«Ел укытучысы – 2025». Мәгарифтә яңа йолдызлар
Казанда «Ел укытучысы – 2025» Бөтенроссия бәйгесенең республика этабын йомгаклау тантанасы узды. Укытучыларның абруен күтәрүгә исәп тоткан әлеге бәйге Россия күләмендә 1992 елдан башлап уздырыла, бездә – 33 нче тапкыр.
«Ел укытучысы – 2025» титулы рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мария Ерофеевага тапшырылды. «Ел тәрбиячесе – 2025» исеменә Виктория Цыганова ия булды. «Туган телдә тәрбияләү һәм укыту төркеме тәрбиячесе – 2025» номинациясендә Айгөл Корбановага тиңнәр табылмады. «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» булып Татарстанда Айсылу Мөхәммәтова белән Россия төбәкләре арасында Светлана Ахунова танылды. «Педагог дебюты»нда төп җиңүче – математика укытучысы Илгиз Габдрахманов.
Бу – бердәм команда уңышы
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин традициягә тугрылык саклап тантана башланыр алдыннан журналистлар белән очрашты.
– Укытучылар һәм тәрбиячеләр конкурсның барлык этапларын да лаеклы уздылар. Зона ярышлары Кукмара, Питрәч, Тәтеш, Нурлат, Яшел Үзән, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Казан мәктәпләре, балалар бакчалары базасында оештырылды. Конкурска әзерлек барышында мәктәп, мәгариф бүлекләре методистлар, ата-аналар һәм балалар бер командага тупланып эшләде, җиңүгә һәркайсын үз өлешен кертте. «Ел укытучысы» конкурсы зур бәйге, ул югары дәрәҗәдә үтте. Без бүген мәгариф күгендә кабынган яңа йолдызларны күрәбез, киләчәктә алар яшьләрнең барыр юлын яктыртып торыр, – дип сөйләде ул.
Ел дәвамында конкурсантлар үзләре укыткан фәннәрдән, ачык дәрес бирде, мастер-класс күрсәтте, блицтурнирда, аннары брифингта катнашты. Монда укытучыдан таныш булмаган укучыларга 25 минут эчендә дәрес бирү, эшлекле мохит булдыру, теманы үтемле итеп аңлату сорала иде. Заманча технологияләр, алдынгы укыту алымнары куллланып, үзенә генә хас иҗади осталык белән үткәрелгән дәресләрне жюри әгъзалары югарырак бәяләде.
«Ел укытучысы» номинациясендә уртача 23 – 38 яшьләрдәге 40 мөгаллим катнашты, шуларның сигезе – ир-егетләр. Конкурсантлар Казандагы «Адымнар» күптелле комплексында, 179 нчы гимназиядә һөнәри осталыкларын күрсәтте. Бәйгедә катнашучыларның күпчелеге башлангыч сыйныф, рус, инглиз, немец телләре, математика, физика, химия, биология, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, информатика белән физкультурадан берәр конкурсант иде.
Укытучылардан тыш балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр дә бәйгедә актив булды. Алар балалар белән бергә төркемнәрдә шөгыльләр, мастер-класслар күрсәтте, брифингта катнашты.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын аерым билгеләп үтәсе килә. Алар конкурс сынауларын Казандагы Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиядә узды. Финалга республикабыздан 20 һәм Россия төбәкләреннән 11 укытучы чыкты.
Тәрбиячеләр – җан җылысы өләшүчеләр
Бүләкләү тантанасында сәхнәгә беренче булып балаларга җан җылысын өләшүче, туган телдә тәрбия һәм белем бирүче тәрбиячеләр күтәрелде. Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары Ирина Терентьева аларны барлык депутатлар исеменнән ихлас котлады.
Конкурста катнашучылар һәм финалга чыгучылар арасында талантлы тәрбияче-педагогларның күп булуы сөендерә. Бәйгедә Лениногорск шәһәренең 10 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Виктория Цыганова «Ел тәрбиячесе – 2025» титулына ия булды. Аннан соңгы ике урынны Мөслимдәге «Күбәләк» балалар бакчасыннан Екатерина Ускова белән Казандагы 88 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Марина Тимохина бүлеште.
