Энҗе һәм Рәсим Низамовлар: «Гаилә ул – тыл. Тылсыз фронт булмый»
Җырчы Рәсим Низамов ун ел элек журнал битләрендә гаиләне дәүләт белән чагыштырган. Тормыш иптәше Энҗе ханым белән корган ояларында ике асыл ул – Рүзәл белән Равилне тәрбияләп үстергән алар. Низамовлар дәүләтендә бүген нинди вазгыять икән?
Срогы чыкмаска тиеш
Күңел белән кабул ителгән һәм никах белән ныгытылган гаилә кануннары Низамовлар дәүләтендә үзгәрешсез. Тормыш сукмагыннан бәхеткә таба барганда, хөрмәткә һәм аңлашуга корылган әлеге дәүләт үзенең ныклыгы белән горурлана.
Гаиләдә шартлар тудырылса гына, тормышта үрләр яуларга, уңышларга ирешергә мөмкин дип саный Низамовлар. Төптән уйлап карасаң, алар икесе дә гомер буе тәрбия юлында хезмәттә икән. Рәсим Низамов – Татарстанның халык артисты, «Фидакяр хезмәт өчен» медаль иясе, гомер буе җыр сәнгате аша милли кыйммәтләрне түкми-чәчми халыкка җиткерә, Энҗе ханым – Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, 30 елдан артык балалар тәрбияләүдә.
Студент чактан ук танышкан парның кавышуына да инде 28 ел тула. Хатынының туры сүзле булуын аеруча ярата Рәсим абый: «Ясалмалык, исәп-хисап, мәҗбүрият, тагын әллә ниләргә нигезләнеп гаилә корып булмый, аның барыбер берәр кайчан срогы чыга. Ә бит гаиләнең максаты – аның срогы чыкмаска тиеш. Инде хәзер ярты сүздән аңлашыр чорга кердек». Ә хатын-кызга бәхет өчен ни кирәк? «Минем өчен ир кеше Рәсим кебек булырга тиеш, – ди Энҗе ханым. – Теләсә кайсы вакытта ышанычлы терәк. Хатын-кызны аңлавы кыен, ә ул аңламас вакытта да дәшми, вакланмый, ирләрчә акыллы булып кала белә».
Казан шәһәренең 3 нче «Курай» балалар бакчасы мөдире Энҗе ханым белән тәрбия турында туктамый сөйләшеп була. 30 елдан артык мәгариф системасында алынган тәҗрибә сынатмый. «Ир баланы 5 яшькә кадәр әни тәрбияли, аннан соң әтинең үрнәге кирәк, – ди ул. –Үзебезне ничек тотабыз, алар шуны күреп үсә. Кай җирдә сүз белән әйтеп җибәрәсең. Бала безне өйдә генә күрә бит, социумда күрми. Аларга кеше арасында үзен тоту күнекмәсе үрнәге дә кирәк. Балалар әти-әниләренең эшенә дә килеп йөрсен, хезмәттәшләрен, кемнәр белән ничек аралашуын да күзәтсен. Кешенең бит җәмгыятьтәге рольләре дә, билгеле бер кысаларда үзеңне тоту кагыйдәләре күптөрле. Бөек галим Ушинский әйткән бит: «Тәрбия ул – гадәтләр формалаштыру. Безнең бурыч яхшы гадәтләргә генә өйрәтү».
Гаилә корып беренче улларын алып кайткан чор кассеталар заманында «Каеннар арасында» җыры чыгып, Рәсим Низамовның популярлашып киткән чагына туры килә. Популярлыкның шундый кызу ритмында яши башлау яшь гаилә өчен җиңел булмый, билгеле. Әти-әни булырга беренче балада өйрәндек, дип көлешә алар. Ике малайның яшь аермасы – 10 ел.
– Без генә түгел, Рүзәлебез дә абый булырга өлгергән иде, күрәмсең. Парлап берәр кая барырга туры килгәндә, энесен алып кала иде: «Әни, син миңа бәбине ничек тотарга икәнен генә күрсәт», – дип, бик карашты. Хәзер дә бик тату алар, бер-берсен яклыйлар, сүз әйттермиләр, – ди өч егетнең кадерен тоеп яшәүче Энҗе ханым.
«Әти-әни булырга беренче балада өйрәндек. Ике малайның яшь аермасы – 10 ел».
Әти сүзеннән чыкмаска!
