Логотип Магариф уку
Цитата:

Билгесез татар каһарманнары

Ватанны саклаучылар елына багышлап Актаныштагы 1 нче урта мәктәп, Башкортстандагы «Ак Идел җире» туган якны өйрәнүчеләр берләшмәсе, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә Туган якны өйрәнүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференция үткәрде. Биредә күрше республикада яшәгән татар каһарманнары «Кара генерал» Даян Мурзин һәм ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев турында чыгышлар катнашучыларга аеруча нык тәэсир итте.

«Кара генерал» эзеннән
Башкортстанның атказанган укытучысы, «Ак Идел җире» туган якны өйрәнүчеләр берләшмәсе җитәкчесе Илфир Котдусов һәм Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин милләттәшебез Даян Мурзинның тормыш һәм сугышчан юлын бәян иттеләр.
Дүрт улын һәм киявен сугышка озаткан Фатыйма белән Фәтхелбаян Мурзиннар гаиләсе сугышның беренче елларында ук уллары Галәветдин белән кияүләре Имаметдинның һәлак булуы, уллары Даян белән Нурлыгаянның хәбәрсез югалуы хакында кайгылы хәбәр ала. Соңгы өметләре булган Рамазан 1943 елны фронтка китә. Бәхеткә, ул сугыш тәмамлану белән туган нигезгә беренче булып аяк баса. Бакалы районы Куштирәк авылында балаларга белем бирә, 30 ел буе мәктәп директоры була. Хәзер аның хезмәт юлын улы Рамил дәвам итә, нәсел шәҗәрәсен кадерләп саклый. Алар нәселендә укытучылар, табиблар һәм юристлар байтак. Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган Даян абыйсы – үзеннән соң матур эз калдырган татар улларының берсе ул.
Ике гасыр элек Тамбов якларыннан килеп төпләнгән Бикморзалар нәселе дәвамчылары Мурзиннар Ватанга тугрылыклы булуларын үз батырлыклары мисалында күрсәткәннәр. Сугышка кадәр Башкортстанның Кушнаренко татар педагогия училищесында белем алып мәктәптә укытучы, директор булып эшләргә, Рига хәрби училищесын тәмамларга өлгергән Даян Мурзин Бөек Ватан сугышы башланганның беренче көненнән үк фронтка китә. Дошман басып алган җирләрдә командалык приказы буенча разведка, партизанлык хәрәкәте эшчәнлегендә актив катнаша. Үзе оештырган партизаннар отряды белән Украина, Белоруссия, Молдовия, Чехословакиядә фашистларга каршы аяусыз көрәш алып бара. 
Тарихи чыганаклар буенча аның отряды 4 мең немец солдатын юк итүе, дошманның сугыш кораллары төялгән 60 эшелонын шартлатуы билгеле. Шул сәбәпле Мурзинны Гитлер үзенең шәхси дошманы дип санаган, аның башы өчен зур суммада акча вәгъдә ителгән. 
  Дошман тылында күрсәткән батырлыгы өчен Даян Мурзинга Чехословакия Герое исеме бирелгән, бүгенге көндә ул Чехия, Словакия, Молдавиядәге 16 шәһәрдә Мактаулы гражданин буларак теркәлгән, бу илләрнең орден-медальләренә лаек булган. Милләттәшебезне гомеренең соңгы елларына кадәр онытмыйлар, аны төрле чараларда катнашырга кунак буларак чакыралар. Даян Мурзинның 90 яшьлек юбилеена һәм Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлап «Фронт в тылу врага» дигән китап басылып чыга, ул тарихка «Кара генерал» буларак кереп кала. 

