Динә Закирова: «Гаилә – җаваплылык ул»
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестрының сәләтле музыканты, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган артисты, скрипкачы Динә Закирова – Татарстанның музыка сәнгатендә үз дөньясын булдырган шәхес.
Профессиональлеге белән генә түгел, шәхес, ир хатыны һәм бала әнисе буларак та сокланырлык ханым ул. Динә һәм Илнур Закировларның тату гаиләсе тууга иҗат дуслыгы сәбәпче булган.
Татарстанның атказанган артисты, Г. Камал исемендәге академия театры актёры Илнур Закиров белән алар бер сәхнәдә эшлиләр. Илнур кызның күңелен үзенең җитдилеге, аз сүзле булуы белән җәлеп иткән.
– Икебез дә бер казанда кайныйбыз. Бер-беребезне аңлыйбыз. Һәрбер мәсьәләне уртага салып хәл итәбез. Һәрнәрсәне киңәшләшеп эшләгәндә, барыбер җиңелрәк. Бер-беребезне тулыландырып гомер итәбез. Иҗатта да, гаиләдә дә безгә рәхәт. Ике иҗат кешесенең юлларын берләштерү Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтедер. Һәрбер гаиләдә киеренкелек чоры булып ала. Шушы кризисны үткәреп җибәрү һәм яңа баскычка күчү, минемчә, феномендыр. Төрле хәлләр була бит. Күп гаиләләр кризис дигән әйберне үткәреп җибәрә алмый. Бу очракта акыллы булырга кирәк. Дөресен генә әйткәндә, мин бар яктан да идеаль гаилә күргәнем юк, – ди Динә, үзе гаилә хәлләрен бәян итеп.
Ике иҗат кешесенә бергә булуы читенрәк дисәләр дә, бу иҗади пар, чыннан да, бер-берсен тулыландырып яши. Ир-ат буларак, Илнур Динәнең концерт тормышын яхшы аңлый һәм аңа һәрвакыт теләктәшлек белдереп тора. Динә дә – үз чиратында артист ирен аңлаучы ныклы терәк. Кызлары Зәлия дә әти-әнисеннән калышмый. Ул да сәхнәне ярата.
Иҗади гаиләнең уңышлары да янәшә бара. Уртак проектлар аларның тандемын ныгыта гына. Ир хатыны буларак, Динәнең гаилә тормышына карата үз карашы формалашкан. «Гаилә – зур җаваплылык, – ди ул. – Бу җаваплылык синең өстә. Әти-әни, туганнар, дуслар каршында. Үз принципларыңны өстен куймыйча, якыннарың турында уйлап яшәсәң, дөресрәк була, дигән фикердәмен. Әти-әниеңнең сиңа салган тәрбиясе дөрес дигәнне аңлата бу. Бөтен нәрсә дә тәрбиядән килә. Гаиләдә балаңа да үрнәк күрсәтәсең, чөнки бала – әле формалашып бетмәгән җан иясе. Әти-әнисенең бер-берсенә карата мөнәсәбәтен күреп үсә бит ул. Минемчә, бүгенге хәлләр баланың үз мөстәкыйль тормышында чагылыш табачак. Низаглы гаиләдә үсә икән, сабыйның нервысы какшаган була. Шуңа күрә тыныч, ипле тормыш корырга тырышырга кирәк».
Динә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының оркестрына 2007 елда музыкант булып эшкә урнаша. Маэстро Фоат Әбүбәкеров аны заманында үз канаты астына алган. Остазына ул бик рәхмәтле. Музыкант буларак, Фоат аганың киңәшләрен әле дә куллана. Аны театр дөньясына алып кергән шәхес буларак хөрмәт итә. Оркестрга яңа дирижёр килгәч, музыкантларның чыгышлары арткан. Оркестр классик жанрда, татар халык көйләренә, төрле композиторларга багышланган мәдхия-концертлар үткәрә. Гомумән алганда, Г. Камал театрында музыка юнәлешендә иҗат гөрли. Әлеге иҗатка мөнәсәбәтле булуы белән музыкант бик бәхетле. Яңа баш дирижёр Данияр Соколов белән консерваториядә бергә укыганлыктан, алар уртак телне тиз тапканнар.
