Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар каһарманнары

Биктар Бикбов һәм Вилит Мортазин – 1812 елгы Ватан сугышы һәм 1813–1814 еллардагы рус армиясенең чит ил походларында катнашкан татар каһарманнары. Хәрби тарихчыларның фәнни эзләнүләренең бер төре булып сугышларда катнашкан каһарманнар турында документларны ачыклау тора. Мондый документлар төрле архив эшләрендә очрый.

Төп документ

Россия империясендә гаскәри хезмәте тәмамланганнан соң, солдатның отставкага китүе турындагы указы (паспорты) аның төп документы саналган. Нәкъ менә шушы дәүләт кәгазе белән алар яңа яки элеккеге яшәү урынына «теркәлергә» тиеш булган. Бу документ гариза бирүченең үзе өчен дә, үзе үлсә, тол калган хатыны өчен дә пенсия һәм акчалата ярдәм алырга нигезләмә булып торган. Отставка турындагы указлар еш кына җирле хакимият органнарының теркәү журналларында күчереп язылган документлар рәвешендә очрый.

Изге Георгий хәрби ордены билгесе

Тумышлары белән Казан губернасының Чуел (Цивильск) өязе татарларыннан чыккан хәрби сугышчыларның 1812 елгы Ватан сугышында катнашулары турында ике документ Чувашия Республикасы архив эшләрендә табылды. Отставкага чыккан бу хәрби татарларның икесе дә Россия империясенең солдатлар өчен бирелә торган иң югары хәрби бүләге – Изге Георгий хәрби орденының билгесе белән бүләкләнгән. Гәрчә аларның икесенең дә яше, сугышта узган юллары һәм гаскәр төрләре бөтенләй аерылып торса да. Берсе – матрос, икенчесе артиллерист булган.

Татар Парижны да яулаган

Чуел инвалидлар командасы рядовое Биктар Бикбау улы Бикбов Изге Георгий орденының 31171 номерлы билгесе, 20 еллык саф хезмәте өчен 68000 номерлы Изге Анна билгесе һәм 1812 елгы сугыш истәлегенә чыгарылган көмеш медаль белән бүләкләнгән булган. Документ язылган елны 52 яшен тутырган (1773 елгы). Хәрби хезмәткә 1791 елда Казан губернасы Чуел өязе Бакырчы авылыннан (хәзерге Татарстанның Яшел Үзән районы Бакырчы авылы) алына. Чыгышы татар дип күрсәтелгән («из татар»). Рекрут итеп Кронштадт ишкәкле флотына матрос итеп билгеләнә, 1802 елда гвардия экипажына күчерелә, аннан 1815 елның 30 апрелендә отставкага җибәрелә. 1819 елның 3 декабрендә Чуел инвалидлар командасына кертелә. 1791–1796 елларда хәрби походларда катнаша. 1812 елгы Ватан сугышы һәм 1813–1814 еллардагы чит ил походлары чорында транспорт судноларында хезмәт итә, Париж шәһәренә һәм Франциянең башка шәһәрләренә булган походларда катнаша. Хәрби хезмәте дәвамында өй ялларында да, штрафларда да булмый. Русча укый-яза белмәүче  һәм буйдак итеп күрсәтелгән. Баш штабның инспектор департаментының 1825 елның 15 февралендәге 1585 номерлы күрсәтмәсе буенча, 25 ел хәрби хезмәттә булган солдат отставкага җибәрелгән һәм аңа Россия империясенең үзе теләгән нинди дә булса шәһәр яисә авылында теркәлү хокукы бирелгән.

Бородино бомбардиры

Хезмәт куймаучы Чуел инвалидлар командасы рядовое Вилит Мортаза улы Мортазин 38943 номерлы Изге Георгий хәрби ордены билгесе һәм 1812 ел истәлегенә чыгарылган көмеш медаль белән бүләкләнгән. Документ язылган елны 33 яшьлек булган (1790 елгы). Хәрби хезмәткә Казан губернасының Чуел өязе Айдар авылыннан (хәзерге Татарстанның Яшел Үзән районы Айдар авылы) алынган. Чыгышы татар дип теркәлгән («из татар»). 1 нче Гренадер артиллерия бригадасының 1 нче батареясына 1806 елның 20 ноябрендә канонир итеп билгеләнә. 1812 елның 14 октябрендә шул ук ротага бомбардир итеп күчерелә. 1823 елның 11 мартында хезмәт итмәүче инвалидлар командасына күчерелә. 1812 елның 14 июненнән походларда булган дип күрсәтелгән. Көнбатыш армиясендә француз гаскәрләренә каршы сугышларда катнаша: 14 июль – Витебск шәһәре янында, 6 август – Смоленск янында, Бородино авылы янында, 6 октябрь – Тарутин авылы янында дошман һөҗүме вакытында, 12 октябрь – Малоярославец шәһәре янында, 5 һәм 6 ноябрь – Красное авылы янында. 1813 елның 1 гыйнварыннан чит илләрдә: Варшава герцоглыгында, Силезиядә, Саксониядә дошманны кууда катнаша.

«ГМ»-инфо

Изге Георгий хәрби ордены билгесе белән бүләкләнүе татар солдатларының Ватанны саклау эшендә батырлык күрсәтүләрендә кире какмаслык бер дәлил булып тора.

Биктар Бикбовның Парижны яулап алуда, ә Вилит Мортазинның Бородино сугышында катнашуын истә тотсак, әлеге документлар татар хәрби тарихы өчен уникаль чыганаклар икәнлеген күрәбез.

Хәлим Абдуллин, тарих фәннәре кандидаты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