Логотип Магариф уку
Цитата:

Цифрлы киләчәккә нигез салучы физик

Физиканы Африкада да яраттыра алган мөгаллим ул. Сүзебез 55 еллык педагогик стажы булган халык укытучысы Рафаил Хафиз улы Кәлимуллин турында.

«Иртәгә мәктәптә көтәм... »

Рафаил Хафиз улы Кәлимуллин 1944 елның 15 гыйнварында Ворошилов районы (Чаллы кантоны – хәзерге Тукай, Сарман, Минзәлә районының бер өлешен эченә алган район) Ирек Таңы авылында ун балалы ишле гаиләдә туа.

– Безнең гаиләдәге исемнәргә бераз гаҗәпләнерлек шул: Лифхәт, Рафаил, Кыйммәт... Заманасы шулай булган инде, әти район үзәгендә төрле урыннарда җитәкче булып эшләгәч, татар халкында булмаган яңа исемнәр сайлагандыр, – дип сөйли Рафаил абый.

Башлангыч мәктәпне Ирек Таңы авылында ала. 5–7 нче сыйныфларда авылдан алты чакрым ераклыктагы Иске Абдул җидееллык мәктәбенә йөреп укый. Ә 8 нче сыйныфны авылдан биш километрда булган Ворошилов районы үзәгендәге Теләнче Тамак урта мәктәбендә дәвам итәргә тиеш була. Бөек җырчыбыз Илһам Шакиров, күренекле галимә Флёра Сафиуллина кебек шәхесләр укыган ул Теләнче Тамак урта мәктәбендә. Тик язмабыз герое, ул чакта әти-әнисен сагынуга түзә алмыйча, укуын ташлап, авылга кайта һәм колхозда эшли башлый.

Тик беркөнне бар тормышын үзгәртә торган вакыйга була. 1959 елның 1 сентябрендә ат җигеп, сатучы белән Теләнче Тамак сельпосыннан товар алырга бара. Сатучы товар алган вакытта урамда йөрергә дип чыгып китә. Уңга-сулга карап сызгырып йөргән вакытта, «Кәлимуллин, ни эшләп йөрисең монда?» – дигән тавыш ишетә. Борылып караса, артында мәктәп директоры Нәҗип Гарипович басып тора. Директор аннан ни өчен укуын ташлаганын сораша. Соңыннан: «Мин сине иртәгә мәктәптә көтәм, сүз бирәсеңме?» – ди һәм кулын кысып китеп бара. Үсмер Рафаил, сихерләнгән кебек, икенче көнне укырга китә. Егетнең яңадан укый башлавына өйдәгеләр дә бик сөенә.

Гомумән, Рафаил абыйның язмышын очраклы вакыйгалар билгеләп бара. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, медицина институтына юллама бирәләр. Тик аттестат урынына белешмә генә тапшыралар, чөнки 1963 елда «Аттестат зрелости» дигән документны «Аттестат о среднем образовании» дип үзгәртәләр, шуңа күрә июнь аена медаль алган укучыларга аттестатлар кайтып җитмәгән була. Укырга керү өчен кабул итү комиссиясенә килеп документлар тапшыра башлагач, ректор янына кереп рөхсәт алырга, аттестат соңрак була дигән белешмәгә ректор визасы кирәк була. «Мин бик оялчан идем, ничек оялмыйча ректор янына керим инде дип, мединституттан китеп бардым. Шул чордагы мәктәп директоры Иван Кириллович Тумриевны бик уңайсыз хәлдә калдырганмындыр дип уйлыйм, ләкин аннан гафу үтенә алмадым». Шуннан соң документларын Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетында физика белгечлегенә биреп кайта. Шулай итеп, булачак мөгаллим Рафаил Хафиз улының киләчәге билгеләнә.

 

Малида физика укыта

1967 елда  вузны уңышлы тәмамлап, ул чакта Казанда бердәнбер татар телендә белем бирә торган 35 нче мәктәпкә (хәзерге 1 нче гимназия) эшкә урнаша. Физика укыта, сыйныф җитәкчесе була, җәмәгать эшләрендә актив катнаша.