Әти кеше дәрәҗәсен күтәрүнең сере гади – әти сүзеннән чыкмаска. «Килешмәсәм, балалар алдында дәшми торам торуын, әмма аннан түзеп булмый, иремә шыпырт кына үземнекен әйтәм. Рәсим балаларга таләпчән булса да, каты түгел. Гомумән, аңа мәсьәләне йомшаклык белән хәл итү хас. Ачуланам, дип кайта да, «Ярар, улым, шулай итик», – дип җайлап сөйләшә. Ирләрнең үз сүзләре, мин кысылмыйм», – ди әни кеше.
Бала, ничә яшь булуга карамастан, әти-әнигә тавыш та, кул да күтәрүнең тыелган гамәл икәнен белергә тиеш. Ушинский, Макаренко, Крупская кебек галимнәрнең тәгълиматын, халык гадәтләрен тәрбиянең нигезе дип санаган, гомерен педагогикага багышлаган Энҗе ханым бу мәсьәләдә катгый: «Сабыйлар аңламыйча да уйнап суга кайчак, теләсә кайсы балада була ул гадәт. Әти-әнине хөрмәт итү мәҗбүри! Без үзебезне шулай куярга тиеш, югыйсә аннары җиңеп булмый. Һәр гаиләдә патшалар үстерәбез бит. Без бөтенебез баланы алгы урынга куябыз, бөтенебез аның артына басабыз. Ә бала алдында ни соң? Бушлыкмы? Анда бушлык түгел, үрнәк буларак әти-әнисе, әби-бабасы барырга тиеш. Табигатькә генә карагыз, барысы да дөрес корылган. Кошлар да башта үзләре очып күрсәтә, аннан бәләкәчләрен очыра».
«Әти-әнине хөрмәт итү мәҗбүри! Без үзебезне шулай куярга тиеш, югыйсә аннары җиңеп булмый».
«Балалар безгә дәрес бирә»
Олы уллары Рүзәлгә 27 яшь. Эшләү белән беррәттән төрле белгечлекләр үзләштерә, белем күтәрүен дәвам итә, быел менә Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университетын тәмамлый. Булганга шөкер итә белү, тотынган эшне җиренә җиткерү, белем алырга ярату холкының аерым бер үзенчәлеге, мөгаен, анысын Рүзәлгә Ходай өеп биргән. «Әле соңгы араларда гына өстәлендә Достоевскийның «Идиот»ын күреп алдым да, тәки китапсыз яши алмый бу дип елмаеп куйдым, – ди әтиләре. – Сөендем. Үзебез дә китаплы буын идек. Хәзер машинада «Китап» радиосын тыңлыйм. Берсендә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Фронтовиклар»ын укыйлар. 3–4 тапкыр укып чыккан бар югыйсә. Иң кызык җиренә җиткәч, тыңлап бетерәсем килде, кайтып җиткәч тә, өйгә кермичә тыңлап утырдым».
Рүзәл мәктәптә укыган чагында музыка мәктәбен тәмамласа да, ул юнәлешне сайлавы беркем өчен дә гаҗәп түгел, чөнки малайларда артист булу дигән хыял, гомумән, булмаган да. «Музыка ул – тәрбия, – ди Рәсим, абый моңа аңлатма биреп. – Музыканың без аңламаган тәэсире, сере бар. Музыкаль белем балага гомуми үсеш өчен кирәк. Ниндидер инструментта уйный белүме, тел өйрәнүме, спортмы – тормышта сиңа өстенлек, үзенә күрә бер ярдәм ул. Әйтик, коллективта берәр чарада оста итеп биеп яисә гармун уйнап җибәрәсең икән, бөтенләй башка караш бит инде».
Спортны яраталар бу гаиләдә. Рәсим Низамовның егерме елдан артык инде волейбол спортына тугры булуын күпләр белә. «Волейболга һаман йөгерә-йөгерә барам, – дип, спорт турында сөйләгәндә Рәсим абый канатланып китә. – Үзенә бер рәхәтлек. Аралашу да, хәрәкәт тә ул, көн дәвамында җыелган кирәкмәгән эмоцияне, негативны шуны чыгарасың». Уллары Равил дә кечерәк вакытында 4 ел буе футболга йөри, барлык футболистларны яттан белә. Заяга узган вакыт дип санамыйлар, дисциплинасы, физик яктан ныгуы өчен файда гына була.