Штыкны каләмгә алыштырып 
Сугыш тәмамлангач, Даян яу кырында иңгә-иң торып дошманга каршы көрәшкән радист, санинструктор кыз Надежда белән гаилә кора. Казанда, Мәскәүдә юридик югары белем ала һәм, туган якларына кайтып, Дүртөйле, Бакалы, Зиянчура районнары прокуратурасында эшли, республика прокурорының өлкән ярдәмчесе, Башкортстан эчке эшләр министры урынбасары һәм республика адвокатлар коллегиясе рәисе вазифаларын башкара. Сугыш, хезмәт ветераннары, кораллы көчләрдә һәм хокук саклау органнарында эшләүче ветераннар советы белән берлектә үткәрелә торган чараларда актив катнаша, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Бөек Ватан сугышында совет халкының һәм солдатларның батырлыгын яшьләр белеп үссен өчен тырыша ул. Күкрәге орден-медальләр белән тулган ветеран үзе турында гади итеп: «Минем төп бүләгем  ул – Җиңү» дип әйтә торган була. Лаеклы ялга чыккач, Башкортстанның Интернациональ дуслык музее директоры булып эшли Даян Мурзин. Аның батырлыгы турында хәзер туган ягындагы музейханә материаллары сөйли. Ташка төшерелгән образын беренче булып, үзе исән чакта ук очучы-фронтовик, скульптор Александр Панов иҗат итә.
Татарның каһарман улына герой исеме бирү, вафатыннан соң исемен мәңгеләштерү буенча җәмәгатьчелек тарафыннан төрле тәкъдимнәр булган. Әлеге фәнни-гамәли конференциядә дә болар кабат яңгыраш тапты. 
– Уфа һәм Казанда Даян Мурзин исемен йөртүче урамнар бар, мин укыткан Кушнаренко педагогия көллиятенә биш ел элек аның исеме бирелде, бюсты куелды. Актанышта да татарның каһарман улы исеме белән берәр урам аталса, әйбәт булыр иде. Бу – ике республика арасында дуслык күперен тагын да ныгытыр, – дип сөйләде «Ак Идел җире» туган якны өйрәнүчеләр берләшмәсе җитәкчесе Илфир Котдусов. – Каһарманнарыбызны, милли тарихыбызны белү бик мөһим. Тарихи вакыйгаларга фальсификация булдырмас өчен, туган якны өйрәнүчеләрнең актив эшләве бик кирәк. Дүртөйле, Кушнаренко, Чакмагыш, Благовар районнарыннан төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән бергә җыелып, әлеге оешмага ике ел элек нигез салган идек. Хәзер безгә Илеш, Бүздәк, Шаран, Кызыл Кама, Татарстанның Актаныш, Мөслим районнарыннан да тарихчы коллегаларыбыз килеп кушылды. Алар арасында китап язучылар да бар. Төбәк тарихын авыл, нәсел шәҗәрәләрен өйрәнүдән башларга кирәк. Аларны белү – үзе үк ватанпәрвәрлекнең бер чагылышы ул. 

