Даринә Ганиева: «Һәр яңалык – безнең өчен яңа мөмкинлек»
Дүрт ел элек Баулының 90 еллыгы уңаеннан «Мәгариф» редакциясе коллективы районда эшлекле сәфәр белән булып кайткан иде. Мәгариф тармагында милли мәгарифне һәм кадрлар белән тәэмин итүне гамәлгә ашыруда үзгәрешләр, яңалыклар һәм балаларга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен нинди шартлар булуын ачыклау максатыннан, без Баулы районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Даринә Ганиева белән кабат очраштык.
– Даринә Зәйтүновна, мәгариф оешмаларының уку елына әзерлеген ничек бәялисез? Быел тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ), хезмәт дәресләренең заманчалаштырылуын, гаилә белеме дәресләре кертелүен, шулай ук телефоннарның тыелуын укытучылар һәм укучылар аңлап кабул иттеме?
– Уку елы башлану – һәр гомуми белем бирү оешмасы өчен бик җаваплы этап. Белем бирү процессында катнашучыларның барысына да: педагогларга, укучыларга һәм ата-аналарга кагылышлы барлык мәсьәләләрне өйрәнеп фикер алышырга кирәк. Район комиссиясе тарафыннан мәгариф оешмаларын кабул итү – шундый этапларның берсе. Сүземне республика һәм район җитәкчелегенә, иганәчеләребезгә, ата-аналарыбызга, барлык мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләренә, укытучыларына һәм хезмәткәрләренә ихлас рәхмәт сүзеннән башлар идем. Белем көнендә талант һәм тырышлык нәтиҗәсендә, безнең барлык мәгариф оешмаларының да балалар һәм укытучылар өчен уңайлы, матур булуын күрдек. Быел да ашханәләргә һәм азык-төлек блокларына капиталь ремонт ясалды, Татар Кандызы һәм Татар Томбарлысы авылы мәктәпләрендә 19 млн сумга җиһазлар алыштырылды.
Дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында укучыларның «Гаилә нигезләре» курсы барлыкка килде. Әгәр элегрәк җәмгыять белеме дәресендә гаилә мөнәсәбәтләре социаль һәм хокукый яктан гына каралган булса, «Гаилә нигезләре» кеше мөнәсәбәтләренең иң нечкә кылларына кагылырга тиеш. Миңа калса, мондый предмет мөһим һәм кирәк, чөнки барлык балалар тормышында да сәламәт гаилә мөнәсәбәтләре үрнәге юк, аларга киләчәктә үзләренә имин, бәхетле гаилә булдыру катлаулырак булачак. Мондый дисциплинаны кертүне күп кенә педагогик хезмәткәрләр яклый, бигрәк тә бу юнәлешләрне фән укытучылары, сыйныф җитәкчеләре, психологлар, социаль педагоглар хуплый.
Педагогларның эмоциональ януын профилактикалау максатыннан яңа уку елында да укытучыларыбыз өчен тренинг элементлары булган чаралар циклы, тәҗрибә уртаклашу буенча чакырылган кунаклар белән очрашулар планлаштырылган.
– Баулы районы – Казаннан иң ерак урнашкан районнарның берсе. Ара ераклыгы үзен сиздерәме?
– Баулы районының Татарстанның ерак читендә урнашуы уңайсызлыклар тудырса да, мәгариф системасының бер урында гына тормавын билгеләп үтү куанычлы. Без заман белән бергә атлыйбыз. Чөнки мәгариф инфраструктурасы, кадрлар сәясәте, укыту сыйфаты, сәләтле балалар белән эшләү, укучыларыбызга һөнәри юнәлеш күрсәтү, профильләштерү һәм тәрбияләү муниципаль мәгариф системасы үсешен билгели торган төп факторлар бит. Дәүләт тарафыннан ел саен мәгариф системасын яңарту өчен билгеле бер яңалыклар кертүләре сөендерә. Белем бирү сыйфатын үстерү юнәлешендәге эш беркайчан да тукталып тормый. Һәр яңалык – безнең өчен яңа мөмкинлек ул. Федераль дәрәҗәдә дә, республика күләмендә дә кабул ителгән карарлар белән укытучыларны да, укучыларны да таныштырабыз. Чөнки үсеп килүче буынның белем дәрәҗәсе мөгаллимнәр кулында.
– Даринә Зәйтүновна, районның яңа гимназиясендә булдык, замана таләпләрен канәгатьләндерерлек белем йортында театр да эшли, аранжировка, музыка, тавыш яздыру студиясе, балалар өчен намаз уку бүлмәсенә кадәр бар. «Кыңгырау» балалар бакчасында милли тәрбиягә зур урын бирелүе дә безне сөендерде. Әмма мәктәпләрдә, балалар бакчаларында балалар санының аз булуы күзгә ташлана. Бу проблеманың нинди чишелеш юлларын күрәсез? Яңа уку елында беренче сыйныфка баручы балаларның саны куандырырлыкмы?
