Логотип Магариф уку
Цитата:

Без «чәкчәк» милләте генә булып калырга тиеш түгел!

Сер түгел, хәзерге заманда укучыларда тарих фәненә карата кызыксыну уятуны җиңел дип әйтеп булмый.

Галимнәребез дә әледән-әле Татарстан тарихы фәнен укытуга кагылышлы борчуларын җиткереп тора. Ә бит илеңә, телеңә карата мәхәббәт нәкъ менә үз халкың, үз тамырларың белән горурланудан башлана. Аның өчен үткәнеңә борылып карау, тарихта тоткан урыныңны белү кирәк.

Бу нисбәттән республикабызның Мәдәният министрлыгы тарафыннан КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты белән берлектә үткәрелгән «Тархан» телевизион тарихи-мәдәни конкурсын искә алып үтәсе килә. Ул Татарстан һәм төрки халыклар тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынуны саклап калуга, шулай ук яшьләр арасында китап мирасын популярлаштыруга юнәлтелгән. Ә бәйгедә абсолют җиңүче булган укучы КФУга имтихансыз гына кабул ителә. Әлеге бәхет Актанышның 2 нче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Илнур Әмирхановка да елмайды. Конкурстан соң аңа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Кремльдә экскурсия үткәрүне дә ышанып тапшыралар. Актанышка килгәч, узган ел бу конкурста җиңү алган егетебезнең гаиләсе белән танышмый кала алмадык. Алма агачыннан ерак төшми шул. Сөйләшә торгач, Илнурның әтисе Инсаф Әмирхановның да шушы ук мәктәптә инде бик озак тарих һәм җәмгыять белеме фәнен укытуы ачыкланды.

 

ТАРИХ УКЫТУЧЫСЫНЫҢ ХӘЛЕ НИЧЕК?

 

– Инсаф әфәнде, быел май аенда узган «Авыл укытучылары белән данлыклы» республика форумында Сезгә Татарстанның «Мәгарифтәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе тапшырылды. Хәзер яшьләр бик авылга кайтырга атлыгып тормый. Ә Сез әнә нинди җитди юнәлеш сайлагансыз. Бүген авыл укытучысының хәле ничек соң?

– Шөкер, су буе чират торып, көтеп алган хезмәт хакын алулар, кышын сал утыны алып кайту, көзен икмәк таратулар – барысы да 90 нчы елларда калды. Бүген авыл укытучысының хәле түзәрлек дип бәяләр идем. Әмма төп укыту эшеннән башкалары да җитәрлек, шунысы кулны тота бит. Укытучының эше үзе белән ияреп кайта. Шуңа да яшьләр мәктәпкә килергә атлыгып тормый. Бүгенге көндә авыл җирлегендә күпчелек педагоглар пенсия яшендә дияр идем.

Үзем, 1989 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаганнан бирле, мәгариф өлкәсендә хезмәт куям. Быел 34 нче ел китте. Төрле мәктәпләрдә, техникумда тарих, җәмгыять белеме, сызым, рәсем дәресләре укыттым. Бүгенге көндә Актанышның 2 нче мәктәбендә белем бирәм. Тарих фәненә мәхәббәт үз укытучың аша киләдер. Миңа да бу фәнгә карата кызыксыну очкыннарын остазым – Татарстанның атказанган укытучысы Фәнирә Борһанова салды. 5 нче сыйныфта ул укыткан Борынгы Греция дәресләре хәзер дә искә төшә. Моннан тыш, бәләкәй вакытта ук рәсем ясарга яраттым, тарих дәреслеге битләреннән күп рәсемнәрне күчереп ясаганым хәтердә.

– Быел өлкән сыйныф укучылары өчен тарихтан яңа – бердәм дәреслекләр булдыру бурычын куйдылар. Тарих укытучысы буларак, сорыйсы килә, бүгенге көндә бу өлкәдә нинди проблемалар бар, материаллар җитәрлекме? Әлеге фәнне укытуда нинди үзгәрешләр кертер идегез?

