Логотип Магариф уку
Цитата:

Бозны буйсындыру

Бер сәгать күнегү вакытында фигурачының кимендә 440 килограмм калория югалтуын исәпкә алсаң, бу спорт төренең нигә нәкъ менә фигуралы шуу дип аталуы гаҗәпкә калдырмый. Күпләр аны матурлыгы, боз өстендә сыгылмалы хәрәкәтләр тылсымы өчен ярата. Тик бу матурлык артында никадәр көч һәм хезмәт ятуы фәкать фигуралы шуу спортын үз итүчеләргә генә мәгълүм. Гаять күп тырышлык сорый торган көчлеләр һәм сабырлар спорты ул.

«Боз»дан бозга

Ун яшьлек Казан кызы Мәдинә Гыйльфанованың да бозга басканчы  сабырлыгы шактый сынала. Ярты ел дәвамында әнисеннән үзен фигуралы шуу секциясенә алып баруын сорап йөдәтә ул. Ике ел нәфис гимнастикага күңелен биреп йөргән кызның кинәт икенче спорт белән кызыксынуына зәңгәр экраннарда  күрсәтелгән «Боз» («Лёд») фильмы  сәбәпче була. Мәдинә боз өстендә бөтерелүче баш героиняны күреп, көн дә бер хыял белән янып яши башлый – бозга чыгу, фигурачы булу! Хыялы чынга аша: 2020 елның сентябрендә әнисе үҗәт кызны башкаланың «Ак бүре» боз сараена алып килә. Ничек зур спортка килеп эләгүен сизми кала сәләтле бала. Бер елдан Мәдинәне «Зилант» спорт сараеның «Стрела» спорт мәктәбенә алалар. Анда ул Андрей Широков, Анна Лалетина, Искәндәр Гайнуллин кебек тәҗрибәле тренерлар остазлыгында фигуралы шууның нечкәлекләренә төшенә, бу спорт белән җитди шөгыльләнә башлый. «Беренче вакытларда бозда шуу шулкадәр җиңелдер кебек тоела иде. Әмма чынлыкта бу бер дә алай түгел. Кайчандыр әби-бабай янына Актанышка кайткач, җирле боз мәйданчыгында тимераякта басып торырга өйрәнүем ярдәм итте итүен, ләкин бу  – бик аз тәҗрибә. Фигуралы шуу секциясенә йөри башлагач, иң беренче күнегү буларак, боз мәйданында  түгәрәк буенча йөрергә өйрәндем. Иң мөһиме, тимераякта нык басып тору иде. Аннан акрын гына артка йөри башладым. Шулай итеп, йөкләмәләрне арттыра-арттыра, тренерлар бозда йөрергә генә түгел, биергә, төрле күнегүләр ясарга өйрәтте. Соңрак әти-әнием фигурачыларныкы кебек чып-чын тимераяк алып бирде – бу бик зур сөенеч иде!» – дип сөйли максатчан кыз. Хәзер Мәдинә өченче спорт разрядына ия. Татарстан гына түгел, Россия буенча да ярышлар җиңүчесе: Смоленск, Владимир, Чабаксар, Йошкар-Ола шәһәрләрендә узган турнирларда чыгыш ясау тәҗрибәсе бар. Танылган фигурачылардан Камилә Вәлиева, Елизавета Туктамышева, Владислав Дикиджи, Алексей Ягудинны аеруча яратып күзәтә икән. Хыялы исә – өченче, дүртенче сикерүләрне үзләштерү.

        

Конкуренцияле спорт

«Әти-әни баласының фигуралы шуу белән җитди шөгыльләнүен теләсә, аны бу спортка 3 яшьтән дә калмый бирергә кирәк. Сабыйның физик ныклыгын исәпкә алып, әлбәттә. Әмма беренче күнекмә вакытында ук  тренерлар аны сынап караячак», ‒ дип, әлеге спортның нечкәлекләренә төшендерә халыкара спорт мастеры, Санкт-Петербург шәһәрендә узган тимераякта синхрон шуу буенча ярышларда «Парадиз» командасы составында Россия чемпионы, Балык Бистәсе районы спорт мәктәбендә фигуралы шуу буенча тренер Екатерина Фадейчева. Тренер сүзләренчә, беренче тренировкада баланың иң элек сәламәтлеген, сикерә белүен, сыгылмалыгын, көйне ничек ишетүен, игътибарлылыгын, әлеге спорт белән ни дәрәҗәдә шөгыльләнергә теләвен, максатчанлыгын тикшерәләр. Әгәр инде фигуралы шуу сәламәтлекне ныгыту яки күңел өчен генә сайланса, баланы ун яше тулганчы теләсә кайсы вакытта секциягә китерергә мөмкин ди белгеч.

