Логотип Магариф уку
Цитата:

Бушлай медицина ярдәмен ал

22 июньдә башкалабызның сәүдә үзәкләренең берсендә бушлай медицина ярдәме күрсәтеләчәк.

 

Казан халкы «Сәламәтлекне саклау» милли проекты буенча күчмә медицина тикшеренүен уза алачак. 22 июньдә башкалабызның сәүдә үзәкләренең берсендә бушлай медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Биредә   башлангыч стадиясендә авыруларны ачыкларга мөмкин булачак.

Табиблар сәламәтлекне анкеталау ярдәмендә тикшерәчәк һәм тән авырлыгын билгеләү, электрокардиограмма ясату, кандагы кислород дәрәҗәсен, эчке басым дәрәҗәсен үлчәү кебек медицина ярдәме тәкъдим ителәчәк. Биредә бу көнне кан анализын да тапшырырга була. Ярдәм кирәк кеше 20 нче шәһәр поликлиникасы терапевтына мөрәҗәгать итә ала.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, күчмә медицина 10:00 нан 17:00 гә кадәр Җиңү Проспекты, 91 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең беренче катында эшләячәк.  Үзең белән паспорт алу сорала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