– Тарих укытучысы күзлегеннән караганда, проблемалар җитәрлек. Тарих – сәяси, идеология фәне. Илдә сәясәт үзгәргән саен, тарихка караш та үзгәрә бара. 34 ел эчендә ничек кенә итеп укытмадык аны. Бер фән дә алай үзгәреш кичерми торгандыр. Күпме программа, күпме төрле китап! Тарих укытучысы барысын да белергә, өстәвенә агитатор да булырга тиеш. Проблема шунда: күпмедер вакыт укытылган тарих дөрес түгел дип табыла. Яшьтәшләр белән очрашкач, тарихны ничек укытасыз, диеп сораган чакта, җавап бик кызык килеп чыга: башта «кызыллар» дөрес булган, аннары – «аклар». Хәзер икесе дә!

Тарих өйрәтү өчен материаллар җитәрлек үзе. Дөрес итеп куллана белергә генә кирәк. Хәзер Интернеттан да күп әйбер табарга була. Милли музейның сайтына керергә мөмкин. Казанда яшәүчеләргә бу яктан җиңелрәк. Алар милли музейга барып, археология чыганакларын карый алалар. Без инде район музеенда булган чыганакларны файдаланабыз. Үз тарихы белән кызыксынган укучыларга архив бүлеге дә ярдәм күрсәтә. Соңгы елларда районда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре белән берлектә фәнни-гамәли конференцияләр еш булып тора.

Кызганыч, укучыларның елдан-ел китап укулары кими. Тарих белән бәйле әдәби китапларны төсле рәсемнәр белән чыгарсаң, бәлки, кызыксынып укырлар иде.

– Хәзер Татарстан тарихы аерым предмет буларак укытылмый. Шуңа күп җирдә бу фәнгә игътибар да җитеп бетми. Сезнең мәктәптә Татарстан тарихы ничек өйрәтелә, укучылар үз тарихларын белеп үсәме?

– Әйе, хәзер Татарстан тарихы аерым предмет буларак укытылмый. Бер яктан, без – татар тарихы укытучылары, 90 нчы елларны сагынып искә алабыз. Ниһаять, үз халкыбызның тарихын өйрәнә башлаган идек. Хәзер инде бу фән үлеп бара. Төбәк компонентлары буенча башта – 35, аннары 10 дәрес калдырдылар, хәзер исә бер-ике генә дәрес. Бу зур югалту! Киләчәк буын үз тарихын белми үсә. Укучы әллә кайдагы Кытай, Индия, Латин Америкасы азатлык хәрәкәтләренең җитәкчеләрен белергә тиеш. Үз халкының батырларын программа кирәк санамый.

Бу проблеманы чишү тарих укытучысы өстенә йөкләнеп калды. Без, битараф булмаган укытучылар, дәрес темасын үткәндә, үз тарихыбызны өстәп өйрәтергә тырышабыз. Киләчәктә яшь тарих укытучылары нишләр? Чөнки югары уку йортларында да аны укыту бетеп бара.

 

«ТАРХАН» – КИЛӘЧӘККӘ ЮЛ БАШЫ!

 

Безнең сөйләшүне игътибар белән тыңлап утырган Илнурга да сорауларым бар.

– Илнур, син үзең тарих белән кайчан кызыксына башладың? Моңа әтиеңнең тарих укытучысы булуы сәбәпчеме?

– Тарих белән кызыксынуым, әле мәктәпкә кергәнче үк, балачактан башланды. Дәү әнием Спас районы Болгар янындагы Иске Рәҗәп авылында туып үскән. Кечкенәдән авыл турында төрле риваятьләр, бәетләр сөйләп тарихыбызга карата кызыксыну уятты. Соңрак инде, әлбәттә, әтиемнең дә тәэсире булгандыр. Шулай ук балалар китапханәсендә бик матур сурәтләр төшерелгән тарих китаплары булу да мине нык җәлеп итте.

– Әлеге бәйге хакында кайдан ишеттең? Конкурс 9–11 нче сыйныф укучылары өчен уздырыла бит. 8 нче сыйныф укучысы өчен 10–11 нче сыйныф материалларын үзләштерү авыр булмадымы?