Егетләр икесе дә техниканы ярата. Рүзәл аягы педальгә җитәр-җитмәс чакта ук дәү әтисе белән машина йөртергә өйрәнсә, энесе Равил мөстәкыйль рәвештә компьютер җыеп куя. Әтисенә кирәкле детальләрне ташып кына торасы була. Инде быел 11 нче сыйныфны тәмамлаучы егетнең хыяллары туры мәгънәсендә – күктә! Очучы булырга хыяллана ул. Ике ел максатчан рәвештә планер спорты белән шөгыльләнә, Балтачтагы аэродром белән Казан арасындагы юлны без генә таптап бетергәнбездер инде, дип көлешәләр. Очучылар өчен әлеге спорттагы күнекмәләрнең әһәмияте бик зур, төзексезлек туган очракта ул самолётны планер итеп исән-имин төшерә белергә тиеш икән. Равилнең холкы башкача, максатчанлыгы, үҗәтлеге, үз дигәненә ирешү сыйфатлары бар. «Кечкенәдән брендлы кием сайлый иде. Минәйтәм, «атай малы жәл түгел» дип кылтаймыймы бу дип, күзәтеп йөрдем башта, – ди әтисе. – Арзан дип сыйфатсыз әйбергә күпме акча туздырасыз бит дип, шул чакта ук бухгалтериясен нигезләп, тиен-сумнарның исәбен аңлатты ул. Дөресен әйткәндә, кибеткә барганчы, аның белән киңәшәбез хәзер. Балалар да безгә дәрес бирә».
«Музыкаль белем балага гомуми үсеш өчен кирәк. Ниндидер инструментта уйный белүме, тел өйрәнүме, спортмы – тормышта сиңа өстенлек, үзенә күрә бер ярдәм ул».
«Минеке дисең икән, үзең булдыр»
– Без еш кына үзебезнең яшьлек чоры белән хәзергене чагыштырабыз. Ни дисәң дә, без бәхетле буын дип саныйм, совет мәктәбе гыйлемне дә, тәрбияне дә бирде. Университетта да бөтенебез авыллардан җыелган гади балалар идек. Бөтен кеше тигез иде. Юк икән, бөтен кешедә дә юк (көлә), – ди гаилә башлыгы. – Дөресен әйтим, без интектек, инде балалар интекмәсен дигән әйбер бар. Хәзерге шартларда әти-әниләр ярдәменнән башка кыенрак.
Безнең чор белән аларның чорын, безнең акыл белән аларның акылын чагыштыра торган түгел. Мәгълүмат бик күп заман. Алар күп белә, тизрәк яраклаша. Нәрсәгәдер алынам дисәң дә, мөмкинлекләр күп.
Шуңадырмы, балаларның кызыксынуларына каршы килмиләр бу гаиләдә. Киресенчә, мавыгуларын тормышка ашырганда әти-әни ярдәм итәргә тиеш дип саныйлар. Балага каршы килеп, баланы башка юнәлешкә мәҗбүриләп җибәрәсең икән, аның тормышы өчен җаваплылыкны үз өстеңә алдың дигән сүз. «Без кайчакта балага ни кирәген яхшырак беләбез дип ялгышабыз. Үзләре сайласын, ә син терәк бул» – гаиләдәге кануннарның берсе.
Үсмерлек чорын һәр гаилә үзенчә кичә. Иң нечкә кичерешләрне дә тоемлап торучы Энҗе ханым хәйләкәр елмая: «Моның бер сере бар. Әгәр биш яшькә кадәр бала белән әти-әнинең тулаем аңлашу була икән, күчеш чорына кергәч, проблема булмый. Бала тууга эшкә дип чыгып чапсак, ике араны бәйли торган иң нечкә җепләр нык булмый. Егетләр белән бар җирдә дә гел бергә без. Авыр чакларымда да мин алар белән бүлешә идем, аларны да сөйләттерергә тырыштым. Кайчакта бала әти-әнине ишетми, читтәге кешенеке ишетелә. Фикереңне җиткерә алмаганда, шул кеше аша ишеттерергә була».
– Үсмерлек чорында «Мин» дигән нәрсә барлыкка килә бит, – дип сүзгә кушыла әтиләре. – Минем фикер, минем тормыш, минем әйбер... «Минеке» дисең икән, ул үзең булдырган әйбер булырга тиеш. Тапкан малың да, фикерең дә нәкъ менә үзеңнеке икәненә инан.
