«Буш вакытым юк!»
Сер түгел, замана балалары олыларга караганда да азрак ял итә бугай. Мәктәптән соң бассейн, аннан дәресләр, соңрак инглиз теленнән өстәмә дәрес. Арасында математика белән рус теленнән репетитор вакыты. Ял көннәрен дә буш калдырасы түгел – хореография, гимнастика, футбол. Дөньядагы иң эшлекле кешеләрнең көндәлек расписаниесе читтә торсын. Арада кайсыбыз шушы режимга түзә алыр иде микән? Ә менә күпчелек әти-әниләр моны нормага саный, вазгыятьне баланың үз вакыты белән дөрес идарә итә алмавына сылтау итә.
10 яшьлек малайның җан ачысы
«Минем буш вакытым юк. Мәктәп, түгәрәкләр, өй эшләре, өстәмә дәресләр – атнам шулай уза. Ял көнем дә сәгате-минутына кадәр язылган. Җәйге яллар да уйнап түгел, репетитор белән китап артында үтте. Әниемә аңлатып карыйм, арыдым, дим, әмма ул ишетми дә кебек: «Киләчәгең өчен кирәк, соңыннан рәхмәт әйтерсең әле», – дип кенә җавап бирә. Үзе дә көнозын эштә, күрәсең, бердәнбер малаен да шул режимга күчермәкче. Ә минем бик тә урамга, иптәшләрем янына чыгасым, туп тибәсем килә. Классташларым кебек, бик аз гына булса да, телефонда уйнарга телим. Миңа болай яшәү кызык түгел...»
Дүртенче сыйныфта белем алучы 10 яшьлек малайның җан ачысы бу. Күңелендә йөрткән йөкне ул, очраклы гына, бөтенләй таныш булмаган кешесенә – виртуаль киңлектә өстәмә дәрес бирүче укытучысына ачып салган. Тетрәндергеч вакыйга үзәгендә калган мөгаллим хәзер төрле юллар белән проблеманың чишелешен эзли – балага ничек тә ярдәм итәргә кирәк.
Чынлыкта исә баланың тын алырга вакыт таба алмый «дөнья артыннан кууы» җитди проблемаларның чишмә башы булырга мөмкин.
Көн-төн юлдан кайтып кермәгән машина да ватыла, йөктән бушамаган ат та ава, эштән ял алмаган олы кеше дә авырый, ә бала?
Дисциплинадан – нерв авыруларына
Сүз дә юк, ата-ананың нияте изге – баланың вакыты әрәмгә узмасын, башы чүп-чар белән тулмасын. Тик менә хәзер, психологик һәм физиологик яктан ныгып бетмәгән организм өчен чамадан тыш йөк тартып бару, бигрәк тә нәни аркаларына сөймәгән шөгыльләр ауганда, стресс, нык ару, хәтта нерв авырулары килеп чыгарга мөмкин, дип искәртә балалар табибәсе, невролог Лариса Ильина. «Артык шөгыльле, буш вакыты булмаган баланың организмы, телиме-теләмиме, стресс кичерә. Әгәр сабыйның нерв системасы сәламәт түгел икән, стрессның нәтиҗәсе аяныч булырга, хәтта невротик реакцияләр, невроз, депрессия, вегетатив һәм психосоматик тайпылышларга китерергә мөмкин. Ахыр чиктә стресс неврастения дигән чирне китереп чыгара ала», – ди ул.
Ялны белмиләр
Сәер, әмма шулай. Бүгенге балалар бу төшенчәне аңлап бетерми, ял вакытын да ничек кулланырга белми аптырый. Балагызга телефонсыз ял тәкъдим итеп, кечкенә генә гаилә тәҗрибәсе үткәреп карагыз әле! Әнә Ульяновск өлкәсендәге бер гимназиядә шундый кызганыч эксперимент укучыларны да, укытучыларны да сүзсез калдырган. Тәҗрибә шарты буенча, укучыларга 10 минут ял биргәннәр. Шул вакытны телефонсыз, сөйләшмичә, җаннары теләгәнчә үткәрә алырлармы, янәсе. Нәтиҗәдә «10 минут бер сәгать кадәр булды, үземне кая куярга белмәдем», – дип уртаклаша көтелмәгән ялдан сәерсенгән балалар. Мәскәү психологлары, тәҗрибәне тагын да киңәйтеп, ял вакытын сигез сәгатькә кадәр сузганнар. Телефоннан кала ял итүнең бар ысулын кулланырга рөхсәт иткәннәр. 68 катнашучының нибары өчесе генә тәҗрибәне үткән, калганнары ялга түзә алмыйча чыгып киткән.