Концертларда яки башка мәдәни чараларда Динәне еш күрәбез. Скрипкада милли көйләрне аеруча үтемле итеп, җиренә җиткереп башкара ул. Бу талантка орлык кечкенәдән салынган икән. Ул сабый чагыннан халык җырларын тыңлап үсә. Әнисе Диләрә баянчы булган. Баян, фортепиано, гитарага кушылып уйнап, музыкаль яктан зәвыклы бала булып үсә кыз. Җыр китапларын ачып, аннан төрле җырларны барлап, аларны чагыштырып, үзенчәлекләрен өйрәнеп утырганнарын әле бүген дә яратып искә ала. Ул чор кызыксынулары бүгенге халәтен чагылдырганны гүя шул вакытта ук аңлаган ул. Сүз дә юк: татар халык көйләре скрипкада бик үтемле, моңлы яңгырый. Музыкант, аларның барысын да скрипкада уйнарга мөмкин, ди.
Баксаң, Динәләр нәселендә сприпкачылар аңа кадәр дә булган икән. Әнисе ягыннан бабасының әтисе, үзе скрипка ясап, ярминкәләрдә уйнап йөргән. Кызганычка, ерак бабасының уен коралы бүгенге көнгә кадәр сакланмаган. Ә инде Динәнең әнисе, әнисенең апасы Азыя – профессиональ баянчылар. Халыкчанлык Динәгә нәкъ менә алардан күчкән дә инде.
Динә Закирова заманча музыкаль проектларда бик теләп катнаша. Яңа очрашулар, яңа кичерешләр бит ул! Һәр яңа проектта катнашуны Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән олы бүләк буларак кабул итә. Ризалашмаса, теге дөньяда: «Нишләп баш тарттың? Без сиңа мөмкинлек бирдек бит!» – дип әйтерләр төсле. Тынгысыз музыкант әнә шулай фикерли. Динә баянчылар Ринат Вәлиев, Айнур Моратов белән 2006 елдан альтернатив «Алканат» төркемендә дә эшләгән. Шунда ул үзен ирекле хис итәргә өйрәнә. Шактый үзенчәлекле музыкаль төркемгә скрипка моңы белән халыкчанлык төсмерләр өсти. Биредәге егетләр әле аны: «Динә, син бигрәк культурно татарча уйныйсың», – дип шелтәләп тә алалар. Әмма тәҗрибәле музыкантның эчке халәте ягымлылык, халыкчанлык белән сугарылган. Замана шаукымына артык бирешмәскә тырыша ул. Бүгенге көндә музыкант «Ямьле» лейбл музыка төркемендә дә иҗат итә. Әлеге төркем төрле темаларга концертлар, төрле җырларга иллюстрацияләр тәкъдим итә.
Динә Закирова – виртуоз музыкант. Скрипкадан тыш, ул курайда, баян, кылкубыз, фортепиано, гитара, авыз кубызында да уйный. Соңгысын Башкортстанда махсус ясаткан һәм осталардан дәресләр алган. Композитор Эльмира Галимова кылкубыз өчен әсәр язгач, Динә аны, «Мирас» фестивалендә уйнап, тамашачыга тәкъдим итә.
Динәнең иҗаты киңкырлы. Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә дә эшли. Анда Рөстәм Рәхмәтуллин төзегән этноуен кораллары ансамблендә гөслә, мандолина, татар курае, гармуннарда студентлар уйный. Иллюстратор буларак кылкубызда Динә үз партиясен башкара.
Закировлар гаиләсе җәй айларында Югары Ослан районында яши. Алар 2018 елны атаклы режиссёр Марсель Сәлимҗановның бакчасын алалар. Әлеге урынны сәнгатькәрләр Марсель ага төсе итеп саклый.
Илнурның әнисе Әтнә районында яшәсә, Динәнең әтисе Мөслимдә гомер итә. Җәйге ял вакытларын табигать кочагында уздырырга яраталар. «Диңгез буйлары сирәк эләгә», – ди Динә. Яраткан яшелчәсе – помидор. Ике теплицасы – аның иң шәп ял итү урыны. 16 төп розасы чәчәк аткандагы шатлыклы рәхәт мизгелләрне күз алдына китерә торгансыздыр. Лилия чәчәкләренә күршеләр дә таң кала. Якын-тирәдә иң тәмле җиләкне дә Закировлар бакчасында авыз итәргә мөмкин. Хатын ир кабыргасыннан, дигәннәре дөрестер, икесенә дә балык «җене суккан». Илнур бүләк иткән яңа кармакка быелдан балыкларның да тәмлерәкләре эләгә икән...