– Бу бәйге турында Интернеттан укып белдем. Аннары район мәгариф бүлегеннән дә катнашып карарга тәкъдим иттеләр.

Конкурска Татарстан һәм төрки халыклар тарихы буенча әзерләндем. Ибне Фазлан китабыннан күп мәгълүмат алдым. Идел буе Болгарында ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы турында да чыганаклар күп. Тарих белән кечкенәдән кызыксынгач, югары сыйныф материалларын да үзләштердем. Миңа әтиемнең дә ярдәме зур булды. Җиңүемдә аның да өлеше бар.

Бәйгедә 260 тан артыграк укучы катнашкан иде. Ул берничә этаптан торды. Беренчесе – дистанцион, калганы –телевизион– көндезге формада узды. Телевизион өлешкә Актанышның 1 нче урта, 2 нче урта мәктәбеннән, гимназия-интернаттан 6 укучы үткән иде. Ярым финалга Актаныш гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Зилия Мансурова белән мин чыктык. Кызганыч, Зилия алга таба үтә алмады.

Финал өлеше бик катлаулы булды, чөнки нинди биремнәр буласы алдан әйтелмәде. Биредә үзеңнең кыюлыгыңны, акылыңны, тәҗрибәңне күрсәтергә кирәк. Археология институтыннан алып киленгән борынгы казылмаларның кайсы гасырда эшләнгәнен, ничек кулланганын, милли китапханәдән килгән элеккеге татар графикасы, кириллица, латин графикасы белән язылган газета-журналларның ничәнче гасырда басылганын, университет редакторының кем булганын белергә кирәк иде. Революциядән соң татар халкы иммиграциягә киткән. Шуларның кайберсе Кытайда да яшәгән. Алар өчен дә газета чыгарганнар. Ул да биремгә кергән. Соңыннан жирәбә буенча эләккән темага өч минут эчендә әзерләнеп, чыгыш ясыйсы булды.

Катнашучылар да бик көчле иде. Татарстанның төрле районнарыннан, Иннополис шәһәреннән, Яшел Үзәннән, Чаллыдан укучылар булганын хәтерлим.

Быел Актанышның 1нче мәктәбеннән Фарил Рәхмәтуллин (укытучысы Руслан Сафиуллин) шул ук бәйгедә 2 нче урынны алды һәм «Тархан» ярдәмендә КФУга укырга керде.

– Киләчәккә хыялларың да тарих белән бәйлеме?

– Бүгенге көндә әле 10 нчы сыйныфта укыйм. Тарихның төрле чорларын өйрәнәм, әмма Казан ханлыгы, халкыбызның бәйсезлек өчен көрәшкән чоры аеруча җәлеп итә. 1552 елдан соң татар халкының тарихы «икенче» төрле. Үз дәүләтеңне югалту – бар халык өчен дә зур фаҗига. 2020 елда «Туган телем – галимнәр теле» республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә «Причины поражения Татарских ханств в борьбе против Московского государства» дигән эшем белән беренче урынны алырга да насыйп булган иде.

Киләчәктә КФУга керергә планлаштырам. Әлбәттә, тарих белән кызыксынуымны дәвам итәчәкмен.

 

УКУЧЫДАН ТАТАРСТАН РӘИСЕНӘ ЭКСКУРСИЯ

 

– Инсаф әфәнде, гаиләгез турында да тулырак сөйләп китегез әле. Һәр гаиләнең үзенә күрә матур гадәтләре, традицияләре була. Сез көне буе мәктәптә булсагыз, тормыш иптәшегез фармацевтика дөньясында кайный. Сезне нәрсә берләштерә?

–Тормыш иптәшем Рина Равил кызы – медицина хезмәткәре, бүгенге көндә аптека җитәкчесе. Аңа аптекага дару алырга кергәч күзем төште. Кызыбыз Алсу да әнисе юлын сайлады. Бүгенге көндә КФУда фармация факультетында укый.

