Чисталык кодексы
5 июнь Россиядә экололог көне буларак билгеләп үтелә. Шул исәптән, экология темасына багышланган мәкаләне тәкъдим итәбез.
Кар эрү белән тизрәк бар җирне чистартасы килә башлый. Экология дигәне фән генә түгел, күңел халәте диючеләр хаклы бу очракта. Апрель ае – әйләнә-тирәнең чисталыгы өчен җаваплылыкны һәркем шәхси эше дип тою вакыты да ул.
Үзебездән башлыйк
Тормыш, көнкүрешебез алга барган саен, әйләнә-тирәгә булган игътибарыбыз тагын ныграк булырга тиешлеге турында табигать үзе искәртә. Сәламәт яшәү тормышы алып баруны модага керткәнбез икән, моның өчен алшарт булган чиста һава һәм чиста су, натураль азык-төлек турында да кемдер түгел, нәкъ менә үзебез кайгыртырга тиеш. Кешелек дөньясы табигатьтән бары кулланучы гына булып яши икән, аның үз-үзен һәлакәткә алып баруында бер шик тә юк. Киноларда күрсәтелгән экологик катастрофаларны режиссёрның фантазиясе дип кенә кабул итсәк, ялгышабыз. Иҗат җимешенең фәнни нигезе дә юк түгел. Нефть танкерларыннан Кара диңгезгә аккан меңләгән тонна мазут белән бәйле һәлакәт кешелеккә ясалган кисәтү түгелмени? Күпме тырышлык куеп чистартканнан соң да, экосистеманың тулаем «сәламәтләнүе» өчен 10–15 ел кирәк булачак, ди экологлар.
Һәр районда вәкил бар
Замана кешесе өчен экологик культураны арттыру – беренчел бурычлардан. Бәлки технологияләр тулы куәтенә эшләп, массакүләм халыкның көндәлек тормышына ныклап кереп тә бетмәгәндер, ләкин алгарыш шуңа таба бара. Һәркайсыбыз моңа әзерлекле булырга тиеш. Шул максатларны күздә тотып төзелгән республика яшьләренең «Чиста була» иҗтимагый оешмасына инде 10 ел тулган. Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы канаты астында эшләү дәвамында республика күләмендә барлыкка килгән ышаныч бик мөһим экоактивистлар өчен.
Шулвакыт эчендә хәрәкәткә 10 499 кеше кушылган! 6848 экологик чаралар һәм акцияләр уздырылып, аларда 265 773 кеше катнашкан.
«Чиста була» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы идарә рәисе Дилара Сатикова республикабызның һәр районында вәкилләре булуын белдерде: «Республика форумына һәр районнан вәкилләр килә, активлык булмаган җирлекләр буенча аналитика ясадык та алар янына үзебез бардык. Узган ел 5 районда булдык. Бәйге, фестивальләр шулкадәр күп, мәгълүмат шаукымында югалмас өчен, күзгә-күз очрашулар бик нәтиҗәле. Авыл җирлегендә проблема юк дип уйлап яшәүчеләр дә уянып киткәндәй булды. Быел биш район грантлар отып, тулы куәткә эшләп киттеләр. Әле күптән түгел генә Кукмарада форум уздырдылар, мәсәлән. Районның 33 уку йортыннан катнашучылар җыелган иде. 13–15 май көннәрендә исә барлык активистларыбызны елдагыча зур республикакүләм форумда көтәбез».
Экология ул каядыр барып ярдәм итү дигән сүз түгел бит. Өеңдәме, бусагаңнан чыктыңмы – син инде файдалы булырга тиеш.
Экологик проектлар
Оешманың эшчәнлеге күпкырлы. «Яшел белем» акциясендә дәресләр уздырыла, республикакүләм экоквестта ай буена командалар ярыша, шимбә өмәләре, агач утырту, икенчел чимал җыю, хайваннарны яклау акцияләре, грантлар уйнату... Ел дәвамында эш табылып кына тора. Республика буенча уку йортлары командалары арасында «Эквест» бәйгесе уздырыла. Иң тырыш активистлар яшьләрнең экологик премиясенә дә дәгъва кыла ала.