Киңәш кирәк була калса, әнисе каберенә барып, эченнән генә аның белән сөйләшә. «Бүгенге көндә җанга әни җитми. Уңышларыма аның кебек сөенүче кеше юк. Үзем дә аның кебек әни була алсам, дигән уйлар килә, чөнки безнең әнидән дә мәрхәмәтлерәк, сабыррак хатын-кыз дөньяда юк иде. Аллаһка шөкер, әтием исән, энем, менә дигән ирем, балам бар!»
Ә инде тормышта авыр чаклар килеп чыкса, Динә скрипкасын кулга ала. Ул – аның сердәше. «Башка музыкантка биреп торганны бер дә яратмый, үпкәли. Озак уйнамый торсам да үпкәсен белдерә, җаны бар аның. Тавышын чыгармый яисә башка төрле чыгара башлый. Моңланасы, елыйсы килгән чакларымда да скрипкамны кулга алам. Бергә елыйбыз, ә сөенеп ниндидер әсәр башкарганда ул да минем белән сөенә», – ди музыкант.
Дөньяның матди байлыклары кызыктырмый аны. Скрипкачы өчен иҗат, сәнгать беренче урында. Иҗатта кирәк булуы аның өчен мөһимрәк. Ул: «Гаиләдә безне әти-әни бүлешеп яшәргә өйрәтте», – дип, хәтта үзенеке белән дә уртаклашырга мөмкин әле.
Музыкант буларак, шуны әйтә: «Ирләр хатын-кыз җырларын, хатын-кыз ир-ат җырларын җырламасын иде. Сәхнәгә чыкканчы, репертуарларына ныграк игътибар итүләрен телим. Музыкант буларак, күптән күзәтеп барам: җырның көе ошый икән, тоталар да сәхнәдә башкарырга тотыналар. Бу дөрес нәрсә түгел! Әсәрнең асылын белергә, тарихын өйрәнергә, кемгә атап язылганын төшенергә кирәк. Классик җырларны исә, артык мелизмнар кулланмыйча, үзгәртмичәрәк җырларга тырышу зарур, аеруча романсларда. Үзеңчә телисең икән, үз тавышыңа көйләп, композитордан яңа әсәр яздырырга мөмкинсең. Классик җырлар классик килеш халыкка җиткерелергә тиеш. Мәгънәсез җырларны туктатып, халык зәвыгын тәрбияләүгә йөз борырга да вакыт җиткәндер. Музыкантларыбыз да татар әсәрләренә күбрәк мөрәҗәгать итсеннәр иде, чөнки язылган. Бик күп менә дигән әсәрләр башкарылмыйча ята. Менә шуларны табып, уйнап, халыкка тәкъдим итәргә, аның күңелендә профессиональ музыкага мәхәббәтне яңадан уятырга иде. Тәрбияви эшне бергәләп башкарсак, киләчәк буынга файдасы булыр иде».
Тәҗрибәле музыкантның һәрнәрсәгә үз карашы. «Сәхнә матурлыкны ярата. Киемдә дә зәвык сакланырга тиеш, – ди ул. – Татар тыйнаклыгы сәхнәгә чыкканда да артык түгел: чишенеп бетмичәрәк чыгыш ясасак отышлырак. Эчке халәткә дә, тышкы халәткә дә игътибар биреп, иҗатыңны тәрбияви максаттан алып барсаң, бик урынлы булыр иде».
Динә «Татарстан – Яңа гасыр» каналында бара торган «Җырлыйк әле» проектында 12 ел эшли. Заманында аны танылган музыкант Нәҗип Бәдретдинов чакырган булган. Әлеге проект күптән түгел яңача форматка күчте. Хәзер Динә биредә баш мөхәррир вазифасында. Ире Илнур Закиров белән «Җырлыйк әле» тапшыруының яңа алып баручылары да алар. Нәҗип ага фатихасын алып, әлеге җаваплы эшкә тотынганнар. Халыкчан тапшыруның асылын югалтмыйча, аңа яңа төсмерләр салу ягында Закировлар гаиләсе. Максатлары – онытылган җырларны кабаттан халык хозурына чыгару, халык җәүһәрләрен барлау, композиторларның күркәм әсәрләрен таныту. Бу – Закировларның икенче уртак проекты. Аңа кадәр балалар өчен татар халык әкиятләрен аудиофлешка форматында яздырып чыгарган иделәр. Шул хезмәтләре өчен алар М. Җәлил премиясенә лаек булдылар.
Фото Динә Закированың шәхси архивыннан





Комментарийлар