Ике Муса да татарның горурлыгы
Легендар татар очучысы Муса Гәрәевнең улы, биология фәннәре кандидаты, доцент Евгений Гәрәев конференциядә катнаша алмаса да, аның хатыны Светлана  очучы – каенатасы хакындагы һәм   Илеш районы  Иске Кыргыз урта мәктәбенең тарих укытучысы Илгиз Сәлимгәрәев истәлекләре белән уртаклашты. 
Муса, хәрби хезмәткә 1940 ел ахырында ук чакырылган булса да, Бөек Ватан сугышында дошманга каршы көрәш юлына ике елдан соң, Энгельс шәһәрендәге хәрби авиация мәктәбен тәмамлап, сержант дәрәҗәсендәге штурман таныклыгын кулына алгач баса. 20 яшьлек авыл егете Ил-2 самолётында штурман буларак, беренче очышларында ук, укчы Александр Кирьянов белән бергә дошманга каршы аяусыз көрәшә. Һәм аларның бу бердәмлеге сугышның соңгы көненә кадәр дәвам итә. Һава бәрелешләре вакытында укчылар еш һәлак булган, әмма аның укчысына бервакытта да зыян тимәгән. Аларның исән калуында иң элек штурманның югары дәрәҗәдә әзерлекле булуы, осталыгы хакында сөйли.
Сугыш күгенә сержант, гади очучы булып күтәрелгән Муса Гәрәев Җиңү көнен 3 нче Белоруссия фронтында 76 нчы авиация полкының эскадрилья командиры, майор дәрәҗәсендә каршы ала. Ул Сталинград, Кырым, Украина, Белоруссия, Литва, Латвия, Көнчыгыш Пруссия җирләрен азат итүдә катнаша, барлыгы 250 очыш ясый, шуның 200 е фашистлар белән йөзгә-йөз очрашу һәм хәрби задание үтәү була. Бу күктә генә түгел, җирдәге дошманнарның хәрби корылмаларын, аэродромнарын, тимер юл составларын утка тоту, сугышчыларын тар-мар итү белән дә бәйле очышлар ул. Сугышның беренче елында 30 хәрби очыш ясаган штурманнарга герой исеме биргәннәр, соңыннан бу дәрәҗәгә ирешү өчен 65 тапкыр  «күкләрне иңнәргә» кирәк булган. Шунысын да әйтик: кайберәүләр өчен беренче очыш – соңгысы да булган. Бу яктан караганда, Муса экипажын күкләр үз иткән. Беренче һава көчләре армиясе командующие Тимофей Хрюкин 1945 елның 1 маенда Муса Гәрәевкә берьюлы ике алтын йолдыз медален – Советлар Союзы Герое билгесен тапшыра. Шул ук  көнне аңа моңа кадәр кичегеп килгән, хөкүмәтебезнең тагын ике зур бүләге – Александр Невский һәм I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары бирелә. Чынлыкта герой исеменә Муса Гәрәев шул елның февраль, апрель айларында ук лаек була. Сугышның иң кызган чагында бүләк бирергә дә, алырга да вакыт булмаган шул. Милләттәшебез сугышта күрсәткән батырлыклары өчен болардан тыш Ленин, Богдан Хмельницкий, өч тапкыр Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз  һәм чит ил орденнары, медальләр белән бүләкләнгән. 
Муса Гәрәев отставкага киткәнчегә кадәр сайлаган һөнәренә тугры кала, даими рәвештә осталыгын чарлый, хәрби академиядә белем ала. Хөкүмәтнең махсус заданиеләре буенча очышлар ясый, һавада үз эзләрен калдыра. СССР һәм Башкортстан Югары Советы депутаты буларак та танылган җәмәгать  эшлеклесе ул. Отставкага чыккач, республика ДОСААФ оешмасын җитәкли, яшь хәрби алмаш әзерләүгә зур өлеш кертә. Бу хезмәтләре өчен хөкүмәтебезнең Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 
1973 елны аның «Штурмовики идут на цель» дип аталган автобиографик китабы дөнья күрә. 
Кызганыч, легендар очучы арабыздан бик иртә, 65 яшендә китә. Аның исеме әле дә халык хәтерендә. Соңгы елларда илебездәге аэропортларга танылган шәхесләр исемен бирү хакында сүз чыккач, киң җәмәгатьчелек моңа лаеклылар исемлегендә Муса Гәрәевне дә күрергә тели. (Уфа һава юлларының төп капкасы бүгенге көндә Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим исемен йөртә. Бу ике шәхес күп еллар дәвамында бакча күршесе булып, гаиләләре белән аралашып яшәгәннәр.) 
– Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылып, узган ел М-12 федераль трассасында, легендар очучы туып үскән Илеш районы Иләкшиде авылы турысында Мусага һәйкәл куелды. Аннан алда Уфадагы яңа микрорайонда ярты чакрымга сузылган урамга Гәрәев исеме бирелгән иде. Болар һәрвакыт безгә каһарманыбызның үткән юлын хәтерләтеп торыр. Муса Гәрәев – халкыбызның горурлыгы. Андый батырларны яшь буын белеп үсәргә тиеш. Киләчәктә аларның батырлыгы хакында сөйләүче материаллар да мәктәп программасына кертелер дигән өмет бар. 