– Бүген мине авыл мәктәпләрен дә укучыларны комплектлау мәсьәләсе борчый. Башкарма комитет белән берлектә, без туган телләрендә белем биргән авыл мәктәпләре челтәрен саклап калырга тырышабыз. Бүгенге көндә татар телен өйрәнү 20,2 процент тәшкил итә. Санның түбән төшүе авыл мәктәпләрендә укучыларның саны кимү белән дә аңлатыла. Мәгариф бүлегендәге хезмәттәшләремнең эшен билгеләп үтми кала алмыйм. Соңгы ике елда бездә методистлар һәм урынбасарларның составы яңартылды. Мине хәзер коллективта да белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән яшь педагоглар булуы шатландыра. Алар һәрвакыт яңалыкка өйрәнергә, үз тәҗрибәсен һәм белемен башка коллегаларга тапшырырга омтыла. Шундый командага ия булгач, без дөрес юлда дип ышанам.
Районыбызның бүгенге көндә күзәтелә торган күрсәткечләре белән эшне уңышлы башкарырга тырышабыз. Чөнки без шушы күрсәткечләргә нигезләнеп, үз эшебезне сыйфатлы итеп төзи белергә тиеш.
Бәлки, әлеге проблеманың чишелеше яшь педагогларга матди ярдәм күрсәтүдәдер. Аларга ул районыбызга килеп урнашырга шактый зур стимул булыр иде. Район башлыгы белән берлектә әлеге ситуациядән чыгу юлын һәм мөмкинлекләрен табарга тырышабыз.
– Районда мәктәпкәчә белем бирү юнәлешендә эшләр ничек тора? Соңгы елларда нинди яңа проектлар гамәлгә ашырылды?
– Безнең районда 15 мәктәпкәчә белем бирү оешмасыннан һәм 5 мәктәпкәчә төркемнән торган мәгариф оешмалары челтәре үсеш алган. Мәктәпкәчә оешмалар педагогик кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. ТР Рәисе ярдәме белән, республикада балалар һәм яшүсмерләрдә актив патриотик позиция формалаштыру максатыннан, традицион әхлакый кыйммәтләрне исәпкә алып, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында «Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары беренчеләр хәрәкәтендә» пилот проекты гамәлгә ашырыла. Узган елда пилот балалар бакчасы итеп 9 нчы «Алёнка» балалар бакчасы билгеләнгән иде. Иң беренче тәрбияләнүчеләрне хәрәкәткә багышлау тантанасы булды. Бу – берсүзсез балалар өчен истә калырлык вакыйга. «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары, кураторлары Светлана Фазлыева белән мәктәпкәчә яшьтәге балаларга «Сәяхәт башлана» балалар көндәлеген һәм «Беренчеләр» күкрәк билгесен тапшырдылар. Уку елы дәвамында тәрбияләнүчеләр төп юнәлешләр буенча төрле чараларда һәм акцияләрдә актив катнаша. Быел проектка 2 нче һәм 7 нче балалар бакчаларын да кертү планлаштырыла.
12 нче «Алтынчәч» һәм 5 нче «Бәләкәч» балалар бакчалары «Татнефть һәм балачак. Киләчәк белән диалог» дип аталган уникаль проектны дәвам иттерә. Проект үз алдына балаларга шәхес буларак үсү, лидер булырга өйрәнү, үз фикереңне белдерү, максималь мөстәкыйльлек һәм инициатива күрсәтү, үз гамәлләре өчен җавап бирә торган мохит булдыру бурычын куя. Болар барысы да белем һәм тәрбия сыйфатын яхшырту өчен эшләнә. Проектта катнашу нәтиҗәсендә балалар бакчалары «Бабашки»ның тугыз конструктор комплектына ия булды. Бабашки – пространстволы модельләштерү һәм ирекле уен өчен күпфункцияле мохит. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бу могҗиза-конструкторны бик теләп кабул итте. Алар, мавыгып, көндәлек уеннар һәм дәресләр өчен детальләр кулланып, оригиналь корылмалар төзи. Тәрбиячеләр балалар мәнфәгатьләрен һәм теләкләрен исәпкә алып, төрле проектлар, уеннар, биремнәр уйлап таба. Идеяләр, фантазияне җигү, иҗади мохит тудыра.
Узган елның ноябрендә 12 нче балалар бакчасы урам конструкторын алды. Бу – төзелеш һәм сәфәр вакытында уйнау өчен уйлап табылган конструктор. «Татнефть һәм балачак. Киләчәк белән диалог» проекты кысаларында О.Л. Соболева методикасы буенча эшләнгән методик әдәбият алынды. Быел проектка 1, 4, 8 нче һәм 9 нчы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре кушылды.
Тагын бер горурлыгыбыз: узган елның декабрендә республикада яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә «Кыңгырау» («Колокольчик») 7 нче балалар бакчасы «Акыллы уеннар» проектын гамәлгә ашыру буенча республиканың 100 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы арасына керде һәм районда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында милли белем бирүне үстерү үзәгенә әверелде. Шәһәр балалар бакчаларында татар телле төркемнәр ачылды, татар телен өйрәтү буенча аерым тәрбиячеләр эшли. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр, ата-аналар һәм педагоглар белән традицион рәвештә узучы «Татар малае», «Татар кызчыгы», «Кече Сабан туе», «Нәүрүз – Карга боткасы», татар шагыйрьләре һәм язучылары иҗаты буенча спектакльләр кую, шигырьләрне яттан уку, «Мин татар телендә сөйләшәм һәм эшлим», «Ана теле» дип аталган милли чаралар туган телебезне үстерүдә, саклауда зур роль уйный.
Язманың тулы вариантын «Мәгариф» журналының 2024 елгы октябрь саныннан укырга мөмкин
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА
Фотолар Баулы районы мәгариф идарәсе архивыннан
Комментарийлар