Җенси тәрбия: ачыктан-ачык сөйләшү
Бала тәрбияләгәндә бар да мөһим. Шул исәптән җенси тәрбия турында ачыктан-ачык сөйләшү дә. Тыелган тема артында ниләр ята? Бергәләп ачыклыйк.
Кайчан сүз башларга?
Баланың бу хакта сорау биргәнен көтмичә, сүзне күпкә алданрак башларга кирәк. Аңа үз тәнен дөрес итеп кабул итәргә сабый чактан ук өйрәтү мөһим. Асылында әти-әнинең бала тәненә хөрмәт белән каравы, тән әгъзаларын, шул исәптән җенси органнарын дөрес итеп атау ята. Җенси тәрбия турында беренче сорауларын балалар аңлы рәвештә 3–5 яшьтә үк бирә башлый. Бу чорда алар малайлар һәм кызлар арасындагы анатомик аерманы күрә, үзләренең ничек барлыкка килүләре турында кызыксыналар.
Малайлар һәм кызларның анатомик аермасы турында ничек аңлатырга?
Төп кагыйдә – үзеңне тыныч тоту. Олы кеше өчен бу гадәти фактлар булса, бала өчен – яңалык һәм кызыклы ачыш. Авыр чагыштырулар, әкияткә корылган уйдырмалардан ерак торыгыз. Иң яхшысы ‒ бу тема турында гади һәм туры итеп, әмма уйлап сөйләү.
Мәсәлән:
Малайлар һәм кызларның табигате төрле итеп яратылган. Малайларның гаурәт һәм күкәй капчыгы бар, ә кызларның җенси органы вульва һәм аналыктан тора. Тәннең бу органнары – җенси, ягъни аларга чит кешенең кулы тияргә тиеш түгел.
Аңлатуны киңәйтеп, кызлар һәм малайлардагы бу органнар киләчәктә аларга әти һәм әни булырга ярдәм итәчәк, дип тә өстәргә мөмкин. Сезнең нейтраль һәм ышанычлы тавышыгыз тәннең бу әгъзалары оят яки көлке түгел, ә һәр кеше өчен гадәти һәм мөһим икәнлегенә төшендерер.
Җенес әгъзалары турында сөйләгәндә нинди сүзләр кулланырга?
Монда медицина төгәллеге белән гаиләдәге җылы аралашу арасында алтын урталыкны табарга кирәк. Башыннан ук балага дөрес анатомик атамаларны әйтергә киңәш итәм. Алар бит, кул, борын, тез кебек мөһим. Җенси әгъзалар көлке, кимсетүле, сүгенү кебек яңгырамасын, киресенчә, баланы үз тәненә карата хөрмәт белән карарга өйрәтсен. Бу сәламәтлек кенә түгел, аның иминлеге өчен дә мөһим.
Җенси мөнәсәбәтләр турында сөйләшүне ничек башларга, баланың сорауларын көтәргәме?
Монда артык инициатива күрсәтергә кирәкми, әмма, әйтик, 4–6 яшьләргә кадәр бала бу темага кагылышлы сораулар бирми икән, әйләнә-тирәдәге күренешләр аша таныштыра башларга мөмкин. Мисал өчен, бәби көтүче гаиләләргә игътибар итәргә, балалар өчен кеше анатомиясе турында махсус энциклопедияләрне бергәләп өйрәнергә була. Бу – мәгълүмат алу өчен генә түгел, киләчәктә бала әти-әнисенә шушы темага сорау белән мөрәҗәгать итә алсын өчен дә җирлек.
Җенси тәрбия турында баланың яшенә карап аңлату кирәкме?
Бу хәтта мәҗбүри. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән сөйләшү аның тәнен, чикләрен, иминлек кагыйдәләрен, нәсел дәвамчылыгын өйрәнүгә кайтып калса, 7–10 яшьтәге балалар белән катлаулырак физиологик процесслар (күрем, поллюция), дуслык, бер-береңне ошату кебек темаларга сүз башларга кирәк. Шулай итеп, без шәхси чикләрне куярга һәм башкаларга хөрмәт белән карарга өйрәтәбез.
7–10 яшьлек бала тәненең фәкать аныкы гына икәнлеген белергә тиеш. Әгәр ул ят куллар кагылганда чиркану тоя икән, хәтта бу туганының кочаклавы яки җилкәсеннән кагып үтүе булса да, бала теләсә кайсы вакытта аның гамәлен туктатырга, тәненә тидермәскә хокуклы.
Шулай итеп, сез балагызны үзен сакларга өйрәтәсез. Бу җенси җәберләүдән саклану өчен иң үтемле профилактика чарасы булып санала, чөнки җинаятьче гадәттә корбан итеп «юк» дип әйтә белмәүчене сайлый. Үз тәнен хөрмәт итәргә өйрәнгән бала аны башкалар кагылудан да саклар.
Яшүсмерләрнең җенси мөнәсәбәтләр турында кызыксынуларына ничек итеп дөрес җавап бирергә?
Җенси мөнәсәбәтләр белән кызыксыну – табигый үсү, олыгаю билгесе. Мондый кызыксынулар яшүсмернең дөрес үсүе турында сөйли. Әти-әни буларак сезнең бурыч – аның сорауларын гаепләмичә, конструктив сөйләшүгә юнәлтү. Балагызның сораулары көтелмәгән булса да, тыныч булыгыз. Әгәр җавапны белмисез икән, дөресен әйтегез һәм мәгълүматны ышанычлы чыганактан бергәләп эзләгез. Яшүсмергә коры фактлар түгел, ә гашыйк булу, ышаныч, хөрмәт, җаваплылык турында фикерләрегез дә кызыклы. Үзегезне контроллёр дип түгел, ә теләсә кайсы вакытта тыңлый белүче, ярдәм итә алырдай тәҗрибәле дус итеп тотыгыз.