«Без интектек, инде балалар интекмәсен дигән әйбер бар. Тик хәзерге шартларда әти-әниләр ярдәменнән башка кыенрак».
Сәхнә – табын яны түгел
Татар артисты булу – җаваплылык та ул. Балаларга да кечкенәдән гел кеше арасында, татар дөньясында кайнаган әти-әнисенең йөзенә кызыллык китерергә ярамавы турында таләп сабый чактан куела. Туган телне саклау – шул исәптә. Өйдә татарча сөйләшү, татар балалар бакчасы, татар мәктәбе... Тел проблемасы тумый монда. Үзең үрнәк булу – иң шәп тәрбия ысулы. Рәсим абый белән татар җыр сәнгате турында да сөйләшми кала алмыйбыз. Татар сәнгатенең бөеклегенә инанган Рәсим Низамов гомер буе кыйбласына тугры: «Җыр сәнгать буларак кадерле чорда укыдык. Элек җырчы булыр өчен белем алу кирәк иде, хәзер тамада булу да җитә. Әйе, җыр белән акча эшләп була. Тик әгәр бу шөгыльне акча эшләү ысулына гына әйләндереп калдырсаң, җырны сәнгать буларак үтерәсең, син – «шабашник». Сәхнә – табын яны түгел. Халык ярата дип, тамада дәрәҗәсенә төшәргә ярамый. Җыр бит тәрбияләргә дә тиеш. Дөресен әйткәндә, халык туйды «плюс»лардан. Хәзер тере тавыш модага кереп бара».
Бала культы
Шәхес үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр булуы куанычлы. Шәһәрдә дә, район җирлекләрендә дә ишегалларында бер дигән балалар мәйданчыклары, спорт, сәнгать мәктәпләре эшли. Көн саен балалар һәм әти-әниләр арасында кайнаучы Энҗе ханым исә сабыйларга артык зур йөкләмә бирелүенә борчыла.
– Бала культы заманы килде, – ди ул. – Балачакка, уйнарга, аралашырга вакыт калмады. Социаль челтәрләрдә «Менә минем балам нинди» дип чыгарып селкү модасын керттек. Ярар, хатын-кыз хисле зат дибез, инде ир-атлар да шуны куа. Беркөн чәчтарашта бер егет сөйләп утыра, менә кызыбыз туарга тиеш, инде матур сан булсын дип туган көнен дә билгеләп куйдык, ди. Шул көнне без бу турында матур итеп социаль челтәрдәге битебезгә элеп куячакбыз, ди. Бала сау, иманлы, бәхетле булып, Ходай кушкан вакыты белән дөньяга килсен дигән әйбер дә юк хәзер. Сабый туганчы ук пиар кебек максатларга хезмәт итә.
Түгәрәкләргә йөртүнең дә кысалары булырга тиеш. Кемдер бала индустриясендә акча эшли, шуңа сукырларча барысын колачларга тырышырга кирәкми. Баланың урамда уйнавы беренче чиратта сәламәтлек булса, икенчедән аралашырга, үз статусын билгеләргә өйрәнә. Сәүдә үзәкләрендәге уен мәйданчыкларын әйтмим. Кар атышып, өйләр төзеп, тагын әллә ниләр уйлап чыгарып уйнасын ул! 3 яшькә кадәр балага әти-әнисеннән башка беркем һәм берни кирәкми! 2–3 яшьлек бала өчен ниндидер шөгыльнең вакыты 10 минут. Анда да әле сабыйның игътибары 3 минутка җитә, аннан 2 минутлык ялга бүленергә тиешле. Ә 25 минутлык мәктәпкә әзерлек дәресләре вакытында аларның игътибары 15 минутка җитә. Сәламәтлеге хисабына әти-әнисенә ярарга тиеш бала. Бакчага йөрүче балага бакча да җитә. Түгәрәктән түгәрәккә йөрүче бала командага өйрәнә, үзләренә шөгыль дә таба белмичә, буш вакытында нишлим икән дип аптырап йөрүчеләрне күргәнегез бардыр, – дип, Энҗе ханым тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Гаилә башлыгы исә ирләрчә аз сүзле, төпле фикере белән йомгаклап куя: «Гаилә шундый урын булырга тиеш: гел кайтасы килеп торсын. Ял иткәч, энергия алгач, тагын тынычлап, җиң сызганып эшкә алынасың. Гаилә ул – тыл. Тылсыз фронт булмый».
Игорь Глазырин фотолары
Комментарийлар