Без гадәти татар гаиләсе, җәен-көзен бергәләп әрәмәдә җиләк-җимеш җыйсак, кышын чаңгыда шуу, гаилә белән Яңа ел каршылау, үзәк чыршы янында бәйрәм итү гадәтләре безгә дә ят түгел. Шулай ук нәсел-нәсәбебезне онытмаска, зиратларга барып, әти-әни, әби-бабай каберләрен тәртиптә тотарга тырышабыз. Тормыш иптәшем дини китаплар да укый. Дини бәйрәмнәрдә туганнарны котлау, аралашып яшәү дә берләштерә.

– Сезнең гаиләдә татарлыкны саклап калуның рецепты нинди?

– Татарлыкны сакларга кирәк дип уйлап та утырган юк. Ул үзеннән-үзе барган сыман. Татарча газета-журналлар уку, телевизордан тапшырулар карау, балаларның дәү әниләре белән аралашып үсүләре – гадәткә кергән әйбер. Милли татар җырларын тыңларга яратабыз. Тормыш иптәшемнең әтисе оста гармунчы иде. Хәтта Сара Садыйкова Актанышка килгәч, аның уйнавына югары бәя биреп, үзе белән гастрольләргә дә алып китмәкче булган. Үземнең дә әти гармунчы иде. Ул күренекле моң иясе Әлфия Авзалова белән бер сыйныфта укыган. Шуңа күрә татар моңы безнең йортта еш яңгырый. Гаиләбез белән милли җырларыбызны, динебезне, телебезне, гореф-гадәтләрне пропагандалаучы яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Асылъяр, үзебезнең чор сәнгатькәрләреннән Әлфия Авзалова, Флюра Сөләйманова, Мирсәет Сөнгатуллин, Ринат Ибраһимов, Фидан Гафаров, Зилә Сөнгатуллина, Фәрит Бикбулатов иҗатларын яратабыз.

– Актаныш төбәгендә, Арча, Балтач, Кукмара, Буа районнарындагы кебек, газета-журналларга язылучыларның саны күп. Үзегез нинди басмаларны укырга яратасыз? Гаиләгездә әдәби китаплар уку гадәте бармы?

– Әлбәттә, өстәлебездә һәрчак «Актаныш таңнары», «Татарстан яшьләре», «Акчарлак» газеталары, «Мирас», «Безнең мирас» , «Мәгариф», «Казан утлары» журналлары ята. Бездән күреп балалар да ачып укымый калмый. Илнур үзе инде кечкенәдән Г. Ибраһимов, Н.Фәттах әсәрләренә мөкиббән. Моннан тыш, буш вакытларда яисә юлда барганда, радиодан татарча спектакльләр тыңлыйбыз. Үзебезнең мәдәният сараенда Актаныш халык театры куйган «Итил суы ака торур» спектаклен дә бик яратып карадык. Аның декорациясен ясауда үзем дә катнаштым. Кызганыч, барысына да вакыт кына җитеп бетми, укытучының эше баштан ашкан.

– Улыгызның тарих белән кызыксынуы сөендерә торгандыр?

– Әлбәттә, ул күп кенә олимпиадаларда, бәйгеләрдә җиңү яулады, фәнни-гамәли конференцияләрдә дә алдынгы урыннары бар. Моннан тыш, рәсем ясарга да оста, яратып спорт белән шөгыльләнә. Баланы мәҗбүриләп кенә берни эшләтеп яки аның өчен үзең эшләп биреп булмый. Балачактан үзенең кызыксынуы булырга тиеш. Илнурда татар мохитенә мәхәббәт балалар бакчасыннан ук тәрбияләнде. Г.Тукайның «Су анасы», «Шүрәле» шигырьләрен яратып сөйли иде. Бәетләр тыңлавы, китапханәләрдән китаплар ташып, «Без кемнәр?», «Каян килеп чыкканбыз?» дигән сорауларга җавап эзләве сабый чактан башланды. Быел язын тарих бәйгеләрендә җиңүләрен искә алып, аңа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Кремльдә экскурсия үткәрүне дә ышанып тапшырдылар. Аллаһка шөкер, улыбыз анда да сынатмады.

