Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәрдемәнд турында кызыклы 13 факт

Бу олуг шагыйрь һәм меценат турында Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким: «Осталыкка килгәндә өйрәнер нәрсәләр күп Дәрдемәндтә!» – дип язган. Әйе, шагыйрь, сүз остасы буларак Дәрдемәндне (Закир Рәмиевне) без олылап искә алабыз, бу хакта ярыйсы гына хезмәтләр дә бар. Әмма аның татар халкы өчен биниһая эшләр башкарган мәгърифәтче булуын да истән чыгарырга ярамас.

1.Дәрдемәнд фарсычадан  «хәсрәт чигеп яшәүче» дигәнне аңлата. Чын исеме – Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев.

2.Рәмиевләрнең алтын приисклары белән башлангыч чорда (10 ел дәвамында) әниләре  идарә иткән. Әтиләре Мөхәммәтсадыйк агай Дашковлар кызы Хәнифәгә өйләнә. Нәкъ менә Дашковлар нәселе белән кушылгач, аларга алтын приисклары сатып алырга дигән киңәш бирелгән. Россиядә иң аз алтын чыгарыла торган приисклардан саналса да, 5–6 тонна алтын табылган. Соңыннан мәгъдән, ягъни приисклар белән идарә итү Мөхәммәтшакир һәм Мөхәммәтзакир җилкәсендә кала.

3.Россиянең «Алтын корольләре» исеменә ирешкән абыйлы-энеле Рәмиевләр гадел җитәкчеләр булуы белән дә дан казана. Тапкан малларының бер өлешен алар милләт һәм халык өчен тотканнар. Сәләтле татар яшьләрен гыйлем алырга чит илләргә җибәрә торган булалар. Хезмәттә һәрвакыт чит ил тәҗрибәсен кулланырга һәм гади эшченең хезмәтен җиңеләйтергә тырышканнар. Алтын табуда эшләү гаять авыр була. Ял көннәрендә эшкә чыгып эшләгәннәр шул көнне алтын тапса, шуны тулы бәясенә сатып ала торган гадәтләре булган дип сөйләгәннәр.

4.Дәрдемәнднең иҗат мирасы зур күләмле түгел, чөнки ул язып калдырган шигъри юллар меңнән артмый. Дәрдемәнд үзенең иҗат эшенә үтә җаваплы караган, үзенә җитди таләпләр куйган. Жанр ягыннан иҗаты шактый төрле: хикмәт, мәсәл, фәлсәфи һәм күңел лирикасы да, чәчмә әсәрләр дә бар: истәлек-парчалар, вак хикәяләр.

5.Бертуган Рәмиевләр 1907 елны «Шура» журналын нәшер итәргә рөхсәт ала. Беренче сан 1908 елның 10 гыйнварында чыга. Журналның һәр саны 36 битлек була. Барлыгы 240 сан чыгып калган. Журналның редакторы итеп Ризаэддин Фәхреддин билгеләнә. Аның хезмәт хакы шактый югары булган – 130 сум (бүгенге көндәге исәпкә салсак, ул 211 474 сум булыр иде). Ә алар чыгарган «Вакыт» газетасы «The New York Times» басмасыннан бер дә ким булмаган!

6.Закир Рәмиев Оренбург мөселман сәяси фракциясен төзи. Дәүләт Думасына беренче чакырылыш депутаты итеп сайлана.

7.Октябрь революциясенә мөнәсәбәте, әлбәттә, тискәре була. Ул аны шайтан белән чагыштыра. Илдә барган бу үзгәрешләр турында: «Шайтан кан төкерде», – дип яза. Яңа хакимият аның бар мал-мөлкәтен тартып ала –  Закир Рәмиев бер нәрсәсез кала. 

8.Хатыны Мәхүбҗамал белән алар 9 бала тәрбияләп үстерәләр. Улы  Искәндәр Рәмиев репрессиягә эләгә һәм атып үтерелә.

9.Дәрдемәнднең оныгы Бәшир Рәмиев дөньяда рәсми рәвештә югары белем алу турында дипломы булмаган бердәнбер күренекле галим буларак тарихка кергән. Беренче совет компьютерын ясаган инженер, уйлап табучы. Бәшир Рәмиев, диссертация дә якламыйча, техник фәннәр докторы дәрәҗәсен ала. Казанның «Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк»ы хәзерге вакытта югары технологияләр өлкәсендәге иң популяр үзәк (технопарк) санала.

 10.Заманында күренекле эшмәкәр, шагыйрь, атаклы иганәчедә  гувернантка булып Өммегөлсем Мансурова эшләгән. Өммегөлсем Мансурова – Такташның каенанасы. Аның истәлекләрендә Дәрдемәнднең революциядән соң байлар белән аралашырга яратмавы тасвирлана. Шагыйрь тартып алынган байлык-мөлкәт турында сүз куертырга яратмаган. Мөгаен, аны ул чагында  халык язмышы күбрәк борчыгандыр. Үз вакытын ул гаиләсендә һәм зыялылар янында уздыра торган була.

11. Башкортстанның Мәләвез районындагы Җиргән авылында татарның күренекле шәхесенә – Дәрдемәндкә – беренче бюст куелган. Илебезнең иң бай татары 1921 елда авырый һәм үлеп китә. Кабере бүгенге көнгә кадәр билгесез. Орскида җирләнгән урынына завод төзелгән. Завод эчендә зур кабер ташының озак еллар саклануы турында гына берән-сәрән сүзләр ишетелеп торган.

12. Иганәче-шагыйрьнең язучы Шәриф Камалга бүләк иткән алтын йөгертелгән каләме бүгенге көндә Ш.Камал музеенда саклана. (Ш.Камал «Шура» журналында һәм «Вакыт» газетасында эшләгән.)  Ш.Камал премиясенә лаек булган яшь язучы-тәрҗемәчеләр шушы каләмне тотып, язып карау хокукына ия.

13. Россиянең иң бай татарларыннан саналган Закир Рәмиев октябрь революциясеннән соң чит илгә чыгып китмәгән. Бу факт аның ни дәрәҗәдә үз халкын яратканы хакында сөйли. Галимнәр белдергәнчә, киләчәктә Дәрдемәнднең Казанда үткәргән көннәре тулырак ачыкланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