул, беләзекләр, кулдан бәйләнгән ефәк шәлләр һәм башка бик күп борынгы киемнәрне күрергә теләүчеләр музейның «Бу чигешләр, бу бизәкләр, килә ерак еллардан» дип аталган почмагына рәхим итә ала. Монда күбрәк матур киенергә яратучы, тарих белән кызыксынучы балаларны еш очратырга мөмкин. Борынгы акчалар һәм Совет чорында кулланышта булган кәгазь акчаларны да музейда күрә алабыз. Акча сәүдә итү, башкарган хезмәтенә түләү чыганагы булган. Гасырлар дәвамында алтын, көмеш акчалар өчен тир түгелгән һәм сугышлар булган. Хәзер без электрон карталар ярдәмендә алу-сату чорына килеп кердек. Шуңа да чын акчаны да кулга тотып карыйсы, анда төшерелгән сурәтләрне, символларны күрәсе килү теләге бала күңелендә һәрвакыт булачак. Бу яктан караганда, «Нумизматика» бүлеген булдырып, без һич тә оттырмаганбыздыр.

«Бишек җыры ишетелә авылның һәр йортыннан» дип аталган бүлектә борынгы татар өенә зур урын бирелде. Анда борынгы китаплар, бирнә сандыгы, асылмалы бишек, бала арбасы, җиз самавыр, күмер кыстыргычы, күмер үтүге, чыпта сугу җайланмасы, сырлы бәләк, асылмалы лампалар, каз кәрзине, сәке, кулдан тукылган идән паласлары, чабаталар урнаштырылган.

Балаларга патриотик тәрбия бирүдә Совет чорында пионер һәм комсомол оешмалары актив эшчәнлек алып барды. Мәктәптә бу эшне озак еллар мәктәптә пионервожатый булган Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Җәмилә Абдуллова дәвам итә. «Пионерия, безнең балачакның ал байрагы булып барачак» дигән бүлек тулысынча пионерия оешуга, аның эшчәнлегенә багышланган альбомнар, мәктәп укучыларына бирелгән значоклар, грамоталар белән танышырга мөмкин.

Мәгариф тарихы

Мәгариф өлкәсенә багышланган «Без күтәргән белем байраклары гасырларга барыр җилфердәп» дип аталган бүлек беркемнең дә игътибарыннан читтә калмый. Мәктәп тарихы махсус стендларда төрле чорларга бүлеп бирелгән. Ул авыл мәдрәсәсендә белем бирүдән башланып китә, башлангыч һәм беренче баскыч мәктәп, җидееллык, сигезьеллык һәм урта мәктәптә укыту чорлары яктыртыла. Һәм соңгы вакытта укыту-тәрбия комплексы һәм лицей буларак башкарылган эшчәнлек хакында мәгълүматлар бирелә.

1999 елдан белем бирү йортының исеме урта гомуми белем бирү мәктәбе дип үзгәртелә, Биктәш, Сәрдегән авылларындагы мәктәпләр Салавыч гомуми белем бирү мәктәбенең филиаллары булып кала. 2013 елда гомуми урта белем бирү учреждениесенә Салавыч күппрофильле лицее дигән исем бирелә.

Музейда беренче һәм бүгенге көнгә кадәр эшләүче укытучылар турында альбомнар ясалды. Сугыштан соңгы авыр елларда балаларга белем һәм тәрбия биргән Әминә Борһанова, Хәлил Фазлыев, Фәйзрахман Фазлыев, Әминә Фазылҗанова, Сания Мозаффарова, Зәйтүнә Мусина, Бикә һәм Сәет Әхмәтовлар, Садисә Фатыйхова, Зәйтүнә Галиева, Фәридә һәм Нәкыйп Шәфигуллиннар һәм башка бик күп укытучыларның исемнәре мәктәп тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Салавыч мәктәбендә төрле елларда: Хәлил Фазлыев (1937–1940, 1947–1965), Сәет Әхмәтов (1941–1942), Сания Мозаффарова (1942–1945), Нәзирә Гыйматдинова (1945–1947), Нәкыйп Шәфигуллин (1965–1980), Мөдәрис Закиров (1980–1983), Рәшит Закиров (1983–1984), Люция Закирова (1984–2021), 2021 елдан башлап Нурсил Заһидуллин җитәкчелек итә. Күргәнебезчә, директорлык дилбегәсе 37 ел дәвамында Татарстанның атказанган укытучысы Люция Закирова кулында була.

Батырлар халык күңелендә

«Һәйкәлләргә килик, гөлләр куйыйк, Һәм аларны тыңлыйк тын гына» бүлеге панорама рәвешендә ясалган. Ветераннарыбыз турында төзелгән альбомнар, сугыш рухын үзләренә сеңдергән өчпочмаклы фронт хатлары, орден-медальләр бар монда. Сугыш чорына караган иң кадерле экспонатларның берсе – 1942 елда сугышта хәбәрсез югалган Билалетдин Саттаровның каскасы. Эзләнү отряды Брянск җиреннән аның җәсәденә юлыга, һәм 2010 елның сентябрендә ул туган авылы Яңа Салавычка җирләнелә.

Музейда төрле кайнар нокталарда хезмәт иткән авылдашларыбыз турында да истәлекләр урнаштырылган. Махсус хәрби операциягә авыл җирлегеннән 11 ир-егет китте. Кызганыч, аларның дүртесе һәлак булды. Лицей диварына аларга истәлек такталары куелды.

Авыл тарихы – колхоз тарихы

Колхозлар оешу тарихы бүлегендә дистә елларны үз эченә алган авыл тарихы күз алдына килеп баса. Илебездә колхозлар бетерелде, әмма районыбызда ул әле дә бар. Биредә озак еллар колхоз рәисе булган Харис Галимуллин истәлекләренә зур урын бирелгән. 1996–2012 елларда «Татарстан» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативы рәисе Рамил Нотфуллинның районда ирешкән уңышлары турында да материаллар тупланган. Хуҗалык базасында ел саен Россия, Татарстан һәм район күләмендәге семинарлар уза, аның тәҗрибәсен өйрәнергә күп төбәкләрдән киләләр.

Эш дәвам итә

Лицей музее тик тормый, гел үзенең байлыгы белән уртаклаша. Дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә музей экспонатлары киң кулланыш таба.

Туган як тарихын, мәдәниятен тирәнтен белергә теләгән укучылар өчен лицейда «Музей эше» түгәрәге эшли. Анда йөрүче укучылар төрле оешмалар турында, якташларыбызның хезмәт һәм сугыш батырлыкларын, тормыш сәхифәләрен өйрәнә, материаллар туплый, альбомнар төзи, кызыклы очрашулар уздыра. Мондый эш башкару укучыларда ватанын ярату хисен үстерә, туган як тарихы, халкы белән кызыксыну уята.

 

Альберт САБИР фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