«Тархан»да җиңгәч, Мәдәният министрлыгы Илнур белән гел элемтәдә торды. Ике тапкыр министрлыкның йомгаклау коллегиясенә чакырдылар. «Чиcта көмеш – затлы мехлар» күргәзмәсен Татарстан Рәисенә күрсәтергә тәкъдим иттеләр.

Бер көн алдан экспонатларны карап өйрәнеп чыктык. Башта экскурсияне рус һәм татар телләрендә үткәрергә дигәннәр иде, икенче көнне татар телендә генә алып барырга кирәклеге билгеле булды. Иртәгесен Илнур Рәисебез Рөстәм Миңнеханов, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башка җәмәгать эшлекләре өчен экскурсия үткәрде.

Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында узды. Әлеге күргәзмәдә 142 уникаль экспонат тәкъдим ителде. Алар арасында Дәүләт Эрмитажы (Санкт-Петербург) тупланмасындагы экспонатлар да бар. Берничәсе төрки каганатлар вакытына караган «мех өчен көмеш» белән түләү сәүдәсенең башлангыч этапларын күрсәтә. Монда шулай ук урта гасыр торевтикасы (калайны чокып, рәсем төшерү) һәм зәркән сәнгате шедеврларын, Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан савыт-саба һәм Мәрҗани фонды коллекциясеннән урта гасырга караган сәнгать көмешен күрергә мөмкин иде. Мәрҗани фонды үзе, экспонатларны максатчан җыю эшчәнлеге нәтиҗәсендә, безнең гасырның беренче ике дистә елы эчендә формалаша. Моңарчы ул коллекция экспонатларының мондый күп санда тамашачы игътибарына тәкъдим ителгәне юк иде. Күргәзмәдәге кайбер экспонатлар искиткеч югары мәдәни-тарихи кыйммәткә ия һәм урта гасыр Евразиясенең декоратив-гамәли сәнгать һәйкәлләре булып санала.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Илнурның кайда эшләве белән кызыксынды. Актаныштан 9 нчы сыйныф укучысы икәнен белгәч гаҗәпләнеп калды һәм сокланып, өч тапкыр кулын кысты. Әсгать Сәфәров исә «Афәрин, булдырдың, егет!» – дип, аркасыннан сөйде.

Мин үзем «Тархан» бәйгесен зур әһәмияткә ия конкурс дияр идем. Ул – яшьләрдә үз халкы тарихына кызыксындыру уяту ысулларының берсе. Ә үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Без «чәкчәк» милләте генә булып калырга тиеш түгел.

 

Фәния ЛОТФУЛЛИНА

Фото гаилә архивыннан

АКТАНЫШ 2 НЧЕ УРТА МӘКТӘБЕНЕҢ ТАРИХ ҺӘМ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ УКЫТУЧЫСЫ ИНСАФ ӘМИРХАНОВТАН 10 КИТАП:

 

1. Һ.Атласи. Себер тарихы. Сөенбикә. Казан ханлыгы .– Казан, 1993.

2. Б. Рахимзянов. Московская Русь и татарские ханства в XV–XVI вв. – Казань, 2018.

3. Г. Гобәйдуллин. Тарихи сәхифәләр ачылганда.– Казан, 1989.

4. К. Фукс. Казанские татары в статическом и этнографическом отношениях.– Казань, 2019.

5. Ислам и мусульманская культура в Среднем Поволжье.– Казань, 2002.

6. Р. Фахрутдинов. Очерки по истории Волжской Булгарии.– Москва, 1984.

7. А.Кабирова, Е.Кривоножкина, А Бушуев. Нам жить и помнить.– Казань, 2016.

8. Ш. Әхмәтшин, Ш. Насыйров. Тугрылык. Каһарманлык. Намус.– Санкт-Петербург, 2012.

9. Ибне Фазлан сәяхәте.– Казан, 1999.

10. Г. Баттал. Казан төркиләре.– Казан, 1996.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