«Артык ял – ялкаулык»
Башкалабыз гимназияләренең берсендә уздырылган тәҗрибәдә катнашкан дүртенче сыйныф баласы әнә шулай дип тә белдерә әле. Ихтимал, балаларның күпчелеге тормышларын фәкать шөгыльле, нәтиҗәле итеп кенә күрә. Сораштыруда катнашкан 30 баланың яртысы ялларын барыбер нинди дә булса шөгыльгә багышлаган. Күбесе буш вакыт төшенчәсен телефон, компьютерда уйнауга, телевизор карауга бәйли. Шулай да арадан берничәсе яшьтәшләре белән уйнау, аралашу, бүлмәләрен тәртипкә китерү кебек вазифаларны ял сәгатьләренә керткән. Әллә баланың буш вакытка ихтыяҗы, ахыр чиктә, үзеннән дә тора, аның сәламәтлегенә, темпераментына да бәйле микән? Мисал өчен, кайбер балалар биш-алты дәрестән соң да күтәренке күңел белән түгәрәк, секцияләргә бара, «ых» та итми бит! Икенчеләрен мәктәп программасы да хәлдән яздырырга мөмкин.
«Станок» ияртеп йөртмәгез»
Рамилә Уваева, журналист, укытучы, өч бала әнисе:
– Ә сез һәрвакыт эштә булырга, өегезгә йокларга гына кайтырга әзерме? Моны нормаль күренеш дип саныйсызмы? «Юк» икән, бала һәрчак эштә була алмавын яхшы аңлыйсыз, димәк. Эш, дим, чөнки үзенчә үткәрелмәгән һәр минут бала өчен авыр хезмәткә тиң. Яраткан түгәрәгендә булса да, ул анда үзе теләгәнчә утыра, шөгыльләнүдән туктыйсы килгәндә ял итә алмый, гомуми кагыйдәләргә буйсынырга мәҗбүр. Бер дә туктамый торган станок артында көн буе эшләргә әзерме сез? Ул «станок» сезгә тагылып өйгә дә кайта бит әле! Бетмәс-төкәнмәс кебек тоелган өй эшләрен башкача ничек атыйсың?! Бу режимда күпме яши алыр идегез? Олылар кебек эшен ташлап китә алмаган бала киреләнә, үзсүзлеләнә башлый. Сүз әйтә алмаса, организмы чаң сугарга керешә – бала еш авырый.
Гадәттә, әти-әниләр, баланың гаджетларда утырырга вакыты калмасын өчен, аны йөз дә бер түгәрәккә яздыра. Көненә бер сәгать берни эшләмәгәннән, йә булмаса, ул вакытны телефонда уздырганнан бала начаррак укый да, тәртипсезрәк була да башламый инде, җәмәгать. Ике сәгатен үзе теләгәнчә үткәрсә, тагын да яхшы әле. Балаларымның буш вакыты күп кала дип борчылмыйм. Түгәрәкләргә дә кыстап яздырмадым. Кая телиләр, шунда йөриләр. Телефонда утырырга да җай табалар, әлбәттә. «Станок» һәрвакыт ияреп йөрми бездә. Буш вакыт кала икән, без аны барыбыз бергә җыелып уйнауга яисә серләшүгә багышларга тырышабыз.
«Ялның да чамасы була»
Сөмбел Вәлиди,
ТВ һәм радио журналисты, 4 бала әнисе:
– Балаларның буш вакыты һичшиксез булырга тиеш. Шул арада ул рәсем ясыймы, ирекле уеннар уйныймы, бернишләми түшәмгә карап ятамы – анысы аның эше. Безнең балаларда ул көненә, күп дигәндә, ике сәгать. Аннан артса, бала нишләргә белмичә аптырап, телефон дауларга да күп сорап тормый. Замана чире булган гаджетлар мәктәп баласының болай да вакытын хәйран ала, электрон көндәлектән башлап, өй эшенә кирәкле мәгълүмат та барысы да Интернетта. Көнне дөрес корсаң, бар нәрсәгә дә вакыт җиткереп була. Спортка да, өй эшенә дә, буш вакытка да.
«Буш вакыт – тормыш дәреслеге»
Гөлнара Костюнина, Казан шәһәре Һади Такташ исемендәге 27 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы:
– Бездә дә булдымы икән ул буш вакыт? Мәктәптән кайтуга йөгерә-йөгерә өй эшләренә тотына идек – дәресләргә түгел әле, иң элек, әти-әни кушып калдырганнарын барлыйсың. Аннан соң гына китап-дәфтәрләргә тотына идек, мәктәп тормышыннан да читтә калмадык. Бүгенге балаларның вакытын сайлау – олылар, әти-әни вазифасы һәм бу мәсьәләдә алтын урталыкка ирешү мөһим. Түгәрәкләрне баланың фикеренә колак салып сайлау – шуларның берсе. Бала өчен буш вакыт – үзе үк тормыш дәреслеге ул. Димәк, ул кечкенәдән үз вакыты өчен җаваплы булырга, шул рәвешле, әйләнә-тирә дөньяны да үз күзлеге аша кабул итәргә өйрәнәчәк.
Артык шөгыльле, буш вакыты булмаган баланың организмы, телиме-теләмиме, стресс кичерә. Ахыр чиктә бу неврастения дигән чиргә дә китерә ала.
Комментарийлар