«Туган телдә тәрбияләү һәм укыту төркеме тәрбиячесе – 2025» номинациясендә Менделеевск каласындагы 12 нче балалар бакчасы тәрбияче Айгөл Корбанова җиңүче булды, аңа диплом белән бергә махсус кубок тапшырылды, иңнәренә җиңүче тасмасы салынды.
Туган телгә мәхәббәт
Татарстандагы татар теле һәм әдәбияты укытучыларын «Яңарыш» республика фонды башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина тәбрикләде.
– Нинди генә IT-технологияләр, ясалма фәһемнәр булмасын, укытучының балалар белән җанлы аралашуын, аның күңел җылысын бер нәрсә дә алыштыра алмый. Һөнәрегезгә тугры булып калуыгызга бик зур рәхмәт. «Яңарыш» фонды бу чарадан бервакытта да читтә калмады. Балалар тарихны һәм туган телебезне яңа форматта өйрәнә алсын, дигән максат белән, без узган ел «Болгар риваятьләре» дигән 8 серияле анимацион фильм чыгардык. Аны ике телдә дә китап итеп бастырып республикабыз районнарына тараттык. Әлеге конкурста Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка өлкәләреннән килгән укытучылар да бар. Туган телебезне саклауга зур көч куясыз, һәммәгезгә яңа унышлар телим, – диде ул. Һәм «Ел укытучысы –2025» конкурсының татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында аерым номинацияләр буенча үткәрелгән бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләде.
Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә җиңеп чыккан мөгаллимәләрне тәбрикләде.
– Укытучының эше бәяләп бетергесез, һәр кеше үзенең беренче укытучысын, беренче дәресен һәрвакыт искә ала. Һәрбер кешенең үз телендә сөйләшергә, аралашырга, гореф-гадәтләрен күрсәтергә хакы да, мөмкинчелекләре дә бар, – дип сөйләде ул.
Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә I урынга Татарстанда Казандагы 146 нчы «Ресурс» лицееннан татар һәм инглиз телләре укытучысы Айсылу Мөхәммәтова, Россия төбәкләре арасында Свердловск өлкәсе Әртә районы Советлар Союзы Герое Н.Х. Хаҗипов исемендәге Әҗегол урта мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Ахунова лаек булды. II урынны Пермь крае Барда районы Үдик урта мәктәбеннән Эльмира Назарова һәм Бөгелмәдәге Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясеннән Гүзәл Сөбханова, III урынны Башкортстанның Туймазы районы Райман урта мәктәбеннән Римма Арсланова һәм Азнакайдагы 2 нче урта мәктәптән Светлана Алтынбаева алды. Чаллыдагы 62 нче урта гомуми белем бирү үзәгеннән Илизә Гарипова, Төмән өлкәсе Төмән районы Андреевка урта мәктәбеннән Рузилә Исмәгыйлева, Казандагы Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиядән Лилия Гыйззәтуллина, Чувашиянең Шемурши муниципаль округының Озын Куак урта мәктәбеннән Гөлнара Таҗетдинова лауреат булдылар.
Айсылу Мөхәммәтова, Казандагы 146 нчы «Ресурс» лицееннан татар һәм инглиз телләре укытучысы:
– Бәйгедә ТР Мәгариф һәм фән министры, абруйлы педагоглар катнашында узган брифинг-очрашу, безне борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү өчен форсат та бирде. Туган телдә белем һәм тәрбия бирү, ана телендә аралашуга ихтыяҗны арттыруда, ана телен популярлаштыруда әти-әниләрнең роле, балага берничә тел укытуга безнең караш, балалар бакчалары һәм мәктәп арасындагы хезмәттәшлек һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләштек. Мондый очрашулардан соң безнең дә карашлар, офыклар киңәя төшә. Бу бәйгедә катнашып, без беренче чиратта милләтебезнең, татар теленең матурлыгын, камиллеген кабат тойдык, аны башкаларга да күрсәттек. Аннары бәйгедә катнашкан укытучы профессиональ яктан үсә ул, эш алымнарын, авторлык хезмәтләрен камилләштерә, тәҗрибә уртаклашып, шәхси мөмкинлекләрен барлый.
