ДИСЛАЛИЯ
Логопедиядә авазлар әйтелешендәге тайпылышлар өч төргә бүленә. Бу санда шуларның берсе – дислалия турында сөйләшербез. Балалар арасында аваз әйтелешендәге иң күп тайпылышлар шул төргә туры килә.
Динара ФӘЙРУШИНА, логопед
Нәрсә ул дислалия?
Дислалия ул ‒ яхшы ишетү һәм сөйләм аппаратының тиешле иннервациясе сакланган хәлдә сөйләмдә авазларның кимчелекле әйтелеше. Иннервация – нерв импульсларының үзәк нерв системасыннан сөйләм әгъзаларына сигнал биреп, аларны хәрәкәтләндерүе.
Авазларның кимчелекле әйтелеше түбәндәгеләрдә чагылыш таба:
* авазлар бозылып әйтелә (тарак урынына тагъак, көзге сүзендә [з] авазы урынына тел-теш авазы белән әйтү) (инглиз [th] авазына охшаган);
* тиешле аваз башка аваз белән алыштырылып әйтелә (кояш урынына кояс, балык урынына баwык);
* авазлар әйтелмичә, ягъни төшерелеп әйтелә (төлке урынына төке, тәрәзә урынына тәзә).
Авазлар әйтелешендәге тайпылышлар:
Дислалия – нормаль ишетү һәм сөйләм аппаратының тиешле иннервациясе сакланган хәлдә сөйләмдә авазларның кимчелекле әйтелеше.
Ринолалия – тавыш тембры һәм авазларның сөйләм аппаратындагы анатомик, физиологик дефектларга бәйле рәвештә әйтелеше. Әлеге очрак сөйләшкәндә назаль тембр, ягъни «борын белән» сөйләшү төсмере булуы белән аерылып тора. Ринолалия очрагында авазлар артикуляциясе һәм фонация нормадан шактый аерыла. (Ярык каты аңкау, сөйләм телендә «бүре авызы» һәм ярык ирен яки «куян ирене» кебек дефектлар шушы очракка карый.)
Дизартрия – сөйләм аппаратының тиешле рәвештә иннервацияләнмәве аркасында барлыкка килә торган авазлар әйтелеше.
Функциональ һәм механик
Авазлар әйтелешендәге кимчелекләрнең сәбәбенә карап, дислалия ике төрле була: функциональ һәм механик («органик» дип тә атыйлар). Функциональ дислалия ‒ артикуляцион аппаратта физиологик тайпылышлар булмаса да, авазларны бозып әйтү. Механик дислалия дип баланың тешләре, казналары, тел һәм аңкау белән физиологик кыенлыклары сәбәпле барлыкка килгән авазлар әйтелешендәге кимчелекләрне атыйлар. Функциональ дислалия вакытында бер яки берничә аваз дөрес әйтелмәсә, механик дислалия булганда берьюлы берничә аваз төркеме бозылып әйтелә.
Сәбәпләре
Функциональ дислалия түбәндәге сәбәпләр аркасында барлыкка килә ала:
1) баланың соматик чирләре еш булу, бигрәк тә алар сөйләм актив формалашкан чорга туры килгәндә;
2) баланың психик үсешендә тоткарлыклар;
3) сөйләм үсешендә тоткарлыклар;
4) фонематик ишетүдә проблемалар булу (авазларны бер-берсеннән аерып ишетә алмау);
5) баланы тәрбияләүче олы кешеләрнең сөйләмендә авазларның кимчелекле итеп әйтелүе;
6) олыларның бала белән «бәби телендә» сөйләшүе, авазларны махсус бозып, иҗекләрне төшереп калдыру.
Механик дислалия түбәндәге сәбәпләр аркасында барлыкка килә:
1) теш-казна системасындагы тайпылышлар;
2) алгы тешләрнең булмавы яки аларның бозылган булуы;
3) өске яки аскы алгы тешләрнең булмавы яки дөрес урнашмавы (тешләм тайпылышлары);
4) каты аңкауның артык өскә күтәрелеп торуы;
5) телнең патологик үзгәрешләре аркасында (артык зур яки кечкенә тел, кыска тел асты кереше).
Әлеге тайпылышлар баланың үсеш дефектлары яисә ниндидер җәрәхәтләр, теш чирләре аркасында булырга мөмкин. Мондый очракларда беренче чиратта теш хирургы һәм ортодонтка мөрәҗәгать итү зарур.
Югарыда күрсәтелеп киткән органик тайпылышлар булып та, авазларны бозмыйча, дөрес итеп әйтергә мөмкин. Бу организмның компенсатор мөмкинлекләре белән аңлатыла. Шулай ук бер үк балада функциональ дислалия белән механик дислалия берьюлы күзәтелгән очраклар да бар.
Коррекция
Дислалия башка аваз әйтелешендәге тайпылышларга караганда коррекциягә җиңелрәк бирелә. Гади дислалия күзәтелгәндә бу максатта 1–3 ай шөгыльләнү җитсә, катлаулы дислалия очрагында 3–6 ай, хәтта күбрәк вакыт та таләп ителә ала. Бу юнәлештә шөгыльләрне бала кечерәк яшьтә булганда башларга кирәк (мәктәпкәчә яшьтә).
- Дислалияне кисәтү өчен иң элек ата-ананың дөрес сөйләшүе мөһим. Шулай ук баланың сөйләм аппараты, тешләре һәм аңкавы үсешенә даими игътибар итеп торыгыз. Дөрес тешләмәү, кыска тел кереше, озак вакыт имезлек, бармак суыру да авазларның сыйфатына бәйле була ала.
- Баланың ишетү күнекмәләрен үстерү дә әһәмиятле. Тавыш белән уку, шигырьләр ятлау, авазларны аеруга юнәлтелгән сөйләм уеннары да дислалияне кисәтергә ярдәм итәчәк.





Комментарийлар