1981–1984 еллар да хәтерендә уелып калган: үзлегеннән француз телен өйрәнә, аннары белемнәрен Мәскәү дәүләт педагогика институтының 10 айлык курсларында ныгытып, Африканың Мали республикасы Бамако шәһәренә физика укытырга китә. Әлеге елларны ул аерым бер төрле хис белән искә төшерә: «Билгеле, 10 ай эчендә француз телендә физикадан дәрес бирерлек дәрәҗәгә җитү өчен, Мәскәүдә бик күп эшләргә туры килде. Мине гаиләм белән, Көнбатыш Африкада урнашкан Мали дигән республикага җибәрделәр. Килеп төшү белән андагы хәерчелекне күреп шаккаттым. Бала-чагалар шәп-шәрә, эшсезлек. Бамаконың ярты халкы сату итә, бик күпләр кулларын сузып, урам буйлап, йорттан йортка кереп, хәер сорашып йөри. Фундаменталь мәктәпкә кайбер балалар үзләренең парталарын күтәреп бара. Күбесе аксый, чөнки полиомиелит авыруы нык таралган. Малига киткәнче, барыбызга да, Мәскәүгә барып, күп кенә вакцинацияләр ясатырга туры килде. «Жёлтая лихородка»га каршы вакцинаны минем кызлар авыр кичерде. Малида эшләү мине бик күп әйбергә өйрәтте, дөньяга карашымны үзгәртте. СССРда начар яшәмәгәнебезне аңладым. Анда мин татар малаеның төшеп калганнардан түгеллегенә инандым», – дип искә төшерә Рафаил абый.

 

Африкадан Казан педагогия училищесына

Ерак Африкада физика фәненең тәгълиматларын өйрәткәннән соң, Рафаил Хафиз улы сагынып кабат Казан шәһәренә кайта. Тарихы еракларга барып тоташкан, Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Фуад Туктаров, Гомәр Терегулов, Мөхетдин Корбангалиев кебек күренекле шәхесләргә белем биргән Казан педагогия училищесына физика укытучысы булып эшкә урнаша һәм әлеге уку йортына тугры калып, лаеклы ялга чыкканчы, шунда эшләвен дәвам итә. Биредә ул физика, информатика, астрономия укыта. Аны училищены тәмамлап чыккан һәр укучы хәтерли. Инде 50-60 ны узган мөгалимнәр, остазлары укыткан фәнне генә түгел, ә тормыш дәресләрен, әйткән киңәшләрен әле дә күңелләрендә йөртә.

Озак еллар буе училищеда укыту дәверендә Рафаил Хафизович төрле вазифалар башкара. 1989–1992 һәм 1995–2004 елларда мәктәп бүлеге җитәкчесе булып эшли, 1992–1995 елларда фәнни-эксперименталь эшләр буенча директор урынбасары була. Бу еллар мәгариф системасында бер-бер артлы үзгәргән стандартлар, беренче компьютерлар барлыкка килүе, цифрлаштыру буенча тәүге адымнар ясау белән билгеле. Белем бирү программаларына информатика исемле яңа предмет керүе дә шушы елларга туры килә. Үзенең төгәллеге, белемгә, яңалыкка омтылышы, үҗәт характеры белән Рафаил Хафиз улы, беренчеләрдән булып, үзе эшләгән уку йортында цифрлы киләчәккә нигез сала.

Лаеклы хезмәт

Рафаил Хафиз улы физика фәнен татар телендә дә, рус телендә дә югары дәрәҗәдә укыта алуы белән аерылып тора. Ул һәрвакыт белеме һәм тәҗрибәсе белән уртаклаша, республикабыз, илебез укытучыларына гына түгел, чит илдән килгән делегацияләр каршында да дәресләр күрсәтә, чыгышлар ясый. Рафаил Хафиз улын мәктәп һәм югары уку йорты укытучылары, студентлар һәм укучылар өчен язылган күпсанлы методик һәм укыту әсбаплары авторы буларак та беләбез. Ул, студентларны практик яктан әзерләүне күздә тотып, «Балалар технопаркы», мәктәпләр өчен «Школа после уроков» программаларын төзи. 2018–2019 елларда WorldSkills Russia хәрәкәте экспертларын укыту өчен интерактив җиһазларны куллану һәм конкурс биремнәрен дөрес итеп үтәү буенча «Мәктәпкәчә тәрбия» һәм «Башлангыч сыйныфлар» бүлекләре өчен программалар, бердәм дәүләт имтиханнары өчен контроль-үлчәү материалларын татар телендә әзерли, үзе дә эксперт буларак эшли. Барлык дәүләт норматив документларына туры китереп, урта һөнәри белем оешмаларында урта белем кысаларында астрономия фәне буенча программалар һәм укыту-методик әсбабы төзи.