Беренче адымнар
Укытучының киләчәге хезмәт юлын башлаганда, беренче адымнарны ничек ясавына, коллективта һәм укучылары алдында яшь белгеч буларак, үзен таныта алуына да бәйле. «Педагог дебюты» номинациясендә катнашучылар хакында болар укытучылык һөнәрен белеп сайлаган, дигән фикер туа. Бәйгедә уңышлы чыгыш ясаган мөгаллимнәрне Татарстан мәгариф хезмәткәрләре профсоюзлары оешмасы рәисе Ирина Проценко котлады.
«Ел укытучысы – 2025» конкурсының «Педагогик дебют» номинациясендә җиңүче титулы Бөгелмәдәге Мостафа Онджел исемендәге лицей-интернатның математика укытучысы Илгиз Габдрахмановка бирелде. Анан соңгы урыннарны Казандагы 91 нче мәктәптән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Кирилл Лукоянов, 186 нчы күпрофильле лицейдан инглиз теле укытучысы Гүзәлия Галиева, Чаллыдагы Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның химия укытучысы Камилә Хәкимуллина һәм Чаллыдагы 62 нче «Белем бирү үзәге»ннән башлангыч сыйныфлар укытучысы Анна Чентаева бүлеште. Конкурсның аерым номинацияләрендә җиңү яулаган укытучыларны «Учи.ру» платформасының региондагы төркем җитәкчесе Никита Блинов бүләкләде.
Иң югары баскычта
Казандагы Л.Н. Мурысин исемендәге 94 нче гимназиянең немец теле укытучысы Ксения Новикова, «Ел укытучысы – 2025» конкурсының республика этабы лауреаты булды. III урында – Түбән Камадагы 129 нчы мәктәпнең информатика укытучысы Ерлан Аймаганбетов һәм Казандагы 27 нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нина Габбасова, II урында – «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексының математика укытучысы Лилия Акмалова. Һәм, ниһаять, тантананы алып баручы «Ел укытучысы – 2025» конкурсының абсолют җиңүчесен игълан итте. Әлеге мактаулы титулга Чаллыдагы 35 нче гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мария Ерофеева ия булды.
Гаиләдә ул беренче педагог һәм алга таба данлыклы педагоглар нәселенең юл башы булуы да бик ихтимал. Бала чактан укытучы булырга хыялланган һәм эшли башлавына 6 ел узып та киткән.
– Мин конкурста үземнең укытучы гына түгел, «Ел укытучысы» икәнлегемне дәлилли алдым. Бу минем өчен бик тә мөһим иде. Көтмәгәндә килгән уңыш белән бергә җаваплылык та артты. Алда Татарстан данын яклап, Россия күләмендә узачак бәйгедә чыгыш ясарга, шуңа ныклап әзерләнергә, абруйлы исемне саклап калырга кирәк», – диде ул.
Җитәкчеләрне олылау
Мондый дәрәҗәле бәйгеләр, уртак тырышлык сорый, аны мәктәп һәм район мәгариф идарәләре дәрәҗәсендә башкарып чыкканда гына укытучы зур җиңүләргә исәп тота ала. Шуңа да ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Ел укытучысы– 2025» бәйгесенең республика этабын үткәрүдә актив эшләгән мәгариф идарәләре җитәкчеләренә, мәктәп директорларына, балалар бакчалары мөдирләренә дә олы рәхмәтен белдерде. Азнакай, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Балтач, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Балык Бистәсе, Питрәч, Менделеевск, Тәтеш, Чистай, Ютазы, Түбән Кама, Чаллы, Казан мәгариф идарәләре башлыкларына Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр исемлегендә Казандагы «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы, 179 нчы гимназия һәм Ш.Мәржани исемендәге 2 нче гимназия, башкалабыздагы 44 нче һәм 122 нче балалар бакчалары да бар иде.
Альберт САБИР
Автор фотолары
Комментарийлар