Һәр проект өч максатка хезмәт итәргә тиеш: экологик белемгә багышланган интеллектуаль биремнәр, квестлар, ярышлар; конкрет эшләр – агач утырту, чисталык өмәсе һ.б.; өченче максат социаль юнәлешне колачлый, ветераннарга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның якыннарына ярдәм күрсәтелә. Җәй көне 10–16 яшьлек балалар 7 көнлек палаткалы лагерьда ял итәләр, сүз уңаеннан, оештыручылар моны гаджетларга бәйлелектән котылу өчен иң отышлы ысул диләр. Телефоннарын беренче көнне җыеп алганга бар әйдәманнарга үпкәләгән үсмерләр атна азагына таба өйләренә шалтыратыр өчен телефон сорарга да оныталар икән.
Әлеге лагерьга эләгә алмаучылар да читтә калмый. «Чиста була» оешмасы активистлары республикабызның һәр районында ишегалды лагерьлары оештыра. Берничә сәгать дәвамында балалар белән экологиягә кагылышлы квестлар уздыралар, биремнәр чишәләр, кыскасы, «кайныйлар». Быел фестиваль форматында эшләп, тагын да күбрәк баланы колачларга планлаштыралар.
Активист бул!
Чараларда катнашучылар яше турында сорашкач, Дилара: «Эшчәнлегебез 14–30 яшь аралыгындагы яшьләр өчен актуаль булыр дигән идек, ситуация контрольдән чыкты, – дип көлеп җибәрде. – Балалар бакчалары тәрбиячеләре остаз буларак бәләкәчләрне дә бу эшкә тартты. Без моңа сөенәбез генә. Экологик эшчәнлек акча белән бәйле түгел, идеологик тәрбия алып барабыз бит. Тырыш куллар һәм янып торган йөрәк кирәк. Нәтиҗә дә күренә: кешедә чүпне аерым җыю культурасы барлыкка килә башлады. Дөрес, аны эшкәртү әле тиешле дәрәҗәдә җайланмаган, ләкин барыбер кешелек шуңа таба бара. Безгә бик ерак дип тормыйбыз, космик чүп турында да сөйлибез. Балаларның күзаллавы булырга тиеш, без бит киләчәк кешесе тәрбиялибез».
Активист булырга теләгән һәркем экологик хәрәкәткә кушыла ала. Монда ике төрле юл: әгәр шәхсән катнашырга теләсәң, аерым анкета; әгәр командаң бар икән, лидерны сайлап куеп, махсус анкетаны тутырып юлларга кирәк. Оешмадагы җаваплы кешеләр элемтәгә чыгып барын да аңлата, өләшү өчен материал, активист формасын бирәләр – кыскасы, дулкын үз эченә бөтереп ала. Барлык мәгълүматлар социаль челтәрләрдә урнаштырыла, хәер, хәзер яшьләр күбрәк мессенджерларга күчеп баруын да мыекка чорнарга кирәк.
«Милли проект кысаларында эш алып барыла»
Александр ШАДРИКОВ,
Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры:
– «Экология» милли проекты кысаларында Татарстан экологиясенә 21,6 млрд сум акча бүлеп бирелде, шуларның 17,2 млрд – федераль, 4,4 млрд сумы республикабыз бюджетыннан. Әлеге проект кысаларында Самосырово полигонында рекультивация төгәлләнде, Казанның ләм кырларында 88 процент эшләр төгәлләнгән һәм Түбән Камада нефть торбалары демонтажы тулысында тәмамланды.
2025–2027 елларда «Экологическое благополучие» яңа федераль проект кысаларында түбәндәге эшләр планлаштырыла:
– Чаллы шәһәрендәге Мәләкәс елгасын чистарту;
– Казан шәһәрендәге Нокса елгасы һәм кушылдыклары үзәнен чистарту;
– Нурлат шәһәрендә каты көнкүреш калдыклары полигонын рекультивацияләү.
«Чиста була» проектлары турында budetchisto.tatar сайтында, vk.com/budetchisto_tatar социаль челтәрендә танышырга һәм активист буларак теркәлергә мөмкин.
«ГМ» – ИНФО
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Республика иҗтимагый экология кабул итү бүлмәсе эшли. Табигатьне саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында (гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару, рөхсәтсез чүплек, су объектына керүне чикләү, сулыкка, туфракка пычраткыч матдәләр ташлау, атмосфера һавасының пычрануы) хәбәр итәргә мөмкин:
– 843)267-68-67 телефоны буенча;
– eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;
– Интернет-кабул итү бүлмәсендә eco.tatarstan.ru/rus/priem;
– «Халык контроле» системасында «Экология» категориясендә;
– «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.
Фотолар республика яшьләренең «Чиста була» иҗтимагый оешмасы архивыннан
Комментарийлар