Куйган хезмәтләре, мәгариф өлкәсенә зур өлеш кертүе, уку-укыту хезмәтендәге казанышлары һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен Рафаил Хафиз улы Кәлимуллинга, урта һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары арасында беренчеләрдән булып, 2019 елда дәүләт бүләге «Татарстан Республикасының халык укытучысы» дигән мактаулы исеме бирелә.

Укытучылык эшчәнлегенең икенче елында ук Казан дәүләт педагогика институты студентларының практика җитәкчесе була ул. Бу эш бөтен хезмәт юлы буе дәвам итә. Африкадан кайткач, физика факультеты деканы Васил Габдуллович аны эшкә чакыра һәм мөгаллимебез өстәмә килешү белән физикага өйрәтүнең теориясе һәм методикасы каферасында эшли башлый. Монда инде Рафаил Хафиз улы үзе шикелле үк физикага гашыйк булган укытучылар әзерләүгә көч куя. Бүген аның укучылары – үзләре дә гомерләрен шушы һөнәргә багышлаган, киләчәк буынны физикага гашыйк иттерүче, яңа ачышларга өндәүче мөгаллимнәр.

 

Лилия Хисмәтова

 

 

«Педагог, выросший на народной педагогике»

Анфиса Залялова, директор Казанского педагогического колледжа:

– Рафаиль Хафизович одним из первых в 90-е годы освоил информатику, готовил документы для аккредитации в электронном виде. Также он одним из первых создал кабинет физики с лабораторией, а позже, когда появился предмет информатики, интегрировал кабинеты физики и информатики. Он уникален тем, что одинаково мог преподавать физику на татарском и русском языках, более того, в 80-е годы работал в Республике Мали в Африке и преподавал там физику на французском языке, который освоил самостоятельно и владел им в совершенстве.

Долгие годы Рафаиль Хафизович был заведующим школьного отделения. Это были сложные годы, когда мы перешли на новые стандарты ГОСТ – I, II, разрабатывали новые учебные программы и пособия, параллельно реализуя непрерывную подготовку будущих педагогов. Он – автор многочисленных методических и учебных пособий.

Все наши выпускники всегда вспоминают его самыми теплыми словами. Он с душой относился к студентам, был достаточно строг и требователен, но все его искренне любили. Я уверена, если мы проведем опрос среди выпускников для определения лучших учителей, Рафаиль Хафизович будет в первой пятерке.

Он чрезвычайно скромен, отличается трудолюбием и целеустремленностью, умением преодолеть любые трудности. Поэтому вызывает уважение и признание всех тех, кому посчастливилось учиться у него и работать с ним. Никогда не забуду тот день, когда у нас «полетел» компьютер и пропали все документы, которые он тогда сумел все восстановить.

Рафаиль Хафизович – истинный интеллигент, настоящий педагог. Педагог, выросший на народной педагогике, и сам стал народным учителем. В чем его народность? В его душе, в нем самом, в его искренности, честности и любви к обучающимся и выбранному делу.

 

«Тавыш күтәреп эндәшкәне дә булмады»

Венера Таһирова, Казан педагогика көллияте директоры урынбасары:

– Мин Рафаил Хафизовичны 1992 еллардан, көллияттә укый башлаган чордан бирле беләм. Һәм шул вакыттан бирле ул бер дә үзгәрмәде. Шундый ук тыныч, сабыр, төгәл, гел елмаеп сөйләшә торган укытучы. Үзенең ихласлыгы, мөлаемлыгы белән күңелдә кала торган кеше. Мин аның тавыш күтәреп эндәшкәнен дә күргәнем булмады. Бик кешелекле, итагатьле, татар җанлы шәхес. Андагы сөйләм культурасы, үз-үзен тотышы, кеше белән сөйләшү стиле, манерасы күпләргә үрнәк булырлык.