Екатерина Фадейчеваның төркемендә өч яшь ярымнан алып 14 яшькәчә илледән артык бала шөгыльләнә. Арада кече яшьтәгеләр күбрәк. 50 баладан 11 фигурачы даими рәвештә ярышларда катнаша. Күптән түгел балалар Казан шәһәре Юдино бистәсендә көч сынашып, алтын, көмеш, бакыр медальләр яулап кайткан. Секциягә йөрүчеләрнең саны исә ел саен үзгәреп тора. Еш кына балалар вакыт җитмәү, теләге сүрелү сәбәпле спорттан баш тарта икән. «Фигуралы шууда яшь чикләве юк, спортчы, күңеле булганчы, саулыгы җиткәнче яки максаты итеп билгеләгән җиңүләрне яулаганчы, бозда шуарга мөмкин. Шәхсән үзем халыкара класслы спорт мастеры дәрәҗәсен алу белән спортчы булудан туктадым, хәзер балалардан чемпионнар үстерәм», ‒ дип уртаклаша тренер. Бүген фигуралы шуу спорты өчен мөмкинлекләр шактый күп. Бала, профессиональ фигурачы булырга теләмәсә, һәвәскәр спортчы булып та йөри ала. Мондый мөмкинлектән хәтта олылар да файдалана. Ә менә көндәшлек шактый көчле. Ярышлар да саллы, җитди, әзерлек тә югары дәрәҗәдә булырга тиеш, дип исәпли белгеч.

 

Холыкны чыныктыру

Кайбер әти-әниләр, бозга егылып тән җәрәхәте алыр дип, сабыен бу спортка алып килергә курка. Әмма фигуралы шууда еш кына кечкенәләр түгел, олы балалар имгәнү ала икән. Чөнки кече яшьтәге сабыйларның авырлык үзәге тәннең аскы өлешенә туры килә. Нәтиҗәдә, алар егылганда бозга җиңелрәк төшә. Ә менә 12–14 яшьлек яшүсмерләр җитди тән җәрәхәтләре алырга мөмкин.

Мондый куркынычы булса да, фигуралы шуу – сәламәтлекне ныгыту өчен файдалы спорт төре. Һәрдаим салкын боз өстендә барган актив күнекмәләр яшь организмны чыныктыра. Еш салкын тиеп авыручы балалар өчен бу спорт алыштыргысыз, ди табиблар. Кайбер танылган фигурачылар заманында шул сәбәпле бозга баскан. Мисал өчен, танылган фигура шуу осталары ‒ Евгений Плющенко һәм Ирина Роднина – бу спорт белән табиблар кушуы буенча шөгыльләнә башлаган. Плющенко кечкенә вакытта еш авыруы сәбәпле, Роднина пневмониядән соң фигуралы шууны үз иткән.

 

Басым ясап, балага тимераяк кидертергә ярамый. Чөнки фигуралы шуу спорты һәр балага да туры килми. Бары теләге, максатчанлыгы булганда гына бала әлеге спорт белән дәвамлы итеп шөгыльләнә ала, тән һәр рух саулыгына ирешә.

 

ГМ-инфо

Мөстәкыйль спорт төре буларак, фигуралы шуу 1908 елда Лондонда үтүче җәйге Олимпия уеннарында тәкъдим ителә. Бию элементлары кулланып башкарылган фигуралы шуу чыгышында россияле Никита Панин әлеге ярышларда алтын медальгә ия була. Нибары уналты елдан соң гына фигуралы шуу Франциядә тәүге тапкыр уздырылган кышкы Олимпия уеннары исемлегенә кертелә.

Әлеге спортның хатын-кыз һәм ир-атларның ялгыз шуу, парлы шуу, бозда бию, махсус фигуралар, синхрон шуу кебек төрләре бар.

 

ГМ-тарих

Тимераякны югары сыйфатлы корычтан ясыйлар. Ә менә элекке заманнарда ул хайван сөягеннән эшләнгән. Соңрак голландлылар агачтан бозда йөрү әсбабын уйлап таба. Россиягә исә тимераякларны Пётр I алып кайта. Бу аяк киеме халыкка бозлавыкта йөрергә ярдәм итәргә, кышкы күңел ачу чарасына әверелергә тиеш дип исәпли ул. 1865 елда Санкт-Петербург шәһәренең Йосыповлар бакчасында махсус боз мәйданы ачыла. Ун елдан соң монда җирле фигурачылар арасында ярышлар үткәрелә башлый.

Олимпия ярышларының берсендә тимераякларның башына тоткарлау элементы ясыйлар. Ә 1914 елда аңа аяк очын саклаучы махсус корыч оекбаш та куела. Хәзерге заман тимераяклары, ботинкалар аяк формасын алсын өчен, термоформовка уза.

 

ФАКТ

«Аксель», «өч тапкыр аксель», «флип», «лутц», «тулуп» и «сальх» фигуралы шуу терминнарга бай спорт. Боз өстендә әйләнү элементының гына да биш төре билгеле. Кызык, әмма шушы хәрәкәт ярдәмендә фигурачылар баш әйләнү зәхмәтеннән котыла икән. Дөресрәге, дәвамлы тренировкалар нәтиҗәсендә, алар баш мие нейроннары бәйләнешендә баш әйләнү кебек рефлекс эшчәнлеген туктата.

Фотолар шәхси архивтан

 

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