Баланың мондый сөйләшүгә әзерлеген ничек чамаларга?
Бу хакта баланың туры яки читләтеп бирелгән сораулары, тәнендәге физиологик үзгәрешләр (кызларда күкрәк үсү, малайларда тавыш үзгәрү), медиатирәлектә охшаш мәгълүмат белән кызыксынуы сигнал булырга мөмкин.
«Яхшы» һәм «начар» кагылуны аерырга ничек өйрәтергә?
Баланы иң элек үз хисләренә таянырга өйрәтегез. «Яхшы» кагылулардан күңелгә рәхәт, тыныч була. Әйтик, бу якын кешесенең кочаклавы, әни кешенең үбүе булырга мөмкин. «Начар» кагылулар оялта, чиркандыра, куркыта. Алар баланы борчырга, сагайтырга тиеш, аеруча кагылган кеше бу гамәлен сер итеп сакларга кушса. Балагызга һәрвакыт аны тыңларга, ярдәм итәргә әзер булуыгыз турында әйтеп торыгыз: «Әгәр мондый очрак туса, син гаепле түгел. Без сине һәрчак якларга әзер», ‒ дип мөнәсәбәтегезне күрсәтегез.
Бала белән җенси тәрбия турында сөйләшү аның иртә җенси активлыгына китермәсме?
Күп әти-әниләрне борчыган бу куркулар чынлыкта нигезсез. Тикшеренүләр һәм чынбарлык күрсәткәнчә, кечкенәдән заманча һәм дөрес җенси тәрбия алган балалар мондый мөнәсәбәтләрне соңрак башлый. Гаиләдә бу тема йозак астына куелмаса, ул бала өчен дә тыелган җимеш булмаячак. Чөнки бала мәгълүматны инде гаиләдә, яшенә күрә, акрынлап, тормыш кыйммәтләре, мәхәббәт һәм хөрмәт контекстында алып өлгерә. Шул рәвешле тора-бара җенси якынлыкны тирән мөнәсәбәтләрнең бер өлеше итеп кабул итә. Җенси тормышын да үзен эмоциональ һәм психологик яктан әзер икәнлеген тойгач кына башлаячак.
Җенси тәрбия турында сөйләшүдән качуның нәтиҗәсе нинди булырга мөмкин?
Бала белән җенси тәрбия турында уртага салып сөйләшүдән баш тарту аның алдында мәгълүмат вакуумы тудыра. Ахыр чиктә ул бу сорауларга җавапны читтән эзли башлаячак. Еш кына мондый чыганак ролен үзләре дә тәгаен берни аңламаган яшьтәшләре, интернет челтәрендә аноним форумнар яки чынбарлыкны бозып күрсәтүче порнографик материаллар уйный. Бу исә иң элек балада җенси мөнәсәбәтләр турында оят һәм борчулы, тулы булмаган күзаллау тудыра. Нәтиҗәдә ул үзара хөрмәткә һәм килешүгә корылган мөнәсәбәтләрне аңламый, шәхси чикләрен куярга өйрәнми. Битарафлык ата-ана белән бала арасында берникадәр упкын да барлыкка китерә, ышанычны киметә. Киләчәктә ул башка сорауларына да җавапны янә башка кешеләрдән эзләргә мөмкин.
Әти-әни: азрак сөйлә, күбрәк тыңла
Бу чорда әти-әнидән төп ярдәм – үз баласын бернинди киртәләрсез кабул итү. Физиологик үзгәрешләр барган чакта, балага үзен тышкы кыяфәте өчен генә түгел, шәхес буларак, мисалга, характеры, кызыксынуларына карап яратулары мөһим. Һәр кешенең тәне төрле, андагы үзгәрешләр үзенчә матур үсү билгесе дип аңлатыгыз. Әлеге чорда баланы башка яшьтәшләре белән чагыштыру урынсыз, бу аның күңелендә яра гына калдырачак. Балагызның чыннан да көчле якларын ассызыклагыз, эчке сыйфатларын барлагыз, ул көзгедәге чагылыш түгел, ә уникаль, күпкырлы шәхес икәнлегенә басым ясагыз. Яшүсмер белән мөнәсәбәтләрдә «азрак сөйлә, күбрәк тыңла» кагыйдәсен истә тотыгыз.
Яшүсмер әти-әнисе колагына:
Баланың шәхси чикләрен бозмагыз – аның бүлмә ишеген шакып керергә гадәтләнегез.
Мессенджерларда шәхси аралашуын укымагыз.
Яшүсмер балагызга олы кеше итеп карагыз, аның шәхси карашын һәм карарларын хөрмәт итегез.
Чама белән үзегезнең яшьлек тәҗрибәгез, хата-ялгышларыгыз белән уртаклашыгыз.
Балагыз белән тыныч, ихлас һәм ачык аралашуга әзер булыгыз.
Файдалы әдәбият:
1. Лидия Пархитько. «Как говорить с детьми о сексе».
2. Альберто Пеллай. «Слишком рано. Сексовоспитание подростков в эпоху интернета».
3. Джерри Бейли. «Моё тело меняется: всё, что хотят знать подростки и о чём стесняются говорить родители».
4. Юлия Ярмоленко, Марьяна Гилевич. «Интимный ликбез с родителями и без» (10–11 яшькә кадәр балалар өчен).
5. Анна Герцог, Жоэль Турлониас. «Не в капусте и не аист».
Зөлфия МИНГАЛИЕВА, психолог, сексолог, Сексологлар ассоциациясе әгъзасы





Комментарийлар