Рафаил Хафизович бүген дә безнең белән, көллият тормышын, студентларының язмышын күз уңаеннан җибәрми, яңалыклар белән танышып бара. Көллияттә эшләгән елларына, язмышына бик рәхмәтле. Моннан 10–20–30 ел элек укып чыгып киткән студентлар белән очрашканда да ул аларны исем-фамилияләре, кайсы бүлектә укыганына кадәр искә төшерә, хәлләрен сораша, үз итеп сөйләшә.

Рафаил Хафизович һәр дәресен истә калырлык итеп үткәрә иде. Җиренә җиткереп әзерләнә, укыта иде, студентларның исендә шуның белән дә сакланып калгандыр ул. Мин Рафаил Хафизович кебек укытучыда укуым, ә соңрак аның белән бергә эшләвем белән бик нык горурланам.

 

«Физиканы яраттырды»

Илнар ХӘЙРУЛЛИН, Кукмара шәһәре Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең югары квалификация категорияле физика һәм математика укытучысы:

– Рафаил Хафизович безгә, Казан дәүләт педагогика университеты физика факультетының татар төркеме студентларына, 1995–1996 елларда «Элементар физика» фәнен укытты. Әлеге предмет – төп предметларның берсе, аннан башка квант физикасын да, теоретик физиканы да, физиканың башка бүлекләрен дә өйрәнү мөмкин түгел, дияргә була. Саф татар телендә аңлатуы, үз фәнен яхшы белүе белән ул бик тиз арада безнең яраткан укытучыларыбызның берсенә әверелде.

Университетны тәмамлап, шактый күп еллар узгач, Рафаил абый белән әле тагын бер тапкыр очрашырга – физикадан бердәм дәүләт имтиханнарын тикшерү республика комиссиясендә бергә эшләргә туры килде. Остазым бер дә үзгәрмәгән иде: ул – шундый ук ачык йөзле, төпле сүзле, үз эшен яраткан мөгаллим. Кукмара гимназиясендә барлык күңелемне биреп, физика фәнен укытуымда Рафаил абыйның да өлеше зур дип саныйм.

Рафаил Кәлимуллин киңәшләре:

1. Мөмкинлек булса, физика дәресләре кызыклы булсын өчен, дәресләрдә тере физик эксперимент (видео түгел!) күрсәтегез. Элек килгән кунакларга мәктәп күрсәтүне физика кабинетыннан башлыйлар иде, ә хәзер беренче урында информатика. Тере экспериментны видеоролик белән алыштыруны француз ислемаен противогаз аша сулау кебек итеп кабул итәм мин.

2. Татарстанда барлыкка килгән һәм Мирза Мәхмүтов, СССР дәрәҗәсендә күтәреп чыгып, барлык укытучыларга да тәкъдим иткән проблемалы укытуны – дәрестә куйган теоретик проблеманы эксперимент ярдәмендә, яки, киресенчә, эксперимент ярдәмендә куелган проблеманы теоретик юл белән чишүне кулланыгыз.

3. БДИ гамәлгә кергәч төзелгән программаларда физика атнага 4–5 дәрес булганда гына имтиханны уңышлы бирергә мөмкин дип язылган иде. Чыннан да шулай, хәзерге физика программалары эчтәлеге 70 нче елларда булган программалардан түбәнрәк. Ата-аналар балаларын гуманитар классларга бирә, ә 11 нче сыйныфта физика кирәклеген аңлап, программа катлаулы дип чаң суга башлый. Билгеле, мескен укытучыны начар укытуда гаепли башлыйлар, репетитор яллыйлар һ.б. Физика программалары авыраймады, ә физикага булган сәгатьләр саны кимеде, билгеле, укытучының гаебе зурайды.

4. Мәктәп укучыларына. Физиканы яратыгыз, ул – авыр, ләкин бик кирәкле фән. Физикадан башка безнең илебездә бернинди техника да төзелә алмаячак, илебез эмбарголардан бик күп зыян күрәчәк. Физикадан мәсьәлә чишкәндә, формулалар эзләмәгез. Мәсьәләнең эчтәлегендә сүз барган физик күренешне күзаллагыз, аны аңлатып биргән законны искә төшерегез һәм аннан соң гына формуласын кулланыгыз, табылган физик зурлыкның берәмлеген исбатлагыз!

Фотолар шәхси архивтан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