Логотип Магариф уку
Цитата:

Дога ятлау күнекмәсе

Әби-бабасы белән кечкенәдән сүрәләр ятлаган бала иртәме-соңмы Коръәнне өйрәнүгә тартыла инде. Догаларны күңелгә сеңдерүнең иң җайлы ысулларын сезгә дә киңәш итәбез.

Төбенә төшенегез

         Коръәнне механик рәвештә генә ятлаудан мәгънә юк. Ул аятьләрнең файдасы булсын өчен, аларның асылын һәм шуңа бәйле хәдисләрне дә белү шарт. Галимнәр раславынча, кеше материалны мәгънәсенә төшенми генә механик ятласа, бер сәгатьтән яңа мәгълүматның 60 процентын, 10 сәгатьтән соң 35 процентын гына исендә калдырачак. Ә 6 көннән соң исә хәтерендә ятлаган мәгълүматының нибары 20 проценты гына сакланачак.

         Ә менә аңлап, төшенеп өйрәнгән мәгълүмат баш миебезнең «озак хәтер» дип аталган бүлегендә сакланачак, әлбәттә инде, даими рәвештә кабатлап та торсаң, озак вакыт онытылмаячак. Моннан тыш, аңлаешлы мәгълүмат 9 тапкыр тизрәк ятлана.

 

         Тыңлагыз

         Сүрәләрне укып кына түгел, ә тыңлап та өйрәнергә кирәк. Бу бит гади генә текст түгел. Сөйләмдә гарәп авазларын дөрес әйтү мөһим. Өстәвенә мәгълүматны ишетеп кабул итүчеләргә, ягъни аудиалларга истә калдыру өчен дә җайлы булачак.

 

         Язып барыгыз

          Университетта укыганда, укытучылар безгә, студентларга, имтихан алдыннан шпаргалка язарга киңәш итәләр иде. Юк, әлбәттә, аларны куллану рөхсәт ителми иде, хикмәт башкада: язган вакытта ни дә булса һичшиксез истә калырга тиеш. Тикшерүләр күрсәткәнчә, шпаргалканы нәкъ менә кулдан язу кирәк.

         Моннан тыш, гарәп язуы бик вак детальләргә дә игътибарлы булуны сорый, әйтик, мисал өчен, символлар өстендәге нокталар саны да әһәмияткә ия бит. Баш миенең арткы өлеше күреп истә калдыру (ягъни визуаллар өчен аеруча мөһим) өчен җавап бирә, ә гарәп телен өйрәнгәннәрдә ул аеруча әйбәт эшли, ди белгечләр. Моннан тыш, гарәп графикасындагы вак детальләр балаларның да, өлкәннәрнең дә игътибарын һәм концентрациясен үстерә.

         Тәнне генә түгел, баш миенә дә тренировка кирәк. Яңа мәгълүмат өйрәнегез, ялкаулыкка урын калмасын.

 

         Кычкырып укыгыз

         Коръән сүрәләрен гарәп телендә кычкырып укырга кирәк, өстәвенә аерым сүзләрне әйткәндә, үзегезнең интонацияне тыңлагыз. Нәкъ менә кычкырып укыган вакытта безнең бар тулаем укыла торган материал хозурында, тирә-яктагы юк-барга игътибар итмибез. Шул рәвешле, укыганыбыз да яхшырак үзләштерелә, сюжет линияләре дә җеп очын югалтмый. Кычкырып укыганда, мәгълүмат баш миебез тарафыннан өч тапкыр эшкәртелә. Беренчедән, ул визуал мәгълүматка игътибар итә, икенчедән, ишеткәнне дә аңлап өлгерергә кирәк. Өченчедән исә, «мускуллар» хәтере дә эшкә җигелә – тел һәм иреннәр авазларның әйтелешен «исендә» калдырырга тиеш.       

 

Кабатлагыз

Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәребез әйткән: «Коръәнне яттан белүче кеше бер-берсенә бәйләнгән дөяләр хуҗасына охшаган. Әгәр ул аларны бәйләнгән килеш тота икән, алар аныкы булып калачак, әгәр ычкындырса качачаклар».

Күп күләмдәге мәгълүматны истә калдыру өчен кабатлаудан башка чара юк. Түбәндәге алгоритмны кулланып карагыз:

– беренчесе – ятлаганнан соң 20 минут узгач;

– икенчесе – 6–8 сәгатьтән соң;

– өченчесе – бер тәүлектән соң;

– даими рәвештә. 

 

«Коръәнне укыганда елагыз, әгәрдә елый алмасагыз, еларга тырышыгыз (елаганнарга охшаш булырга тырышып, елаган булыгыз)».

Мүснәд әл-Бәззар, 1235.

 

«Йөрәкләр савытларга охшаган, кайберләре үз эченә күбрәк нәрсә сыйдыра. Кешеләр! Аллаһы Тәгаләдән берәр нәрсә сораганда, догабызга һичшиксез җавап биреләчәк дип сорагыз. Ләкин шуны белегез: Аллаһы Тәгалә яттан, аңламыйча (гафиллектә) кылынган доганы кабул итми».

Мүснәд Имам Әхмәд, 6655

Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