«Без ярдәм күрсәтергә әзер»
Марат Гибатдинов, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары: 
– Төбәкне өйрәнүчеләр халкыбыз тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап яши. Аны яшь буынга тапшыру буенча матур эшләр башкарыла. Әлеге фәнни-гамәли конференция дә – шуның матур чагылышы. Без профессиональ тарихчылар барлык авылларга, төбәкләргә барып җитә алмыйбыз. Шул җирдә яшәүчеләр генә бер-берләрен, нәсел шәҗәрәләрен, авыл тарихын  буыннан-буынга күчеп килгән риваятьләр буенча да белә. Бу тарихны яхшы итеп өйрәнү, аның методикасын белеп төзү, архив чыганакларын, фәнни әдәбиятны дөрес куллану өчен, әлбәттә, төбәкне өйрәнүчеләргә тарихчы галимнәр ярдәме кирәк. Институт белгечләре бу юнәлештә ярдәм күрсәтергә әзер, безгә мөрәҗәгать итә аласыз. 
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучылар елы уңаеннан тагын бер нәрсәгә игътибарны юнәлтәсе килә. Илебез иминлеген саклауда зур батырлыклар күрсәткән Башкортстаннан чыккан татарлар бар. Даян Мурзин һәм Муса Гәрәев шундыйлардан. Бу каһарманнар  – ике республика өчен дә зур горурлык, без аларны онытмаска тиеш. Яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә алар чын мәгънәсендә батырлык үрнәге булып тора. 

«Исемнәрне мәңгеләштерергә кирәк»
Альберт Мансуров, Актаныштагы 1 нче урта мәктәп директоры, тарих укытучысы:
– Без тарихны онытмаска тиеш, моның өчен тарихыбызны даими өйрәнү кирәк. Яшь буын төбәк тарихын, халкыбызның үткәнен белеп үссен. Тарих укытучылары белән бергә төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең үзара аралашып, фикерләшеп торулары – матур гамәл. Һәр чорны мәрҗән төймәсе кебек бер-берсенә үреп барганда гына без үткәнебезне тулысынча күз алдына китерә алырбыз. Башкортстандагы «Ак Идел җире» төбәк тарихчылары оешмасы белән даими аралашып торабыз. Конференциядә Даян Мурзин һәм Муса Гәрәев батырлыкларына, алар узган сугышчан юлга сәфәр кылу очраклы булмады. Алар ике тугандаш республиканың уртак каһарманнары – татарның данлыклы уллары, без аларны белергә, онытмаска тиеш.

 Башкортстанда туып үскән әлеге ике татар каһарманының исемнәрен мәңгеләштерүдә Актаныш районы, Татарстан үз өлешен кертә алыр иде. Алар исеме белән урамнарны атарга, 1 нче урта мәктәпкә данлыклы очучы Муса Гәрәев исемен бирергә, Даян Мурзинны герой исеменә тәкъдим итәргә кирәк, дигән фикерләр яңгырады. Чарада катнашучыларда бу уртак теләктәшлек тапты һәм конференциянең резолюциясенә кертелде. 

«Зур ачышлар ясалыр әле»
Илгиз Сәлимгәрәев, Илеш районы Иске Кыргыз урта мәктәбенең тарих укытучысы:
– Үзең белән бер төрле уйлаган, бер дулкындагы кешеләр белән аралашу  – үзе бер гомер. Конференциягә Татарстаннан төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең, галимнәрнең килеп кушылуы, алар белән аралашу, фикерләшү зур әһәмияткә ия. Галимнәрнең төбәкче-тарихчылар эшчәнлеге белән кызыксына башлавы, алар тарафыннан ярдәм итү мөмкинлекләре ачылу бик куандыра. Хезмәттәшлек алга таба да шулай бергә барса, зур ачышлар да ясалыр әле. Иң мөһиме – татар халкы, аның уллары турында чын тарих язылыр. 

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